Татарстан (журнал): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан (журнал) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к Робот: Төркем:Татар журналлары-ны Төркем:Татарча журналлар-ка үзгәртте
Юл номеры - 68: Юл номеры - 68:
== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
{{искәрмәләр}}

[[Төркем:Татарстан журналлары]]
[[Төркем:Татарстан журналлары]]
[[Төркем:Татар журналлары]]
[[Төркем:Татарча журналлар]]

24 авг 2018, 09:54 юрамасы

Татарстан
Татарстан
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А3


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ

Баш мөхәррир

Артём Тюрин

Нигезләнде

1920

Тел

татар теле, рус теле

Төп офис

Казан, Декабристлар ур., 2

Тиражы

6 000


язылу индексы

73377

Веб-сайт: http://www.protatarstan.ru/tat/

Татарстан (журнал) («Татарстан» журналы) — Татарстанда 1920 елның декабреннан нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси hәм әдәби-нәфис басма. Татар һәм рус телләрендә басыла.

Журналның 2015 елгы 3 саны

Юнәлеше

Татарстан җөмһүрияте һәм татарстанлылар өчен иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Һәр санда республика тормышындагы мөһим яңалыклар турында мәгълүмат бирелә. Хакимият һәм бизнес кешеләре белән эксклюзив интервьюлар басыла. Эшлекле даирәләргә һәи иҗтимагый оешмаларга һәртөрле мәсьәләләргә үз карашларын белдерергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудырыла. Басманың аудиториясе — актив тормыш позициясе булган, уйларга һәм карар чыгарырга сәләтле, республиканың һәм башкаланың эшлекле һәм сәяси, рәсми тормышында катнашучы шәхесләр.[1]

Татарчасы

2009 елның ноябреннан, рестайлинг сәбәпле туктап торганнан соң, татарча басмасы чыга башлый. Татарча басманың күләме 64 полоса. 2/3 өлешен рус телле басмадан тәрҗемә алып тора. 1/3 өлешендә генә татар публицистларының җөмһүриятнең көн кадагындагы мәсьәләренә, татар теле язмышына, татар мәдәниятына, мәгарифкә кагылышлы хезмәтләре басыла. Алар арасында Вахит Шәрипов, Хәмидә Гарипова, Рәмис Латыйпов, Рузилә Мөхәммәтова, Артем Субботкин язмалары аерым урын били.

2010 елларда булып узган инновацияләр сәбәпле, журнал укучыларын югалтып бетерә һәм төрле җәмәгать урыннарында бушка таратыла башлый.

Тарих

90 елдан артык тарихында басма күп мәртәбәләр исемен алыштыра. Фирканың идеология рупорыннан иҗтимагый-сәяси аналитик басмага әверелә.

  • 1920 «РКП (б) Татар өлкә комитеты хәбәрчесе» (Вестник Татарского областного комитета РКП(б)).
  • «Коммунистчыл юл» (Коммунистический путь).
  • «Ильич юлы» (Путь Ильича).
  • «Причал».
  • «Фирка активисты юлдашы» (Спутник партийного активиста).
  • «Җитәкче».
  • «Татарстан большевигы» (Большевик Татарии).
  • «Татарстан коммунисты» (Коммунист Татарии).
  • 1991 елдан хәзерге исеме белән чыга.
  • 2004 ел — Республика дәүләт учреждениесе статусын ала.
  • 2009 елТатмедиа филиалы дәрәҗәсенә төшерелә, татарча чыгарылыш бетерелә.
  • 2012 елда, А. Тюрин җитәкчелегендә «апгрейд» алып, яңача бизәлеп чыга башлый.
  • 2013 елның апреленнән электрон версиясе булдырылган.

Мөхәррирләре

...


Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр