Уфа губернасы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа губернасы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Халкы: clean up
Юл номеры - 172: Юл номеры - 172:
! Өяз
! Өяз
! [[башкортлар]]
! [[башкортлар]]
! [[руслар]]
! [[урыслар]]
! [[татарлар]]
! [[татарлар]]
! [[марийлар]]
! [[марийлар]]
Юл номеры - 178: Юл номеры - 178:
! [[мишәрләр]] һәм <br />[[типтәрләр]]
! [[мишәрләр]] һәм <br />[[типтәрләр]]
! [[мордвалар]]
! [[мордвалар]]
! [[удмуртлар]]
! [[арлар]]
|-
|-
| Губерна буенча
| Губерна буенча

11 мар 2018, 19:42 юрамасы

Уфа губернасы
1865 — 1922


Герб
Башкала Уфа
Мәйдан 107 209,7 чакрым2 (122 005 км²)
Халык 2 170 665 кеше[1]
Ырынбур губернасы
Башкорт АССР

Уфа губернасыРәсәй империясенең административ берәмлеге.

Тарих

1865 елда бердәм Ырынбур губернасын Уфа һәм Ырынбур губерналарына бүлү юлы белән пәйда була. Милли республикалар төзелү уңаеннан башлыча татарлар яши торган Минзәлә өязе җирләре Татарстанга күчә. Башкортлар яши торган бер өлеше яңа төзелгән Башкорт АССРына («Кече Башкортстан») күчә. Халык комиссарлары Шурасы рәисе В.И. Ленин кул куйган АТССР оештыру турындагы дикриттә (1920) Бәләбәй һәм Бөре өязләренең Татарстанга кушылу-кушылмау мәсәләсе халыкның ачык демократик тавыш бирү юлы белән хәл ителергә тиеш булган. 1922 елда Иосиф Сталин боерыгы белән Уфа губернасы бетерелә, күпчелек татарлар яши торган төбәкләр Башкортстанга калдырыла.

Уфа губернасына кергән өязләр (1879)

Өяз Өяз шәһәре Мәйдан, чакрым2 Халык саны, кеше
1 Бәләбәй өязе Бәләбәй 22 162 368 201
2 Бөре өязе Бөре 24 614,8 428 761
3 Зылатаус өязе Зылатаус 18 455,7 129 194
4 Минзәлә өязе Минзәлә 11 640,6 391 868
5 Стәрлетамак өязе Стәрлетамак 18 692,2 331 949
6 Уфа өязе Уфа 17 184 375 718

Халкы

1897 елгы җанисәп алу буенча туган телләр буенча бүленеш [2]:

Александр II тарафыннан (1878 елда расланган Уфа губернасы гербы)
Өяз башкортлар урыслар татарлар марийлар чуашлар мишәрләр һәм
типтәрләр
мордвалар арлар
Губерна буенча 41,0 % 38,0 % 8,4 % 3,7 % 2,8 % 2,8 % 1,7 % 1,0 %
Бәләбәй 53,8 % 20,4 % 11,3 % 1,7 % 7,3 % 2,2 % 2,4 %
Бөре 52,7 % 28,4 % 13,3 % 4,3 %
Зылатаус 27,7 % 65,5 % 1,1 % 4,2 % 1,2 %
Минзәлә 32,4 % 32,6 % 28,2 % 3,9 % 1,2 %
Стәрлетамак 35,4 % 40,0 % 6,2 % 7,3 % 4,9 % 4,9 %
Уфа 30,7 % 61,2 % 1,2 % 1,1 % 2,7 % 1,0 %

Икътисад

Халкы башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 1821 тирәсе тәшкил иткән, шул исәптә арыш чәчүлеге — 729,2, солы — 355,3, борай — 85,6, карабодай — 124,6, борчак — 46,1, тары — 164,5, бодай — 235, бәрәңге — 24,2; сыер мал саны — 208315, елкы — 170042, сарык — 385015, кәҗә — 33611, чучка 38541 баш. 20 гасыр башында Алафузов постау фәбриге, Архангел заводы, Благовещен заводы, Богоявленск заводы, Верхотор заводы, Зылатаус (Косотур) заводы, Зылатаус корал фәбриге, Йөрүзән‑Ивановка заводы, Кенәз Михаил корыч‑туп фәбриге, Куса заводы, Кытау‑Ивановка заводы, Кытаутамак заводы, Меңъяр заводы, Чаткы заводы, Сем заводлары, Әшә‑Балашов заводы, Уфа игенчелек машиналары фәбриге, И.И.Гутманның чуен-бакыр кою механика заводы, һәм башка ширкәтләр эшләгән. 180 гә якын ярминкә (1909) үткәрелә. 1888 елда Самар—Уфа тимер юлының Кенәл станциясеннән алып Уфа станциясенә кадәр, 1890 елда Зылатаус шәһәренә кадәр юл участкасы файдалануга тапшырыла һәм Самар-Зылатаус тимер юлы дип аталган. Агыйдел һәм Чулман елгалары буйлап парахут, Әй, Иек, Сакмар, Сем, Караидел, Йөрүзән елгалары буйлап сал бәйләнеше эшләгән. Якынча 1260 мәчет, 185 чиркәү, 130 чәсәүнә (1870) исәпләнгән.

Искәрмәләр