Тум өлкәсе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тум өлкәсе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к IanraBot юнәлтү аша Томск өлкәсе сәхифәсен Тум өлкәсе итеп күчерде: переименование страницы при помощи бота
IanraBot (бәхәс | кертем)
к Робот: Төркем:Томск өлкәсе-ны Төркем:Тум өлкәсе-ка үзгәртте
Юл номеры - 78: Юл номеры - 78:
{{Русия субъектлары}}
{{Русия субъектлары}}


[[Төркем:Томск өлкәсе|*]]
[[Төркем:Тум өлкәсе]]

17 апр 2018, 08:55 юрамасы

Тум өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 13 август 1944
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Тум
Административ-территориаль берәмлек Россия[2]
Сәгать поясы KRAT[d], UTC+07:00 һәм Азия/Томск[d][3]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Tomsk.map
Хөкүмәт башлыгы Владимир Мазур[d]
Халык саны 1 070 339 (1 гыйнвар 2021)
Моның хуҗасы Томь
Нәрсә белән чиктәш Төмән өлкәсе, Хант-Манси автоном округы, Омск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Кемерово өлкәсе һәм Красноярск крае
Кулланылган тел Хант теле һәм силкүп теле
Мәйдан 316 900 км²
Рәсми веб-сайт tomsk.gov.ru(рус.)
Харита сурәте
Тема җәгърафиясе география Томской области[d]
Номер тамгасы коды 70
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Тум өлкәсе Викиҗыентыкта

Томск өлкәсе (рус. Томская область) — Русия Федерациясенең субъекты. Көнбатыш Себер районында урнашкан, Себер федераль бүлгесена керә. Үзәге — Томск шәһәре.

1944 елның 13 августында оештырылган.

География

Томск өлкәсе Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгышында, Об елгасының урта агымынды урнашкан. Территориянең төп өлешен Көнбатыш Себер тигезлегенең яссы, көчле сазланган җирләре алып тора. Фәкать өлкәнең көньяк-көнчыгышта  Кузнецк Алтавының (биеклек 211 метргача) төньяк тармаклары үтеп кергән.

Об елгасының киң үзәне өлкәне сазланган Васюган түбәнлеге булган сул ярга һәм бераз күтәерлгән уң ярга бүлә. Файдалы казылмалардан тимер мәгъдәне, нефть, газ, көрән күмер, төзелеш материаллары чыганаклары һ.б. нәрсәләр табылган. Торф, җир асты сулары һәм термаль минерал сулары запаслары күп.

Климат континенталь. Кыш кырыс һәм дәвамлы. Гыйнварның уртача температурасы -19°…-21°С. Җәй җылы һәм кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+18°С. Еллык явым 450—770 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 125 көнгә якын. Төп елгалар — Об һәм аның кушылдыклары (ТомЧулым, Кеть, Тым, Чая, Парабел, Васюган). Күлләр күп.

Томск өлкәсе урта һәм көньяк тайга һәм өлешчә аралаш урманнар зонасыда урнашкан.

Туфраклар — кәсле-көлсу һәм торф-сазлык, көньяк-көнчыгышында — соры урман туфраклары. Урманнар (себер эрбете, акчыршы, чыршы, каен, усак) өлкә территориясенең 63% ны алып тора. Бүре, селәүсен, төлке, төньяк боланы, поши, коралай, борындык, тиен, кеш, ондатр яши.

Халык

Халык исәбе 1044 мең кеше (2010), аларның 69 % шәһәрләрдә тора. Руслар — 90,8 %, татарлар — 1,9 %, украиннар — 1,6 %, алманнар — 1,3 % һ.б.

Татар халкы өлкәнең борынгы халыкларыннан берсе. Татарлар Томск каласының нигезләүдә (1604) катнашалар. Хәзерге вакытта Томскта, Стрежевойда һәм Зырянка, Колпашево, Кривошеино, Томск районнарында торалар. Өч татар авылы, 1 мәчет (Томскта) бар. Томскта «Туганлык» татар мәдәни-мәгърифәт үзәге (1999 елдан), Татар мәдәнияте өлкә үзәге (1994 елдан) эшли.

Идарә-җир төзелеше

Томск өлкәсе 4 шәһәр округына, 16 җирле үзидарә районына, 3 шәһәр һәм 118 авыл җирлегенә, 576 авыл торак пунктына бүленә.

Томск өлкәсенең шәһәрләре:

Томск өлкәсенең районнары:

Икътисад

Нефть чыгару, машина төзелеше, металл эшкәртү, химия, азык-төлек сәнәгате тармаклары бар.

Искәрмәләр