Мөхәммәтҗан Галиев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтҗан Галиев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 23: Юл номеры - 23:
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Галиев}}</small>
<small>{{мәгънәләр|Галиев}}</small>
'''Мөхәммәтҗан Галиев''', Мөхәммәтҗан Ибнеәмин (''Ибнеямин'') улы Галиев ({{lang-ru|Галеев Мухаммадзян Ибнаминович}}, ''[[1832 ел]]ның [[4 сентябрь|4 сентябре]], Дары бистәсе, [[Казан]] — [[1908 ел]]ның [[31 декабрь|31 декабре]], шунда ук'') — [[Казан]]ның 2нче [[гильдия]] сәүдәгәре, сәнәгатькәр, хәйрияче, иганәче, [[Казан мөселман хәйрия җәмгыяте]], яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятен оештыручыларның берсе. [[Казан]]дагы [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]] аның исеме бедән аталган. [[Мөфти]] [[Галимҗан Баруди]]ның (''[[1857 ел|1857]]-[[1921 ел|1921]]'') әтисе.
'''Мөхәммәтҗан Галиев''', Мөхәммәтҗан Ибнеәмин (''Ибнеямин'') улы Галиев ({{lang-ru|Галеев Мухаммадзян Ибнаминович}}, ''[[1832 ел]]ның [[4 сентябрь|4 сентябре]], Дары бистәсе, [[Казан]] — [[1908 ел]]ның [[31 декабрь|31 декабре]], шунда ук'') — [[Казан]]ның 2нче [[гилдия]] сәүдәгәре, сәнәгатькәр, хәйрияче, иганәче, [[Казан мөселман хәйрия җәмгыяте]], яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятен оештыручыларның берсе. [[Казан]]дагы [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]] аның исеме бедән аталган. [[Мөфти]] [[Галимҗан Баруди]]ның (''[[1857 ел|1857]]-[[1921 ел|1921]]'') әтисе.


== Тәрҗемәи хәле ==
== Тәрҗемәи хәле ==

22 май 2018, 18:44 юрамасы

Мөхәммәтҗан Галиев
Туган телдә исем Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев
Туган 4 сентябрь 1832(1832-09-04)
Казан
Үлгән 31 декабрь 1908(1908-12-31) (76 яшь)
Казан
Яшәгән урын Галиев йорты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр
Балалар уллары Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан, Габдрахман

Мөхәммәтҗан Галиев, Мөхәммәтҗан Ибнеәмин (Ибнеямин) улы Галиев (рус. Галеев Мухаммадзян Ибнаминович, 1832 елның 4 сентябре, Дары бистәсе, Казан1908 елның 31 декабре, шунда ук) — Казанның 2нче гилдия сәүдәгәре, сәнәгатькәр, хәйрияче, иганәче, Казан мөселман хәйрия җәмгыяте, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятен оештыручыларның берсе. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе аның исеме бедән аталган. Мөфти Галимҗан Барудиның (1857-1921) әтисе.

Тәрҗемәи хәле

М.И. Галиев исеме белән аталган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Хәзерге күренеш

1832 елның 4 сентябрендә Казанның Дары бистәсендә отставкадагы солдат гаиләсендә туган. 1869 елда Азия аяк киемен тегү һәм сату буенча фирма ачып, сәүдә итә башлый. Әлеге фирма озын гомерле булып чыга. Сәүдәгәрнең милли аяк һәм баш киемнәре фабрикасында 92 модификациядә җитештерелгән сыйфатлы тауарга сорау гаҗәп зур була. М.И. Галиевның Сәүдә йорты елдан ел киңәя, Казаннан тыш, Уфада, Эрбеттә, Троицкида аның бүлекчәләре ачыла. Эшләре гөрләп бару сәүдәгәргә заманы өчен зур капитал тупларга, акчаны башка төрле керемле җитештерүгә салырга һәм сәүдә итү урыннары ачарга мөмкинлек бирә: мануфактура, тире, төзелеш материаллары белән сәүдә итә башлый.

1904 елның 15 ноябрендә үзенең улларын (Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан, Габдрахманны) да сәүдә эшенә өлешкә кертергә уйлап, устав капиталы 25 мең сум булган Азия аяк киемен сату буенча «М.И. Галиев уллары белән» Сәүдә Йорты (рус. Торговый Дом «М.И. Галиев с сыновьями») ача.

Билгеле эшмәкәрнең җәмгыятьтә тоткан урыны да зур була. Шәһәр җәмгыять банкының хисап комитеты әгъзасы булып тора, 1875-1888 елларда шәһәр Думасына гласный итеп сайлана. 1876 елдан мөселман зираты попечителе.

Алдынгы карашлы шәхес һәм химаяче буларак дан ала. 1882 елда сәүдәгәр Казан губернасындагы мәдрәсәләрнең иң зурысы булган «Мөхәммәдия» (җәдиди) мәдрәсәсен төзетә (мәдрәсәгә аның исеме бирелгән), 1882 һәм 1897 елларда 5нче җәмигъ мәчетен (Галиев мәчете) соңгы классицизм стилендә үзгәртеп коруга (киңәйтүгә), 1887 елда «Госмания» мәдрәсәсенә, 1890 елда Б.-М.И. Үтәмишеваның җәдит мәктәбенә зур акчалар сарыф итә.

1898 елда Казан мөселман хәйрия җәмгыятен, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятен оештыру турында тәкъдимне күтәреп чыга. Беренче эш итеп, җәмгыятькә бүләк ителгән элекке Юнысовлар йортын үз акчасына зурайта.

Мәгърифәтле, укымышлы кеше буларак, өендә зур китапханә тота. 3 улы әтисенең хәер-фатихасы һәм матди ярдәме белән Идел буе һәм Урта Азиянең иң яхшы мәдрәсәләрен, Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстанының югары мөселман уку йортларын тәмамлап, заманы өчен бик яхшы дини белем алалар.

Мөхәммәтҗан бай 1908 елның 31 декабрендә вафат.

Гаиләсе

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  4. Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.

Сылтамалар

Искәрмәләр