Мөхәммәтҗан Галиев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтҗан Галиев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Мөхәммәтҗан Галиев | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга…»
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27: Юл номеры - 27:
== Тәрҗемәи хәле ==
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Мөхәммәдия.jpg|180px|thumb|right|М.И. Галиев исеме белән аталган [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]. ''Хәзерге күренеш'']]
[[Файл:Мөхәммәдия.jpg|180px|thumb|right|М.И. Галиев исеме белән аталган [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]. ''Хәзерге күренеш'']]
[[1832 ел]]ның [[4 сентябрь|4 сентябрендә]] [[Казан]]ның [[Дары бистәсе]]ндә отставкадагы солдат гаиләсендә туган. [[1869 ел]]да [[Азия]] аяк киемен тегү һәм сату буенча фирма ачып, сәүдә итә башлый. Әлеге фирма озын гомерле булып чыга. Сәүдәгәрнең милли аяк һәм баш киемнәре фабрикасында 92 модификациядә җитештерелгән сыйфатлы тауарга сорау гаҗәп зур булып чыга. М.И. Галиевның Сәүдә йорты елдан ел киңәя, [[Казан]]нан тыш, [[Уфа]]да, [[Эрбет]]тә, [[Троицк]]ида аның бүлекчәләре ачыла. Эшләре гөрләп бару сәүдәгәргә заманы өчен зур каптитал тупларга, [[акча]]ны башка төрле керемле җитештерүгә салырга һәм сәүдә итү урыннары ачарга мөмкинлек бирә: мануфактура, {{comment|тире|пушнина}}, төзелеш материаллары белән сәүдә итә башлый.
[[1832 ел]]ның [[4 сентябрь|4 сентябрендә]] [[Казан]]ның [[Дары бистәсе]]ндә отставкадагы солдат гаиләсендә туган. [[1869 ел]]да [[Азия]] аяк киемен тегү һәм сату буенча фирма ачып, сәүдә итә башлый. Әлеге фирма озын гомерле булып чыга. Сәүдәгәрнең милли аяк һәм баш киемнәре фабрикасында 92 модификациядә җитештерелгән сыйфатлы тауарга сорау гаҗәп зур була. М.И. Галиевның Сәүдә йорты елдан ел киңәя, [[Казан]]нан тыш, [[Уфа]]да, [[Эрбет]]тә, [[Троицк]]ида аның бүлекчәләре ачыла. Эшләре гөрләп бару сәүдәгәргә заманы өчен зур [[капитал]] тупларга, [[акча]]ны башка төрле керемле җитештерүгә салырга һәм сәүдә итү урыннары ачарга мөмкинлек бирә: мануфактура, {{comment|тире|пушнина}}, төзелеш материаллары белән сәүдә итә башлый.


[[1904 ел]]ның [[15 ноябрь|15 ноябрендә]] үзенең улларын (''Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан, Габдрахманны'') да сәүдә эшенә өлешкә кертергә уйлап, устав капиталы 25 мең ''сум'' булган Азия аяк киемен сату буенча «М.И. Галиев уллары белән» Сәүдә Йорты ({{lang-ru|Торговый Дом «М.И. Галиев с сыновьями»}}) ача.
[[1904 ел]]ның [[15 ноябрь|15 ноябрендә]] үзенең улларын (''Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан, Габдрахманны'') да сәүдә эшенә өлешкә кертергә уйлап, устав капиталы 25 мең ''сум'' булган Азия аяк киемен сату буенча «М.И. Галиев уллары белән» Сәүдә Йорты ({{lang-ru|Торговый Дом «М.И. Галиев с сыновьями»}}) ача.
Юл номеры - 42: Юл номеры - 42:


== Гаиләсе ==
== Гаиләсе ==
* ''Улы'' Галимҗан Галиев (''[[Галимҗан Баруди]], [[1857 ел|1857]]-[[1921 ел|1921]]''), күренекле галим-теолог, педагог-реформатор, дин-җәмәгать эшлеклесе, [[1882 ел]]ның [[22 октябрь|22 октябреннән]] [[Казан]]ның [[Галиев мәчете|5нче җәмигъ мәчете]]нең ([[Галиев мәчете]]) мулла ярдәмчесе, [[1913 ел]]ның [[25 март]]ыннан өлкән мулласы, [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]н нигезләүче, [[1908 ел]]да [[җәдитчелек|җәдит]] [[мәдрәсә]]ләре мөгаллимнәрен әзерләүче курсларны оештырган өчен [[Вологда губернасы]]на ике елга сөргенгә җибәрелә, [[1917]]-[[1921 ел]]ларда Ырынбур мөселман дини идарәсенең [[мөфти]]е.
* ''Улы'' Галимҗан Галиев (''[[Галимҗан Баруди]], [[1857 ел|1857]]-[[1921 ел|1921]]''), күренекле галим-теолог, педагог-реформатор, дин-җәмәгать эшлеклесе, [[1882 ел]]ның [[22 октябрь|22 октябреннән]] [[Казан]]ның [[Галиев мәчете|5нче җәмигъ мәчете]]нең ([[Галиев мәчете]]) мулла ярдәмчесе, [[1913 ел]]ның [[25 март]]ыннан өлкән мулласы, [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]н нигезләүче, [[1908 ел]]да [[җәдитчелек|җәдит]] [[мәдрәсә]]ләре мөгаллимнәрен әзерләүче курсларны оештырган өчен [[Вологда губернасы]]на ике елга сөргенгә җибәрелә, [[1917]]-[[1921 ел]]ларда [[Ырынбур Диния нәзараты|Ырынбур мөселман дини идарәсенең]] [[мөфти]]е.
* ''Улы'' Газизҗан Галиев (''[[1859 ел|1859]]- ?''), сәүдәгәр, әтисенең эшен дәвам итүче. [[1917 ел]]гы [[Октябрь инкыйлабы]]на кадәр тире әйберләре җитештерү һәм сәүдә итү юлы белән зур капитал туплап өлгерә. Галиевләрнең Тихвин (''хәзерге'' [[Габдулла Тукай урамы (Казан)|Тукай]]) урамындагы йорты мирас буенча аңа кала.
* ''Улы'' Газизҗан Галиев (''[[1859 ел|1859]]- ?''), сәүдәгәр, әтисенең эшен дәвам итүче. [[1917 ел]]гы [[Октябрь инкыйлабы]]на кадәр тире әйберләре җитештерү һәм сәүдә итү юлы белән зур капитал туплап өлгерә. Галиевләрнең Тихвин (''хәзерге'' [[Габдулла Тукай урамы (Казан)|Тукай]]) урамындагы йорты мирас буенча аңа кала.
* ''Улы'' Салихҗан Галиев (''[[1862 ел|1862]]-[[193 ел|1932]]''), күренекле [[җәдитчелек]] тарафдары, Казанның 10нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы.
* ''Улы'' Салихҗан Галиев (''[[1862 ел|1862]]-[[193 ел|1932]]''), күренекле [[җәдитчелек]] тарафдары, Казанның 10нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы.

31 июл 2017, 21:37 юрамасы

Мөхәммәтҗан Галиев
Туган телдә исем Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев
Туган 4 сентябрь 1832(1832-09-04)
Казан
Үлгән 31 декабрь 1908(1908-12-31) (76 яшь)
Казан
Яшәгән урын Галиев йорты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр
Балалар уллары Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан, Габдрахман

Мөхәммәтҗан Галиев, Мөхәммәтҗан Ибнеәмин (Ибнеямин) улы Галиев (рус. Галеев Мухаммадзян Ибнаминович, 1832 елның 4 сентябре, Дары бистәсе, Казан1908 елның 31 декабре, шунда ук) — Казанның 2нче гильдия сәүдәгәре, сәнәгатькәр, хәйрияче, иганәче, Казан мөселман хәйрия җәмгыяте, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятен оештыручыларның берсе. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе аның исеме бедән аталган. Мөфти Галимҗан Барудиның (1857-1921) әтисе.

Тәрҗемәи хәле

М.И. Галиев исеме белән аталган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Хәзерге күренеш

1832 елның 4 сентябрендә Казанның Дары бистәсендә отставкадагы солдат гаиләсендә туган. 1869 елда Азия аяк киемен тегү һәм сату буенча фирма ачып, сәүдә итә башлый. Әлеге фирма озын гомерле булып чыга. Сәүдәгәрнең милли аяк һәм баш киемнәре фабрикасында 92 модификациядә җитештерелгән сыйфатлы тауарга сорау гаҗәп зур була. М.И. Галиевның Сәүдә йорты елдан ел киңәя, Казаннан тыш, Уфада, Эрбеттә, Троицкида аның бүлекчәләре ачыла. Эшләре гөрләп бару сәүдәгәргә заманы өчен зур капитал тупларга, акчаны башка төрле керемле җитештерүгә салырга һәм сәүдә итү урыннары ачарга мөмкинлек бирә: мануфактура, тире, төзелеш материаллары белән сәүдә итә башлый.

1904 елның 15 ноябрендә үзенең улларын (Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан, Габдрахманны) да сәүдә эшенә өлешкә кертергә уйлап, устав капиталы 25 мең сум булган Азия аяк киемен сату буенча «М.И. Галиев уллары белән» Сәүдә Йорты (рус. Торговый Дом «М.И. Галиев с сыновьями») ача.

Билгеле эшмәкәрнең җәмгыятьтә тоткан урыны да зур була. Шәһәр җәмгыять банкының хисап комитеты әгъзасы булып тора, 1875-1888 елларда шәһәр Думасына гласный итеп сайлана. 1876 елдан мөселман зираты попечителе.

Алдынгы карашлы шәхес һәм химаяче буларак дан ала. 1882 елда сәүдәгәр Казан губернасындагы мәдрәсәләрнең иң зурысы булган «Мөхәммәдия» (җәдиди) мәдрәсәсен төзетә (мәдрәсәгә аның исеме бирелгән), 1882 һәм 1897 елларда 5нче җәмигъ мәчетен (Галиев мәчете) соңгы классицизм стилендә үзгәртеп коруга (киңәйтүгә), 1887 елда «Госмания» мәдрәсәсенә, 1890 елда Б.-М.И. Үтәмишеваның җәдит мәктәбенә зур акчалар сарыф итә.

1898 елда Казан мөселман хәйрия җәмгыятен, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятен оештыру турында тәкъдимне күтәреп чыга. Беренче эш итеп, җәмгыятькә бүләк ителгән элекке Юнысовлар йортын үз акчасына зурайта.

Мәгърифәтле, укымымышлы кеше буларак, өендә зур китапханә тота. 3 улы әтисенең хәер-фатихасы һәм матди ярдәме белән Идел буе һәм Урта Азиянең иң яхшы мәдрәсәләрен, Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстанының иң яхшы югары мөселман уку йортларын тәмамлап, замана өчен иң яхшы дини белем алалар.

Мөхәммәтҗан бай 1908 елның 31 декабрендә вафат.

Гаиләсе

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  4. Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.

Сылтамалар

Искәрмәләр