Әбләким Гафаров: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбләким Гафаров latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Don Alessandro (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 15: Юл номеры - 15:
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Гафаров}}</small>
<small>{{мәгънәләр|Гафаров}}</small>
'''Әбләким Гафаров''', Әбләким Сәлим улы Гафаров ({{lang-crh|Абляким Селим огълу Гафаров}}, {{lang-ru|Гафаров Аким (Абляким) Селимович}}, ''[[1907 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябре]], [[Таврия губернасы]], Евпатория өязе, Чайгөз — [[1976 ел]]ның [[5 февраль|5 феврале]], [[Мәскәү]]'') — совет хәрби, фирка, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. [[Бөек Ватан сугышы]] елларында [[Сталинград сугышы|Сталинград фронты]]нда Дәүләт саклану комитеты ({{lang-ru|ГКО}}) вәкиле, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнашкан. [[1942 ел|1942]]-[[1946 ел]]ларда [[КПСС]] Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы. [[Генерал-лейтенант]].
'''Әбләким Сәлим улы Гафаров''' ({{lang-crh|Абляким Селим огълу Гъафаров, Ablâkim Selim oğlu Ğafarov}}, {{lang-ru|Абляким (Аким) Селимович Гафаров}}, ''[[1907 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябре]], [[Таврия губернасы]], Евпатория өязе, Чайгөз — [[1976 ел]]ның [[5 февраль|5 феврале]], [[Мәскәү]]'') — совет хәрби, фирка, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. [[Бөек Ватан сугышы]] елларында [[Сталинград сугышы|Сталинград фронты]]нда Дәүләт саклану комитеты ({{lang-ru|ГКО}}) вәкиле, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнашкан. [[1942 ел|1942]]-[[1946 ел]]ларда [[КПСС]] Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы. [[Генерал-лейтенант]].


== Тәрҗемәи хәле ==
== Тәрҗемәи хәле ==

27 фев 2018, 13:12 юрамасы

Әбләким Гафаров
Туу датасы 13 сентябрь 1907(1907-09-13)
Туу урыны Таврия губернасы, Евпатория өязе, Чайгөз
Үлем датасы 5 февраль 1976(1976-02-05) (68 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Дәрәҗә генерал-лейтенант погоны генерал-лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Ленин орденыЛенин ордены
I дәрәҗә Ватан сугышы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыКызыл Йолдыз ордены

Әбләким Сәлим улы Гафаров (кырымтат. Абляким Селим огълу Гъафаров, Ablâkim Selim oğlu Ğafarov, рус. Абляким (Аким) Селимович Гафаров, 1907 елның 13 сентябре, Таврия губернасы, Евпатория өязе, Чайгөз — 1976 елның 5 феврале, Мәскәү) — совет хәрби, фирка, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград фронтында Дәүләт саклану комитеты (рус. ГКО) вәкиле, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнашкан. 1942-1946 елларда КПСС Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы. Генерал-лейтенант.

Тәрҗемәи хәле

Кырым татарларын Кырымга кайтару хәрәкәте юлбашчысы Фазыл Әмәтов (с) белән

1907 елның 13 сентябрендә Таврия губернасы Евпатория өязе (хәзерге Кырым АР[1] / Кырым республикасы[2], Сак районы) Чайгөз (вариант: Кумсандик) [3] авылында туган. Кырым татары. Н.К. Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнгән. 1920 еллар ахырында атлы дивизиядә хәрби хезмәттә булган. Каратүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач (1926), ВЛКСМның Кырым АССР Евпатория район комитеты сәркатибе булып эшләгән[4]. 1931-1934 елларда Сак бромзаводы директоры. 1935 елда Бөтенсоюз сәнәгать академиясен (ru) бик яхшыга тәмамлаган һәм аспирантурага укырга кергән. 1935-1938 елларда ССРБ химия сәнәгате министрлыгының химик тозлар тресты идарәчесе. 1938-1940 елларда ССРБ ХКШ каршындагы Дәүләт контроль комиссиясе (рус. Госконтроль) бюросы әгъзасы һәм рәис урынбасары. 1940 елдан ССРБ Дәүләт контроле халык комиссариатының Баш контролеры. 1941 елның 20 июненнән ССРБ ХКШ каршындагы Дәүләт штат комиссиясе рәисе урынбасары. 1942 елдан ВКП (б) Үзәк комитетының кадрлар идарәсе мөдире урынбасары[5]. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград саклану комитеты рәисе (яки Сталинград фронтында ССРБ Дәүләт саклану комитеты (рус. ГКО ССРБ) вәкиле)[6]. 1942-1946 елларда КПСС Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы буларак, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнаша, шуның өчен генерал-лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1945 елда Пекинда Кытайның яңа (Чан Кайши) хөкүмәте белән ССРБ арасында элемтәләр урнаштыру өлкәсендә эшли[7]. 1946 елдан ССРБ Дәүләт контроле халык комиссарының (соңрак министрының) беренче урынбасары, ССРБ министрлар шурасы каршындагы полимерлар сәнәгате идарәсе башлыгы.

1956 елдан соң кырым татарларын туган җирләренә, Кырымга кайтару буенча хәрәкәттә актив катнаша[8].

1976 елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат. Данилов зиратының (Мәскәү) татар өлешендә җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • Акмәсҗит шәһәренең Киев районындагы урамга исеме бирелгән[10].

Әдәбият

  1. Война. Судьбы. Память. Песни (составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр