Башкорт дәүләт академия драма театры: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт дәүләт академия драма театры latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 12: Юл номеры - 12:
| pushpin_map_caption=
| pushpin_map_caption=
| address = [[Әхмәтзәки Вәлиди урамы]], 34
| address = [[Әхмәтзәки Вәлиди урамы]], 34
| city = [[Файл:Coat of arms of Ufa.svg|20px|Уфа гербы]] [[Уфа]]
| city = [[Файл:Coat of arms of Ufa.svg|20px|Уфа гербы]] [[Өфә|Уфа]]
| country = [[Файл:Coat of Amrs of Bashkortostan.svg|20px|Башкортстан гербы]] [[Башкортстан]]
| country = [[Файл:Coat of Amrs of Bashkortostan.svg|20px|Башкортстан гербы]] [[Башкортстан]]
|lat_dir = N|lat_deg = 54|lat_min = 43|lat_sec = 07
|lat_dir = N|lat_deg = 54|lat_min = 43|lat_sec = 07
Юл номеры - 37: Юл номеры - 37:
{{Русия мәдәни мирасы|0300110000}}
{{Русия мәдәни мирасы|0300110000}}


'''Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры''' — [[Уфа]] шәһәрендә эшләүче әйдәп баручы [[башкортлар|башкорт]] [[театр]]ы.
'''Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры''' — [[Өфә|Уфа]] шәһәрендә эшләүче әйдәп баручы [[башкортлар|башкорт]] [[театр]]ы.


== Театрның оешу тарихы ==
== Театрның оешу тарихы ==
Юл номеры - 46: Юл номеры - 46:
Башлангыч елларда театрда артистлар Елизавета Сыртланова–Шляхтина, Гыйният Ушанов, Галимҗан Карамышев, Әмин Зөбәеров, Гыймалетдин Минһаҗев, Хаҗи Бохарский, рәссамнар [[Сабит Яхшыбаев]] һәм С. Никандров эшли. Татар драматурглары һәм җирле авторлар: [[Хәбибулла Ибраһимов]], [[Давыт Юлтый]], [[Мөхәммәтша Бурангулов]], [[Афзал Таһиров]] әсәрләре куела.
Башлангыч елларда театрда артистлар Елизавета Сыртланова–Шляхтина, Гыйният Ушанов, Галимҗан Карамышев, Әмин Зөбәеров, Гыймалетдин Минһаҗев, Хаҗи Бохарский, рәссамнар [[Сабит Яхшыбаев]] һәм С. Никандров эшли. Татар драматурглары һәм җирле авторлар: [[Хәбибулла Ибраһимов]], [[Давыт Юлтый]], [[Мөхәммәтша Бурангулов]], [[Афзал Таһиров]] әсәрләре куела.


[[1922 ел]]да 1нче Башкорт театры [[Уфа]]га күчерелә һәм [[Нур театры|Уфа дәүләт күргәзмә театрының татар труппасы]] белән берләштерелә.
[[1922 ел]]да 1нче Башкорт театры [[Өфә|Уфа]]га күчерелә һәм [[Нур театры|Уфа дәүләт күргәзмә театрының татар труппасы]] белән берләштерелә.


Труппада [[Нәгыймә Таҗдарова]], [[Нәфыйга Арапова]], [[Мөхтәр Мутин]], [[Нури Сакаев]], [[Гыйлаҗ Казанлы]] кебек корифейлар эшләгән. [[1929 ел]]да театр башкорт телендә генә уйный башлагач, артистларның күбесе Казанга кайткан.<ref>[http://sahne.ru/tt/2012-02-14-07-12-57/item/293-mine-teatr-%D2%BB%D3%99m-studentlaryim-yash%D3%99t%D3%99?tmpl=component&print=1 И. Илялова: «Мине театр һәм студентларым яшәтә»]</ref>
Труппада [[Нәгыймә Таҗдарова]], [[Нәфыйга Арапова]], [[Мөхтәр Мутин]], [[Нури Сакаев]], [[Гыйлаҗ Казанлы]] кебек корифейлар эшләгән. [[1929 ел]]да театр башкорт телендә генә уйный башлагач, артистларның күбесе Казанга кайткан.<ref>[http://sahne.ru/tt/2012-02-14-07-12-57/item/293-mine-teatr-%D2%BB%D3%99m-studentlaryim-yash%D3%99t%D3%99?tmpl=component&print=1 И. Илялова: «Мине театр һәм студентларым яшәтә»]</ref>

26 дек 2018, 17:27 юрамасы

Башкорт дәүләт
академия драма театры
баш. Башҡорт дәүләт
академия драма театры

Әхмәтзәки Вәлиди урамыннан керү юлы
Адрес Әхмәтзәки Вәлиди урамы, 34
Уфа гербы Уфа
Башкортстан гербы Башкортстан
Нигезләнгән 1919
Ачылган 1919
Сәнгать җитәкчесе Олег Ханов
bashdram.ru
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 0300110000объект № 0300110000

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрыУфа шәһәрендә эшләүче әйдәп баручы башкорт театры.

Театрның оешу тарихы

Стәрлетамак чоры

Театрның барлыкка килү датасы булып 1919 елның 4 декабре тора. Ул көндә Башкортстан халык комиссариаты Вәлиулла Мортазин-Иманский җитәкләгән Стәрлетамак татар драма театрына «1нче башкорт дәүләт театры» статусын бирергә карар чыгара. Театрның беренче иҗади җитәкчесе — Сәйяр труппасы артисты, режиссер Вәлиулла Мортазин-Иманский. Башкорт телендәге язма булдыруга кадәр (1924 ел) бөтен спектакльләре татарча уйнала. Берара спектакльләр ике телдә уйналганнар. 1929 елдан театр тулысы белән башкорт сәхнә теленә күчкән.

Уфа чоры

Башлангыч елларда театрда артистлар Елизавета Сыртланова–Шляхтина, Гыйният Ушанов, Галимҗан Карамышев, Әмин Зөбәеров, Гыймалетдин Минһаҗев, Хаҗи Бохарский, рәссамнар Сабит Яхшыбаев һәм С. Никандров эшли. Татар драматурглары һәм җирле авторлар: Хәбибулла Ибраһимов, Давыт Юлтый, Мөхәммәтша Бурангулов, Афзал Таһиров әсәрләре куела.

1922 елда 1нче Башкорт театры Уфага күчерелә һәм Уфа дәүләт күргәзмә театрының татар труппасы белән берләштерелә.

Труппада Нәгыймә Таҗдарова, Нәфыйга Арапова, Мөхтәр Мутин, Нури Сакаев, Гыйлаҗ Казанлы кебек корифейлар эшләгән. 1929 елда театр башкорт телендә генә уйный башлагач, артистларның күбесе Казанга кайткан.[1]

1925 елдан соң сәхнәгә Уфа сәнгать техникумы әзерләгән яшь кадрлар килә: Арслан Мөбәрәков, Габдулла Шамуков, Булат Имашев, Зәйтүнә Бикбулатова, Рәхмәтҗан Сыртланов һ.б. 1935 елда «академик театр» исеме бирелә.

1935-1941 елларда театрның директоры - Сәгыйть Мифтахов.[2]

1971 елда театрга татар әдәбияты классигы, яңа чор башкорт әдәбиятына нигез салучы Мәҗит Гафури исеме бирелә.

1990 елга кадәр театр бинасы бик кызганыч күренеш иде. Бина типлаштырылган совет сәнәгать цехы булып тора. 1990 елларда Башкортстан Хөкүмәте театрда зур реконструкция үткәрә ала. Бина тышкы яктан традицион башкорт тирмәгә стильләнгән һәм заманча төс алган.

Баш режиссерлар

Казанышлары

«Алтын битлек» премиясе
«Алтын битлек» премиясе
  • 2016Мәҗит Гафури әсәре буенча куелган «Кара йөзләр» спектакле РФ «Алтын битлек» Милли театр премиясенә 4 номинациядә тәкъдим ителә[3]:
    • «драма театрында иң яхшы режиссер эше» (Айрат Әбүшахманов)
    • «иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» (Гөлнара Казакбаева)
    • «иң яхшы рәссам эше» (Альберт Нестеров)
    • «иң яхшы кием буенча рәссам эше» (Альберт Нестеров)[4]
  • 2016 елның 27 июлендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү турындагы указга Рөстәм Хәмитов тарафыннан кул куела, оештыру комитетының составы раслана[5].
  • 2018 — РФ хөкүмәтенең Федор Волков исемендәге премиясе — «театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[6][7]

Сылтамалар

Искәрмәләр