Зәйнетдин Батманов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнетдин Батманов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27: Юл номеры - 27:
== Тәрҗемәи хәле ==
== Тәрҗемәи хәле ==
{{External media |рәсем1=[https://www.orel.kp.ru/daily/26637/3656645/ З. Л. Батмановның фотосурәтләре].}}
{{External media |рәсем1=[https://www.orel.kp.ru/daily/26637/3656645/ З. Л. Батмановның фотосурәтләре].}}
[[1967 ел]]ның [[26 июль|26 июлендә]] Дагстан АССР Курах районы Икра (''Кири'') авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Касумкент урманчылыгы механикалаштырылган паркында слесарь булып эшли. [[1986 ел|1986]] — [[1988 ел]]ларда [[Урта Азия]]дә [[армия|хәрби хезмәт]] үтә. [[Армия]]дән кайткач, [[урман]] хуҗалыгында төрле вазифаларда эшли. Соңгы эш урыны — [[Дагстан]]ның «Касумкент урманчылыгы» казна хуҗалыгы урманны күзәтү инспекторы.
[[1967 ел]]ның [[26 июль|26 июлендә]] Дагстан АССР Курах районы Икра (''Кири'') авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Касумкент урманчылыгы механикалаштырылган паркында слесарь булып эшли. [[1986 ел|1986]] — [[1988 ел]]ларда [[Урта Азия]]дә [[әрме|хәрби хезмәт]] үтә. [[әрме|Армия]]дән кайткач, [[урман]] хуҗалыгында төрле вазифаларда эшли. Соңгы эш урыны — [[Дагстан]]ның «Касумкент урманчылыгы» казна хуҗалыгы урманны күзәтү инспекторы.


== Үлеме ==
== Үлеме ==

28 дек 2018, 09:45 юрамасы

Зәйнетдин Батманов
Туган телдә исем лезг. Зейнудин Батманов
Туган 26 июль 1967(1967-07-26)
ССРБ, РСФСР, Дагстан АССР, Курах районы, Икра
Үлгән 15 май 2015(2015-05-15) (47 яшь)
РФ, Дагстан, Курах районы, Икра
Милләт лезгин
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре урманчы
Җефет Җәмилә Халит кызы
Балалар өч улы, бер кызы
Ата-ана
  • Локман Батманов (әти)
  • Солтанханым Азиз кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ Каһарманы

Зәйнетдин Батманов, Зәйнетдин Локман улы Батманов (лезг. Зейнудин Батманов, 1967 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, Дагстан АССР, Курах районы, Икра — 2015 елның 15 мае, шунда ук) — Дагстанның Касумкент урманчылыгы урманны күзәтү инспекторы, РФ Каһарманы (2018).

Тәрҗемәи хәле

Тышкы рәсемнәр
З. Л. Батмановның фотосурәтләре.

1967 елның 26 июлендә Дагстан АССР Курах районы Икра (Кири) авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Касумкент урманчылыгы механикалаштырылган паркында слесарь булып эшли. 19861988 елларда Урта Азиядә хәрби хезмәт үтә. Армиядән кайткач, урман хуҗалыгында төрле вазифаларда эшли. Соңгы эш урыны — Дагстанның «Касумкент урманчылыгы» казна хуҗалыгы урманны күзәтү инспекторы.

Үлеме

2015 елның 15 маенда Зәйнетдин Батманов үзе эшләгән урманда яшь үсентеләрне күзәтеп йөргәндә, бала елаган тавыш ишетә. Шул тавышка баргач, автомат белән коралланган 6 кеше кулына тотык булып төшкән ир белән хатынны күреп ала. Янәшәдә өч айлык балалары ята. Зәйнетдин кораллы кешеләргә әлеге гаилә урынына үзен тотык итеп алырга тәкъдим итә. Бандитлар ризалаша. Тентегән вакытта, аның кесә телефонында район полиция башлыгы Әбүталиб Фатулаевның телефон номерын күреп алалар һәм Зәйнетдин Батмановка район полиция башлыгын, «урманда мәеткә тап булдым», дип алдап, урманга чакырырга боералар. Зәйнетдин риза булмый. Аны җинаятьчеләр автоматтан атып үтерә. Котылган гаилә урманнан чыгу белән, җирле полициягә хәбәр итә. Төне буе эзләгәч, иртән Зәйнетдиннең гәүдәсен яшь гаилә калдырган машина янында табып алалар. Ике елдан җинаятьчеләрнең берсе, кулга алынгач, фаҗига турында сөйләп бирә. Лезгиннарның федераль оешмасы РФ президентына З. Л. Батмановның батырлыгын билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә[1] В. В. Путин 2018 елның 6 маенда Зәйнетдин Батмановка «РФ Каһарманы» исемен бирү турында фәрманга кул куя[2].

Гаиләсе

Әтисе Локман Батманов — фин сугышы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны.
Хатыны Җәмилә, шәфкать туташы.
Балалары: кызы, уллары Кадыйр, игезәкләр Мәхәммәтсәләм, Мөхәммәттаһир.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2018РФ Каһарманы РФ Каһарманы — «гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен».

Әдәбият

  1. Тимур Алиев. Своих не сдал. Дагестанскому леснику за героизм присвоено звание Героя России. «Российская газета», 17.05.2018.

Сылтамалар

Искәрмәләр