Күвәйт: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күвәйт latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Almabot (бәхәс | кертем)
к робот добавил: yo:Kuwait
TimmingBot (бәхәс | кертем)
→‎Тарих: Typo fixing, Replaced: нче → нче, нчы → нчы, using AWB
Юл номеры - 43: Юл номеры - 43:
Уңышлы җирдә урнашуы сәбәпле [[Бәну Халид]] сәүдә үзәгенә әверелә һәм [[Алеппо]], [[Багдад]] һәм [[Госманлы дәүләте]] белән сәүдә итә башлый. Экспортка нигездә [[энҗе]], [[атлар]], [[тәмләткечләр]] һәм [[кофе]] чыгарыла.
Уңышлы җирдә урнашуы сәбәпле [[Бәну Халид]] сәүдә үзәгенә әверелә һәм [[Алеппо]], [[Багдад]] һәм [[Госманлы дәүләте]] белән сәүдә итә башлый. Экспортка нигездә [[энҗе]], [[атлар]], [[тәмләткечләр]] һәм [[кофе]] чыгарыла.


Тора-бара Күвәйт [[Госманлы дәүләте]] белән [[Бөекбритания]] арасында низагъ килеп чыгуына сәбәпче була. Күвәйтнең Бөекбритания кулына күчүенә киртә булыр өчен [[1871|1871 нче елда]] [[Госманлы дәүләте]] Күвәйткә гаскәр кертә, тик бер әйбергә дә ирешми. Нәтиҗәдә, [[1896|1896 нчы елда]] Бөекбритания Күвәйттә хөкүмәтне алмаштыра, үзе өчен яраксыз [[шәех Мөхәммәт|шәех Мөхәммәтне]] үтертә, аның урынына исә [[шәех Мөбарәк|шәех Мөбарәкне]] куя.
Тора-бара Күвәйт [[Госманлы дәүләте]] белән [[Бөекбритания]] арасында низагъ килеп чыгуына сәбәпче була. Күвәйтнең Бөекбритания кулына күчүенә киртә булыр өчен [[1871|1871нче елда]] [[Госманлы дәүләте]] Күвәйткә гаскәр кертә, тик бер әйбергә дә ирешми. Нәтиҗәдә, [[1896|1896нчы елда]] Бөекбритания Күвәйттә хөкүмәтне алмаштыра, үзе өчен яраксыз [[шәех Мөхәммәт|шәех Мөхәммәтне]] үтертә, аның урынына исә [[шәех Мөбарәк|шәех Мөбарәкне]] куя.


=== Бөекбритания протектораты ===
=== Бөекбритания протектораты ===

20 окт 2009, 14:39 юрамасы

Күвәйт
гар. دولة الكويت
Дәүләт әл-Күвәйт
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 1961нче елның 19 июне (Бөекбританиядән)
Идарә итү формасы Конституцион әмирлек
Рәсми тел гарәп теле
Башкала Әл-Күвәйт
Әмир Сабах әл-Әхмәд әс-Сабах
Премьер-министр Насер әл-Әхмәд әс-Сабах
Мәйдан 17 818 км²
Халык саны
– Барлыгы (2008)
– Тыгызлык

2,985,000 кеше
167.5 кеше/км²
Акча Күвәйт динары
Вакыт UTC +3
Пәрәвез домены .kw
Телефон коды 965

Күвәйт (гар. كويت), рәсми исеме - Күвәйт дәүләте (гар. دولة الكويت; Дәүләт әл-Күвәйт) — Көньяк-көнбатыш Азиядагы дәүләт. Төньякта һәм көнбатышта Гыйрак белән һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Көнчыгыштан Фарсы култыгы белән юыла. Башкаласы — Әл-Күвәйт шәһәре.

Тарих

Төп мәкалә: Кувейт тарихы.

Бәну Халид

Күвәйткә XVIII гасырда Нәҗддән күчеп килгән Анаиз бәдәви кабиләсеннән бер төркем тарафыннан нигез салына. Алар Тигр елгасы тамагыннан түбәндәрәк Бәну Халидка нигез салалар. Аның башына 1762нче елда Күвәйтнең беренче әмире Сабах I баса.

Уңышлы җирдә урнашуы сәбәпле Бәну Халид сәүдә үзәгенә әверелә һәм Алеппо, Багдад һәм Госманлы дәүләте белән сәүдә итә башлый. Экспортка нигездә энҗе, атлар, тәмләткечләр һәм кофе чыгарыла.

Тора-бара Күвәйт Госманлы дәүләте белән Бөекбритания арасында низагъ килеп чыгуына сәбәпче була. Күвәйтнең Бөекбритания кулына күчүенә киртә булыр өчен 1871нче елда Госманлы дәүләте Күвәйткә гаскәр кертә, тик бер әйбергә дә ирешми. Нәтиҗәдә, 1896нчы елда Бөекбритания Күвәйттә хөкүмәтне алмаштыра, үзе өчен яраксыз шәех Мөхәммәтне үтертә, аның урынына исә шәех Мөбарәкне куя.

Бөекбритания протектораты

  • 1899, 23 январь - Британия белән Күвәйт арасында шартнамә төзелә. Бу шартнамә буенча Күвәйтнең тышкы сәясәте һәм куркынычсызлык идарәсе Британия кулына күчә.
  • 1913, 27 октябрь - шәех Мөхәммәт Британиягә Күвәйт нефтен монополия буларак чыгарырга рөхсәт бирә.
  • 1914 - Британия Күвәйтне үз протектораты астындагы бәйсез дәүләт буларак кабул итүче шартнамә имзалый.
  • 1927 - Күвәйтнең әлегәчә үзгәрүсез сакланып калган чикләре билгеләнә.
  • 1961, җәй - Британияның соңгы гаскәрләре Күвәйттән чыга.

Бәйсез Күвәйт

АКШ очкычлары ут эчендәге нефть чыганаклары өстендә, Күвәйт

Дәүләт төзелеше

1962нче елда кабул ителгән Конституция буенча Күвәйт - конституцион монархия. Дәүләт башында әмир тора. Әмир премьер-министрны билгели, парламентны таркату хокукына ия һәм гаскәр башлыгы булып санала.

Закон чыгару хокукы әмирдә һәм бер палаталы парламентта (Милли Мәҗлес) бар.

Административ бүленеш

Күвәйт районнардан торучы 6 провинцияга (мохафаза) бүленгән:

  • Әл-Әхмәди
  • Әл-Фәрвания
  • Әл-Асима
  • Әл-Җәхра
  • Хавалли
  • Мөбарак әл-Кәбир

Географик мәгълүмат

Күвәйт Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында һәм Фарсы култыгының Бубиян, Файлака, Варба, Куббар, Кару, Өмм-әл-Мәрадим һ.б. утрауларында урнашкан.

Территорияның зур өлеше чүлләр белән капланган. Иң югары ноктасы - диңгез өслегенә карата 290 м.

Икътисад

Илдә нефть һәм табигый газ табыла, сәүдә чәчәк ата, тотрыклы банк системасы бар. Тик нефтька бәйлелеге артык зур, шулай ук Күвәйт чит илләрдән керүче азык-төлеккә һәм чималга нык бәйле. Шәһәр халкы 98 % тәшкил итә.

Чыганак