Көньяк Корея: юрамалар арасында аерма
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк Корея latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Replacing South_Korean_national_anthem.wav with File:National_anthem_of_South_Korea,_performed_by_the_United_States_Navy_Band.wav (by CommonsDelinker because: File renamed: uploader requested move).
к мәгълүмат яңарту: яңа президент Мун Чжэ Ин, яңа премьер-министр Ли Нак Ён
Юл номеры - 21: Юл номеры - 21:
|Эре шәһәрләр=[[Сеул]], [[Инчон]], [[Кваңҗу]], [[Пусан]], [[Тегу]], [[Теҗон]], [[Ульсан]]
|Эре шәһәрләр=[[Сеул]], [[Инчон]], [[Кваңҗу]], [[Пусан]], [[Тегу]], [[Теҗон]], [[Ульсан]]
|Җитәкчеләр вазифалары=[[Президент]]
[[Премьер-министр]]
|Җитәкчеләр вазифалары=[[Президент]]
[[Премьер-министр]]
| |Җитәкчеләр=[[Мун Чжэ Ин]]
[[Ли Нак Ён]]<ref>[http://tass.ru/mezhdunarodnaya-panorama/4296150 Парламент Республики Корея утвердил Ли Нак Ёна на посту премьера. ТАСС, 30.05.2017]</ref>
| |Җитәкчеләр=[[Хван Геан]] (в.б.)<ref>[http://podrobnosti.ua/2149149-prezidentu-juzhnoj-korei-objavili-impichment-iz-za-korruptsionnogo-skandala.html Президенту Южной Кореи объявили импичмент из-за коррупционного скандала]</ref>
[[Хван Геан]]
|Мәйдан буенча урын=109-нчы
|Мәйдан буенча урын=109-нчы
13 гый 2018, 19:43 юрамасы
Корея Җөмһүрияте
кор. 대한민국?,
大韓民國?
(Techamingook)
Байрак Илтамга
Шигарь: «кор. 널리 인간 세계를 이롭게 하라?,
弘益人間?
(Кешелеккә файда китерү )»
Корея Җөмһүрияте милли һимны
Нигезләнгән 1948 ел
Рәсми тел корей теле
Башкала Сеул
Идарә итү формасы президент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Мун Чжэ Ин
Ли Нак Ён[1]
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты
99,720[2] км²
0,3
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы
51 466 201 (2017)[3]
ТЭП
• Барлыгы
• Кеше башына
ТЭП (номинал)
• Барлыгы
• Кеше башына
1 810 955 871 381 $[5] һәм 1 665 245 538 595 $[5] $
КПҮИ (2013) 0,909[6] (бик югары
Акча берәмлеге Көньяк Корея вонасы (KRW)
Интернет-домен .kr .한국
ISO коды KR
ХОК коды KOR
Телефон коды +82
Сәгать кушаклары KST[d], UTC+09:00 һәм Азия/Сеул[d][7]
Җини коэффициенты 0,311 ± 0,001 һәм 31,4[8]
Балигъ булу яше 19 яшь[9]
Көньяк Корея, рәсми атамасы Корея Җөмһүрияте (кор. 대한민국 [tɛːhanminɡuk̚] тэха́н мингу́к) — Көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравында урнашкан дәүләт. Рәсми атамасы Корея Җөмһүрияте булса да, гадәттә Көньяк Корея исеме ешрак кулланыла.
Көньяк Корея Корея ярымутравының көньяк өлешендә урнаша. Көнбатышта ярымутрау Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе, көньякта Корея бугазы һәм Көнчыгыш-Кытай диңгезе тарафыннан юыла. Илнең гомуми мәйданы — 99 617,38 км².
Административ яктан Корея 1 махсус статуслы шәһәргә, 9 провинциягә һәм 6 провинция хокуклы шәһәргә бүленә. Үз чиратында алар кечерәк административ берәмлекләргә бүленә.
Халык саны — 48 846 823 кеше (2006). Халыкның абсолют күпчелеге — кореялеләр. Төп дин — традицион буддизм.
Тарих
Ярты гасыр буе япон колонизаторлары изүе астында яшәгән ярымутрау азат ителгәч, 1945 елда аның төньягы – совет, көньягы АКШтәэсирендә кала. Сәяси котыплар аермалыгы искиткеч зур булуы аркасында 1948 елда Корея ике дәүләткә аерыла. Төньягы — социалистик, көньягы капиталистик үсеш юлын сайлый. 1950 елда Төньяк белән Көньяк арасында купкан гражданнар сугышына дөньяның күп илләре җәлеп ителә. Канкойгыч сугыш 1953 елда тәмамлангач, көньяклар Көнбатыш үсеш юлын сайлый.
1960 еллар ахырында ике ил арасында киеренкелек көчәйгәч, Көньяк Корея 1972 елда Бөек Корея стенасы төзи. Әлеге мәһшүр стена ярымутрауны буйдан-буйга кисеп үтә. 240 чакрымга сузылган корылма бары тик бер урында 10 километр арага өзелә. Әлбәттә, ул урыннарда да тычкан да үтә алмаслык тимерчелтәр корылган. Танкка каршы тора алырлык итеп төзелгән бу корылманы миллионнан артык кораллы солдат саклый. Көньяк Кореяга 32 млрд. вонга (аларның акча берәмлеге) төшкән бу стенаны төзүгә 800 мең тонна цемент, 200 мең тонна тимерарматура, 3,5 млн. тонна ком һәм комташ киткән. Аның җир астындагы нигезе 3 метрга, биеклеге 3тән алып урыны белән 5 метрга, киңлеге нигезендә 10нан алып 19 метрга кадәр җитә.
Югары власть даирәләрендә каршылыклар һәм сәяси низаглар бетерелгәч, 1992 елда беренче президент сайлангач, Көньяк Корея Азия континентының иң ярлы иленнән куәтле, икътисади алга киткән дәүләтенә әверелә. Тарих бер үк мәдәниятнең ирекле булганда уңышлы үсүен, ә тоталитар дәүләт кысаларына куып кертелгән КХДР сыман илнең алга китә алмавын ачык күрсәтте. Бөтен дөньяда 70 млн. нан артык кореяле саналып, шуның 50млн.ы Көньяк Кореядә яши. Халыкның социаль якланганлыгы ышанычлы булгач, ил үсеше бары тик соклану хисләре генә тудыра. Кореялеләрдә гаиләгә, үз дәүләтенә карата сөю, коллективизм, патриотизм хисләре нык.
Эре шәһәрләр
Сеул
Пусан
Урын Шәһәр Исем Халык саны Урын Шәһәр Провинция Халык саны
Инчон
Тегу
1 Сеул Сеул 10,143,164 11 Соңнам Кьоңги 980,004
2 Пусан Пусан 3,526,648 12 Йоңъин Кьоңги 942,425
3 Инчон Инчон 2,882,047 13 Пучон Кьоңги 863,344
4 Тегу Тегу 2,501,823 14 Ансан Кьоңги 713,571
5 Теҗон Теҗон 1,533,497 15 Чоңҗу Төньяк Чуңчоң 673,330
6 Кваңҗу Кваңҗу 1,473,529 16 Җонҗу Төньяк Җолла 650,676
7 Ульсан Ульсан 1,157,199 17 Намъяңҗу Кьоңги 619,724
8 Сувон Кьоңги 1,151,619 18 Анъяң Кьоңги 607,354
9 Чаңвон Кьоңги 1,082,896 19 Чонан Визин 591,799
10 Гояң Көньяк Кьоңсаң 993,411 20 Һвасоң Кьоңги 530,567
[10]
Административ бүленеш
Исем Хангыль Һанҗа Халыкc
Махсус шәһәр
Сеул 서울특별시 서울特別市b 10,143,645
Турыдан-туры буйсынучы шәһәрләр
Пусан 부산광역시 釜山廣域市 3,527,635
Дегу 대구광역시 大邱廣域市 2,501,588
Инчон 인천광역시 仁川廣域市 2,879,782
Кваңҗу 광주광역시 光州廣域市 1,472,910
Теҗон 대전광역시 大田廣域市 1,532,811
Улсан 울산광역시 蔚山廣域市 1,156,480
Махсус үзидарәле шәһәр
Сеҗоң 세종특별자치시 世宗特別自治市 122,153
Провинцияләр
Кьоңги 경기도 京畿道 12,234,630
Гаңвон 강원도 江原道 1,542,263
Төньяк Чуңчоң 충청북도 忠淸北道 1,572,732
Көньяк Чуңчоң 충청남도 忠淸南道 2,047,631
Төньяк Җолла 전라북도 全羅北道 1,872,965
Көньяк Җолла 전라남도 全羅南道 1,907,172
Төньяк Кьоңсаң 경상북도 慶尙北道 2,699,440
Көньяк Кьоңсаң 경상남도 慶尙南道 3,333,820
Махсус үзидарәле провинция
Җеҗу 제주특별자치도 濟州特別自治道 593,806
Сылтамалар
Искәрмәләр