Россия империясе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия империясе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Milenioscuro (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 8: Юл номеры - 8:
|илтамга = Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg
|илтамга = Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg
|илтамга тасвирламасы =
|илтамга тасвирламасы =
|карта = Russian Empire (orthographic projection).svg
|карта = Russian Empire (1867).svg
|тасвирлама =
|тасвирлама =
|p1 =
|p1 =

1 ноя 2018, 00:03 юрамасы

Русия империясе
рус. Российская империя
Россійская Имперія

22 октября (2 ноябрь) 1721 — 1 (14) сентябрь 1917


Байрак
Шигарь
«Съ нами Богъ!» «Ходай безнең белән!»
Гимн
«Боже, Царя храни!» «Ходай, патшаны сакла!»
Башкала Питырбур (17131728, 17301917),[1]
Мәскәү (17281730)
Тел(ләр) Рус теле
Акча берәмлеге Сум
Мәйдан 21 799 825 км² (1916)
Халык 181 537 800 кеше (1916)
Нәсел Романовлар
Императорлар
 - 1721—1917 Русия императорлары исемлеге
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Руси́я импе́риясе (рус. Российская империя) — 1721 елдан 1917 елга кадәр Авразия кыйтгасында булган дәүләт. 17131728 елларда ил башкаласы Питырбур шәһәре булган, 17281730 елларда ул Мәскәүгә күчерелә, 17301917 елларда янә Питырбурга кайта.

Кайберәүләр Русияне империя дип Казанны яулап алганнан соң, ягъни 16 гасырда атый башлый.

Тарих

Барлыкка килүе, XVIII гасыр

Пётр I эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, Балтыйк диңгезенә чыгу ачыла, Нева тамагында Питырбур шәһәре төзелә.

1721 елда Русия империя булып игълан ителә.

Пётр I үлеменнән соң Русиядә сарай переворотлар чоры башлана — 17251762 елларда рус тәхеттә алты патша алышынды.

Елизавета Петровна заманында Мәскәү университеты нигезләнә, рус армиясе Җидееллык сугышында Пруссия белән уңышлы сугыша.

Екатерина II патшабикәсе заманында 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Русия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка киләләр, Идел буенда алман колонистлары килеп урнашалар, 1783 елда Русия составына Кырым ханлыгы керә, Америка үзләштерүе башлана. 1791 елда Ясск солыхы буенча Госман империясе Кырымның Русия империясенә ия булуын хөрмәтләгәннәр. 29 декабрьнәКырым Русия империясенә керә.

1794 елның 25 июнендә Бөек француз инкыйлабы сәбәпле Русия империясендә француз тауарларын сату тыела.

XIX гасыр

XVIII гасырның ахырында Русия революцион Францияга каршы коалициягә керә һәм Наполеон сугышларында катнаша. 1805 елның 15 сентябрьдәРусия Наполеонга беренче сугышны игълан итә. Союзниклар Аурупада җиңеләләр, сугыш Русия территориясенә күчә. Наполеонның Мәскәүне басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. 1813 елда рус армиясе француз гаскәрләреннән Алманияне азат итә, ә 1814 елда Парижны басып ала.

Сугыштан соң Русиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу декабрьчеләр фетнәсенә алып китерә.

1813 ел 5 ноябрь — Русия империясе белән Фарсы иле арасында Гөлестан тынычлык килешүе имзалана.

XIX гасырның икенче чирегендә Русия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган Кавказ сугышын башлый; шул ук вакытта Русия составына казакъ жузлары керәләр.

1856 елда Русия Кырым сугышында җиңелә.

Александр II заманында Русиядә крепостной хокукы юкка чыгарыла (1861), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.

1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Русия составына Карс өлкәсе һәм Дунай дельтасы кертеләләр, балкан илләре (Болгария, Сербия һәм Черногория) бәйсезлеккә ирешәләр.

XX гасыр

XIX гасырның ахырында — XX гасырның башында Русиядә сәяси партияләр барлыкка киләләр: кадетлар, бәлшәвикләр, эсерлар, һ. б.

19041905 елларның Рус-япон сугышы нәтиҗәсендә Русия Сахалинның көньяк өлешен һәм Курил утрауларны югалта.

Русия императорлары

Искәрмәләр

  1. 19141917 елларда — Петроград.