Көнчыгыш Тимор: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнчыгыш Тимор latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
SieBot (бәхәс | кертем)
к робот изменил: ceb:Sidlakang Timor
SilvonenBot (бәхәс | кертем)
к робот изменил: qu:Anti Timur
Юл номеры - 172: Юл номеры - 172:
[[pms:Timor Est]]
[[pms:Timor Est]]
[[pt:Timor-Leste]]
[[pt:Timor-Leste]]
[[qu:Intichay Timur]]
[[qu:Anti Timur]]
[[ro:Timorul de Est]]
[[ro:Timorul de Est]]
[[ru:Восточный Тимор]]
[[ru:Восточный Тимор]]

7 ноя 2009, 11:39 юрамасы

Көнчыгыш Тимор
Repúblika Demokrátika Timor Lorosa’e
República Democrática de Timor-Leste
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 1975 елның 28 ноябре (Португалиядан)
2002 елның 20 мае Индонезиядан
Идарә итү формасы Җөмһүрият
Рәсми тел тетум, португалча
Башкала Дили
Президент Жозе Рамуш-Орта
Премьер-министр Шанана Гужмау
Мәйдан 15 007 км²
Халык саны
– Барлыгы (2005)
– Тыгызлык

1 115 000 кеше
69 кеше/км²
Акча АКШ доллары
Вакыт UTC +9
Пәрәвез домены .tl
Телефон коды 670

Көнчыгыш Тимо́р (тетум Timor Lorosae) — Көньяк-көнчыгыш Азиядагы дәүләт. Ул үз эченә Тимор утравының көнчыгыш өлешеннән һәм бу утрауда тагын бер эксклавтан, шулай ук тагын ике зур булмаган Атауру (төньякта) һәм Жаку (көнчыгышта) утрауларыннан тора.

Атама

Тимор индонезийча һәм малайча көнчыгыш сүзен аңлатучы тимур сүзенең португалча әйтелешеннән килеп чыккан.

Тарих

Төп фараз буенча, Тимор утравы борынгы папуас телләрендә сөйләшүче австралоид расалы кешеләр тарафыннан 4 мең ел элек үзләштерелә. Соңрак утрауга бүгенге Индонезия утрауларыннан австранезия телләрендә сөйләшүче монголоид кабиләләр күчеп килә. Алардан соңгы булып тетумнар күчеп килә (мөгаен, XVI гасырда). Тетумнардан үрнәк алып, җирле халык җыючылыктан җир эшкәртүгә, дөге үстерүгә күчә башлый.

Аурупалылар арасыннан португаллар бу утрауга XVI гасырда беренче булып киләләр һәм үз колонияларын төзиләр. Тирә яктагы утраулар голландиялеләр кулында була.

1512 елда Тиморга беренче португал сәүдәгәр килә, 1556 елда беренче католик миссионерлар килеп чыга, 1702 елда исә Тимор рәсми рәвештә Португалия колониясы буларак игълан ителә.

1859 елда Лиссабон шартнамәсе буенча утрау Нидерландлар белән Португалия арасында бүленә.

1975 елның 28 ноябрендә Көнчыгыш Тимор бәйсезлек игълан итә. Ләкин 9 көннән соң илгә Индонезия гаскәре бәреп керә һәм Көнчыгыш Тимор Индонезияның 27нче провинциясы буларак игълан ителә.

Индонезия идарәсе бик рәхимсез була: 27 еллык оккупация дәверендә төрле чыганаклар буенча 100 - 250 мең кеше үтерелә (басып кергәндә утрауда халык саны 600 мең була).

1999 елда Көнчыгыш Тиморда был бәйсезлек буенча референдум үткәрелә. Халыкның 78,5 % бәйсезлек яклы булып чыга. 2002 елның 20 маенда рәсми рәвештә бәйсезлек игълан ителә.

2006 елның 16 мартында илдә әлегәчә дәвам итүче тәртипсезлекләр башлана.

География

Утрауның өчтән берен урманнар алып тора. Утрауда җир тетрәүләр һәм цунами лар еш. Тимор диңгезенең яр буйлары, шельфы һәм аеруча төбе нефть һәм газга бай.

Көнчыгыш Тиморның физик картасы
Көнчыгыш Тиморның физик картасы

Халык

Халыкның 90 % - католиклар, 4 % - мөселманнар, 3 % - протестантлар, 0,5 % - индуистлар, шулай ук буддистлар һәм анимистлар да бар (саннар төгәл түгел, 1992 ел).

Халык гадәттә тетум телендә сөйләшә, тик ММЧларында индонезия теле өстенлек алган. Португалча халыкның 5-25% белә.

Икътисад

Нефть һәм газ чыгарыла, авыл хуҗалыгының нигезе булган кофе экспортка чыгарыла.

1999 елдагы инфраструктура нык җимерелә. Тотрыксызлык инвесторларны кире чигерә. Сәнәгать үсмәгән.

Чыганак

http://ru.wikipedia.org/wiki/Восточный_Тимор