Шәһәр тибындагы бистә: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәһәр тибындагы бистә latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Портал|География|Җәмгыять}}
{{Портал|География|Җәмгыять}}
'''Шәһәр тибындагы бистә''' (кыскача ''ш.т.б.'', {{lang-ru|посёлок городско́го ти́па}}) — [[СССР]] вакытында чыгарып ясалган җирлек төре. [[Халык исәбе]] буенча [[шәһәр]] һәм [[авыл]] арасында.
'''Шәһәр тибындагы бистә''' (кыскача ''ш.т.б.'', {{lang-ru|посёлок городско́го ти́па}}) — [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]] вакытында чыгарып ясалган җирлек төре. [[Халык исәбе]] буенча [[шәһәр]] һәм [[авыл]] арасында.


Шәһәр тибындагы бистәләрдә халыкның төп өлеше (85 % тан) [[авыл хуҗалыгы]]дан тыш өлкәләрендә эшли. [[Советлар]] вакытында поселокның халык исәбе 3 мең кешедән башланды (шәһәрнең — 12 мең кешедән).
Шәһәр тибындагы бистәләрдә халыкның төп өлеше (85 % тан) [[авыл хуҗалыгы]]дан тыш өлкәләрендә эшли. [[Советлар]] вакытында поселокның халык исәбе 3 мең кешедән башланды (шәһәрнең — 12 мең кешедән).

29 дек 2018, 06:58 юрамасы

Шәһәр тибындагы бистә (кыскача ш.т.б., рус. посёлок городско́го ти́па) — СССР вакытында чыгарып ясалган җирлек төре. Халык исәбе буенча шәһәр һәм авыл арасында.

Шәһәр тибындагы бистәләрдә халыкның төп өлеше (85 % тан) авыл хуҗалыгыдан тыш өлкәләрендә эшли. Советлар вакытында поселокның халык исәбе 3 мең кешедән башланды (шәһәрнең — 12 мең кешедән).

«Шәһәр тибындагы бистә» атамасы белән «эшчеләр бистәсе» атамасы да куллана. Болар атамалар мәгънәсе бик якын. Әмма шәһәр тибындагы бистә — география атамасы, ә эшчеләр бистәсе (э.б.) — идарә-хуҗалык төшенчәсе.

2008 елның 1 гыйнварына Русиядә 1361 шәһәр тибындагы бистә бар. Халык исәбе буенча (2010) Русиядә иң зур шәһәр тибындагы бистәсе - Ставрополь краендагы Горячеводский (36 965 кеше).

Постсовет пространствосында

Азәрбайҗан

2011 елда Азәрбайҗандә (шул исәптә Таулы Карабах Республикасы котроле астындагы территорияләрдә) 256 шәһәр тибындагы бистә (әзери. qəsəbə, гәсәбә) булган.

Әрмәнстан

1990-елларда барлык шәһәр тибындагы бистәләр (әрм. Քաղաքատիպ ավան, транслитерация: Кһағакһатип аван) авылларга яки шәһәрләргә үзгәртеп корылганнар.

Белорусия

2008 елда Белорусиядә 94 шәһәр тибындагы бистә (белар. Пасёлак гараскога тыпу) булган.

Грузия

2011 елда Грузиядә 50 шәһәр тибындагы бистә (гөрҗ. დაბა, транслитерация: даба) булган, шул исәптә Төньяк Осетиядә һәм Абхазиядә — 8 шәһәр тибындагы бистә.

Казакъстан

2010 елда Казакъстанда 55 шәһәр тибындагы бистә (каз. кенті) булган.

Кыргызстан

2010 елда Кыргызстанда 55 шәһәр тибындагы бистә (кырг. шаар тибиндеги поселок, шаарча) булган.

Латвия

1990—1993 елларда барлык шәһәр тибындагы бистәләр (лат. Pilsētciemats) авылларга яки шәһәрләргә үзгәртеп корылганнар.

Молдавия

1990-елларның башында барлык шәһәр тибындагы бистәләр авылларга яки шәһәрләргә үзгәртеп корылганнар. (чыгарма: Днестр буе Молдован Җөмһүрияте территориясе.

Таҗикстан

2011 елда Таҗикстанда 57 шәһәр тибындагы бистә булган.

Төркмәнстан

2012 елда Төркмәнстанда 78 шәһәр тибындагы бистә булган.

Үзбәкстан

Моны карагыз: Үзбәкстан шәһәр тибындагы бистәләре

Украина

2009 елда Украинада 855 шәһәр тибындагы бистә булган. 2001 елның җанисәбе буенча иң зур ШТБ — Харкау өлкәсендәге Ковшаровка (20 729 кеше).

Эстония

2006 елда Эстониядә 10 шәһәр тибындагы бистә булган.

Моны да карагыз