Ярдәм:Яңа мәкалә язу: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа мәкалә язу latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Камский (бәхәс | кертем)
TimmingBot (бәхәс | кертем)
→‎Яңа мәкалә язу: Typo fixing, Replaced: Шулай ук кара → Моны да карагыз, using AWB
Юл номеры - 21: Юл номеры - 21:
===3 адым: Кулланылган әдәбият===
===3 адым: Кулланылган әдәбият===
*Мәкаләне тәмамлагач, ахырда "Кулланылган әдәбият" бүлеген эшләгез. Анда Сез нинди әдәбиятны кулланганыгызны языгыз.
*Мәкаләне тәмамлагач, ахырда "Кулланылган әдәбият" бүлеген эшләгез. Анда Сез нинди әдәбиятны кулланганыгызны языгыз.
*"Шулай ук кара" бүлегендә якын темалы мәкаләләргә сылтамалар куя аласыз.
*"Моны да карагыз" бүлегендә якын темалы мәкаләләргә сылтамалар куя аласыз.


===4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез===
===4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез===

20 окт 2009, 14:57 юрамасы

Бу сәхифә Сезгә яңа мәкаләне төзүнең төп адымнарын күрсәтер.

Яңа мәкалә язу

Яңа мәкалә төзү өчен, сулда булган эзләү тәрәзәсенә мәкаләгезнең исемен языгыз. Шундый мәкалә булса, Сез аны төзәтә аласыз, ә булмаса, кызыл төстәге мәкалә исеменә басыгыз. Сезнең алдыгызга язу өчен чиста бит килеп чыгар.

Теманың исемен дөрес сайлагыз. Теманы Сез, әлбәттә, яхшы белергә тиеш түгел, Сезгә кызык булган темаларны сайлагыз. Теманың исеме баш килештә һәм берлек санында булырга тиеш.

1 адым: Дөрес итеп башлагыз

  • Википедия мәкаләләре мәкалә исемен кабат язу һәм билгеләмә белән башланалар. Мәсәлән: "Татарстан Республикасы - Рәсәй Федерациясе белән берләшкән һәм Рәсәй Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт".
  • Җәяләр эчендә Сез сүзнең килеп чыгышы турында яисә башка телләргә тәрҗемәсен яза аласыз, мәсәлән: "Татарстан Республикасы (рус. Республика Татарстан) - Рәсәй Федерациясе белән берләшкән...".
  • Кешеләр турында язылган мәкаләләрдә аларның туган һәм үлгән даталары булырга тиеш, мәсәлән: "Эратосфен (иске грекча - Ἐρατοσθένης; 276 ел—194 ел безнең эрага кадәр) - Греция математигы, астроном, географ һәм шагыйрь.".
  • Исемнәр язган вакытта, башта Фамилия, аннары, өтердән соң, Исем белән ата исеме куелырга тиеш, мәсәлән: "Шәймиев, Минтимер Шәрип улы".

2 адым: Мәкалә языгыз

Мәкалә һәркемгә аңлаулы булырга тиеш. 500 символдан ким язмаска тырышыгыз. Ике төп кагыйдәне онытмагыз:

  1. Объектив булу;
  2. Автор хокукларын бозмау;

Сайланган мәкаләләрдә иң яхшы мәкаләләр җыелган. Аларны карап, үрнәк алыгыз.

3 адым: Кулланылган әдәбият

  • Мәкаләне тәмамлагач, ахырда "Кулланылган әдәбият" бүлеген эшләгез. Анда Сез нинди әдәбиятны кулланганыгызны языгыз.
  • "Моны да карагыз" бүлегендә якын темалы мәкаләләргә сылтамалар куя аласыз.

4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез

Википедиядә бөтенесе бик җиңел:

  • Калын язылышлы булсын өчен өч тапкыр куш тырнакларны ( ' ) куегыз, мондый рәвештә: «'''Калын язылышы'''». Калын шрифт мәкаләнең исеменә һәм иң әһәмиятле терминнарга куела.
  • Авышлы язу өчен ике куш тырнак куярга кирәк: «''курсив''». Курсив авыр укыла, шуңа күрә аны күп куймагыз.
  • Мәкалә бүлекләре исемнәре аерым юлда языла, һәм = символы белән күрсәтелә. Бүлекне билгеләү өчен = тамгасы икешәр мәртәбә бүлек исеме алдыннан һәм бүлек исеменнән соң куела, ә бүлек эчендә бүлек эшләр өчен = тамгасы өч тапкыр куела, мәсәлән ===4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез===
  • Абзац эшләр өчен бары тик буш юлны калдырырга кирәк.
  • Исемлек эшләр өчен * символын куегыз. Нумерацияләнгән исемлек ясау өчен # символын куярга кирәк.
  • Эчке сылтамалар (Википедиянең башка мәкаләләренә) болай эшләнә: «[[Мәкалә исеме|Сылтаманың күренгән өлеше]]». Сылтама тексты мәкаләнең исеме белән бер үк булса, болай эшләгез: [[Австралия]] - кыйтга һәм дәүләт.
  • Тышкы сылтамалар (Башка сайтларга) болай эшләнә: [http://URL-адрес Күренгән текст]. Мәсәлән, [http://www.azatliq.org/ Азатлык радиосы]. Түләүле ресурсларга сылтамалар бирергә ярамый! Википедиядә реклама тыела!

5 адым: Мәкаләгезне категорияләгез

Җиңел эзләү өчен Википедиядә төркемнәр бар. Мәкаләне төркемгә теркәү өчен, мәкалә ахырында буш урын калдырып, [[Törkem:Төркем исеме]] язырга кирәк, мәсәлән [[Törkem:Дәүләтләр]].

6 адым: Башка телдәге мәкаләгә сылтама куегыз

Википедия - Халыкара энциклопедия, шуңа күрә Сез язган мәкалә тагын башка йөз телдә була ала. Башка телдәге шул ук мәкаләгә сылтама эшләр өчен мәкаләнең иң ахырында [[телнең коды:мәкалә исеме]] языгыз. Мәсәлән: [[ru:Татарстан]]. Бу сылтама Рус Википедиясенең Татарстан мәкаләсенә алып барыр.

Тел кодларын сез бу биттән карый аласыз.