Җәүдәт Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Фәйзи latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 32: Юл номеры - 32:
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.


Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «[[Башмагым (спиктәкел, 1942)|Башмагым]]» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.


Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
Юл номеры - 45: Юл номеры - 45:
* [http://tashlar.narod.ru/photo/tatarlar/fayzi-javdet.htm Җ.Фәйзинең кабере]
* [http://tashlar.narod.ru/photo/tatarlar/fayzi-javdet.htm Җ.Фәйзинең кабере]
* [http://erlar.ru/music/җ Татар җырлары сайты]
* [http://erlar.ru/music/җ Татар җырлары сайты]
* [http://www.music-college.ru/left/publikaczii/%C2%ABbashmagyimnyi%D2%A3%C2%BB-ya%D2%A3a-%D3%99%D2%BB%D3%99%D2%A3n%D3%99re «Башмагымның» яңа аһәңнәре]
* [http://www.music-college.ru/left/publikaczii/%C2%ABbashmagyimnyi%D2%A3%C2%BB-ya%D2%A3a-%D3%99%D2%BB%D3%99%D2%A3n%D3%99re «[[Башмагым (спиктәкел, 1942)|Башмагым]]ның» яңа аһәңнәре]
{{Портал|Шәхесләр|Музыка}}
{{Портал|Шәхесләр|Музыка}}



2 ноя 2018, 17:38 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Җәүдәт Фәйзи
Файл:Fayzi.jpg
Туган телдә исем Җәүдәт Харис улы Фәйзи
Туган 4 гыйнвар 1910(1910-01-04)
Ырынбур, Совет Социалистик Республикалар Берлеге
Үлгән 2 май 1973(1973-05-02) (63 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, 48/11[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Һөнәре композитор
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты

 Җәүдәт Фәйзи Викиҗыентыкта

Җәүдәт Харис улы Фәйзи – күренекле татар композиторы, Тукай премиясе лауреаты.

Биография

Җәүдәт Фәйзи 1910 елның 4 гыйнварында Ырынбур шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.

1925 елда Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре Казанга күчеп килә. Н.Э. Бауман исемендәге 2нче урта мәктәпне (элекке Икенче Казан ирләр гимназиясе) тәмамлагач, Җ. Фәйзи Нижгар якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.

«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.

Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.

Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.

Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.

Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат булды.

Сылтамалар


  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/214.pdf