Әфләтүн: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әфләтүн latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
'''Әфләтүн''' яки '''Платон'''<ref>{{cite web|url=https://www.azatliq.org/a/28504534.html|title = Әфләтүн "Мәгарә турында"|publisher=Азатлык радиосы|author=Айдар Шәйхин|access
Sabircan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22: Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
| башка мәгълүмат =
}}
}}
'''Әфләтүн''' яки '''Платон'''<ref>{{cite web|url=https://www.azatliq.org/a/28504534.html|title = Әфләтүн "Мәгарә турында"|publisher=[[Азатлык радиосы]]|author=[[User:Ajdar|Айдар Шәйхин]]|accessdate=[[2017 ел]]ның [[26 июль]]}}</ref> ([[борынгы грек теле|бор. гр.]] Πλάτων) (б.э.к. [[б.э.к. 428 ел|428]] яки [[б.э.к. 427 ел|427]], [[Афиннар]] — б.э.к. [[б.э.к. 348 ел|348]] яки [[б.э.к. 347 ел|347]], шунда ук) — [[Борынгы Греция|борынгы грек]] [[фәлсәфәчесе]], [[Аурупа]] [[идеализм]]ына нигез салучы. [[Сократ]]ның укучысы, [[Аристотель]]нең укытучысы. Чын исеме — '''Аристокл''' ([[борынгы грек теле|бор. гр.]] Αριστοκλής). '''Әфләтүн''' (''Платон'') — кушаматы, «киң җилкәле» дигәнне аңлата.
'''Әфләтүн''' яки '''Платон'''<ref>{{cite web|url=https://www.azatliq.org/a/28504534.html|title = Әфләтүн "Мәгарә турында"|publisher=[[Азатлык радиосы]]|author=[[User:Ajdar|Айдар Шәйхин]]|accessdate=[[2017 ел]]ның [[26 июль]]}}</ref> ([[борынгы грек теле|бор. гр.]] Πλάτων) (б.э.к. [[б.э.к. 428 ел|428]] яки [[б.э.к. 427 ел|427]], [[Афиннар|Афин]]<nowiki/>а — б.э.к. [[б.э.к. 348 ел|348]] яки [[б.э.к. 347 ел|347]], шунда ук) — [[Борынгы Греция|борынгы юнан]] [[фәлсәфәчесе]], [[Аурупа]] [[идеализм]]ына нигез салучы. [[Сократ]]ның укучысы, [[Аристотель]]нең укытучысы. Чын исеме — '''Аристокл''' ([[борынгы грек теле|бор. гр.]] Αριστοκλής). '''Әфләтүн''' (''Платон'') — кушаматы, «киң җилкәле» дигәнне аңлата.


== Тормыш юлы ==
== Тормыш юлы ==

8 окт 2018, 16:27 юрамасы

Әфләтүн
Туган телдә исем Әфләтүн / Платон
бор. гр. Πλάτων
Туган б.э.к. 428 яки 427
Афиннар
Үлгән б.э.к. 348 яки 347
Афиннар
Милләт грек
Ватандашлыгы Борынгы Афиналар[d][1]
Һөнәре фәлсәфәче
Ата-ана
Кардәшләр Потона[d], Адеймант[d], Главкон[d][4] һәм Антифон[d][5]

 Әфләтүн Викиҗыентыкта

Әфләтүн яки Платон[6] (бор. гр. Πλάτων) (б.э.к. 428 яки 427, Афина — б.э.к. 348 яки 347, шунда ук) — борынгы юнан фәлсәфәчесе, Аурупа идеализмына нигез салучы. Сократның укучысы, Аристотельнең укытучысы. Чын исеме — Аристокл (бор. гр. Αριστοκλής). Әфләтүн (Платон) — кушаматы, «киң җилкәле» дигәнне аңлата.

Тормыш юлы

Әфләтүн Афинада аристократ гаиләсендә туа. Ул укыган мәктәп Афина җәмгыятенең югары катлау кешеләренең балалары өчен ачылган була: анда грамматика, музыка, риторика, сынлы сәнгать, гимнастика һәм башка дәресләр укытыла торган була. Әфләтүн гомеренең мөһим вакыйгасы булып аның Сократ белән очрашуы санала. Ул чакта Әфләтүнгә 20 яшь кенә тулган була әле, һәм ул үзенең олы яшьтәге укытучысының һәр әйткән сүзен, җөмләсен үзләштерергә тырыша. Сократ вафат булгач, Әфләтүн күп еллар дәвамында Афинадан китеп тора, төрле илләрдә була, аларның галимнәре, гыйльми тәгълиматлары белән таныша.

Афинага кайткач, ул мәктәп оештыра һәм аңа академия атамасын бирә. Шушы мәктәптә Платон үзенең фәлсәфи хезмәтләрен иҗат итә, шәкертләрен тәрбияли. Укыту эшенә Әфләтүн 40 еллап гомерен бирә.

Әфләтүн 80 яшьтә, бер мәҗлестә утырганда вафат була. Риваятьләр буенча ул үзенең туган көнендә вафат була.

Фәлсәфә

Әфләтүн үзенең дөньяга карашы буенча объектив идеалист була. Аның һәм аның турындагы кайбер хезмәтләр югалган булсалар да, иҗади мирасының шактый өлеше безнең чорга кадәр сакланган.

Әфләтүннең иҗат юлын берничә чорга бүлеп карарга мөмкин:

  • Башлангыч чор
  • Күчү чоры
  • Җитлегү чоры
  • Соңгы чор

Башлангыч чор

Б.э.к. IV гасырның 90 нчы елларына кадәр вакытны үз эченә ала. Бу чорда Әфләтүн, күбрәк Сократ йогынтысына бирелеп, әхлакый проблемалар юнәлешендә шөгыльләнә. Кайбер мөһим төшенчәләргә анализ ясый.

Күчү чоры

Б.э.к. IV гасырның 80 нче елларына туры килә. Әлеге чорга субстанциаль чынбарлык дәрәҗәсендә бәяләнгән идея концепциясен дәлилләү хас. Бу чорда Әфләтүн кайбер башка фәлсәфи тәгълиматларны да тәнкыйтьли. Мәсәлән, софистлар фәлсәфәсен, Һераклит һәм Пифагор тәгълиматларын, ә социаль фәлсәфә калыбында ул таркалу процессын кичерә башлаган демократия принципларын тәнкыйть итә, аристократия принципларын исә күккә чөя.

Җитлегү чоры

Б.э.к. IV гасырның 70—60 нчы еллар. Чор өчен характерлы күренеш — мөстәкыйль һәм субстанциаль чынбарлык югарылыгында бәяләнгән идеяләр турындагы тәгълиматны дәлилләргә омтылу. Әфләтүн фикеренчә, бу идеяләр материаль чынбарлыкны билгели. Үзенең шушы юнәлештәге фикерләрен исбатлауда Платон чикләнгән эмпиризмның кимчелекләренә таянып эш итәргә тырыша. Шуның өстенә берникадәр абстракт (адрессыз) тәнкыйтьләү белән дә мавыгып китә. Бу чор өчен бөек галимнең мифология чиренә, урыны-урыны белән мистикага бирелеп китүе дә хас.

Соңгы чор

Б.э.к. IV гасырның 50 нче елларына туры килә. Әфләтүннең дәүләт фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итүе белән характерлана. Кыскасы, Әфләтүн фәлсәфәсендә зур урынны өч онтологик субстанция («бербөтен», «акыл» һәм «җан») турында тәгълимат ала.

Идеализм

Әфләтүн фикеренчә, идея — беренчел, ә материя — икенчел. Әфләтүннең бу карашлары фәндә абсолют идеализм дип аталды. Идеянең беренчел һәм хәлиткеч рольдә алынуы Әфләтүннең гносеологиясендә дә чагыла.

Галимнең «идея» турындагы фикерләренә килгәндә, ул — фәнгә «идея» һәм «идеаль» терминнарын керткән. Идеяләр дөньяда иң беренчел, иң башлангыч рольне үтәүче кыйммәтләр булып чыга. Шул ук вакытта реаль предметлар һәм күренешләр һичнинди игътибарга ия түгелләр.

Әфләтүн үзенең тәгълиматында диалектикага да урын бирә. Шулай да Әфләтүннең мантыйк, танып белү, диалектика, онтология теорияләре, бер-берсе белән бәйләнешле булса да, һаман да бер яссылыкта — үзе тарафыннан уйлап чыгарылган һәм аны чикләнмәгән көчкә әверелдергән идеягә генә кайтып кала. Платонның идеалистик фикерләре үзе хезмәт куйган барлык гуманитар фәннәр өлкәсендә дә урын таба. Этикада ул өч төрле игелекне атый: акыллылык, батырлык һәм аек ярсучанлык. Алар барысы бергә гаделлек дип аталган игелекне тәшкил итәләр.

Сәяси карашлар

Әфләтүннең сәясәт белеменә кагылышлы фикерләре дә бар. Ул җәмгыятьнең өч катлаудан торуы турындагы теориясен дәлилләргә тырыша. Аныңча, фәлсәфәчеләр дәүләт белән идарә итәләр; сугышчылар дәүләтне эчке һәм тышкы дошманнардан саклыйлар; крестьяннар белән һөнәрчеләр — дәүләтне материаль яктан тәэмин итүчеләр.

Әфләтүн дәүләтнең килеп чыгуы турында фикер йөрткәндә, дәүләтнең оешу сәбәбе — ихтыяҗ, дип әйтә. Галим дәүләт белән идарә итүдә өч форманы таный: монархия, аристократия һәм демократия. Шушы өч форманың һәркайсының эчендә ул икешәр вариантны — барлыгы алты вариантны күрә. Әлеге формаларның иң гадел булганы — аристократия.

Шулай ук карагыз

Викиөзек эчендә Платон темасы буенча бит бар

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. Biblioteca Virtual Miguel de Cervantes — 1999.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Әфләтүн Platon, Œuvres complètes / мөхәррир L. BrissonПариж: 2008. — ISBN 978-2-08-121810-9
  3. 3,0 3,1 Kirchner J. Ariston 11 // Kategorie:RE:Band II,1 — 1895.
  4. Natorp P. Glaukon 7 // Kategorie:RE:Band VII,1 — 1910.
  5. Kirchner J. Antiphon 5 // Kategorie:RE:Band I,2 — 1894.
  6. Айдар Шәйхин. Әфләтүн "Мәгарә турында". Азатлык радиосы. 2017 елның 26 июль тикшерелгән.