Аяз Гыйләҗев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аяз Гыйләҗев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Timming (бәхәс | кертем)
Yeni bet: right '''Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев''' (17 гыйнвар 1928 - 13 март 2002) - татар язучысы, драматург. ==Б...
 
Timming (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7: Юл номеры - 7:
[[1948]]-[[1950]] елларда ул – [[Казан дәүләт университеты]] студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. [[1950]] елның мартыннан башлап [[1955]] елның августына кадәр [[Казахстан]]да тоткынлыкта була. [[Казан]]га кайткач, университетта укуын дәвам итә.
[[1948]]-[[1950]] елларда ул – [[Казан дәүләт университеты]] студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. [[1950]] елның мартыннан башлап [[1955]] елның августына кадәр [[Казахстан]]да тоткынлыкта була. [[Казан]]га кайткач, университетта укуын дәвам итә.


[[1957]] елның мартыннан [[1961]] елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: [["Чаян"]] һәм [["Азат хатын"]] (хәзер [["Сөембикә"]]) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, [["Совет әдәбияты"]] ([["Казан утлары"]]) журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.
[[1957]] елның мартыннан [[1961]] елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: [["Чаян"]] һәм [["Азат хатын"]] (хәзер [[Сөембикә журналы|"Сөембикә"]]) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, [["Совет әдәбияты"]] ([["Казан утлары"]]) журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.


[[1961]]-[[1963]] елларда [[Мәскәү]]дә [[СССР Язучылар союзы]] каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
[[1961]]-[[1963]] елларда [[Мәскәү]]дә [[СССР Язучылар союзы]] каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

30 июл 2009, 09:42 юрамасы

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (17 гыйнвар 1928 - 13 март 2002) - татар язучысы, драматург.

Биография

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югар Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

1948-1950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: "Чаян" һәм "Азат хатын" (хәзер "Сөембикә") журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, "Совет әдәбияты" ("Казан утлары") журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.

1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.

Иҗат

Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан башлана дияргә була.

Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.

"Өч аршин җир" (1962), "Зәй энҗеләре" (1963), "Урталыкта"(1969), "Язгы кәрваннар"(1972), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973), "Җомга көн кич белән" (1979), "Әтәч менгән читәнгә" (1979-1980) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестлар остасы итеп танытты.

Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.

Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында иҗат итүгә күп көч куйды. Аның бер-бер артлы "Балта кем кулында" (роман), "Йәгез, бер дога!" (роман-хатирә) кебек зур күләмле әсәрләре дөнья күрде.

Бүләкләр

"Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның, ә 1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул – М.Горький исемендәге премия лауреаты да.

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.