Башкорт дәүләт университеты: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт дәүләт университеты latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарихы: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 24: Юл номеры - 24:
|профессорлар =
|профессорлар =
|укытучылар =
|укытучылар =
|урнашу = [[Уфа]], [[Әхмәтзәки Вәлиди урамы]], 32
|урнашу = [[Өфә|Уфа]], [[Әхмәтзәки Вәлиди урамы]], 32
|кампус =
|кампус =
|сайт = http://www.bashedu.ru
|сайт = http://www.bashedu.ru
|адрес =
|адрес =
}}
}}
'''Башкорт дәүләт университеты''' (БДУ, {{lang-ru|Башкирский государственный университет}}, {{lang-ba|Башҡорт дәүләт университеты}}) — [[Уфа]]дагы классик төрдәге югары уку йорты.
'''Башкорт дәүләт университеты''' (БДУ, {{lang-ru|Башкирский государственный университет}}, {{lang-ba|Башҡорт дәүләт университеты}}) — [[Өфә|Уфа]]дагы классик төрдәге югары уку йорты.


==Тарихы==
==Тарихы==
Уфада педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда, [[Ырынбур губернасы|Ырынбур]], [[Уфа]], [[Пирем губернасы|Пирем]] губерналарын, шулай ук [[Тургай өлкәсе (Русия империясе)|Тургай]] һәм [[Җаек өлкәсе (Русия империясе)|Җаек]] өлкәләрен хезмәтләндергән Ырынбур уку бүлгесе үзәге [[Ырынбур]]дан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.
Уфада педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда, [[Ырынбур губернасы|Ырынбур]], [[Өфә|Уфа]], [[Пирем губернасы|Пирем]] губерналарын, шулай ук [[Тургай өлкәсе (Русия империясе)|Тургай]] һәм [[Җаек өлкәсе (Русия империясе)|Җаек]] өлкәләрен хезмәтләндергән Ырынбур уку бүлгесе үзәге [[Ырынбур]]дан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.


1909 елның 2 июлендә Русия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Өфедә 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку бүлгесе попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табарга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.
1909 елның 2 июлендә Русия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Өфедә 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку бүлгесе попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табарга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.

26 дек 2018, 17:27 юрамасы

Башкорт дәүләт университеты
Эшләү еллары 1957 ел
Ректор Николай Морозкин (1953)[d]
Тел рус теле
Сайт bashedu.ru

Башкорт дәүләт университеты (БДУ, рус. Башкирский государственный университет, баш. Башҡорт дәүләт университеты) — Уфадагы классик төрдәге югары уку йорты.

Тарихы

Уфада педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда, Ырынбур, Уфа, Пирем губерналарын, шулай ук Тургай һәм Җаек өлкәләрен хезмәтләндергән Ырынбур уку бүлгесе үзәге Ырынбурдан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.

1909 елның 2 июлендә Русия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Өфедә 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку бүлгесе попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табарга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.

1909 елның 4 октябрендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9 нчы йортында (хәзерге вакытта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты корпусларының берсе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Ырынбур уку бүлгесе попечителе институтны ачык дип игълан иткәч, тантанада катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда императорга тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, преосвященный Нафанил, Ырынбур уку бүлгесе попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна земство идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Русиянең төрле төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында 1909 елның 12 ноябрендә халык мәгарифе министры тарафыннан Император Николай II тапшырыла.

1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше белем ала. Педагогик советның 1912 елның 4 июне карары белән аларга шәһәр укуханәсе укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын мидәл белән — Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш мидәл белән — Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тәмамлыйлар. Аларның барысы да Ырынбур уку бүлгесенең шәһәр укуханәләренә укытучылар итеп тәгаенләнә.

1917 елның сентябрендә 2 нче курс укучыларын артабан уку өчен беренче тапкыр ике агымга бүләләр: физика-математика һәм табигый-география бүлекләре. 1 нче курска кабул итү 3 бүлекнең: тарих-әдәбият, физика-математика һәм табигый-география бүлекләренең һәрберсенә аерым үткәрелә.

1919 елда Уфа укытучылар институты «Халык мәгарифе институты» итеп үзгәртелә. 1923 елдан алып институт «Практик институт» исемен ала һәм өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләре дә әзерли башлый.

1929 елда аның базасында К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты оештырыла. 1930 елда институтның эчендә үзгәртеп корулар була, бүлекләр факультетларга әйләндерелә (физика-математика факультеты, табигый фәннәр факультеты, география факультеты, тарих-филология факультеты). Бу факультетларда 15 кафедра эшли. Шул ук елда читтән торып уку бүлеге, тагын бер елдан кичке уку бүлеге ачыла.

1957 елда ССРБ Министрлар Шурасының 1957 елның 20 июлендәге карары белән педагогия институты «Башкорт дәүләт университеты» дип үзгәртелә. 6 ноябрдә университетны ачу тантанасы үткәрелә. Илдә ул 37 нче уку йорты була. Аны оештыручы һәм университетның беренче ректоры итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.

Башкорт дәүләт университеты белем көченең көчле чагылышына һәм бик күп кешеләр өчен аларның туган йортларына әйләнгән.

Фактлар шуны сөйли: башлангыч эшлекле гуманитар дисциплиналар белгечләре әзерләүдә яуланган. 1934 елда башкорт теле һәм әдәбияты факультеты студенты Һәдия Дәүләтшина ССРБ Язучылар берлегенең Беренче съездында катнаша. Анда Максим Горький, Александр Фадеев тарафыннан аның иҗаты шәхсән яклау таба һәм бәяләнә. Аннан соң нәкъ Һәдия Дәүләтшина үзенең классик реалистик «Ыргыз» романын иҗат итә. Икенче булып бөтен Союз киңлекләрендә профессор Җәлил Киекбаев танылу яулый. Төрки һәм һинд-аурупа телләренең чагыштырма-тарихи анализы тел гыйлеме өлкәсендә бөтендөнья күләмендәге фәнни ачыш дип табыла. Һәдия Дәүләтшина белән Җәлил Киекбаевның уңышлары башкорт теле һәм әдәбияты белән филология фәненең үсешендә Башкорт дәүләт университетының зур ролен раслый.

Тарих факультетында да зур уңышларга өлгәшә. Беренче чиратта XVIII гасырдагы башкорт күтәрелешләренең идеологик, социаль, милли эчтәлеген яңадан карап бәяләгән һәм Зәки Вәлидинең иҗтимагый-сәяси, гыйльми һәм әдәби-публицистик эшмәкәрлеген яңадан тергезгән хезмәтләрне әйтергә кирәк. Шул ук факультетта иң борынгы вакытлардан алып хәзерге көнгә кадәр чорны үз эченә алган, ике кисәктән торган «Башкортстан тарихы» басылып чыга.

Университет Башкортстан, шулай ук бөтен ил белән бергә үсешә. Нифет чыгаручы, нифет эшкәртү сәнәгате һәм машиналар җитештерүнең үсеше физика-математика, химия, биология һәм геология-география фәннәренең үсешенә дә көчле йогынты ясый. Бу җәһәттән профессорлар Дмитрий Ожиганов, Валентин Иванов, Миркаши Фартдинов, Фәнил Саяхов, Алексей Леонтьев, Карл Минскер, Евгений Журавлев, Григорий Заблуда, Юрий Кулагин, Камил Вәлиевларның исемнәрен атап үтәргә кирәк.

Бу елларда Башкорт дәүләт университеты иҗтимагый, дөньяга караш өлкәсендә чын фәнни караш формалашу үзәгенә әйләнгән. Гуманитар фәннәр өлкәсендә профессорлар Әхнәф Кирәев, Мидхәт Гайнуллин, Лев Бараг, Игорь Распопов, Ромен Нәзировлар зур абруй яуладылар. Егерме елдан артык университет белән Шәйхулла Чанбарисов җитәкчелек итә. Ул университетның матди базасын булдыру, уку бинасын педагогик кадрлар белән ныгыту, яңа белгечлекләр ачу өстендә каты эшләде. Аның ССРБ-да университет белеме үсеше турындагы гыйльми хезмәте тәүгеләрдән булып басылып чыкты, бу хезмәт югары белем буенча белгечләрнең югары бәясен алды.

Бүген Башкорт дәүләт университетының штатында 1000-дән артык югары квалификацияле укытучылар эшли, 27 меңгә якын студент укый.

2012 елда Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының югары уку йортларны киметү һәм эреләштерү планнары буенча БДУ га Бөре дәүләт социаль-педагогия институты һәм Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе кертелде.

БДУ-ның Стәрлетамак филиалы һәм Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия «БДУ-ның Стәрлетамак филиалы» булып эшли башлады.

2012 елда Рөстәм Хәмитов РФ Мәгариф һәм фән министры белән очрашуда БДУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ һәм Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты нигезендә «Уфа федераль университеты» оештырырга тәкъдим итә.

2017 елның мартында Өфенең Тукай урамында Башкорт дәүләт университетының тугыз катлы яңа уку корпусы ачылды, аның мәйданы – 14395,20 квадрат метр. Биредә география, тарих, фәлсәфә һәм социология факультетлары, шулай ук Икътисад, финанс һәм бизнес институты урнаша

Ректорлар

Структура

Университет 12 факультет, 2 институт һәм 1 академядән тора. Сибай, Стәрлетамак, Нифтикамда филиаллар, Учалыда факультет эшли. Уку-укыту процессын 105 кафедра алып бара.

Институтлар

  • Физика-техника институты
  • Хокук институты

Факультетлар

  • Математика һәм мәгълүмат технологияләр
  • Химия
  • Биология
  • География
  • Тарих
  • Икътисад
  • Филология
  • Романо-герман филологиясе
  • Башкорт әдәбияты һәм журналистика
  • Инженерлар әзерли торган
  • Философия һәм социология
  • Психология
  • Эшкуарлыкның гомуми иминлеге Академиясе.

Бүген вузда 27 меңнән ким талиб укый. Аларга меңнән артык укытучы белем бирә. Шулар исәбендә 161 фән докторы, 477 фәннәр кандидаты, 111 профессор, 283 доцент.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар