Дәрҗия Аппакова: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәрҗия Аппакова latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24: Юл номеры - 24:
'''Дәрҗия Аппакова''', тулы исеме '''Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова''' (Дарья Семеновна, [[1898 ел|1898 елның]] [[2 март]]ы — [[1948 ел|1948 елның]] [[28 май|28 мае]]) — [[татар]] [[язучы]]сы, талантлы прозаик һәм [[драматург]].
'''Дәрҗия Аппакова''', тулы исеме '''Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова''' (Дарья Семеновна, [[1898 ел|1898 елның]] [[2 март]]ы — [[1948 ел|1948 елның]] [[28 май|28 мае]]) — [[татар]] [[язучы]]сы, талантлы прозаик һәм [[драматург]].


Дәрҗия Аппакова [[1898 ел|1898 елның]] 2 мартында [[Татарстан]]ның [[Түбән Кама районы]] Байгол авылында туа. 13 яшендә [[Казан]]га килеп, керәшен татарлары өчен ачылган укучылар мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, берничә ел [[Казан]]да һәм туган авылында балалар укыта. 1922–1923 елларда [[Казан Зур театры]] каршындагы студиядә махсус белем алып чыккач берникадәр вакыт хәрби труппада артистка, аннары комсомол өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1928–1943 елларда ул [[Урта Азия]]дә яши, укытучылык эше белән шөгыльләнә. 1943 елда [[Казан]]га әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә.
Дәрҗия Аппакова [[1898 ел|1898 елның]] 2 мартында [[Татарстан]]ның [[Түбән Кама районы]] Байгол авылында туа. 13 яшендә [[Казан]]га килеп, керәшен татарлары өчен ачылган [[Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе|укучылар мәктәбендә]] укый, аны тәмамлагач, берничә ел [[Казан]]да һәм туган авылында балалар укыта. 1922–1923 елларда [[Казан Зур театры]] каршындагы студиядә махсус белем алып чыккач берникадәр вакыт хәрби труппада артистка, аннары комсомол өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1928–1943 елларда ул [[Урта Азия]]дә яши, укытучылык эше белән шөгыльләнә. 1943 елда [[Казан]]га әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә.


[[Рәсем:Кечкенә Бануның тарихы.jpg|thumb|left|150px|<center>«Кечкенә Бануның тарихы» китабының тышкы бите]]
[[Рәсем:Кечкенә Бануның тарихы.jpg|thumb|left|150px|<center>«Кечкенә Бануның тарихы» китабының тышкы бите]]

9 ноя 2018, 14:01 юрамасы

Дәрҗия Аппакова
Туган телдә исем Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова
Туган 2 март 1898(1898-03-02)
Татарстанның Түбән Кама районы Байгол авылы
Үлгән 28 май 1948(1948-05-28) (50 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Епархия хатын-кызлар укуханәсе бинасы[1]
Милләт Татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе
Һөнәре драматург, журналист
Эш бирүче «Киҥяш»

Дәрҗия Аппакова, тулы исеме Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова (Дарья Семеновна, 1898 елның 2 марты1948 елның 28 мае) — татар язучысы, талантлы прозаик һәм драматург.

Дәрҗия Аппакова 1898 елның 2 мартында Татарстанның Түбән Кама районы Байгол авылында туа. 13 яшендә Казанга килеп, керәшен татарлары өчен ачылган укучылар мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, берничә ел Казанда һәм туган авылында балалар укыта. 1922–1923 елларда Казан Зур театры каршындагы студиядә махсус белем алып чыккач берникадәр вакыт хәрби труппада артистка, аннары комсомол өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1928–1943 елларда ул Урта Азиядә яши, укытучылык эше белән шөгыльләнә. 1943 елда Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә.

«Кечкенә Бануның тарихы» китабының тышкы бите

Дәрҗия Аппакова әдәбиятка журналистика аша килеп керә һәм татар балалар әдәбиятына шактый өлеш керткән прозаик һәм драматург булып әверелә. 1932–1940 елларда төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм шул чор тормышын чагылдырган хикәя, повесть, романнары басылып чыга. Аеруча «Кечкенә Бануның тарихы» повесте популяр була, ул тиз арада татар, рус, үзбәк һәм инглиз телләрендә басыла, яратып укыла.

19431948 елларда Дәрҗия Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә — «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә.

1945 елда татар фольклоры мотивларына нигезләнеп язылган «Тапкыр егет» пьесасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә дә уңыш белән бара. Дәрҗия Аппакова — 1935 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Дәрҗия Аппакова 1948 елда, 50 яшендә вафат була.

Сылтамалар

  1. Государственный архив Республики Татарстан