Радий Хәбиров: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радий Хәбиров latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 74: Юл номеры - 74:


== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==
* [https://vk.com/radiyhabirov «ВК» шәхси сәхифәсе]
* [https://www.facebook.com/radiyhabirov «Фейсбук»та шәхси сәхифәсе]
* [https://www.facebook.com/radiyhabirov «Фейсбук»та шәхси сәхифәсе]
* [http://viperson.ru/people/habirov-radiy-faritovich Р.Ф. Хәбиров ВИПЕРСОН сайтында]
* [http://viperson.ru/people/habirov-radiy-faritovich Р.Ф. Хәбиров ВИПЕРСОН сайтында]

31 дек 2018, 02:25 юрамасы

Радий Хәбиров
Башкортстан Республикасы Башлыгы в. в. б.
Вазыйфага керешкән
2018 елның 11 октябре
Красногорск шәһәр округы башлыгы
Вазыйфада
2017 елның 28 марты – 2018 елның 11 октябре
Туган 20 март 1964(1964-03-20) (60 яшь)
Ишембай районы, БАССР
Әни Разия Исхаковна Хабирова[d]
Әти Фарит Барыевич Хабиров[d]
Белем Башкорт дәүләт университеты һәм Билкәнт университеты[d]

Радий Хәбиров, Радий Фәрит улы Хәбиров, баш. Радий Фəрит улы Хəбиров, рус. Хабиров Радий Фаритович (1964 елның 20 марты, БАССР, Ишембай районы, Сайран) — РФ һәм БР дәүләт эшлеклесе, БР президенты администрациясе башлыгы (2003, октябрь-2008), РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары (2009-2016, сентябрь), БР Башлыгы вазыйфасын башкаручы (2018 елның 11 октябреннән)[1], юридик фәннәр кандидаты, БР атказанган юристы, классик һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат. 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2009)[2]. Хокук гыйлеме буенча 30лап фәнни хезмәт авторы.

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 20 мартында БАССР Ишембай районы Сайран авылында укытучылар гаиләсендә өченче бала булып туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын (1998), Төркиянең Билкәнт университетында магистратура (Әнкара, 1994) тәмамлаган. БДУда «Русия Федерациясендә уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукның барлыкка килүе һәм үсеше» (рус. Становление и развитие права на благоприятную окружающую среду в Российской Федерации) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (1998, фәнни җитәкчесе проф. Фәнис Раянов)[3]. Хәрби хезмәттә булган (1982-1984).

Хезмәт юлы

  • 1981-1982 елларда Ишембай транспорт машина төзелеше заводында фрезерлаучы өйрәнчеге.
  • 1989 елдан БДУ юридик факультетында: дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты, БДУ студентларының һөнәри берлеге рәисе (1989-1992), өлкән укытучы (1994-1998), юридик факультет деканы урынбасары, доцент (1998-2002), БДУ хокук институты директоры в.б., директоры (2002-2003).
  • 2003, сентябрь-2008, июль — БР президенты администрациясе җитәкчесе. «Торак һәм күчемсез милек белән махинация ясавы, декларациясендә шәхси милкен тулысынча күрсәтмәве өчен», Мортаза Рәхимов тарафыннан эшеннән бушатыла [4][5] .
  • 2008, август-декабрь — РФ президенты эчке эшләр идарәсенең РФ Федераль җыены, сәяси фиркаләр һәм Иҗтимагый пулат (2014 елга кадәр) белән багланышлар департаменты директоры.
  • 2009-2016, сентябрь — РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары. 2016 елның 19 сентябрендә әлеге вазифадан китү турында гариза яза[6][7].
  • 2017-2018Красногорск шәһәр бүлгесе башлыгы.
  • 2018 елның 11 октябреннәнБР Башлыгы вазыйфасын башкаручы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • БР атказанган юристы
  • 2015 «Бурычка тугърылык» ордены (Кырым)

Гаиләсе

Беренче хатыны Лариса (Лукьянова), юрист, кызлары Светлана (Кәримова), Рита (1987-2013).
Икенче хатыны Каринэ (Хәбирова), уллары Фәрит.

Милләте төгәл билгеле түгел. Башкорт, татар, татарларның этник төркеменнән (типтәр, мишәрләрләрдән) чыгуы мөмкин[чыганагы?].

Радий Хәбиров:

Мин мөселман һәм дингә ышанам. Тик шулай кызык килеп чыкты, минем өч балам да — православие динендә[8]

Эшчәнлекне бәяләү

Уңай

Тискәре

  • «Абдрахман» башкорт халык җырында "Якын күргән дустан да яманы юк, Авыр чакта сиңа ят булса" сюжеты Радий Хәбиров тарафыннан Куштау шиханын юкка чыгару карарына (2018) охшаш[чыганагы?]. 2018 ел ахырында Башкортстан Хөкүмәте «Башкортстан сода компаниясе» чималын эшләү өчен кушарга дигән карар кабул итте [9]. Моннан алда Р. З. Хәмитов Башкортстан икътисадын диверсификацияләү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, барлык шиханнарны эшләнмәләренә каршы кискен сүзләр әйтте (компанияне сода алуның фәнни алымнарына стимуллаштыру күздә тотыла иде).

Сылтамалар

Искәрмәләр