Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурихан Фәттах latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Rad8 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
''[[Nuríxan Fättax]] да бар''

[[Räsem:Нурихан_Фәттах.jpg|thumb|right|400px|Нурихан Фәттах]]
[[Räsem:Нурихан_Фәттах.jpg|thumb|right|400px|Нурихан Фәттах]]
'''Нурихан Фәттах''' - татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы.
'''Нурихан Фәттах''' - татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы.

3 сен 2009, 10:54 юрамасы

Nuríxan Fättax да бар

Нурихан Фәттах

Нурихан Фәттах - татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы.

Тормыш юлы

Нурихан Фәттах 1928. нче елның 25 нче октябрендә Башкортстан АСССрның Яңавыл районыныдагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестян гаиләсендә туган. 1946. нчы елда беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1951. нче елдан 1952 нче елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр- балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 нче елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953. нче елның маеннан, яңадан казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә. Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944. нче елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында, ә 1948. нче елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955 нче елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956 нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга. 1962. нче елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" (1970.), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,1977) романнарын, "Кол Гали" (1973.) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" (1976.) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас кадыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Беззнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза. Язучы 1965. нче елдан бирле СССР Язучылар союзы әгъзасы. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Н. Фәттахка 1978. нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирәләр.