Хәмит Латыйпов: юрамалар арасында аерма
яңа бит ясау |
к викиләштерү |
||
Юл номеры - 6: | Юл номеры - 6: | ||
|Рәсем язуы = |
|Рәсем язуы = |
||
|Тугач бирелгән исеме = Хәмит Нәҗип улы Латыйпов |
|Тугач бирелгән исеме = Хәмит Нәҗип улы Латыйпов |
||
|Псевдонимнар = Хәмит Латыйф |
|Псевдонимнар = Хәмит Латыйф<br/>Хәмит Латыйп |
||
|Туу датасы = 5.03.1949 |
|Туу датасы = 5.03.1949 |
||
|Туу урыны = [[ССРБ]], [[РСФСР]], {{Туу урыны|Пермь өлкәсе|Пирем краенда}}, {{Туу урыны|Губаха|Губахада}} |
|Туу урыны = [[ССРБ]], [[РСФСР]], {{Туу урыны|Пермь өлкәсе|Пирем краенда}}, {{Туу урыны|Губаха|Губахада}} |
||
Юл номеры - 20: | Юл номеры - 20: | ||
|Дебют = «Җир һәм күк» (''[[1997 ел|1997]], [[Туймазы]]'') |
|Дебют = «Җир һәм күк» (''[[1997 ел|1997]], [[Туймазы]]'') |
||
|Премияләр = |
|Премияләр = |
||
|Бүләкләр = [[Файл:NarodniIsoTatarstan.jpg|20px|Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе]] |
|||
|Бүләкләр = |
|||
|Имза = |
|Имза = |
||
|Сайт = |
|Сайт = |
||
Юл номеры - 26: | Юл номеры - 26: | ||
}} |
}} |
||
<small>{{мәгънәләр|Латыйпов}}</small> |
<small>{{мәгънәләр|Латыйпов}}</small> |
||
'''Хәмит Латыйпов''', Хәмит Нәҗип улы Латыйпов (''псевдонимы'' |
'''Хәмит Латыйпов''', Хәмит Нәҗип улы Латыйпов (''псевдонимы'' [[Хәмит Латыйф]] (''[[Хәмит Латыйп]]''), ''[[1949 ел]]ның [[5 март]]ы, [[Пермь өлкәсе]], [[Губаха]]'') — рәссам (''график, нәкышчы''), шагыйрь, агачтан уеп эшләүче, сыннар ясаучы. Татарстан [[Татарстан язучылар берлеге|язучылар]] (''[[2002 ел]]дан'') һәм Россия рәссамнар (''[[1998 ел]]дан'') берлекләре әгъзасы. [[Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе]] (''[[2015 ел|2015]]''). |
||
== Тәрҗемәи хәле == |
== Тәрҗемәи хәле == |
||
Юл номеры - 43: | Юл номеры - 43: | ||
[[1983 ел]]дан [[БАССР]] [[Туймазы]] шәһәрендә яши һәм иҗат итә. [[1983 ел|1983]]—[[1990 ел]]ларда «Туймазы фарфоры» заводыңда рәссам-бизәүче булып эшли. Декор һәм {{comment|ефәккә язу|шелкография}} техникасын кулланып, сувенирлар ясый. Туймазы «Медицина пыяласы» заводының сувенирлар бүлеге өчен сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара. Киндердә 50гә якын картина яза. Шигырьләрен [[Татарстан]] һәм [[Башкортстан]] гәҗит-журналларында бастыра. [[1997 ел]]да Туймазыда «Җир һәм күк» исемле китабы басылып чыга. Китапны автор үзе ясаган рәсемнәр белән бизәгән. [[1999 ел|1999]]—[[2000 ел]]ларда Туймазы шәһәренең [[Туймазы индустриаль көллияте|49нчы санлы укуханәсендә]] «Агачтан уеп эшләү остасы» бүлегендә укытучы булып эшли. |
[[1983 ел]]дан [[БАССР]] [[Туймазы]] шәһәрендә яши һәм иҗат итә. [[1983 ел|1983]]—[[1990 ел]]ларда «Туймазы фарфоры» заводыңда рәссам-бизәүче булып эшли. Декор һәм {{comment|ефәккә язу|шелкография}} техникасын кулланып, сувенирлар ясый. Туймазы «Медицина пыяласы» заводының сувенирлар бүлеге өчен сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара. Киндердә 50гә якын картина яза. Шигырьләрен [[Татарстан]] һәм [[Башкортстан]] гәҗит-журналларында бастыра. [[1997 ел]]да Туймазыда «Җир һәм күк» исемле китабы басылып чыга. Китапны автор үзе ясаган рәсемнәр белән бизәгән. [[1999 ел|1999]]—[[2000 ел]]ларда Туймазы шәһәренең [[Туймазы индустриаль көллияте|49нчы санлы укуханәсендә]] «Агачтан уеп эшләү остасы» бүлегендә укытучы булып эшли. |
||
[[2002 ел|2000]] |
[[2002 ел|2000]]—[[2002 ел]]ларда [[Казан]]да «Туран» оешмасында сувенирлар, җиһазларны уеп бизәкләп эшкәртү белән шөгыльләнә. [[2002 ел|2002]]—[[2003 ел]]ларда [[Саба районы]] [[Шәмәрдән]] [[эшчеләр бистәсе]]нең (''[[1948 ел|1948]]—[[2005 ел]]ларда [[эшчеләр бистәсе]], [[2005 ел]]дан [[авыл]]'') музыка-рәсем сәнгате мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшли. |
||
[[Башкортстан]]ның [[Туймазы]] шәһәрендә яши һәм иҗат итә. |
[[Башкортстан]]ның [[Туймазы]] шәһәрендә яши һәм иҗат итә. |
9 авг 2018, 20:41 юрамасы
Хәмит Латыйпов Хәмит Латыйф | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Хәмит Нәҗип улы Латыйпов |
Псевдонимнар: | Хәмит Латыйф Хәмит Латыйп |
Туу датасы: | 5 март 1949 (75 яшь) |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, Пермь өлкәсе, Губаха |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, рәссам |
Иҗат итү еллары: | 1970 — х. в. |
Юнәлеш: | шигърият |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Җир һәм күк» (1997, Туймазы) |
Бүләкләр: |
Хәмит Латыйпов, Хәмит Нәҗип улы Латыйпов (псевдонимы Хәмит Латыйф (Хәмит Латыйп), 1949 елның 5 марты, Пермь өлкәсе, Губаха) — рәссам (график, нәкышчы), шагыйрь, агачтан уеп эшләүче, сыннар ясаучы. Татарстан язучылар (2002 елдан) һәм Россия рәссамнар (1998 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).
Тәрҗемәи хәле
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Шәмәрдәндәге күргәзмәсе. |
1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсе (2005 елдвн Пермь крае) Губаха шәһәрендә (1928—1941 елларда бистә, 1941 елдан шәһәр) туган. 1949 елда гаиләсе БАССРның Илеш районы Бүләк (Бүләр ?) авылына күченә. Хәмиткә 7 ай вакытта әнисе, 13 яшьтә әтисе вафат була. БАССР Илеш районы Тыпый авылы татар мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлый (1964), Уфа музыка-педагогия укуханәсенә укырга керә. Шул чорда шигырьләр яза башлый.
1972—1973 елларда Мәскәү өлкәсе Загорск районы (1991 елдан Сергиев-Посад районы) Богородское авылында (хәзер штб) уенчыклар фабрикасы каршындагы сәнгать-сәнәгать техникумында агачтан уеп эшләү алымнарын үзләштерә.
1974—1978 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укып, «рәссам (мастер-кисүче)» белгечлеге ала[1].
1978—1983 елларда ТАССР Яр Чаллы шәһәренең сәнгать фондында эшли, балалар бакчаларын, җәмәгать оешмалары биналарын бизәүдә катнаша.
1983 елдан БАССР Туймазы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 1983—1990 елларда «Туймазы фарфоры» заводыңда рәссам-бизәүче булып эшли. Декор һәм ефәккә язу техникасын кулланып, сувенирлар ясый. Туймазы «Медицина пыяласы» заводының сувенирлар бүлеге өчен сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара. Киндердә 50гә якын картина яза. Шигырьләрен Татарстан һәм Башкортстан гәҗит-журналларында бастыра. 1997 елда Туймазыда «Җир һәм күк» исемле китабы басылып чыга. Китапны автор үзе ясаган рәсемнәр белән бизәгән. 1999—2000 елларда Туймазы шәһәренең 49нчы санлы укуханәсендә «Агачтан уеп эшләү остасы» бүлегендә укытучы булып эшли.
2000—2002 елларда Казанда «Туран» оешмасында сувенирлар, җиһазларны уеп бизәкләп эшкәртү белән шөгыльләнә. 2002—2003 елларда Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсенең (1948—2005 елларда эшчеләр бистәсе, 2005 елдан авыл) музыка-рәсем сәнгате мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшли.
Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яши һәм иҗат итә.
Иҗаты
Рәссам-шагыйрь, агачтан уеп эшләүче, график, сыннар ясаучы һәм җитен тукымага майлы буяулар белән рәсем төшерү остасы булып таныла. Иҗаты агачтан уеп ясалган әсәрләрдән башлана: дивар паннолары «Шүрәле» (1975), «Тукучылар» (1977), «Сандугач» (1978), «Төрепкә тоткан карт» (1978), ике яклы ишек «Тукай әкиятләре мотивлары буенча» (1983) һ. б. ясый. Агачтан уеп ясаган эшләре чигү, киез келәм, күн мозаика бизәкләрен хәтерләтә һәм татар фольклоры, легенда һәм бәетләре сюжетларына корыла.
1986 еллардан башлап керамика өлкәсендә актив эшли: декоратив вазалар, сервизлар, кечкенә сыннар (скульптура), шамоттан, фарфордан, бисквиттан, фаянстан пластик эшләнмәләр ясый.
1995 елларда картиналарын пастель техникасында яза башлый.
Казанның меңьеллыгына сувенир үрнәкләре һәм агачтан уеп ясалган дивар тәлинкәләре (400 данә) сериясен булдыра. Халыкара, Росиякүләм, зона, төбәкара, республика, шәһәр күргәзмәләрендә катнаша, шәхси күргәзмәләрен (2016, 6—31 июль, Яр Чаллы картиналар галереясы[2]; 2018, 11 гыйнвар—12 февраль, «Энергетик» Мәдәният сарае[3] һ. б.) оештыра.
Иҗади эшләре «Хәзинә» милли сәнгать галереясында, «Казан» ММҮ музеенда, «Туран» милли-мәдәният үзәге фонды» ҖЧҖ, Болгар сәнгать музенда, Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Тукай музеенда, Саба районы Шәмәрдән авылы лицее сәнгать галереясында[4] саклана.
Х. Латыйпов иҗатына милли тамырларга омтылу хас. Татар халкының фольклор мирасына мөрәҗәгать итеп, рәссам мифологик образларны күреп була торган итә, халыкчан архетипларның символикасын тудыра. Әсәрләре музыкаль ритмлы булуы, форманы бизәкләр аша аңлатырга тырышу, шартлы киңлек булдыру, татар орнаменты образларын һәм мотивларын иркен куллану белән аерылып тора[5][6] Г. Ф. Вәлиева-Сөләйманова, сәнгать белгече
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2009 — ТР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы
- 2015 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Сылтамалар
- Латыйф Хәмит. «Минем Йорт» порталы
- Латыпов Хамит Назипович. Сайт Чувашского государственного художественного музея (рус.)
Искәрмәләр
- ↑ Латыпов Хамит Назипович. artru.info (рус.)
- ↑ Персональная выставка Латыпова Хамита Назиповича. Культура.РФ, 06.07.2016 (рус.)
- ↑ Открытие персональной выставки Хамита Назиповича Латыпова. Сайт ДК Энергетик, 12.01.2018 (рус.)
- ↑ Выставка-графика художника Хамита Латыйфова. Сайт МБОУ «Шеморданский лицей» на портале «Электронное образование в Республике Татарстан»
- ↑ Энциклопедия Татарстана, 3 том, 2006 г.
- ↑ 92 произведения графики и скульптуры было представлено на выставке Хамита Латыпова. Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты (рус.)
- 5 март көнне туганнар
- 1949 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Пирем краенда туганнар
- Губахада туганнар
- Әлифба буенча рәссамнар
- Татар шагыйрьләре
- Татарстан шагыйрьләре
- Башкортстан шагыйрьләре
- Татар рәссамнары
- Татарстан рәссамнары
- Башкортстан рәссамнары
- Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре