Язу системасы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Язу системасы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Damir (бәхәс | кертем)
к Damir Язу системасы битенең исемен үзгәртте. Яңа исеме: Язма
{{merge|~~~~|Язу}}
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{merge|[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 23 июн 2017, 18:54 (UTC)|Язу}}
'''Язма, әлифба''' — тамгалар системасы. Ул сүз мәглүмәтләрен, мәгнәләрне формальләштерү, хәтергә салу һәм төрле алыкларга һәм вакытларга ирекле рәвештә бирү өчен кулланыла. Язу — кеше теле яшәп килүнең бер формасы.
'''Язма, әлифба''' — тамгалар системасы. Ул сүз мәглүмәтләрен, мәгнәләрне формальләштерү, хәтергә салу һәм төрле алыкларга һәм вакытларга ирекле рәвештә бирү өчен кулланыла. Язу — кеше теле яшәп килүнең бер формасы.



23 июн 2017, 18:55 юрамасы

Язма, әлифба — тамгалар системасы. Ул сүз мәглүмәтләрен, мәгнәләрне формальләштерү, хәтергә салу һәм төрле алыкларга һәм вакытларга ирекле рәвештә бирү өчен кулланыла. Язу — кеше теле яшәп килүнең бер формасы.

Өннәрнең тамчы аермаларын да күрсәтә торган тамгалар - графемалар.

Татар әлифбасытатар теленең язылышында кулланыла торган әлифба. Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.

Татар әлифбасы нигезендә борынгы һәм гаять бай әдәби мирас тупланган. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII йөздә иске татар телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан. 1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Русиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар төсле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

XIX йөзнең икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа - бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү мөһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[1].

Искәрмәләр

  1. Исхаков Д.М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт