Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
Юл номеры - 1029: Юл номеры - 1029:
|-
|-
|rowspan="1"| [[2012 ел|2012]]
|rowspan="1"| [[2012 ел|2012]]
||[[Файл:Р.М.Зәбиров.jpg|90px|[[Рөстәм Зәбиров (1966)|Рөстәм Зәбиров]]]]
||[[Файл:Р.М.Зәбиров.jpg|90px|[[Рөстәм Зәбиров (1961)|Рөстәм Зәбиров]]]]
|[[Зөфәр Галиуллин]], [[Андрей Головин]],[[Альбина Даишева]], [[Рөстәм Зәбиров (1966)|Рөстәм Зәбиров]], [[Зөфәр Садыйков]], [[Искәндәр Сәйфуллин]], [[Айвар Саттаров]] һәм [[Сергей Шәкүров (1957)|Сергей Шәкүров]].
|[[Зөфәр Галиуллин]], [[Андрей Головин]],[[Альбина Даишева]], [[Рөстәм Зәбиров (1961)|Рөстәм Зәбиров]], [[Зөфәр Садыйков]], [[Искәндәр Сәйфуллин]], [[Айвар Саттаров]] һәм [[Сергей Шәкүров (1957)|Сергей Шәкүров]].
|[[Казан Кремле]]ндә төзелгән [[Кол Шәриф мәчете]]н төзегән архитекторлар иҗат төркеме
|[[Казан Кремле]]ндә төзелгән [[Кол Шәриф мәчете]]н төзегән архитекторлар иҗат төркеме
|<ref>[http://1997-2011.tatarstan.ru/files/laws/laws_56143.pdf 2012 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү турында]</ref>
|<ref>[http://1997-2011.tatarstan.ru/files/laws/laws_56143.pdf 2012 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү турында]</ref>

6 фев 2019, 20:24 юрамасы

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.

Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла[1].

Тарих

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм СБКФ Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде[2]. 19611965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелмәгән.

Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул гына куя[3].

Премияне тапшыру

Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.

Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.

Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр премия бирү очраклары да каралган.

Лауреатлар

1950-еллар

Ел Портрет Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе #
1958 Фәрит Яруллин Фәрит Яруллин «Шүрәле» балеты өчен [4]
Нәҗип Җиһанов Нәҗип Җиһанов «Җәлил» операсы өчен [5]
Әхмәт Фәйзи Әхмәт Фәйзи «Тукай» романы өчен [6]
Ширияздан Сарымсаков Ширияздан Сарымсаков Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасын куйган өчен [7]
Әнәс Тумашев Әнәс Тумашев Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклен бизәгәне өчен [8]
Хәлил Әбҗәлилов Хәлил Әбҗәлилов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен [9]
Фатыйх Колбарисов Фатыйх Колбарисов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Батырхан роле өчен [10]
Асия Хәйруллина Асия Хәйруллина Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Рокыя ролен уйнаганы өчен [11]
Лотфулла Фәттахов «Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен [12]
Харис Якупов Харис Якупов «Татар халык әкиятләре» китабына ясаган иллюстрацияләре өчен [13]
Нияз Даутов Сильва музыкаль фильмында, 1944 ел Нияз Даутов М. Җәлил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтынчәч» һәм «Евгений Онегин» операларын сәхнәгә куйган өчен [14]
1959 Габдрахман Әпсәләмов «Сүнмәс утлар» романы өчен [15]
Николай Провоторов Казанда В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында куелган «Третья патетическая» спектаклендә Ленин образын иҗат иткән өчен [16]
Рөстәм Яхин «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен [17]
композитор Мансур Мозаффаров Мансур Мозаффаров Г.Тукай һәм М.Вахитов истәлекләренә багышланган симфоник поэмалары өчен [18]
Фәхри Насретдинов актив концерт эшчәнлеге һәм совет композиторлары әсәрләрен пропагандалаганы өчен [19]
1960 Сибгат Хәким Сибгат Хәким «По зову Ленина» (русча), «Җил исми, яфрак селкенми» исемле шигырь җыентыклары өчен [20]
Алексей Бурлай «Беренче нефть» картинасы өчен [21]
Хәй Вахит Хәй Вахит Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Беренче мәхәббәт» драмасы өчен [22]
Рәфкать Бикчәнтәев Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Беренче мәхәббәт» драмасын сәхнәгә куйганы өчен [23]
Сабир Өметбаев Сабир Өметбаев Татарстанның Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Язылмаган законнар» һәм «Тамырлар» спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен [24]
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаганы өчен [25]

1960-еллар

Ел Портрет Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе #
1966 Файл:Хәсән Туфан.jpg Хәсән Туфан «Сайланма әсәрләр» китабы өчен [26]
Файл:Fayzi.jpg Җәүдәт Фәйзи яңа җырлар циклы өчен [27]
1967 Бакый Урманче Бакый Урманче татар мәдәнияте эшлеклеләре: Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Г. Ибраһимов һ. б. ның скульптур портретлары өчен [28]
Ташхуҗа Хуҗаев Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклен сәхнәгә куйганы өчен [29]
Эрнст Гельмс Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклен бизәгәне өчен [30]
Шәхсәнәм Әсфәндиярова Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Хәдичә ролен башкарганы өчен [31]
Шәүкәт Биктимеров Шәүкәт Биктимеров Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә уйнаган Байтимер роле өчен [32]
Наилә Гәрәева Наилә Гәрәева Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә уйнаган Әсәл роле өчен [33]
Ринат Таҗетдинов Ринат Таҗетдинов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә уйнаган Ильяс роле өчен [34]
1968 Нәкый Исәнбәт «Татар халык мәкальләре» дигән өч томлы хезмәте өчен [35]
Заһид Хәбибуллин Заһид Хәбибуллин «Казах кызы сөйгәнем», «Солдат җыры», «Бормалы су» һ. б. җырлар циклы өчен [36]
1969 Ибраһим Гази «Онытылмас еллар» исемле трилогия өчен [37]
Айрат Арсланов Айрат Арсланов «Туган ягым — Татарстан» һәм башка әдәби концерт программалары өчен [38]
1970 Александр Ключарев Александр Ключарев «Канатлы яшьлек» исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен [39]
Илһам Шакиров Илһам Шакиров 19681969 еллардагы «Татар халык җырлары» концерт программасы, татар халык җырларын һәм композиторларының әсәрләрен пропагандалавы өчен [40]

1970-еллар

Ел Портрет Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе #
1971 Марсель Сәлимҗанов Марсель Сәлимҗанов Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның «Американ», «Сүнгән йолдызлар», Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча «Тирән тамырлар» спектакльләрен уңышлы куйганы өчен [41]
Николай Кузнецов индустриаль пейзаж рәсемнәре өчен [42]
1972 Шәүкәт Галиев Шәүкәт Галиев «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Котбетдин мәргән», «Шәвәли», «Тәмле йорт», «Кызык» һ.б. китаплары өчен [43]
Фатих Хөсни Фатих Хөсни «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән китабы өчен [44]
1973 Гариф Ахунов Гариф Ахунов «Чикләвек төше» повесте, «Хәзинә» романы өчен [45]
Әнвәр Бакиров Әнвәр Бакиров «Су анасы» балеты өчен [46]
Хәсби Фазлуллин Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетын куюда музыкаль җитәкчелеге өчен [47]
Игорь Смирнов М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куелган «Су анасы» балеты һәм либреттосы өчен [48]
Ревдар Садыйков М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куелган «Су анасы» балетында Алмай роле өчен [49]
1974 Мирсәй Әмир «Агыйдел» пьесасы өчен [50]
Нил Юзиев «Шигырь гармониясе», «Хәзерге татар поэтикасы» хезмәтләре өчен [51]
1976 Диас Вәлиев Диас Вәлиев «Дарю тебе жизнь» («Гомер бүләк итәм сиңа») пьесасы өчен [52]
Марс Шабаев Марс Шабаев «Җикән камыш», «Онытма», «Сине эзлим» дигән китаплары өчен [53]
Равил Тумашев Татар дәүләт күчмә театрында Илдар Юзеев пьесасы буенча «Сандугачлар килгән безгә», Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Үзебез сайлаган язмыш», Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Көнбагышлар» спектакльләрен куйганы өчен [54]
1977 Гамил Әфзал «Айлы кичләр» шигырьләр җыентыгы, «Борылам да карыйм» дигән шигырьләр циклы өчен [55]
Виктор Беспалов Телевидение өчен «Кырлай», «Татар гармуннары», «Н.Җиһанов музыкасы» дигән музыкаль фильмнар төшергән өчен [56]
Ирина Хәкимова «Шүрәле» балетында — Сөембикә, «Су анасы» балетында — Сәрви, «Аккош күле» балетында Одетта-Одиллия партияләрен башкарганы өчен [57]
1978 Равил Фәйзуллин Равил Фәйзуллин «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен [58]
Сергей Лывин Владимир Ленинга һәм Габдулла Тукайга багышланган картиналар сериясе өчен [59]
1979 Туфан Миңнуллин Туфан Миңнуллин «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы өчен [60]
Гали Хөсәенов Татарстанның Әлмәт драма театрында драматург Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклен куйганы өчен [61]
Дамира Кузаева Татарстанның Әлмәт татар дәүләт театрында драматург Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы буенча куелган спектакльдә Мәдинә ролен уйнаган өчен [62]
Ренат Ибраһимов Ренат Ибраһимов 19761978 еллардагы концерт программалары өчен [63]
1980 Илдар Юзеев Илдар Юзеев «Таш диварлар авазы», «Өзелмәс кыллар» поэмалары өчен [64]
Васил Маликов «Чекист Голубятников», «Соңгысы», «М.Җәлил» дигән скульптуралары өчен [65]

1980-еллар

Ел Портрет Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе #
1981 Атилла Расих Атилла Расих «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» һәм «Ямашев» романнары өчен [66]
Евгений Кузин В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры артисты, Михаил Шатровның «Большевики», Александр Штейнның «Астория” кунакханәсе» һ.б. спектакльләрдә башкарган төп рольләре өчен [67]
Юрий Федотов В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры артисты, Михаил Шатровның «Большевики», Александр Штейнның «Астория” кунакханәсе» һ.б. спектакльләрдә башкарган төп рольләре өчен [68]
Герман Бакулин Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын проектлаган һәм төзегән өчен [69]
Әүфәр Зәкиев Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын төзегән өчен [70]
Игорь Парамонов Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын төзегән өчен [70]
Әнәс Фәйзуллин Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын төзегән өчен [70]
Сания Хисаметдинова Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын төзегән өчен [70]
1982 Ибраһим Нуруллин «Тукай» («Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән) һәм «Габдулла Тукай» дигән китаплары өчен [71]
1983 Аяз Гыйләҗев Аяз Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән киртәгә» повестьлары өчен [72]
Ренат Еникеев Ренат Еникиев «Муса Җәлил истәлегенә» дигән вокаль-симфоник поэмасы һәм соңгы еллардагы әсәрләре өчен [70]
1984 Әмирхан Еники повестьлары һәм хикәяләре өчен [73]
Бату Мулюков Бату Мулюков Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча иҗат ителгән «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсы өчен [74]
Гәрәй Рәхим Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча иҗат ителгән «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсының либреттосы өчен [75]
Зилә Сөнгатуллина Зилә Сөнгатуллина Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча иҗат ителгән «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсында Галимә партиясен башкарган өчен [76]
Хәйдәр Бигичев Хәйдәр Бигичев Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча иҗат ителгән «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсында Закир партиясен башкарган өчен [77]
Владимир Васильев Владимир Васильев Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча иҗат ителгән «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын куйганда дирижерлык иткәне өчен [77]
1985 Нури Арсланов Нури Арсланов «Иделем – илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен [78]
Мәхмүт Нигъмәтҗанов «Татар халык җырлары» һәм «Идел буе татарларының халык җырлары» һ. б. хезмәтләре өчен [79]
1986 Хисам Камалов «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» исемле китаплары өчен [80]
Виктор Куделькин Татарстанның хезмәт алдынгыларына, мәдәният эшлеклеләренә багышланган күп сандагы картиналары өчен [76]
1987 Марсель Зарипов «Поступь моей республики» һәм «Выгодный оборот» дигән русча очерклары, матур әдәбият теле белән язылган публицистик китаплары өчен [81]
Тавил Хаҗиәхмәтов 1981—1985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәгән өчен
1988 Мәхмүт Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов «Язгы аҗаган» романы өчен [82]
Фасил Әхмәтов Фасил Әхмәтов соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм «Мин гармун булыр идем» дигән җырлар җыентыгы өчен
1989 Илбарис Надиров Илбарис Надиров «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен, авторлар коллективы җитәкчесе [76]
Флора Әхмәтова Флора Әхмәтова «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен, коллектив әгъзасы [76]
Ленар Җамалетдинов «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен, коллектив әгъзасы [76]
Хуҗи Мәхмүтов «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен, коллектив әгъзасы [83]
Хәмит Ярми «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен, коллектив әгъзасы (үлгәннән соң) [84]
Хөснулла Вәлиуллин «Самат» операсы, соңгы еллардагы җырлары тупланган «Ел артыннан ел» дигән җыентыгы өчен [76]
1990 Мөхәммәт Мәһдиев Мөхәммәт Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала» (1979), «Торналар төшкән җирдә» (1983), «Бәхилләшү» (1989) повестьлары өчен [85]
Ибраһим Сәлахов Ибраһим Сәлахов «Колыма хикәяләре» романы өчен [86]
Сара Садыйкова Сара Садыйкова җырлары өчен (үлгәннән соң)

1990-еллар

Ел Портрет Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе #
1991 Әбрар Кәримуллин Әбрар Кәримуллин «У истоков татарской книги» («От начало возникновения до 60-х годов XIX века»), «Татарская книга пореформенной России», «Татарская книга XX века» дигән фәнни хезмәтләре өчен [87]
Гөлшат Зәйнашева Гөлшат Зәйнашева «Илле җыр» китабы өчен [88]
Алмаз Монасыйпов Алмаз Монасыйпов «Муса Җәлил» дигән симфония-поэма, «Тукай аһәңнәре» исемле вокаль-симфоник поэма, Салих Сәйдәшевкә багышланган симфония-поэма өчен
1992 Әлфия Авзалова Әлфия Авзалова 1989—1991 елларындагы концерт программасы өчен [76]
Мөдәррис Әгъләмов «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» дигән китаплары өчен [89]
Семен Липкин татар халык эпосы «Идегәй»нең һәм татар поэзиясе классиклары әсәрләренең тәрҗемәсе өчен [76]
Равил Шәрәфиев Равил Шәрәфиев Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иҗат иткән күп кенә образлар (Хуҗа Насретдин, Кочкорбаев, Робинзон, доктор Ламбарди, Ислам) өчен [89]
1993 Ринат Мөхәммәдиев Ринат Мөхәммәдиев «Сират күпере» романы өчен [90]
Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» дигән художество әсәрләре циклы өчен
1994 Илдар Зарипов Илдар Зарипов «Буяуларда — халык моңнары» дигән сериядәге картиналары өчен [91]
Фуат Мансуров Фуат Мансуров Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 19911993 еллардагы концерт программасы өчен
Нурихан Фәттах Нурихан Фәттах «Сызгыра торган уклар» роман-трилогиясе өчен [92]
1995 Фәнис Яруллин Фәнис Яруллин «Җан авазы» китабы өчен [93]
1996 Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш» китабы өчен [94]
Фәридә Кудашева Фәридә Кудашева Татар халык җырларын һәм Г. Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарганы өчен
1997 Абрек Абзгильдин «Г. Тукай», «Дәрдмәнд», «Урманче» триптихы әсәрләре сериясе өчен [95]
Венера Ганиева Джузеппе Вердиның «Риголетто» операсында Джильда, Джоаккино Россининың «Сивилья чәчтарашы» операсында Розина, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен
Ренат Харис «Хисемнең җисеме» дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен [86]
1998 Роберт Миңнуллин Роберт Миңнуллин «Күчтәнәч» дигән балалар китабы өчен [96]
Фәрит Бикчәнтәев Фәрит Бикчәнтәев Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Хушыгыз!» спектаклен сәхнәләштергән өчен [97]
Нәҗибә Ихсанова Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Хушыгыз!» спектаклендә Миләүшә ролен уйнаган өчен [98]
Наил Дунаев Наил Дунаев Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Хушыгыз!» спектаклендә Нурислам роле өчен [99]
Әзһәр Шакиров Әзһәр Шакиров Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Хушыгыз!» спектаклендә Галимулла ролен уйнаган өчен [100]
1999 Анатолий Луппов Анатолий Луппов «Тапшырылмаган хатлар» монооперасы, кыллы оркестр өчен язылган «Кара урман» исемле җиденче симфониясе өчен
Әхсән Баян Әхсән Баян «Урланган ай» китабы өчен [101]
2000 Александр Славутский Александр Славутский В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен куйган өчен
Александр Патраков Александр Патраков В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен бизәгән өчен
Михаил Галицкий Михаил Галицкий В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклендә төп рольне башкарганы өчен
Илдус Әхмәтҗанов Илдус Әхмәтҗанов Г. Тукай әсәрләреннән төзелгән «Сөй гомерне, сөй халыкны» һәм «Өзелгән өмет» концерт программасы өчен
Зөлфәт Зөлфәт «Ике урман арасы» һәм «Йөрәгемне былбыл чакты» шигырь китаплары өчен [102]
Шамил Шәйдуллин Шамил Шәйдуллин «Яңа Сабан туе» картиналар циклы өчен [103]

2000-еллар

Ел Портрет Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе #
2001 Роберт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов «Тургай тәрәзәсе», «Кичке кошлар» китабы өчен [104]
Анатолий Шутиков Анатолий Шутиков Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының 19951999 ел концерт программалары өчен
2002 Шамил Монасыйпов Шамил Монасыйпов Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартетының «Квартетная музыка Татарстана», «Татарские старинные мелодии», «Мировая квартетная классика» концерт программалары өчен
Камил Монасыйпов Камил Монасыйпов Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартетының «Квартетная музыка Татарстана», «Татарские старинные мелодии», «Мировая квартетная классика» концерт программалары өчен
Марат Зарипов Марат Зарипов Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартетының «Квартетная музыка Татарстана», «Татарские старинные мелодии», «Мировая квартетная классика» концерт программалары өчен
Альберт Әсәдуллин Альберт Әсәдуллин Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартетының «Квартетная музыка Татарстана», «Татарские старинные мелодии», «Мировая квартетная классика» концерт программалары өчен
Якуб Зәнкиев «Иртеш таңнары» романы өчен [105]
Искәндәр Рәфыйков Искәндәр Рәфыйков Картиналарда татар хатын-кыз образлары сериясен тудырган өчен
2003 Рөстәм Абязов Рөстәм Абязов Салих Сәйдәшевкә, Нәҗип Җиһановка, Рөстәм Яхинга, Габдулла Тукайга багышланган концертлары һәм «Җырчы - Рөстәм Абязов», «Юбилей циклы», «La Primavera премьера-лары», «Күңел моңы» концерт программалары өчен [106]
Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан» китабы өчен [107]
2004 Миргазиян Юныс Миргазиян Юныс «Альбатрос язмышы» китабы өчен [108]
2005 Зөфәр Гыймаев Зөфәр Гыймаев Татарстанның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре портретлары өчен [109]
Рөстәм Мингалим Рөстәм Мингалим «Дәрт күлмәге» китабы өчен [110]
Шамил Шәрифуллин Шамил Шәрифуллин «Мөнәҗәтләр», «Авыл көйләре» хор концертлары өчен [111]
2006 Рабит Батулла Рабит Батулла «Сөембикә» әсәре, «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» китаплары өчен [112]
Марсель Галиев Марсель Галиев «Гомер бизмәне», «Кайту», «Догалы еллар» китаплары өчен [113]
Рафаэль Мостафин Рафаэль Мостафин «Өзелгән җыр эзеннән» («По следам оборванной песни») китабы өчен [114]
Равил Бохараев Равил Бохараев «Очсыз-кырыйсыз поезд» («Бесконечный поезд»), «Казан карлары» («Казанские снега») китаплары өчен [115]
Луиза Батыр-Болгари патриотик һәм гражданлык лирикасы белән сугарылган югары художестволы җырлар циклы, тарихи тематикадагы җырлар циклы өчен («Кайту», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Мин сине шундый сагындым», «Ак яулыклы әнием»...) [116]
Николай Индюхов Татарстан Республикасының лирик пейзажлар сериясе өчен («Каенкай» («Березка»), «Кибән» («Стожок»), «Ындыр табагында» («На току»), «Соңгы кар» («Последний снег»), «Җылы көн» («Теплый день»), «Тузганаклар» («Одуванчики»), «Зәңгәр март» («Синий март»), «Шаян март» («Веселый март»), «Болытлы көн» («Облачный день»), «Кыр чәчәкләре» («Полевые цветы»), «Сукмак» («Тропинка»), «Апрель», «Буранда» («Снегопад») [116]
Фиринат Халиков «Мәңгелек Казан» тарихи картиналар сериясе өчен (19952003 еллар) [116]
2007 Разил Вәлиев Разил Вәлиев «Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен [117]
Рәшит Кәлимуллин Рәшит Кәлимуллин «Тукай моңнары», «Казанны сагыну» концерт-поэмасы һәм соңгы еллардагы симфоник иҗаты өчен [118]
Рада Нигъмәтуллина «Тукайга мәхәббәт белән» дигән скульптор эшләр сериясе өчен, авторлар төркеме составында [118]
Изабелла Рогожина «Тукайга мәхәббәт белән» дигән скульптор эшләр сериясе өчен, авторлар төркеме составында [118]
Марина Нигъмәтуллина «Тукайга мәхәббәт белән» дигән скульптор эшләр сериясе өчен, авторлар төркеме составында [118]
2008 Рәдиф Гаташ Рәдиф Гаташ «Газәлләр», «Мәңгелек сусау» китаплары өчен [119]
Салават Фәтхетдинов Салават Фәтхетдинов соңгы еллардагы концерт программалары һәм «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкаруы өчен [120]
Роберт Андреев «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен (автор) [120]
Роберт Рәкыйпов «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен (автор) [120][121]
Виктор Аршинов Виктор Аршинов «Тукайны укыганда» һәм М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр буенча эшләнгән «Соңгы җыр» графика серияләре өчен [120]
Резеда Ахиярова М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куелган «Шагыйрь мәхәббәте» операсын язган өчен (иҗат төркеме составында) [120]
Әхмәт Әхәди М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куелган «Шагыйрь мәхәббәте» операсында баш партияне башкаруы өчен (иҗат төркеме составында) [120]
Виктор Соболев М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Шагыйрь мәхәббәте» операсын куйганда дирижерлык иткәне өчен (иҗат төркеме составында) [120]
Михаил Панджавидзе М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Шагыйрь мәхәббәте» операсын куйган өчен (иҗат төркеме составында) [120]
2009 Зиннур Мансуров «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы һәм «Күңелдә фидаи яшәсә» китабы өчен [122]
Камил Муллашев «Сөембикә-ханбикә», «Евразия яки Кыпчак кызы», «Сабантуй», «Ватан турында уйланулар», «Итил башлангычында» циклы һәм «Ханбикә Сөембикә» скульптурасы проекты эскизы өчен [123]
Зөлфәт Хәким Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган«Телсез күке» спектакле өчен, иҗат төркеме составында [124]
Сергей Скоморохов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган«Телсез күке» спектакле өчен, иҗат төркеме составында [125]
Рим Хәсәнов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган«Телсез күке» спектакле өчен, иҗат төркеме составында [126]
Рамил Төхфәтуллин Рамил Төхфәтуллин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган«Телсез күке» спектакле өчен, иҗат төркеме составында [127]
Светлана Романова (Славутская) Светлана Романова (Славутская) В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театрында куелган «Чия бакчасы» (Вишневый сад) спектаклендә Раневская роле өчен, иҗат төркеме составында [123]
Геннадий Прытков Геннадий Прытков В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театрында куелган «Чия бакчасы» (Вишневый сад) спектаклендә Гаев роле өчен, иҗат төркеме составында [123]
2010 Ркаил Зәйдулла Ркаил Зәйдулла «Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар» шигъри җыентыгы һәм «Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар» проза әсәрләре җыентыгы өчен [128]
Фоат Садриев Фоат Садриев «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен [129]
Владимир Федотов Владимир Федотов төрле еллар (1995-2009 еллар) концерт программалары, шул исәптән «Дустыма», «Чарующие звуки баяна» («Баянның сихерле аһәңе»), төзегән һәм югары сәнгатьчел башкарган өчен [130]
Асия Миңнуллина Асия Миңнуллина «В.Качаловка һәйкәл» һәм «Хәйриячегә һәйкәл» скульптураларын иҗат иткән өчен [130]
Илдар Ханов Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында скульптура һәм монументаль-декоратив композицияләр сериясе, шул исәптән, «Ату» («Расстрел») рельефы (Казан шәһәре), «Ватан ана» һәйкәле, «Тормыш агачы» («Древо жизни» скульптурасы (Чаллы шәһәре), «Шигърият агачы» («Древо поэзии») скульптурасы (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) [130]

2010-еллар

Ел Портрет Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе #
2011 Альбина Шаһиморатова Альбина Шаһиморатова Көнбатыш Ауропа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен [131]
Лена Шагыйрьҗан «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (2002) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышланмалар» (2005) җыентыклары өчен [132]
Рөстәм Килдебәков Рөстәм Килдебәков һәм Мария Килдебәкова Татарстан Республикасының җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп иҗат иткән монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе өчен [133]
Мөхәммәт Мирза Мөхәммәт Мирза «Киек каз юлында» (2003), «Тере су» (2007) китаплары һәм «Адәм баласы» шигырьләр циклы («Адәм баласы» китабында, 2009) өчен [134]
2012 Рөстәм Зәбиров Зөфәр Галиуллин, Андрей Головин,Альбина Даишева, Рөстәм Зәбиров, Зөфәр Садыйков, Искәндәр Сәйфуллин, Айвар Саттаров һәм Сергей Шәкүров. Казан Кремлендә төзелгән Кол Шәриф мәчетен төзегән архитекторлар иҗат төркеме [135]
2013 Ильяс Айдаров Ильяс Айдаров 20052012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сынлы сәнгать әсәрләре циклын иҗат иткәне һәм Г.Тукайның Уральскидагы, Казандагы музейларында тематик күргәзмәләр оештырганы өчен [136]
Нәбирә Гыйматдинова «Парлы ялгыз», «Мәхәббәттә гөнаһ бар» китаплары, «Хатыннар сагышы» повесте өчен [137]
Алсу Гайнуллина сәхнә образлары иҗат итүе өчен: Г.Хугаевның «Кара чикмән» әсәрендә Буретта, Мансур Гыйләҗев, Ризван Хәмитнең «Курчак туе»нда Наташа, Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннары»нда Сөяксез Гайшә. [138]
Софья Кузьминых Г.Тукай истәлегенә багышлап, күн мозаикасы техникасында башкарылган әсәрләр циклы өчен [136]
Шамил Тимербулатов Шамил Тимербулатов «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» Бишенче симфониясе өчен [136]
2014 Вахит Имамов Вахит Имамов «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен [139]
Владимир Попов каллиграфик серияләр композициясе өчен [140]
2015 Клара Булатова Клара Булатова «Келәү», «Сәяхәтнамәләр», «Кояшка йөз белән» китаплары өчен. [141]
Ирина Колмогорцева Ирина Колмогорцева «Казан һәм Габдулла Тукай» сериясеннән рәсемнәре өчен. [142]
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Рәүфәл Мөхәммәтҗанов «Алтын Урда» балеты өчен (идея авторы, сәнгать җитәкчесе). Опера һәм балет театры иҗат төркеме составында. [142]
Кристина Андреева Кристина Андреева «Алтын Урда» балеты өчен (төп партияне башкаручы). Опера һәм балет театры иҗат төркеме составында. [142]
Георгий Ковтун Георгий Ковтун «Алтын Урда» балеты өчен (куючы режиссёр). Опера һәм балет театры иҗат төркеме составында. [142]
Михаил Тимаев Михаил Тимаев «Алтын Урда» балеты өчен (төп партияне башкаручы). Опера һәм балет театры иҗат төркеме составында. [143]
2016 Нәҗип Нәккаш Нәҗип Нәккаш Шамаилләр шәлкеме, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Кама районының Шәңгәлче мәчетләрен бизәгән өчен. [144]
Газинур Морат Газинур Морат «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен. [144]
Илья Артамонов Илья Артамонов «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләгән өчен. [145]
Александр Леухин Александр Леухин «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати-пространство экспозициясен әзерләгән өчен. [145]
Фәрит Вәлиуллин Фәрит Вәлиуллин «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати-пространство экспозициясен әзерләгән өчен. [145]
Рәшит Шиһабетдинов Рәшит Шиһабетдинов «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати-пространство экспозициясен әзерләгән өчен. [145]
Игорь Щетинин Игорь Щетинин «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати-пространство экспозициясен әзерләгән өчен. [145]
Айрат Ситдыйков Айрат Ситдыйков «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати-пространство экспозициясен әзерләгән өчен. [145]
Рамил Хәйретдинов Рамил Хәйретдинов «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати-пространство экспозициясен әзерләгән өчен. [145]
Дмитрий Бугров Дмитрий Бугров «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати-пространство экспозициясен әзерләгән өчен. [145]
2017 Мәдинә Маликова «Арыш тәме» китабы (Казан: «Ихлас», 2014) өчен . [146]
Харис Салихҗан «А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» (Казан: «Идел-Пресс», 2008); «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» (Казан: «Идел-Пресс», 2012) китаплары өчен. [147]
Розалина Шаһиева Розалина Шаһиева «Мәңгелек гөлчәчәкләре» китабы (татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы) өчен (Казан: «Заман», 2015) өчен. [146]
2018 Камил Кәримов Камил Кәримов «Карурманда кара песи», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары өчен [148]
Михаил Кузнецов Михаил Кузнецов «Ак киндерләр. Идел буе халыклары» (рус. Белые холсты. Народы Поволжья) эшләре сериясе өчен [149]
Лотфулла Шәфыйгуллин Лотфулла Шәфыйгуллин («Таттелеком» АҖ) «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен». [150]
Рөстәм Зәкуанов Рөстәм Зәкуанов («Таттелеком» АҖ) «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен». [151]

Искәрмәләр

  1. http://president.tatar.ru/tat/premii.htm
  2. http://www.azatliq.org/content/article/1106394.html
  3. http://gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=3110&Itemid=80
  4. Габдулла Тукай сайтында
  5. Габдулла Тукай сайтында
  6. Габдулла Тукай сайтында
  7. Габдулла Тукай сайтында
  8. Габдулла Тукай сайтында
  9. Габдулла Тукай сайты
  10. Габдулла Тукай сайтында
  11. Габдулла Тукай сайтында
  12. Габдулла Тукай сайтында
  13. Габдулла Тукай сайтында
  14. Габдулла Тукай сайтында
  15. Габдулла Тукай сайтында
  16. Габдулла Тукай сайтында
  17. Габдулла Тукай сайтында
  18. Габдулла Тукай сайтында
  19. Габдулла Тукай сайтында
  20. Габдулла Тукай сайтында
  21. Габдулла Тукай сайтында
  22. Габдулла Тукай сайтында
  23. Габдулла Тукай сайтында
  24. Габдулла Тукай сайтында
  25. Габдулла Тукай сайтында
  26. Габдулла Тукай сайтында
  27. Габдулла Тукай сайтында
  28. Габдулла Тукай сайтында
  29. Габдулла Тукай сайтында
  30. Габдулла Тукай сайтында
  31. Габдулла Тукай сайтында
  32. Габдулла Тукай сайтында
  33. Габдулла Тукай сайтында
  34. Габдулла Тукай сайтында
  35. Габдулла Тукай сайтында
  36. Габдулла Тукай сайтында
  37. Габдулла Тукай сайтында
  38. Габдулла Тукай сайтында
  39. Габдулла Тукай сайтында
  40. Габдулла Тукай сайтында
  41. Габдулла Тукай сайтында
  42. Габдулла Тукай сайтында
  43. Габдулла Тукай сайтында
  44. Тукай сайтында
  45. Тукай сайтында
  46. Тукай сайтында
  47. Тукай сайтында
  48. Тукай сайтында
  49. Тукай сайтында
  50. Тукай сайтында
  51. Тукай сайтында
  52. Тукай сайтында
  53. Тукай сайтында
  54. Тукай сайтында
  55. Тукай сайтында
  56. Тукай сайтында
  57. Тукай сайтында
  58. Тукай сайтында
  59. Тукай сайтында
  60. Тукай сайтында
  61. Тукай сайтында
  62. Тукай сайтында
  63. Тукай сайтында
  64. Тукай сайтында
  65. Тукай сайтында
  66. Тукай сайтында
  67. Тукай сайтында
  68. Тукай сайтында
  69. Тукай сайтында
  70. 70,0 70,1 70,2 70,3 70,4 Тукай сайтында лауреатлар исемлеге
  71. Тукай сайтында
  72. Тукай сайтында
  73. Тукай сайтында
  74. Тукай сайтында
  75. Тукай сайтында
  76. 76,0 76,1 76,2 76,3 76,4 76,5 76,6 76,7 Тукай сайтында исемлек
  77. 77,0 77,1 Тукай сайтында
  78. Тукай сайтында
  79. Тукай сайтында
  80. Тукай сайтында
  81. Тукай сайтында
  82. Тукай сайтында
  83. Тукай сайтында
  84. Тукай сайтында
  85. Тукай сайтында
  86. 86,0 86,1 [ Тукай сайтында]
  87. Тукай сайтында
  88. Тукай сайтында
  89. 89,0 89,1 Тукай сайтында исемлек
  90. Тукай сайтында
  91. Минем йортым сәхифәсендә
  92. Тукай сайтында
  93. Тукай сайтында
  94. Тукай сайтында
  95. Тукай сайтында
  96. Тукай сайтында
  97. Тукай сайтында
  98. Тукай сайтында
  99. Тукай сайтында
  100. Тукай сайтында
  101. Тукай сайтында
  102. Тукай сайтында
  103. Тукай сайтында
  104. Тукай сайтында
  105. Тукай сайтында
  106. ТР Президенты Указы № УП-293, 25.04.2003
  107. Тукай сайтында
  108. Тукай сайтында
  109. Тукай сайтында
  110. Тукай сайтында
  111. ТР Президенты Указы № УП-129, 26.04.2005
  112. Тукай сайтында
  113. Тукай сайтында
  114. Тукай сайтында
  115. Тукай сайтында
  116. 116,0 116,1 116,2 ТР Президенты Указы № ПУ-159, 26.04.2006
  117. Тукай сайтында
  118. 118,0 118,1 118,2 118,3 ТР Президенты Указы № ПУ-210, 24.04.2007
  119. Тукай сайтында
  120. 120,0 120,1 120,2 120,3 120,4 120,5 120,6 120,7 ТР Президенты Указы № ПУ-167, 25.04.2008
  121. үлгәннән соң
  122. Тукай сайтында
  123. 123,0 123,1 123,2 [1]
  124. Тукай сайтында
  125. Тукай сайтында
  126. Тукай сайтында
  127. Тукай сайтында
  128. Тукай сайтында
  129. Тукай сайтында
  130. 130,0 130,1 130,2 2010 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында
  131. Тукай сайтында
  132. Тукай сайтында
  133. Тукай сайтында
  134. Тукай сайтында
  135. 2012 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү турында
  136. 136,0 136,1 136,2 2013 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында
  137. Тукай сайтында
  138. Тукай сайтында
  139. Тукай сайтында
  140. 2014 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү турында
  141. Татарстанда Туган тел көне
  142. 142,0 142,1 142,2 142,3 Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Тукай бүләкләрен тапшырды
  143. Казанда Тукай бүләкләрен тапшырдылар
  144. 144,0 144,1 Тукай бүләге Нәҗип Нәккаш, Газинур Морат һәм "Болгар цивилизациясе"н әзерләүче төркемгә бирелә
  145. 145,0 145,1 145,2 145,3 145,4 145,5 145,6 145,7 ТР президенты указы № ПУ-375 22.04.2016
  146. 146,0 146,1 Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 26.04.2017
  147. Татар-информ, 26.04.2017
  148. Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 26.04.2018
  149. Рустам Минниханов наградил лауреатов Госпремии им. Тукая. Татар-информ, 26.04.2018
  150. Татар-информ, 26.04.2018
  151. Татар-информ, 26.04.2018

Сылтамалар