Математика: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Математика latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 23: Юл номеры - 23:
== Моны да карагыз ==
== Моны да карагыз ==


* [[Әлҗәбер]]
* [[Гыйльме җәбер]]
* [[Геометрия|Гыйльме һәндәсә]]
* [[Геометрия|Гыйльме һәндәсә]]
* [[Физика|Гыйльме әшья]]
* [[Физика|Гыйльме әшья]]

8 авг 2018, 11:24 юрамасы

Риязият[1] яки Математика (tat. lat. Riyaziyət, гарәп. الرياضيات, юнан. μάθημα – белем, фән) – безне чолгап алган дөньяның санлы төзелеше турында фән, аны һәм шул өлкәдәге барлык процессларны белдергән термин. Аерым фән булып Борынгы Грециядә барлыкка килә.

Риязият – саннар, структуралар, аравыклар һәм әверелдерүләрне өйрәнгән фән. Тәвге очырда математика исәп, исәпләү, үлчәү өчен, шулай ук дедуктив фикерләү һәм абстракциялар ярзамында физик объектларның шәкелләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү өчен кулланылган.

Эуклид. Рафаелның «Афин мәктәбеннән» кисәге

Математика формаль аралашу теле тәкъдим итә, ул математика белеменең асылын уңышлы аңлату өчен файдалана. Шуңа күрә математика — табигать фәннәрен күнегү өчен, проектлау һәм икътисад өчен мөһим һәм кирәкле чара булып тора

Билгеләмә

Математиканың төгәл генә билгеләмәсе юк, төрле танылган математиклар үзләренчә математиканың асылын аңлатучы билгеләмәләр бирергә тырышканнар. Бу билгеләмләр шәхес яшәгән чорга, шөгыльләнгән өлкәгә һәм шәхеснең күзаллавына карап бер-берсеннән шактый аерылар.

Этимологиясы

«Математика» сүзе борынгы юнан μάθημα сүзеннән чыккан, бу «өйрәнү», «гыйлем» дигәнне аңлата, һәм μαθηματικός, башта «аңлап баручы», «өлгерүче»[2], соңрак «өйрәнергә тиешле», тагы да бераз вакыттан «математикага караган». Мәсәлән, μαθηματικὴ τέχνη, латин телендә ars mathematica — «математика сәнгате». Хәзерге мәганәдә бу истилах μᾰθημᾰτικά (математика) Аристотель (безнең гасырга тиклемге IV гасыр) хезмәтләрендә үк очрый. Фасмер фикеренчә урыс теленә matematyka, яки mathematica аша килә[3].

Рус телендә «математика» ягни «маѳематика» XVII гасырдан башлап, мәсәлән, Николай Спафарийның «Книга избранной вкратце о девяти мусах и о седмих свободных художествах» (1672 ел) китабында очрый[4]

Математиканың бүлекләре

Укытуны системалаштыру өчен, гадәттә, математиканы мәктәпләрдә өйрәтелә торган элементар һәм вузларның математик булмаган белгечлекләренә укытыла торган югары математика бүлекләренә аералар. Бу бүлекләр үз эчләренә мәктәпләрдә укытыла торган арифметика, элементар әлҗәбер, элементар һәндәсә, югары уку йортларында укытыла торган математик анализ, әлҗәбер, топология кебек дисциплиналарны үз эчләренә ала.

Моны да карагыз

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Башкорт Википедиясендәге «Математика» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.
  1. Риязият ис. Математика. сущ. Математика. http://garap-farsy.narod.ru/r.htm
  2. Большой древнегреческий словарь (αω). slovarus.info. 2017-09-20 тикшерелгән.
  3. Математика. classes.ru. 2017-09-20 тикшерелгән.
  4. Словарь русского языка XI—XVII вв. Выпуск 9 / Гл. ред. Ф. П. Филин. — М.: Наука, 1982. — С. 41.