Рифат Фәттахов: юрамалар арасында аерма
к калып өстәү |
|||
Юл номеры - 70: | Юл номеры - 70: | ||
{{DEFAULTSORT:Фәттахов, Рифат}} |
{{DEFAULTSORT:Фәттахов, Рифат}} |
||
[[Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар]] |
[[Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар]] |
||
[[Төркем:Фәлсәфә фәннәре кандидатлары]] |
[[Төркем:Фәлсәфә фәннәре кандидатлары]] |
||
[[Төркем:Мөхәррирләр]] |
[[Төркем:Мөхәррирләр]] |
||
[[Төркем: |
[[Төркем:Татар журналистлары]] |
||
[[Төркем:Вуз укытучылары]] |
[[Төркем:Вуз укытучылары]] |
||
[[Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре]] |
[[Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре]] |
17 июл 2017, 15:17 юрамасы
Рифат Фәттахов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рифат Әхмәт улы Фәттахов |
Туган | 17 ноябрь 1966 (57 яшь) Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | журналист, продюсер |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре | Җәлил премиясе (2006) |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Рифат Фәттахов, Рифат Әхмәт улы Фәттахов (1966 елның 17 ноябре, Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Актук) — журналист, продюсер, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2006). РФ (2007) һәм Татарстанның (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты (2005). Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе (2007 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1966 елның 17 ноябрендә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1989), татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлаган. «Тоталитар җәмгыять шартларында сәнгатькәр шәхесе мәдәнияте: Рәшит Ваһапов тормышы һәм иҗаты мисалында» (рус. Культура личности художника в условиях тоталитарного общества: На примере жизни и творчества Рашита Вагапова) темасына Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәлсәфә һәм политология кафедрасында фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005)[1]. «Күпконфессияле җәмгыять шартларында милләтара сөйләшүнең нигезе буларак миллилекнең һәм интернациональлекнең диалектикасы (Татарстан Җөмһүрияте мисалында)» (рус. Диалектика национального и интернационального как основа межэтнического диалога в условиях поликонфессионального общества (На примере Республики Татарстан)) темасына докторлык диссертациясе һәм «Гасыр контекстында Кави Нәҗми шәхесе һәм иҗаты» монографиясе әзерли.
Хезмәт юлы
1987-1989 елларда Татарстан АССР радиосының музыкаль тапшырулары редакциясе хәбәрчесе.
1989-1990 елларда Казан дәүләт университетының күптиражлы «Ленинец» газетасы мөхәррире.
1991 елның февраленнән «Мәгърифәт» газетасын чыгаруны оештыручыларның берсе һәм 1991-1998 елларда беренче баш мөхәррире.
1998-2009 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире.
2009-2011 елларда «Идел» журналының баш мөхәррире.
Казан дәүләт университетының журналистика факультетында «Замана мәдәнияте һәм ММЧ», «Әдәбият теориясе», Аналитик жанрлар («Рецензия» жанры) курсларыннан лекцияләр укый.
Күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһап улы Ваһапов (1908-1962) истәлегенә 2004 елдан башлап уздырылучы «Татар җыры» халыкара фестиваленең оештыручысы, проект авторы, продюсер. Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хисмәтуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирень Абдуллина, Ранис Габбазов, Артур Шөгаепов, Азат Абитов — фестиваль лауратлары булды [2].
2007 елның маеннан Р. Ваһапов исемендәге фонд директоры.
Түбән Новгород татарларының «Якташлар» җәмгыяте (Казан) рәисе.
Татарстан продюсерлар берлеге рәистәше.
Китаплары
- Китмә, китмә, сандугач (автор-төзүче, Хәйдәр Бигичев истәлегенә мәкаләләр җыентыгы). К, 1999.
- Рәшит Ваһапов. К.: «Татарстан» журналы нәшрияты, 2000.
- Рашит Вагапов. Личность, творчество, эпоха. К., 2003 (Чабаксар матбагасы) ISBN 5-94167-004-4[3].
- Өммегөлсем (Г. Сөләйманова истәлегенә, китапның иҗат төркеме җитәкчесе). К., 2007.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2006 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2006 Муса Җәлил премиясе
- 2007 РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
Сылтамалар
- Сайт национально-культурных объединений Нижегородской области
- Рифат Фаттахов: «СМИ должны стать совестью нации». Интернет-портал TatCenter.ru, 17.02.2006
- Рифат Фаттахов: «Состояние татарской эстрады – вопрос политической выживаемости нации». Бизнес Online, 16.10.2016
Искәрмәләр
- 17 ноябрь көнне туганнар
- 1966 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кызыл Октябрь районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Фәлсәфә фәннәре кандидатлары
- Мөхәррирләр
- Татар журналистлары
- Вуз укытучылары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Җәлил премиясе лауреатлары