Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чирмеш теле latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 30: Юл номеры - 30:
Тау чирмеш теленең ике шивәсе бар:
Тау чирмеш теленең ике шивәсе бар:
*'''Тау сөйләше'''
*'''Тау сөйләше'''
**[[Елас|Еласов]] {{comment|сөйләше|говор}} — әдәби тел нигезе.
**[[Елас]]ов {{comment|сөйләше|говор}} — әдәби тел нигезе.
**[[Кузнецово (Таулы Мари районы)|Кузнецов]] сөйләше
**[[Кузнецово (Таулы Мари районы)|Кузнецов]] сөйләше
**[[Емангаши|Емангаш]] сөйләше
**[[Емангаши|Емангаш]] сөйләше
Юл номеры - 326: Юл номеры - 326:
1) '''–ам''' кушымчасын ала торганнары;

1) '''–ам''' кушымчасын ала торганнары;

2) '''–ем''' кушымчасын кабул итүчеләре.

2) '''–ем''' кушымчасын кабул итүчеләре.

Башка грамматик шәкелләрдә кулланыла торган фигыль кушымчалары да шуңа бәйле. Бу кушымчалар, фигыльләрнең кайсы төрләнешкә каравын һәм, аерым очракларда, нинди мәгънәгә дә ия булуын күрсәтү өчен, белешмәләрдә һәм сүзлекләрдә җәя эчендә бирелә. Мәсәлән: '''лудаш (-ам)''' — укырга; '''возаш (-ем)''' — 1) язарга; 2) төшереп җибәрергә. Әмма '''возаш (-ам)''' сүзе “ятарга” дип тәрҗемә ителә. '''Возаш''' сүзенең ике төрләнешендә дә башка омонимик мәгънәләр бар.

Башка грамматик шәкелләрдә кулланыла торган фигыль кушымчалары да шуңа бәйле. Бу кушымчалар, фигыльләрнең кайсы төрләнешкә каравын һәм, аерым очракларда, нинди мәгънәгә дә ия булуын күрсәтү өчен, белешмәләрдә һәм сүзлекләрдә җәя эчендә бирелә. Мәсәлән: '''лудаш (-ам)''' — укырга; '''возаш (-ем)''' — 1) язарга; 2) төшереп җибәрергә. Әмма '''возаш (-ам)''' сүзе “ятарга” дип тәрҗемә ителә. '''Возаш''' сүзенең ике төрләнешендә дә башка омонимик мәгънәләр бар.

=== Хикәя фигыльләр төрләнеше кушымчалары ===
=== Хикәя фигыльләр төрләнеше кушымчалары ===
Юл номеры - 576: Юл номеры - 576:
||нуно лудыт — алар укыр иде (укырга телиләр)
нуно ынешт луд — алар укымас иде||нуно возынешт — алар язар иде (язарга телиләр)
нуно ынешт возо — алар язмас иде (язарга теләмиләр)
||нуно лудыт — алар укыр иде (укырга телиләр)
нуно ынешт луд — алар укымас иде||нуно возынешт — алар язар иде (язарга телиләр)
нуно ынешт возо — алар язмас иде (язарга теләмиләр)

Теләкне шулай ук '''шуэш''' сүзенең '''-ме''' ('''-мо''', '''-мӧ''') кушымчалы сыйфат фигыль белән тоташтырмасын кулланып та белдерергә мөмкин: '''Мыйын кочмо (кочмем) шуэш'''. — Минем ашыйсым килә. '''Мыйын кочмо (кочмем) ок шу.''' — Минем ашыйсым килми. '''Тыйын Эчан дене кутырет шуэш мо?''' — Эчан белән сөйләшәсең киләме? '''Шуэш''' — күп омонимик мәгънәле '''шуаш''' (бу очракта — “теләргә” мәгънәсендә) фигыленең шартлы теләк шәкеле.

Теләкне шулай ук '''шуэш''' сүзенең '''-ме''' ('''-мо''', '''-мӧ''') кушымчалы сыйфат фигыль белән тоташтырмасын кулланып та белдерергә мөмкин: '''Мыйын кочмо (кочмем) шуэш'''. — Минем ашыйсым килә. '''Мыйын кочмо (кочмем) ок шу.''' — Минем ашыйсым килми. '''Тыйын Эчан дене кутырет шуэш мо?''' — Эчан белән сөйләшәсең киләме? '''Шуэш''' — күп омонимик мәгънәле '''шуаш''' (бу очракта — “теләргә” мәгънәсендә) фигыленең шартлы теләк шәкеле.

=== Сыйфат фигыльләр ===
=== Сыйфат фигыльләр ===
Юл номеры - 590: Юл номеры - 590:
Президентлан прошенийым '''возышаш'''! — Президентка үтенеч '''язарга кирәк'''!

Президентлан прошенийым '''возышаш'''! — Президентка үтенеч '''язарга кирәк'''!

Тугеже гын композитор шке гыч нимомат '''возышаш''' огыл? — Алайса, композитор үзе берни дә '''язарга тиеш''' түгелме?

Тугеже гын композитор шке гыч нимомат '''возышаш''' огыл? — Алайса, композитор үзе берни дә '''язарга тиеш''' түгелме?

Нимо '''лӱдшашат''' уке! — Бернинди куркыныч юк! ('''куркытырлык''' нәрсә юк).

Нимо '''лӱдшашат''' уке! — Бернинди куркыныч юк! ('''куркытырлык''' нәрсә юк).

=== Хәл фигыльләр ===
=== Хәл фигыльләр ===
Юл номеры - 614: Юл номеры - 614:
Төп фигыльдәгедән алдарак башкарыла торган гамәлләрне белдерү өчен, '''-меке''' кушымчасы кулланыла. Аларга тартым кушымчалары да өстәп була. Бу төр фигыльләр татар теленә –гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалы хәл фигыльләр, хәл әйләнмәләре яки иярчен җөмләләр аша тәрҗемә ителә. Мисаллар: '''возымеке мием''' — язгач барырмын; '''сведенийым погымеке, нуно операцийлан ямдылалтыт''' — мәгълүмат туплагач, алар операциягә әзерләнәләр; '''школ гыч толмеке, ачалан полшыза''' — мәктәптән кайткач, әтигә булышыгыз.

Төп фигыльдәгедән алдарак башкарыла торган гамәлләрне белдерү өчен, '''-меке''' кушымчасы кулланыла. Аларга тартым кушымчалары да өстәп була. Бу төр фигыльләр татар теленә –гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалы хәл фигыльләр, хәл әйләнмәләре яки иярчен җөмләләр аша тәрҗемә ителә. Мисаллар: '''возымеке мием''' — язгач барырмын; '''сведенийым погымеке, нуно операцийлан ямдылалтыт''' — мәгълүмат туплагач, алар операциягә әзерләнәләр; '''школ гыч толмеке, ачалан полшыза''' — мәктәптән кайткач, әтигә булышыгыз.

Ә менә '''-мешке''' кушымчасы төп фигыльдәгедән соңрак башкарыла торган гамәлләрне белгертү өчен кирәк. Мәсәлән: '''Занятий пыты''мешке'', тыште лийына.''' — Дәрес бет'''''кәнче''''', монда булырбыз. Хәлбуки, мондый хәл фигыльләр татар телендәге -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалы тәңгәллекләр белән тәрҗемә ителә.

Ә менә '''-мешке''' кушымчасы төп фигыльдәгедән соңрак башкарыла торган гамәлләрне белгертү өчен кирәк. Мәсәлән: '''Занятий пыты''мешке'', тыште лийына.''' — Дәрес бет'''''кәнче''''', монда булырбыз. Хәлбуки, мондый хәл фигыльләр татар телендәге -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалы тәңгәллекләр белән тәрҗемә ителә.

Кушымчасы '''-шыла''' булган хәл фигыльләр төп фигыльдәге белән бергә башкарыла торган гамәлләрне тасвирлый һәм татар телендә үз “туганы” аша белгертелә: '''Пашаш кайы''шыла'', йолташем деке пурышым.''' — Эшкә бар'''''ышлый''''', иптәшем янына кереп чыктым.

Кушымчасы '''-шыла''' булган хәл фигыльләр төп фигыльдәге белән бергә башкарыла торган гамәлләрне тасвирлый һәм татар телендә үз “туганы” аша белгертелә: '''Пашаш кайы''шыла'', йолташем деке пурышым.''' — Эшкә бар'''''ышлый''''', иптәшем янына кереп чыктым.

== Сыйфат ==
== Сыйфат ==
Юл номеры - 626: Юл номеры - 626:
Кайвакыт чагыштыру сыйфаты ролен татар телендәге –дан, -дән, –тан, -тән, -нан, -нән исем кушымчаларына тәңгәл килүче '''“деч”''' бәйлеге дә үти: '''Аван шомакше шӧртньӧ дечат шерге.''' — Ана сүзе алтыннан да кадерлерәк.

Кайвакыт чагыштыру сыйфаты ролен татар телендәге –дан, -дән, –тан, -тән, -нан, -нән исем кушымчаларына тәңгәл килүче '''“деч”''' бәйлеге дә үти: '''Аван шомакше шӧртньӧ дечат шерге.''' — Ана сүзе алтыннан да кадерлерәк.

Артыклык дәрәҗәсен ясаганда да татар теле белән тулы тәңгәллек күзәтелә: '''эн шерге''' — иң кадерле.

Артыклык дәрәҗәсен ясаганда да татар теле белән тулы тәңгәллек күзәтелә: '''эн шерге''' — иң кадерле.

Сыйфатлар исем яки фигыль тамырына '''–ан''' кушымчасы ялгап та ясалырга мөмкин: '''пылан''' — болытлы; '''мардежан''' — җилле; '''кечан''' — кояшлы; '''тӱтыран''' — томанлы; '''йӱран''' — яңгырлы. Мондый сүзләр рәвеш буларак та кулланыла.

Сыйфатлар исем яки фигыль тамырына '''–ан''' кушымчасы ялгап та ясалырга мөмкин: '''пылан''' — болытлы; '''мардежан''' — җилле; '''кечан''' — кояшлы; '''тӱтыран''' — томанлы; '''йӱран''' — яңгырлы. Мондый сүзләр рәвеш буларак та кулланыла.

== Саннар ==
== Саннар ==
Юл номеры - 645: Юл номеры - 645:
Вакланмаларның санаучысы итеп микъдар саны алына, ваклаучысы итеп — тәртип саны, например: '''ик кокымшо''' — икедән бер, ярты (1/2); '''ик кумшо''' — өчтән бер (1/3); '''ик нылымше''' — дүрттән бер, чирек (1/4); '''кум нылымше''' — дүрттән өч (3/4); '''ноль тичмашат коло вич шӱдымшӧ''' — ноль бөтен йөздән егерме биш (0,25); '''ик тичмашат кум луымшо''' — бер бөтен уннан өч (1,3) һ.б.

Вакланмаларның санаучысы итеп микъдар саны алына, ваклаучысы итеп — тәртип саны, например: '''ик кокымшо''' — икедән бер, ярты (1/2); '''ик кумшо''' — өчтән бер (1/3); '''ик нылымше''' — дүрттән бер, чирек (1/4); '''кум нылымше''' — дүрттән өч (3/4); '''ноль тичмашат коло вич шӱдымшӧ''' — ноль бөтен йөздән егерме биш (0,25); '''ик тичмашат кум луымшо''' — бер бөтен уннан өч (1,3) һ.б.

Башка сүз төркемнәрендәге кебек үк, килеш буенча төрләнгәндә, барлык саннарның да басым төшмәүче соңгы '''е''', '''о''', '''ӧ''' сузыклары  '''“ы”''' авазына үзгәртелә. Бары тик хәл килешендә генә бу кагыйдә үтәлми, чөнки аның килеш кушымчасы ('''-еш''') үзе басым ала, мәсәлән: '''кумытеш''' — өченчедәге, '''нылымшеш''' — дүртенчедәге.

Башка сүз төркемнәрендәге кебек үк, килеш буенча төрләнгәндә, барлык саннарның да басым төшмәүче соңгы '''е''', '''о''', '''ӧ''' сузыклары  '''“ы”''' авазына үзгәртелә. Бары тик хәл килешендә генә бу кагыйдә үтәлми, чөнки аның килеш кушымчасы ('''-еш''') үзе басым ала, мәсәлән: '''кумытеш''' — өченчедәге, '''нылымшеш''' — дүртенчедәге.

Барлык очракларда да катлаулы һәм кушма саннарның соңгы өлеше генә төрләнә.

Барлык очракларда да катлаулы һәм кушма саннарның соңгы өлеше генә төрләнә.

{| class="wikitable" style="text-align:left"
{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 740: Юл номеры - 740:
Билгесезлек алмашлыклары '''ала-''' яки '''иктаж-''' кебек билгесезлек кисәкчәләренә сорау алмашлыкларын сызыкча аша ялгап ясала: '''ала-кӧ''' — кемдер; '''ала-мо''' — нәрсәдер; '''ала-могай''' — ниндидер; '''ала-мыняр''' — күпмедер; '''ала-кудо''' — кайсыдыр; '''иктаж-кӧ''' — кемдер (кем булса да); '''иктаж-мо''' — нәрсәдер (нәрсә булса да); '''иктаж-могай''' — ниндидер (нинди була да). Шул ук мәгънәдәге '''кӧ-гынат''', '''мо-гынат''', '''кудо-гынат''' алмашлыклары да кулланыла.

Билгесезлек алмашлыклары '''ала-''' яки '''иктаж-''' кебек билгесезлек кисәкчәләренә сорау алмашлыкларын сызыкча аша ялгап ясала: '''ала-кӧ''' — кемдер; '''ала-мо''' — нәрсәдер; '''ала-могай''' — ниндидер; '''ала-мыняр''' — күпмедер; '''ала-кудо''' — кайсыдыр; '''иктаж-кӧ''' — кемдер (кем булса да); '''иктаж-мо''' — нәрсәдер (нәрсә булса да); '''иктаж-могай''' — ниндидер (нинди була да). Шул ук мәгънәдәге '''кӧ-гынат''', '''мо-гынат''', '''кудо-гынат''' алмашлыклары да кулланыла.

'''''Юклык алмашлыклары''''' да шул ук юл белән, бу очракта '''ни-''' кисәкчәсенә сорау алмашлыклары өстәп ясала: '''нигӧ''' — һичкем; '''нимо''' — һичнәрсә, һични; '''нигӧн''' — һичкемнең (һичкемнеке); '''нимон''' — һичнәрсәнең (һичнәрсәнеке); '''нимогай''' — һичнинди; '''нимыняр''' — һичбер; '''нигудо''' — һичкем (беркем дә түгел); '''иктат''' — һичнәрсә (бернәрсә дә түгел).

'''''Юклык алмашлыклары''''' да шул ук юл белән, бу очракта '''ни-''' кисәкчәсенә сорау алмашлыклары өстәп ясала: '''нигӧ''' — һичкем; '''нимо''' — һичнәрсә, һични; '''нигӧн''' — һичкемнең (һичкемнеке); '''нимон''' — һичнәрсәнең (һичнәрсәнеке); '''нимогай''' — һичнинди; '''нимыняр''' — һичбер; '''нигудо''' — һичкем (беркем дә түгел); '''иктат''' — һичнәрсә (бернәрсә дә түгел).

'''''Билгеләү алмашлыклары''''': '''керек-кӧ''' — кем (генә) булса да; '''керек-мо''' — нәрсә (генә) булса да; '''керек-кудо''' — нинди (генә) булса да; '''керек-мыняр''' — күпме (генә) булса да; '''чыла''', '''чылан''' — барысы (да); '''весе''', '''южо''' — башка; '''кажне''' — һәркем.

'''''Билгеләү алмашлыклары''''': '''керек-кӧ''' — кем (генә) булса да; '''керек-мо''' — нәрсә (генә) булса да; '''керек-кудо''' — нинди (генә) булса да; '''керек-мыняр''' — күпме (генә) булса да; '''чыла''', '''чылан''' — барысы (да); '''весе''', '''южо''' — башка; '''кажне''' — һәркем.

{| class="wikitable" style="text-align:left"
{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 764: Юл номеры - 764:

'''Шке''' (үз) билгеләү алмашлыгының берничә мәгънәсе  һәм кулланылышы бар, ул, мәсәлән, кайтымлы һәм тартымлы алмашлык ролен үти ала. Әйтик, '''шкенжым шке''' “үзеңне үзең” дип тәрҗемә ителә. Җөмләдә исем яки ия булып торганда, аңа тартым кушымчалары ялгана, мәсәлән: '''Шкеже изам шуко тидын нерген шонен.''' — Абыем бу хакта үзе дә күп уйланган.

'''Шке''' (үз) билгеләү алмашлыгының берничә мәгънәсе  һәм кулланылышы бар, ул, мәсәлән, кайтымлы һәм тартымлы алмашлык ролен үти ала. Әйтик, '''шкенжым шке''' “үзеңне үзең” дип тәрҗемә ителә. Җөмләдә исем яки ия булып торганда, аңа тартым кушымчалары ялгана, мәсәлән: '''Шкеже изам шуко тидын нерген шонен.''' — Абыем бу хакта үзе дә күп уйланган.

{| class="wikitable" style="text-align:left"
{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 815: Юл номеры - 815:
Башка сүз төркемнәренең үзгәрешсез булып киткән берәмлекләре дә рәвеш булып хезмәт итә ала: '''йӱдым''' — төнлә; '''телым''' — кыш көне (кышын); '''йолын''' — җәяү (“аяк” сүзенең иялек килеше); '''курымеш''' — мәңгегә (“гасыр” сүзенең хәл килеше).

Башка сүз төркемнәренең үзгәрешсез булып киткән берәмлекләре дә рәвеш булып хезмәт итә ала: '''йӱдым''' — төнлә; '''телым''' — кыш көне (кышын); '''йолын''' — җәяү (“аяк” сүзенең иялек килеше); '''курымеш''' — мәңгегә (“гасыр” сүзенең хәл килеше).

Рәвешләрнең '''-сек''' һәм '''-нек''' кушымчалары белән ясала торганнары фигыль гамәленең башлангыч мизгелен күрсәтә. Мәсәлән: '''ожно''' — '''ожнысек''' (элек — электән, күптәннән бирле), '''эрдене''' — '''эрденысек''' (иртән — иртәннән бирле), '''кунам?''' — '''кунамсек?''' (кайчан? — кайчаннан бирле?), '''изи''' — '''изинек''' (кечкенә — кечкенәдән үк). Соңгы мисалда '''изинек''' урынына '''изи годсек''' дип no әйтергә мөмкин.

Рәвешләрнең '''-сек''' һәм '''-нек''' кушымчалары белән ясала торганнары фигыль гамәленең башлангыч мизгелен күрсәтә. Мәсәлән: '''ожно''' — '''ожнысек''' (элек — электән, күптәннән бирле), '''эрдене''' — '''эрденысек''' (иртән — иртәннән бирле), '''кунам?''' — '''кунамсек?''' (кайчан? — кайчаннан бирле?), '''изи''' — '''изинек''' (кечкенә — кечкенәдән үк). Соңгы мисалда '''изинек''' урынына '''изи годсек''' дип no әйтергә мөмкин.

Рәвешләрнең чагыштыру дәрәҗәсе '''–рак''' кушымчасы ялгап ясала, мәсәлән: '''талын''' (көчле) — '''талынрак''' (көчлерәк); '''писын''' (тиз) — '''писынрак''' (тизрәк); '''вара''' (соңыннан) — '''варарак''' (соңрак).

Рәвешләрнең чагыштыру дәрәҗәсе '''–рак''' кушымчасы ялгап ясала, мәсәлән: '''талын''' (көчле) — '''талынрак''' (көчлерәк); '''писын''' (тиз) — '''писынрак''' (тизрәк); '''вара''' (соңыннан) — '''варарак''' (соңрак).

== Cинтаксис ==
== Cинтаксис ==
Юл номеры - 843: Юл номеры - 843:
2) Башкарылыш мөнәсәбәтләре буенча бәйле сүзләр билгеле бер килештә куела: '''Садерлаште кайык-влак мурат.''' — Бакчаларда кошлар сайрый. '''Мый письмам возем.''' — Мин хат язам. Бу очракта, татарчадан аермалы буларак, төшем килеш кушымчасын ялгау мәҗбүри ('''письмам возем''' — хатны язам).

2) Башкарылыш мөнәсәбәтләре буенча бәйле сүзләр билгеле бер килештә куела: '''Садерлаште кайык-влак мурат.''' — Бакчаларда кошлар сайрый. '''Мый письмам возем.''' — Мин хат язам. Бу очракта, татарчадан аермалы буларак, төшем килеш кушымчасын ялгау мәҗбүри ('''письмам возем''' — хатны язам).

3) Янәшәлек бәйләнеше: '''кугу армий''' — зур армия; '''вич книга''' — биш китап.

3) Янәшәлек бәйләнеше: '''кугу армий''' — зур армия; '''вич книга''' — биш китап.

4) Тартымлык яраштыруы. Бу төр буенча яраштырганда, бәйле сүз иялек килешендә куела, ә мөстәкыйль сүз тартым кушымчасы ала, мәсәлән: '''мыйын эргым''' — минем улым; '''заводын тӱньыкшӧ''' — завод торбасы.

4) Тартымлык яраштыруы. Бу төр буенча яраштырганда, бәйле сүз иялек килешендә куела, ә мөстәкыйль сүз тартым кушымчасы ала, мәсәлән: '''мыйын эргым''' — минем улым; '''заводын тӱньыкшӧ''' — завод торбасы.

== Әдәбият ==
== Әдәбият ==
Юл номеры - 854: Юл номеры - 854:

== Чыганаклар ==
== Чыганаклар ==
*Рус Википедиясе
*Урыс Википедиясе
*http://grammar.marlamuter.com
*http://grammar.marlamuter.com

== Тышкы сылтамалар ==
== Тышкы сылтамалар ==
* [http://www.tatknigafund.ru/books/2487/read Татарча-русча-марича сөйләүлек]
* [http://www.tatknigafund.ru/books/2487/read Татарча-урысча-марича сөйләүлек]

== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==
Юл номеры - 864: Юл номеры - 864:

{{Русия телләре}}{{Фин-угыр телләре}}
{{Русия телләре}}{{Фин-угыр телләре}}
* [https://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/1295972#.D0.A1.D0.BA.D0.BB.D0.BE.D0.BD.D0.B5.D0.BD.D0.B8.D0.B5_.D0.B8.D0.BC.D1.91.D0.BD_.D1.81.D1.83.D1.89.D0.B5.D1.81.D1.82.D0.B2.D0.B8.D1.82.D0.B5.D0.BB.D1.8C.D0.BD.D1.8B.D1.85]

[[Төркем:Чирмеш теле]]
[[Төркем:Чирмеш теле]]
[[Төркем:Фин-угыр телләре]]
[[Төркем:Фин-угыр телләре]]
* [https://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/1295972#.D0.A1.D0.BA.D0.BB.D0.BE.D0.BD.D0.B5.D0.BD.D0.B8.D0.B5_.D0.B8.D0.BC.D1.91.D0.BD_.D1.81.D1.83.D1.89.D0.B5.D1.81.D1.82.D0.B2.D0.B8.D1.82.D0.B5.D0.BB.D1.8C.D0.BD.D1.8B.D1.85]

25 фев 2019, 17:46 юрамасы

Чирмеш теле
Үзисем:

Марий йылме

Илләр:

Русия

Төбәкләр:

Мари Ил, Башкортстан, Татарстан, Свердлау өлкәсе, Киров өлкәсе

Рәсми халәт:

Мари Ил

Сөйләшүчеләр саны:

487 мең кеше

Дәрәҗә:

таулы чирмеш теленә җитди куркыныч яный[1]

Халәт:

начар хәлдә[d]

Классификация
Төркем:
Язу:

чирмеш әлифбасы[d] һәм кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

мач 445

ISO 639-1:

ISO 639-2:

chm[2]

ISO 639-3:

chm[2]

Чирмеш теле (чир. Марий йылме, рус. Марийский язык) - чирмеш халкының туган теле, фин-угыр телләренең фин-пермь телләре төркеменә керә.

Чирмеш теленең 4 төп җирле сөйләме.      Таулы чирмеш      Төньяк-көнбатыш чирмеш      Болын чирмеш      Көнчыгыш (урал) чирмеш
Чирмеш мәҗүси дине каһиннәре (карт)

Җирле сөйләмнәр

Чирмеш телендә 2 төп сөйләм бар: Тау һәм Болын.
Болын чирмеш теленең ике шивәсе бар:

• Көнчыгыш (урал) сөйләше
• Төньяк-көнбатыш сөйләше

Тау чирмеш теленең ике шивәсе бар:

Таралышы

Федераль округ/РФ субъекты 2002 елга

(%ларда)

Идел буе ФО, шул исәптән 413 209 (91,6 %)
- Марий Ил 254 108 (56,3 %)
- Башкортстан 95 405 (21,2 %)
- Татарстан 15 435 (3,4 %)
- Киров өлкәсе 28 161 (6,2 %)
- Удмуртия 6 981 (1,6 %)
Урал ФО, шул исәптән 21 818 (4,8 %)
- Свердлау өлкәсе 14 770 (3,2 %)
Көньяк ФО 4 942 (1,1 %)
Себер ФО 4 016 (0,9 %)
Үзәк ФО 3 295 (0,7 %)
Төньяк-көнбатыш ФО 2 783 (0,6 %)
Ерак көнчыгыш ФО 970 (0,2 %)
Барлыгы 451 033 (100 %)

Әлифба

А а Ӓ ӓ* Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж З з И и Й й К к Л л М м Н н
Ҥ ҥ

О о Ö ö П п Р р С с Т т У у
Ӱ ӱ

Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ
Ы ы Ӹӹ* Ь ь Э э Ю ю Я я
• Тау чирмеш диалекты хәрефләре

Чирмеш әлифбасы хәрефләренең укылышы

Хәреф Әйтелеше, охшашлыгы, искәрмәләр
А а урысча a
Ӓ ӓ татарча ә; IPA — 04D2 һәм 04D3 *
Б б б
В в в; ирен-ирен әйтелеше дә очрый
Г г г; ике сузык аваз уртасында — көньяк урыс телендәгечә,
мәсәлән, тыгыде — вак, когарш — көя;
IPA тамгалары — ɣ (0262 Alt+X һәм 0263 Alt+X)
Д д д
Е е йомык е
Ё ё урысча йо
Ж ж ж
З з з
И и и
Й й й
К к к
Л л л; калын “л” авазыннан аз гына йомшаграк
М м м
Н н н
Ҥ ҥ татарча ң; IPA — 04A4 Alt+X һәм 04A5 Alt+X
О о йомык о
Ӧ ӧ татарча ө; IPA — 04E6 Alt+X һәм 04E7 Alt+X
П п п
Р р р
С с с
Т т т
У у у
Ӱ ӱ татарча ү; IPA — 04F0 Alt+X һәм 04F1 Alt+X
Ф ф ф; ирен-ирен әйтелеше дә очрый
Х х х
Ц ц ц
Ч ч урысча ч
Ш ш ш
Щ щ щ (урыс алынмаларында)
Ы ы чирмеш сүзләрендә — татарча ы,
урыс алынмаларында — урысча ы
Ӹ ӹ татарча э; IPA — 04F8 һәм 04F9 *
Ъ ъ ъ (алынмаларда)
Ь ь ь (алынмаларда)
Э э э
Ю ю ю
Я я я
• Тау чирмеш диалекты хәрефләре

Кыскача грамматик белешмә

(болын чирмеш теле үрнәгендә)

Исемнәр

(Лӱ́ммут-влак)
Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә.
Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: пӧрт-влак, пӧрт-шамыч — өйләр; ача-влак — әтиләр; пасу-влак, пасу-шамыч — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы “мыт” кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: Сапаевмыт — Сапаевлар; Эчанмыт — Эчаннар; ачамыт — әтиләр. Ә “ла” кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: яллаште — авылларда; яллашке — авылларга.

Тартым кушымчалары

Берлек сан

Затлар Кушымчалар Мисал 1 Мисал 2 Мисал 3
Беренче зат -м, -ем, -эм ачам (әтием) пӧртем (өем) пасуэм (кырым)
Икенче зат -т, -ет, -эт ачат (әтиең) пӧртет (өең) пасуэт (кырың)
Өченче зат -же, -жо, -жӧ,
-ше, -шо, -шӧ
ачаже (әтисе) пӧртшӧ (өе) пасужо (кыры)

Күплек сан

Затлар Кушымчалар Мисал 1 Мисал 2 Мисал 3
Беренче зат -на ачана (әтиебез) пӧртна (өебез) пасуна (кырыбыз)
Икенче зат -да ачада (әтиегез) пӧртда (өегез) пасуда (кырыгыз)
Өченче зат -шт ачашт (әтиләре) пӧртышт (өйләре) пасушт (кырлары)

Исем төрләнешләре

Берлек сан

Килешләр Сораулар Кушымчалар Мисал 1 Мисал 2 Мисал 3
Баш килеш кӧ? мо? — кем? нәрсә? ача — әти пӧрт — өй пасу — кыр
Иялек килеш кӧн? мон? — кемнең? кемнеке?
нәрсәнең? нәрсәнеке?
-н, ын ачан — әтинең пӧртын — өйнең пасун — кырның
Юнәлеш килеш кӧлан? молан? — кемгә? нәрсәгә? -лан ачалан — әтигә пӧртлан — өйгә пасулан — кырга
Төшем килеш кӧм? мом? — кемне? нәрсәне? -м, -ым ачам — әтине пӧртым — өйне пасум — кырны
Чагыштыру килеше кöла? — кемдәй? кем кебек?
мола? — нәрсәдәй? нәрсә кебек?
-ла ачала — әти шикелле пӧртла — өйдәй пасула — кыр кебек
Бергәлек килеше кӧге? моге? — кем белән? нәрcә белән? -ге ачаге — әти белән пӧртге — өй белән пасуге — кыр белән
Урын килеше кушто? — кайда? -ште, -што, -штӧ,
-ыште, -ышто, -ыштӧ
пӧртыштӧ — өйдә пасушто — кырда
Юнәлтү килеше кушко? (куш?) — кая (таба)? кайсы якка? -шке, -шко, -шкӧ,
-ышке, -ышко, -ышкӧ
пӧртыш(кӧ) — өйгә пасушко — кырга
Хәл килеше кушан? — кайдагы? кай җирдәге? -ш, -еш, -эш пӧртеш — өйдәге пасуэш — кырдагы

Күплек сан

Килешләр Сораулар Мисал 1 Мисал 2 Мисал 3
Баш килеш кӧ? мо? — кем? нәрсә? пӧрт-влак — өйләр ялла — авыллар ачамыт — әтиләр
Иялек килеш кӧн? мон? — кемнең? кемнеке?
нәрсәнең? нәрсәнеке?
пӧрт-влакын — өйләрнең яллан — авылларның ачамытын — әтиләрнең
Юнәлеш килеш кӧлан? молан? — кемгә? нәрсәгә? пӧрт-влаклан — өйләргә яллалан — авылларга ачамытлан — әтиләргә
Төшем килеш кӧм? мом? — кемне? нәрсәне? пӧрт-влакым — өйләрне яллам — авылларны ачамытым — әтиләрне
Чагыштыру килеше кöла? — кемдәй? кем кебек?
мола? — нәрсәдәй? нәрсә кебек?
пӧрт-влакла — өйләр кебек яллала — авыллардай ачамытла — әтиләр шикелле
Бергәлек килеше кӧге? моге? — кем белән? нәрcә белән? пӧрт-влакге — өй белән яллаге — авыллар белән ачамытге — әтиләр белән
Урын килеше кушто? — кайда? пӧрт-влакыште — өйләрдә яллаште — авылларда
Юнәлтү килеше кушко? (куш?) — кая (таба)? кайсы якка? пӧрт-влакыш(ке) — өйләргә яллаш(ке) — кырларга
Хәл килеше кушан? — кайдагы? кай җирдәге? пӧрт-влакеш — өйләрдәге яллаш — авыллардагы

Тартымлы исем төрләнеше

(“пӧрт” (өй) сүзенең беренче заты үрнәгендә)

Килешләр Берлек сан Күплек сан 1 Күплек сан 2
Баш килеш пӧртем — өем пӧрт-влакем — өйләрем пӧртем-влак — өйләрем
Иялек килеш пӧртемын — өемнең пӧрт-влакемын — өйләремнең пӧртем-влакын — өйләремнең
Юнәлеш килеш пӧртемлан — өемә пӧрт-влакемлан — өйләремә пӧртем-влаклан — өйләремә
Төшем килеш пӧртемым — өемне пӧрт-влакемым — өйләремне пӧртем-влакым — өйләремне
Чагыштыру килеше пӧртемла — өемдәй пӧрт-влакемла — өйләрем кебек пӧртем-влакла — өйләрем шикелле
Бергәлек килеше пӧртемге — өем белән пӧрт-влакемге — өйләрем белән пӧртем-влакге — өйләрем белән
Урын килеше пӧртыштем — өемдә пӧрт-влакыштем — өйләремдә пӧртем-влакыште — өйләремдә
Юнәлтү килеше пӧртышкем — өемә пӧрт-влакышкем — өйләремә пӧртем-влакыш(ке) — өйләремә
Хәл килеше пӧртешем — өемдәге пӧрт-влакешем — өйләремдәге пӧртем-влакеш — өйләремдәге

Фигыльләр

Чирмеш (мари) телләрендә фигыльләр системы нык тармакланган, гаять төзек һәм татар теленекенә шактый охшаш.
Чирмеш фигыльләре, хәзерге-киләчәк заманның берлек санында һәм беренче затында ялгана торган кушымчалары буенча, ике төрләнешкә аерымлана:
1) –ам кушымчасын ала торганнары;
2) –ем кушымчасын кабул итүчеләре.
Башка грамматик шәкелләрдә кулланыла торган фигыль кушымчалары да шуңа бәйле. Бу кушымчалар, фигыльләрнең кайсы төрләнешкә каравын һәм, аерым очракларда, нинди мәгънәгә дә ия булуын күрсәтү өчен, белешмәләрдә һәм сүзлекләрдә җәя эчендә бирелә. Мәсәлән: лудаш (-ам) — укырга; возаш (-ем) — 1) язарга; 2) төшереп җибәрергә. Әмма возаш (-ам) сүзе “ятарга” дип тәрҗемә ителә. Возаш сүзенең ике төрләнешендә дә башка омонимик мәгънәләр бар.

Хикәя фигыльләр төрләнеше кушымчалары

Фигыль заманнары Зат һәм сан Төрләнеш үрнәкләре
1 төрл. 2 төрл.
Хәзерге-киләчәк заман 1 зат, берлек сан -ам -ем
2 зат, берлек сан -ат -ет
3 зат, берлек сан -еш
1 зат, күплек сан -ына -ена
2 зат, күплек сан -ыда -еда
3 зат, күплек сан -ыт -ат
Беренче үткән заман 1 зат, берлек сан -ым -ышым
2 зат, берлек сан -ыч -ышыч
3 зат, берлек сан -о (-ӧ, -е) -ыш
1 зат, күплек сан -на -ышна
2 зат, күплек сан -да -ышда
3 зат, күплек сан -ыч -ышт
Икенче үткән заман 1 зат, берлек сан -ынам -енам
2 зат, берлек сан -ынат -енат
3 зат, берлек сан -ын -ен
1 зат, күплек сан -ынна -енна
2 зат, күплек сан -ында -енда
3 зат, күплек сан -ыныт -еныт

Хәзерге-киләчәк заман­

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый лудам — мин укыйм
мый ом луд — мин укымыйм
мый возем — мин язам
мый ом возо — мин язмыйм
тый лудат — син укыйсың
тый от луд — син укымыйсың
тый возет — син язасың
тый от возо — син язмыйсың
тудо лудеш — ул укый
тудо огеш (ок) луд — ул укымый
тудо воза — ул яза
тудо огеш (ок) возо — ул язмый
ме лудына — без укыйбыз
ме огына (она) луд — без укымыйбыз
ме возена — без язабыз
ме огына (она) возо — без язмыйбыз
те лудыда — сез укыйсыз
те огыда (ода) луд — сез укымыйсыз
те возеда — сез язасыз
те огыда (она) возо — сез язмыйсыз
нуно лудыт — алар укый(лар)
нуно огыт луд — алар укымыйлар
нуно возат — алар яза(лар)
нуно огыт возо — алар язмыйлар

Боерык фигыль шәкелләре­

Боерык фигыльләрнең берлек сан икенче заттагы шәкеле нигез итеп алына, һәм ул кушымчалар ярдәмендә күп кенә грамматик формаларны ясауда катнаша: луд — укы; возо — яз; нал — ал; полшо — булыш; код — кал; келше — килеш; туныкто — укыт, өйрәт; кошт — бар; муш — ю; шич — утыр. Тамырны тәмамлаучы ике тартыкның берсе гадәттә төшереп калдырыла, мәсәлән: шинчаш (утырырга) — шич (утыр; мушкаш (юарга) — муш (ю). Ләкин бер искәрмә бар: кошташ (барырга) фигыле тамырындагы ике тартык та боерык шәкелендәгечә сакланып кала: кошт (бар).

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
луд! — укы! ит луд! — укыма! возо! — яз! ит возо! — язма!
лудса! — укыгыз! ида луд! — укымагыз! возыза! — языгыз! ида возо! —язмагыз!
айда луд! — әйдә, укы! айда лудса! — әйдәгез, укыгыз! айда возо! — әйдә, яз! айда возыза! — әйдәгез, языгыз!
айда (айста) лудына! — әйдәгез, укыйк! айда (айста) возена! — әйдәгез, языйк!

Беренче үткән заман­

Беренче үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле һәм сөйләүчегә анык билгеле булган гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Мый Йошкар-Олаште кок ий илышым. — Мин Йошкар-Олада ике ел яшим.

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый лудым — мин укыдым
мый шым луд — мин укымадым
мый возышым — мин яздым
мый шым возо — мин язмадым
тый лудыч — син укыдың
тый шыч луд — син укымадың
тый возышыч — син яздың
тый шыч возо — син язмадың
тудо лудо — ул укыды
тудо ыш луд — ул укымады
тудо возыш — ул язды
тудо ыш возо — ул язмады
ме лудна — без укыдык
ме ышна луд — без укымадык
ме возышна — без яздык
ме ышна возо — без язмадык
те лудда — сез укыдыгыз
те ышда луд — сез укымадыгыз
те возышда — сез яздыгыз
те ышда возо — сез язмадыгыз
нуно лудыч — алар укыды(лар)
нуно ышт луд — алар укымады(лар)
нуно возышт — алар язды(лар)
нуно ышт возо — алар язмадылар

Икенче үткән заман­

Икенче үткән заман фигыльләре актуаль булмаган һәм хикәяләү вакытына бәйсез гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Тудо теҥгече толын, кызыт кинош кайыш. — Ул кичә килде, хәзер кинога китте. Ягъни, кичә үк килгән иде (актуаль булмаган гамәл — икенче үткән заман), ләкин хәзер генә кинога китте (сөйләү вакыты белән бәйле гамәл — беренче үткән заман). ­Икенче үткән заман фигыленең нигезе итеп, хәл фигыль шәкеле алына (лудаш — лудын, возаш — возен), зат кушымчалары шуңа ялгана. Берлек сан өченче зат фигыле бернинди кушымча кабул итми. Бу заман фигыльләренең юклык шәкеле шул нигездән соң килә торган юклык кисәкчәләре аша тәгаенләнә.

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый лудынам — мин укыганмын
мый лудын омыл — мин укымаганмын
мый возенам — мин язганмын
мый возен омыл — мин язмаганмын
тый лудынат — син укыгансың
тый лудын отыл — син укымагансың
тый возенат — син язгансың
тый возен отыл — син язмагансың
тудо лудын — ул укыган
тудо лудын огыл — ул укымаган
тудо возен — ул язган
тудо возен огыл — ул язмаган
ме лудынна — без укыганбыз
ме лудын огынал (онал) — без укымаганбыз
ме возенна — без язганбыз
ме возен огынал (онал) — без язмаганбыз
те лудында — сез укыгансыз
те лудын огыдал (одал) — сез укымадыгыз
те возенда — сез язгансыз
те возен огыдал (одал) — сез язмагансыз
нуно лудыныт — алар укыганнар
нуно лудын огытыл — алар укымаганнар
нуно возеныт — алар язганнар
нуно возен огытыл — алар язмаганнар

Беренче озайтылган үткән заман

Беренче озайтылган үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле, озакка сузыла торган һәм вакыт кысалары чикләнмәгән гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Ожно тиде верыште пеш кугу пӱнчӧ-влак кушкыт ыле. — Элек бу урында озын-озын нарат агачлары үсә иде. “Кушкыт ыле” — үсә иде.
Алар шулай ук башка үткән заманда тәгаенләнүче фигыльләр аша бирелгән хәлләр белән бергә булырга да мөмкин. Мәсәлән: Мый книгам лудам ыле, тиде жапыште шольым толын пурыш. — Мин китап укый идем, шул вакытта энекәшем килеп җитте. “Лудам ыле” (укый идем) беренче озайтылган үткән заманда куелган, ә “толын пурыш” (килеп җитте) — беренче (тәмамланган!) үткән заманда.
Татар теленнән аермалы буларак, чирмеш теленең беренче озайтылган үткән заман фигыльләрендә зат кушымчалары хәзерге-киләчәк замандагы төп фигыльгә ялгана, ә берлек сан өченче затта куела торган ярдәмче фигыль үзгәрешсез кала (лудам ыле — укый идем). Бу үзенчәлек алга таба бәян ителәчәк икенче озайтылган үткән заманга һәм кушма-тезмә фигыльләрнең башка грамматик күренешләренә дә кагыла.

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый лудам ыле — мин укый идем
мый ом луд ыле — мин укымый идем
мый возем ыле — мин яза идем
мый ом возо ыле — мин язмый идем
тый лудат ыле — син укый идең
тый от луд ыле — син укымый идең
тый возет ыле — син яза идең
тый от возо ыле — син язмый идең
тудо лудеш ыле — ул укый иде
тудо огеш (ок) луд ыле — ул укымый иде
тудо воза ыле — ул яза иде
тудо огеш (ок) возо ыле — ул язмый иде
ме лудына ыле — без укый идек
ме огына (она) луд ыле — без укымый идек
ме возена ыле — без яза идек
ме огына (она) возо ыле — без язмый идек
те лудыда — сез укый идегез
те огыда (ода) луд ыле — сез укымый идегез
те возеда ыле — сез яза идегез
те огыда (она) возо ыле — сез язмый идегез
нуно лудыт ыле — алар укый иде
нуно огыт луд ыле — алар укымый иде
нуно возат ыле — алар яза иде
нуно огыт возо ыле — алар язмый иде

Икенче озайтылган үткән заман

Беренче озайтылган үткән заман фигыльләре кебек үк, икенче озайтылган үткән заман фигыльләре дә озакка сузыла торган һәм вакыт кысалары чикләнмәгән гамәлләрне чагылдыра. Ләкин, беренчеләрдән аермалы буларак, икенчеләре актуаль булмаган һәм хикәяләү вакытына бәйсез вакыйгаларга карата кулланыла. Биредә дә төп фигыль төрләнә торган була, ягъни зат кушымчлары аңа ялгана, ә ярдәмче фигыль итеп, улаш (булырга) фигыленең икенче (тәмамланган) үткән замандагы берлек сан өченче зат шәкеле — улмаш (булды) сүзе алына. Ярдәмче фигыль, алдарак әйтелгәнчә, зат-сан буенча төрләндергәндә, үзгәрешсез кала.
Икенче озайтылган үткән заман фигыльләренең юклык шәкеле, беренче озайтылган үткән замандагы кебек, төп фигыльнең юклык формасы аша тәгаенләнә.

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый лудам улмаш — мин укыганмын
мый ом луд улмаш — мин укымаганмын
мый возем улмаш — мин язганмын
мый ом возо улмаш — мин язмаганмын
тый лудат улмаш — син укыгансың
тый от луд улмаш — син укымагансың
тый возет улмаш — син язгансың
тый от возо улмаш — син язмагансың
тудо лудеш улмаш — ул укыган
тудо огеш (ок) луд улмаш — ул укымаган
тудо воза улмаш — ул язган
тудо огеш (ок) воза улмаш — ул язмаган
ме лудына улмаш — без укыганбыз
ме огына (она) луд улмаш — без укымаганбыз
ме возена улмаш — без язганбыз
ме огына (она) возо улмаш — без язмаганбыз
те лудыда улмаш — сез укыгансыз
те огыда (ода) луд улмаш — сез укымагансыз
те возеда улмаш — сез язгансыз
те огыда (ода) возо улмаш — сез язмагансыз
нуно лудыт улмаш — алар укыганнар
нуно огыт луд улмаш — алар укымаганнар
нуно возат улмаш — алар язганнар
нуно огыт возо улмаш — алар язмаганнар

Беренче һәм икенче озайтылган үткән заманнарны тагын “тәмамланмаган үткән заманнар” дип тә атыйлар.

Беренче күптән үткән заман

Беренче күптән үткән заман фигыльләре үткән заманда хикәяләү вакытыннан алдарак булган гамәлләрне чагылдыра. Бу очракта “ыле” (иде) сүзе ярдәмче фигыль итеп алына ­һәм татар теле грамматик нормалары белән тулы тәңгәллек күзәтелә.

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый лудынам ыле — мин укыган идем
мый лудын омыл ыле — мин укымаган идем
мый возенам ыле — мин язган идем
мый возен омыл ыле — мин язмаган идем
тый лудынат ыле — син укыган идең
тый лудынат отыл ыле — син укымаган идең
тый возенат ыле — син язган идең
тый возен отыл ыле — син язмаган идең
тудо лудын ыле — ул укыган иде
тудо лудын огыл ыле — ул укымаган иде
тудо возен ыле — ул язган иде
тудо возен огыл ыле — ул язмаган иде
ме лудынна ыле — без укыган идек
ме лудын огынал (онал) ыле — без укымаган идек
ме возенна ыле — без язган идек
ме возен огына (она) ыле — без язмаган идек
те лудында — сез укыган идегез
те лудын огыдал (одал) ыле — сез укымаган идегез
те возенда ыле — сез язган идегез
те возен огыда (она) ыле — сез язмаган идегез
нуно лудыныт ыле — алар укыган иде
нуно лудын огытыл ыле — алар укымаган иде
нуно возеныт ыле — алар язган иде
нуно возен огытыл ыле — алар язмаган иде

Икенче күптән үткән заман

Чирмеш теленең икенче күптән үткән заман фигыльләре үткән заманда хикәяләнә торган вакыттан алдарак булган вакыйгаларга карата кулланыла. Беренче күптән үткән заманннан бердәнбер аермасы бар: бу очракта ярдәмче фигыль итеп улаш (булырга) фигыленең үткән замандагы берлек сан өченче зат шәкеле — улмаш (булды) сүзе алына. Бу категория фигыльләрне татар теленә шул ук “борынгы” рәвештә, ягъни  “булган” хәл фигыленең зат-сан төрләнешләре ярдәмендә тәрҗемә итеп булыр иде. Мәсәлән: “укыган булганмын“, “язган булгансыз” һ.б. Әмма хәзерге вакытта бу “архаик” форма татар телендә беренче-икенче затларда сирәк кулланыла, ә вакыйганың күптән үткән заманда һәм “тәмамланмаган” булуы башлыча җөмлә контексты аша аңлатыла. Чирмеш теле исә мондый һәм, әйтергә кирәк, бик урынлы төгәллекне әдәби норма буларак саклап калган.
Икенче күптән үткән заман фигыльләренең юклык шәкеле, икенче озайтылган үткән замандагы кебек, төп фигыльнең юклык формасы аша тәгаенләнә.

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый лудынам улмаш — мин укыганмын
мый лудын омыл улмаш — мин укымаганмын
мый возенам улмаш — мин язганмын
мый возен омыл улмаш — мин язмаганмын
тый лудынат улмаш — син укыгансың
тый лудынат отыл улмаш — син укымагансың
тый возенат улмаш — син язгансың
тый возен отыл улмаш — син язмагансың
тудо лудын улмаш — ул укыган (булган)
тудо лудын огыл улмаш — ул укымаган (булган)
тудо возен улмаш — ул язган (булган)
тудо возен огыл улмаш — ул язмаган (булган)
ме лудынна улмаш — без укыганбыз
ме лудын огынал (онал) улмаш — без укымаганбыз
ме возенна улмаш — без язганбыз
ме возен огына (она) улмаш — без язмаганбыз
те лудында — сез укыгансыз
те лудын огыдал (одал) улмаш — сез укымагансыз
те возенда улмаш — сез язгансыз
те возен огыда (она) улмаш — сез язмагансыз
нуно лудыныт улмаш — алар укыганнар (укыган булганнар)
нуно лудын огытыл улмаш — алар укымаганнар (укымаган булганнар)
нуно возеныт улмаш — алар язганнар (язган булганнар)
нуно возен огытыл улмаш — алар язмаганнар (язмаган булганнар)

Теләк фигыльләр

Чирмеш теленең теләк фигыльләр категориясе аерым фигыль юнәлеше буларак теркәлгән. Аларны татар теленә, эчтәлек контекстына бәйле рәвештә,  шартлы теләк юнәлешендәге кушма фигыль буларак та (“нидер эшлисе иде” сыман), “теләргә” фигыленең зат, сан һәм заман төрләнешләре аша да тәрҗемә итеп була. Теләк фигыль барлыкка китерү өчен, берлек сан икенче заттагы боерык фигыльгә башта -не кушымчасы ялгана, аннары зат-сан кушымчаcы өстәлә. Бу очракта икенче төрләнеш фигыльләренең соңгы сузык авазы “ы” дип үзгәртелә.

Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)
Икенче төрләнеш
возаш (-ем)
мый луднем — мин укыр идем (укырга телим)
мый ынем луд — мин укымас идем (укырга теләмим)
мый возынем — мин язар идем (язарга телим)
мый ынем возо — мин язмас идем (язарга теләмим)
тый луднет — син укыр идең (укырга телисең)
тый ынет луд — син укымас идең
тый возынет  — син язар идең (язарга телисең)
тый ынет возо — син язмас идең (язарга теләмисең)
тудо луднеже — ул укыр иде (укырга тели)
тудо ынеж луд — ул укымас иде
тудо возынеже — ул язар иде (язарга тели)
тудо ынеж возо — ул язмас иде (язарга теләми)
ме луднена — без укыр идек (укырга телибез)
ме ынена луд — без укымас идек
ме возынена  — без язар идек (язарга телибез)
ме ынена возо — без язмас идек (язарга теләмибез)
те луднеда — сез укыр идегез (укырга телисез)
те ынеда луд — сез укымас идегез
те возынеда  — сез язар идегез (язарга телисез)
те ынеда возо — сез язмас идегез (язарга теләмисез)
нуно лудыт — алар укыр иде (укырга телиләр)
нуно ынешт луд — алар укымас иде
нуно возынешт — алар язар иде (язарга телиләр)
нуно ынешт возо — алар язмас иде (язарга теләмиләр)

Теләкне шулай ук шуэш сүзенең -ме (-мо, -мӧ) кушымчалы сыйфат фигыль белән тоташтырмасын кулланып та белдерергә мөмкин: Мыйын кочмо (кочмем) шуэш. — Минем ашыйсым килә. Мыйын кочмо (кочмем) ок шу. — Минем ашыйсым килми. Тыйын Эчан дене кутырет шуэш мо? — Эчан белән сөйләшәсең киләме? Шуэш — күп омонимик мәгънәле шуаш (бу очракта — “теләргә” мәгънәсендә) фигыленең шартлы теләк шәкеле.

Сыйфат фигыльләр

Чирмеш (мари) телләрендә сыйфат фигыльләрнең актив һәм пассив төрләре аерымлана. Аларны барлык заманнарда да кулланып була.
Актив сыйфат фигыль боерык шәкелендәге тамырга –ше, –шо, -шӧ (–ыше, –ышо, -ышӧ) кушымчаларының берсен сингармонизм һәм төрләнеш таләпләренә туры китереп ялгау аша барлыкка килә: лудшо — укучы, укый торган; возышо — язучы, яза торган; лӱдшӧ — куркучы, курка торган, куркак; йӧратыше — яратучы, ярата торган, сөяркә.
Пассив сыйфат фигыль дә шул ук үрнәк буенча, ләкин –ме, –мо, -мӧ (–ыме, –ымо, -ымӧ) кушымчалары ярдәмендә ясала: лудмо — укылучы, укыла торган; возымо — язылучы, языла торган; лӱдмӧ — куркулы, куркыта торган; йӧратыме — яратылучы, яратыла торган.
Һәм сыйфат, һәм фигыль билгеләрен туплаган сүзләрнең ике шәкеле дә җөмләдә төрлечә кулланылырга мөмкин:
а) аергыч рәвешендә: книгам лудшо йоча-влак — китап укучы балалар; диссертацийым возышо аспирант — диссертация язучы аспирант.
б) кушма хәбәрләрнең исем өлеше булып: Кочам пеш шуко лудшо ыле. — Бабам күп укый торган булган.
в) субстантивлашкан хәлдә: лудшо-влак — укучылар; туныктышо — укытучы; палыме — таныш (билгеле булган).
г) иясез җөмлә хәбәре буларак: “Марий коммуна” газетеш Ивукын ачаж нерген возымо. — “Марий коммуна” газетасында Ивукның әтисе турында язганнар.
Сыйфат фигыльләрнең киләчәк заманга, башкарыласы гамәлгә юнәлтелгән төре дә бар, ул боерык шәкелендәге тамырга –шаш (-ышаш) кушымчаларын ялгап ясала. Аларны татар теленә төрлечә тәрҗемә итеп була. Мисаллар:
Президентлан прошенийым возышаш! — Президентка үтенеч язарга кирәк!
Тугеже гын композитор шке гыч нимомат возышаш огыл? — Алайса, композитор үзе берни дә язарга тиеш түгелме?
Нимо лӱдшашат уке! — Бернинди куркыныч юк! (куркытырлык нәрсә юк).

Хәл фигыльләр

Хәл фигыльләр дә берничә кушымча ярдәмендә барлыкка килә. Аларның иң киң таралганы –ын һәм –ен кушымчаларын өстәп ясала. Беренчесе — беренче төрләнеш фигыльләре өчен, икенчесе — икенче төрләнештәгеләр өчен. Болар татар теленә башлыча үтәлү рәвеше хәл фигыльләре ярдәмендә тәрҗемә ителә.
Мисаллар — беренче төрләнештән: лудаш (укырга) — лудын (укып), лекташ (чыгарга) — лектын (чыгып), колышташ (тыңларга) — колыштын (тыңлап). Икенче төрләнештән: йошкаргаш (кызарырга) — йошкарген (кызарып), эрташ (үтәргә) — эртен (үтеп), шулаш (эрергә) — шулен (эреп).
Татар телендәге кебек, чирмеш хәл фигыльләре кушма һәм тезмә фигыльләр ясауда актив катнаша. Мисаллар:
—    чоҥешташ (очарга) — чоҥештен толаш (очып килергә) һәм чоҥештен каяш (очып китәргә);
—    лудаш (укырга) — лудын налаш (укып алырга, укып чыгарга), лудын керташ (укый белергә, укый алырга);
—    возаш (язарга) — возен шындаш (язып куярга);
—    лӱдаш (куркырга) — лӱдын ончаш (куркып карарга).
Хәл фигыльләрнең юклык шәкеле –де кушымчасы ярдәмендә ясала, бу сүзләрдәге басым нәкъ шул кушымчага төшә:
—    лудашлудлудде (укымыйча);
—    возашвозовозыде (язмыйча);
—    лӱдашлӱдлӱдде (курыкмыйча);
—    ышташыштеыштыде (эшләмичә);
—    чоҥешташчоҥештчоҥештыде (очмыйча).
Күргәнебезчә, икенче төрләнеш фигыльләренең (возаш — возо, ышташ — ыште) тамыр азагындагы сузык авазлар (“о” һәм “е”) бу очракта да “ы” итеп үзгәртелә.
Татар телендә “булдыру“ фигыле яки “... алу”, “... белү” тезмә фигыльләре ярдәмендә барлыкка килә торган сүзтезмәләр чирмеш телендә “хәл фигыль + мошташ” тоташтырмасы аша ясала. Мәсәлән: Мый марла лудын моштем. — Мин чирмешчә укый беләм. Мый марла лудын ом мошто. — Мин чирмешчә укый белмим.
Хәл фигыльләрнең беришесе, тезмә фигыльләр составына кертелгәндә, сөйләм телен җиңеләйтү өчен, кыскартылган шәкелдә, ягъни –ын, –ен кушымчаларыннан башка да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән: кычал(ын) ончаш — эзләп карарга; кӱэшт(ын) ончаш — пешереп карарга; тӱҥал(ын) пуаш — башлап җибәрергә.
Бу күренеш тамырында сүз ясаучы –ед (-эд), -ал (-ыл), -алт (-ылт), -ешт (-эшт, -ышт) кушымчалар булган хәл фигыльләргә хас: пургед(ын) — болгатып, коштал(ын) — чумырып алып, тӧргалт(ын) — кубып төшеп, руэшт(ын) —чабып (турап, кисеп мәгънәсендә), кӱрышт(ын) — куптарып һ.б.
Әйтергә кирәк, -алт һәм -ед (-эд) кушымчалары фигыль юнәлешләрен һәм башка формаларны ясауда да бик актив кулланыла. Мәсәлән: кылдашкылдалташ (бәйләргә — бәйләнергә, бәйләнгән булырга), ямдылашямдылалташ (әзерләргә — әзерләнергә), возашвозалташ (язарга — язылырга), канашканалташ (ял итәргә — ял итеп алырга), шонашшоналташ (уйларга — уйланырга), вучашвучалташ (көтәргә — көтеп торырга), лияшлиедаш (булырга — булгаларга), пуашпуэдаш (бирергә — өләшергә), налашналедаш (сатып алырга — күпләп сатып алырга), кошташкоштедаш (йөрергә, килергә — йөргәләргә, килгәләргә).
Вакыт мөнәсәбәтләрен белдерүче хәл фигыльләр -меке, -мешке, -шыла кушымчалары белән ясала.
Төп фигыльдәгедән алдарак башкарыла торган гамәлләрне белдерү өчен, -меке кушымчасы кулланыла. Аларга тартым кушымчалары да өстәп була. Бу төр фигыльләр татар теленә –гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалы хәл фигыльләр, хәл әйләнмәләре яки иярчен җөмләләр аша тәрҗемә ителә. Мисаллар: возымеке мием — язгач барырмын; сведенийым погымеке, нуно операцийлан ямдылалтыт — мәгълүмат туплагач, алар операциягә әзерләнәләр; школ гыч толмеке, ачалан полшыза — мәктәптән кайткач, әтигә булышыгыз.
Ә менә -мешке кушымчасы төп фигыльдәгедән соңрак башкарыла торган гамәлләрне белгертү өчен кирәк. Мәсәлән: Занятий пытымешке, тыште лийына. — Дәрес беткәнче, монда булырбыз. Хәлбуки, мондый хәл фигыльләр татар телендәге -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалы тәңгәллекләр белән тәрҗемә ителә.
Кушымчасы -шыла булган хәл фигыльләр төп фигыльдәге белән бергә башкарыла торган гамәлләрне тасвирлый һәм татар телендә үз “туганы” аша белгертелә: Пашаш кайышыла, йолташем деке пурышым. — Эшкә барышлый, иптәшем янына кереп чыктым.

Сыйфат

Сыйфат (чирмешчә — палымут) әйберләрнең һәм төшенчәләрнең төрле үзлекләрен тасвирлый һәм җөмләдә исем янында аергыч яки кушма хәбәрнең исем өлеше буларак кулланыла.
Чирмеш сыйфаты, татар телендәге кебек үк, билгеләнүче сүз алдында торганда, аңа яраклашып төрләнми, ягъни сан яки килеш кушымчалары кабул итми. Мәсәлән: у книга — яңа китап, у книган — яңа китапның, у книга-влаклан — яңа китапларга.
Ләкин билгеләнүче исемнән соң килгәндә, сыйфат грамматик яктан шул сүз белән килештерелә. Ул шулай ук үзе исем булып киткәндә дә тиешле кушымчаларны кабул итә. Мәсәлән: Нур ӱмбалне кажне ийын шурным, чаплым, куштена. — Кырларда ел саен икмәкне мулдан игәбез. Ме уым ыштена. — Без яңаны булдырабыз. Кевытышке кай, киндым нал, ик сукыр шемым да пел сукыр ошым. — Кибеткә барып, ипи алып кайт, бер кирпеч караны һәм ярты кирпеч акны.
Кайбер сыйфатларның һәм тулы, һәм кыскартылган шәкелләре була, мәсәлән: ошоош (ак), шемешем (кара), йошкаргейошкар (кызыл), ужаргеужар (яшел). Бу очракта билгеләнүче сүз алдыннан куелган сыйфатның кыска шәкеле кулланыла, арттан килгәндә яки исемләшеп киткән булса — тулысы: ош кагаз — ак кәгазь; йошкар тисте — кызыл байрак; ошо-влак — “аклар”, йошкарге-влак — “кызыллар”; йошкаргеш чиялташ — кызылга буяу; вольыклан ужаргым пукшаш — хайванга “яшел”не (димәк, яңа гына чабылган-урылган яшел үлән) ашату.
Нисби сыйфатлар ясау өчен киң кулланыла торган кушымчалар: -сы (-со, -сӧ, -сы, -ысы, -ысо, -ысӧ) һәм -ан (-ян): ялялысе (авыл — авылныкы), олаоласе (шәһәр — шәһәрнеке), теҥгечетеҥгечысе (кичә — кичәге), эрлаэрласе (иртәгә — иртәгесе); вӱдвӱдан (су — сусыл), пеледышпеледышан (чәчәк — чәчәкле), ӱйӱян (май — майлы).
Аергыч ролен сыйфат кына түгел, билгеләнүче сүз алдыннан килә торган башка исем дә үти ала. Бу очракта мондый исемнәр бернинди грамматик үзгәреш кичерми: кӱртньӧ корно — тимер юл; шӱм йолташем — җан дустым (йөрәк дустым).
Чирмеш телләрендә дә сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре була. Чагыштыру дәрәҗәсе татар телендәгегә тулысынча тәңгәл килә һәм –рак (-ырак), кушымчалары ярдәмендә ясала: сай (яхшы) — сайрак (яхшырак), писе (җитез) — писырак (җитезрәк). Ләкин бу очракта сингармония таләбе юк: леве (җылы) — леверак (җылырак).
Кайвакыт чагыштыру сыйфаты ролен татар телендәге –дан, -дән, –тан, -тән, -нан, -нән исем кушымчаларына тәңгәл килүче “деч” бәйлеге дә үти: Аван шомакше шӧртньӧ дечат шерге. — Ана сүзе алтыннан да кадерлерәк.
Артыклык дәрәҗәсен ясаганда да татар теле белән тулы тәңгәллек күзәтелә: эн шерге — иң кадерле.
Сыйфатлар исем яки фигыль тамырына –ан кушымчасы ялгап та ясалырга мөмкин: пылан — болытлы; мардежан — җилле; кечан — кояшлы; тӱтыран — томанлы; йӱран — яңгырлы. Мондый сүзләр рәвеш буларак та кулланыла.

Саннар

Саннар (чирмешчә — чотмут-влак), татар телендәге кебек үк, мәгънәсе буенча микъдар, тәртип һәм вакланма саннар төркемнәренә бүленәләр. Төзелеше буенча алар гади, катлаулы һәм кушма рәвештә булырга мөмкин.
Микъдар саннарының тулы һәм кыска шәкелләре була. Аергыч буларак килгәндә, аларның беркайчан да төрләнми торган кыска шәкеле кулланыла: Ме куд шагат тунемына. — Без алты сәгать укыйбыз. Кандаш кече эртен. — Сигез көн үтте. Йӱр вич кече йӱреш. — Биш көн (инде) яңгыр ява.
Исем фигыль яки кушма хәбәрләрнең исем өлеше буларак, тулы саннар алына: Куван ӱдыржӧ кумыт да эргыже нылыт. — Карчыкның кызлары өчәү, уллары дүртәү.
Исем ролен үтәгәндә, тулы саннар килеш буенча нәкъ исем кебек төрләнәләр, мәсәлән: шымыт — җиде(се), шымытын — җидесенең, шымытлан — җидесенә, шымытым — җидесен һ.б.
Тәртип саннары кушма саннарның соңгы сүзенә сингармоник ярашлы –ше, –шо, -шӧ кушымчаларының берсен өстәү аша барлыкка килә: коло ик (21) — коло икымше (21 нче); кумшӱдӧ витле кок (352) — кумшӱдӧ витле кокымшо (352 нче).
Тәртип саннары җөмләдә башлыча аергыч буларак кулланыла һәм кудо?, могай? сорауларына җавап бирә, мәсәлән:
Кокымшо арня канем. — Икенче атна ял итәм (инде).
Ме нылымше классыште тунемына. — Без дүртенче сыйныфта укыйбыз.
Алар шулай ук кушма фигыльләрнең исем өлеше дә була алалар, мәсәлән:
Мемнан пӧртна кудымшо. — Безнең өебез алтынчы (берәр җирдән санап киткәндә).
Тәртип саннары бер үк төрдәге нәрсәләр арасында урынны һәм вакытны билгеләү өчен дә кулланыла, мәсәлән:
Нылымше кече йӱр йӱреш. — Дүртенче көн (тоташ) яңгыр ява.
Визымше май — бишенче май.
Кушма санга, цифрлар белән язылган очракта, сызыкча аша тиешле кушымча ялгана, мәсәлән: 1956-шо ий — 1956 (нчы) ел.
Вакланмаларның санаучысы итеп микъдар саны алына, ваклаучысы итеп — тәртип саны, например: ик кокымшо — икедән бер, ярты (1/2); ик кумшо — өчтән бер (1/3); ик нылымше — дүрттән бер, чирек (1/4); кум нылымше — дүрттән өч (3/4); ноль тичмашат коло вич шӱдымшӧ — ноль бөтен йөздән егерме биш (0,25); ик тичмашат кум луымшо — бер бөтен уннан өч (1,3) һ.б.
Башка сүз төркемнәрендәге кебек үк, килеш буенча төрләнгәндә, барлык саннарның да басым төшмәүче соңгы е, о, ӧ сузыклары  “ы” авазына үзгәртелә. Бары тик хәл килешендә генә бу кагыйдә үтәлми, чөнки аның килеш кушымчасы (-еш) үзе басым ала, мәсәлән: кумытеш — өченчедәге, нылымшеш — дүртенчедәге.
Барлык очракларда да катлаулы һәм кушма саннарның соңгы өлеше генә төрләнә.

Саннар Кыска шәкеле Тулы шәкеле Тәртип саннар
1 ик икте икымше
2 кок кокыт кокымшо
3 кум кумыт кумшо
4 ныл нылыт нылымше
5 вич визыт визымше
6 куд кудыт кудымшо
7 шым шымыт шымше
8 кандаш кандаше кандашымше
9 индеш индеше индешымше
10 лу лу луымшо
11 латик латикте латикымше
12 латкок латкокыт латкокымшо
13 латкум латкумыт латкумшо
14 латныл латнылыт латнылымше
15 латвич латвизыт латвизымше
16 латкуд латкудыт латкудымшо
17 латшым латшымыт латшымше
18 латкандаш латкандаше латкандашымше
19 латиндеш латиндеше латиндешымше
20 коло коло колымшо
30 кумло кумло кумлымшо
40 нылле нылле ныллымше
50 витле витле витлымше
60 кудло кудло кудлымшо
70 шымлу шымлу шымлуымшо
80 кандашлу кандашлу кандашлуымшо
90 индешлу индешлу индешлуымшо
100 шӱдӧ шӱдӧ шӱдымшӧ
200 кокшӱдӧ кокшӱдӧ кокшӱдымшӧ
300 кумшӱдӧ кумшӱдӧ кумшӱдымшӧ
900 индешшӱдӧ индешшӱдӧ индешшӱдымшӧ
1000 тӱжем тӱжем тӱжемшӧ

Алмашлыклар

(чирмешчә — олмештышмут)
Зат алмашлыклары: мый — мин; тый — син; тудо — ул; ме — без; те — сез; нуно — алар. Болар, исемнәрдәге кебек кушымчалар алып, ләкин шул рәвешчә алты килештә генә төрләнә. Урын, юнәлтү һәм хәл килешләрендәге алмашлыклар исә дене, деке, деран бәйлекләре ярдәмендә ясала, мәсәлән: мый денем — миндә; мемнан дене — бездә; мый декем — миңа (таба); мемнан деке — безгә (таба); мый деранем — миндәге; мемнан деран — бездәге.

Килешләр Берлек сан Күплек сан
Баш килеш мый — тый — тудо ме — те — нуно
Иялек килеш мыйын — тыйын — тудын мемнан — тендан — нунын
Юнәлеш килеш мыланем — тыланет — тудлан мыланна — тыланда — нунылан
Төшем килеш мыйым — тыйым — тудым мемнам — тендам — нуным
Чагыштыру килеше мыйла — тыйла — тудыла мела — тела — нуныла
Бергәлек килеше мыйге — тыйге — тудыге меге — теге — нуныге

Күрсәтү алмашлыклары: тиде — бу; тудо — теге; тыгай —мондый; тугай — тегенди; ты — бу; ту — теге; седе — бу(сы); саде — теге(се); нине — болар(ы); нуно — тегеләр(е); тынаре, тунаре — шулкадәр.
Ты һәм ту алмашлыклары аерым кулланылмый, алар бары тик исемнәргә ияреп кенә килә һәм үзгәртелми.
Сорау алмашлыклары: кӧ? — кем? мо? — нәрсә? кӧн — кемнең? кемнеке? мон? — нәрсәнең? нәрсәнеке? могай? — нинди? мыняр? — күпме? кудо? — кайсы(сы)?
Шул ук сорау алмашлыклары нисби алмашлыклар буларак та кулланыла, алар иярчен җөмләләрдә бәйлек сүз ролен үти. Төп җөмләләрдә аларның мөнәсәбәттәше булырга тиеш, моның өчен кӧ, тудо, мо, могай, тугай, кудо кебек алмашлыклар файдаланыла.
Билгесезлек алмашлыклары ала- яки иктаж- кебек билгесезлек кисәкчәләренә сорау алмашлыкларын сызыкча аша ялгап ясала: ала-кӧ — кемдер; ала-мо — нәрсәдер; ала-могай — ниндидер; ала-мыняр — күпмедер; ала-кудо — кайсыдыр; иктаж-кӧ — кемдер (кем булса да); иктаж-мо — нәрсәдер (нәрсә булса да); иктаж-могай — ниндидер (нинди була да). Шул ук мәгънәдәге кӧ-гынат, мо-гынат, кудо-гынат алмашлыклары да кулланыла.
Юклык алмашлыклары да шул ук юл белән, бу очракта ни- кисәкчәсенә сорау алмашлыклары өстәп ясала: нигӧ — һичкем; нимо — һичнәрсә, һични; нигӧн — һичкемнең (һичкемнеке); нимон — һичнәрсәнең (һичнәрсәнеке); нимогай — һичнинди; нимыняр — һичбер; нигудо — һичкем (беркем дә түгел); иктат — һичнәрсә (бернәрсә дә түгел).
Билгеләү алмашлыклары: керек-кӧ — кем (генә) булса да; керек-мо — нәрсә (генә) булса да; керек-кудо — нинди (генә) булса да; керек-мыняр — күпме (генә) булса да; чыла, чылан — барысы (да); весе, южо — башка; кажне — һәркем.

Килешләр кӧ ала-кӧ тиде тугай нимогай мо кудо кажне керек-мо
Баш килеш кӧ ала-кӧ тиде тугай нимогай мо кудо кажне керек-мо
Иялек килеш кӧн ала-кӧн тидын тугайын нимогайын мон кудын кажнын керек-мон
Юнәлеш килеш кӧлан ала-кӧлан тидылан тугайлан нимогайлан молан кудылан кажнылан керек-молан
Төшем килеш кӧм ала-кӧм тидым тугайым нимогайым мом кудым кажным керек-мом
Чагыштыру килеше кӧла ала-кӧла тидыла тугайла нимогайла мола кудыла кажныла керек-мола
Бергәлек килеше кӧге ала-кӧге тидыге тугайге нимогайге моге кудыге кажныге керек-моге
Урын- килеше тидыныште тугайыште мошто кудышто кажныште керек-мошто
Юнәлтү килеше тидынышке тугайышке мошко кудышко кажнышке керек-мошко
Хәл килеше тидынеш тугаеш моэш кудеш кажнеш керек-моэш

Шке (үз) билгеләү алмашлыгының берничә мәгънәсе  һәм кулланылышы бар, ул, мәсәлән, кайтымлы һәм тартымлы алмашлык ролен үти ала. Әйтик, шкенжым шке “үзеңне үзең” дип тәрҗемә ителә. Җөмләдә исем яки ия булып торганда, аңа тартым кушымчалары ялгана, мәсәлән: Шкеже изам шуко тидын нерген шонен. — Абыем бу хакта үзе дә күп уйланган.

Килешләр Берлек сан Күплек сан
Беренче зат Беренче зат
Баш килеш (мый) шке — (мин) үзем (ме) шке — (без) үзебез
Иялек килеш (мыйын) шкемын — үземнең (үземнеке) (мемнан) шкенан — үзебезнең (үзебезнеке)
Юнәлеш килеш (мыланем) шканем — үземә (мыланна) шканна — үзебезгә
Төшем килеш (мыйым) шкемым — үземне (мемнам) шкенам — үзебезне
Икенче зат Икенче зат
Баш килеш (тый) шке — (син) үзең (те) шке — (сез) үзегез
Иялек килеш (тыйын) шкендын — үзеңнең (үзеңнеке) (тендан) шкендан — үзегезнең (үзегезнеке)
Юнәлеш килеш (тыланет) шканет — үзеңә (тыланда) шканда — үзегезгә
Төшем килеш (тыйым) шкендым — үзеңне (тендам) шкендам — үзегезне
Өченче зат Өченче зат
Баш килеш (тудо) шке — (ул) үзе (нуно) шке — (алар) үзләре
Иялек килеш (тудын) шкенжын — үзенең (үзенеке) (нунын) шкеныштын — үзләренең (үзләренеке)
Юнәлеш килеш (тудлан) шканже — үзенә (нунылан) шканышт — үзләренә
Төшем килеш (тудым) шкенжым — үзен (нуным) шкеныштым — үзләрен

Рәвешләр

Мәгънәсе һәм кулланылышы буенча, рәвешләрнең берничә төркеме аерымлана.
1. Урын рәвеше: тыште — монда; ончылно — алда; ӱмбалне — өстә; ӱмбак(е) — өскә; ӱмбалан — өстә; ӱмбач(ын) — өстән (өстеннән); йымалне — аста; йымак(е) — аска; йымалан — аста; йымач(ын) — астан һ.б.
2. Вакыт рәвешләре, шул исәптән:
а) билгесез вакыт күрсәтүчеләре: ожно — элек; тунам — ул чакта; шукерте — күптән һ.б.
б) билгеле вакыт күрсәтүчеләре: эрдене — иртән; эрла — иртәгә; кеҥежым — җәй көне һ.б.
3. Үтәлү үзлеге рәвешләре: тыге — шулай; вашке — тиздән; сайын — яхшы һ.б.
4. Үтәлү чамасы рәвешләре: шукын — күп(ләп); визытын — бишәү(ләп) һ.б.
5. Дәрәҗә рәвешләре: тӱрыснек — тулысынча; йӧршеш — бөтенләй.
6. Максат-сәбәп рәвешләре: лӱмын — юри.
7. “Ла” кушымчасы ярдәмендә ясалган чагыштыру һәм охшашлык рәвешләре, мәсәлән: Мый докладым татарла, рушла, англичанла ышташ туҥалам. — Мин чыгышны татар, урыс, инглиз телләрендә (татарча, урысча, инглизчә) ясаячакмын.
Төрле сүзтезмәләр рәвеш ролен үти, мәсәлән: вий кертмын — бар көчкә; алал кумылын — ихлас күңелдән.
Сыйфатлар рәвешкә (-ын) кушымчалары ярдәмендә әверелә: сайсайын (яхшы), шокшошокшын (җылы), йӱштӧйӱштын (салкын).
Башка сүз төркемнәренең үзгәрешсез булып киткән берәмлекләре дә рәвеш булып хезмәт итә ала: йӱдым — төнлә; телым — кыш көне (кышын); йолын — җәяү (“аяк” сүзенең иялек килеше); курымеш — мәңгегә (“гасыр” сүзенең хәл килеше).
Рәвешләрнең -сек һәм -нек кушымчалары белән ясала торганнары фигыль гамәленең башлангыч мизгелен күрсәтә. Мәсәлән: ожноожнысек (элек — электән, күптәннән бирле), эрденеэрденысек (иртән — иртәннән бирле), кунам?кунамсек? (кайчан? — кайчаннан бирле?), изиизинек (кечкенә — кечкенәдән үк). Соңгы мисалда изинек урынына изи годсек дип no әйтергә мөмкин.
Рәвешләрнең чагыштыру дәрәҗәсе –рак кушымчасы ялгап ясала, мәсәлән: талын (көчле) — талынрак (көчлерәк); писын (тиз) — писынрак (тизрәк); вара (соңыннан) — варарак (соңрак).

Cинтаксис

Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Шагыйрь Равил Рахмани сүзләре белән әйтсәк: “Уйчан ул безнең җөмләләр — азакта тик фигыле; уйлап эшләмәгән эшнең азабы билгеле!” Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: Тудо книгам лудеш. — Ул китап укый. Ме чодыраш каена. — Без урманга барабыз. Тыйын йоратыме туныктышет кӧ? — Синең яраткан укытучың кем?
Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр бәйлекләр ярдәмендә яки алардан башка, ике җөмлә кисәге арасында өтер куеп төзелә. Мәсәлән: Волгенче волгалте, (да) кӱдырчӧ рашкалтыш. — Яшен яшьнәде, (һәм) күк күкрәде. Мучашыже уло гын, тӱҥалтышыжат уло. — Ахыры булганның башы да бар. (Ахыры бар икән, башы да була). Мардеж пуалеш, пушеҥге лышташ тарваныш. — Җил исә, агач яфраклары шыбырдаша башлады.
Иярченле кушма җөмләләрдә алмашлыклар һәм рәвешләр дә бәйлек булып китәргә мөмкин: Кӧ пала, мом тудо шона. — Кем белә аның ни уйлаганын. Алмашлыклар һәм рәвешләр парлашып та килә ала: кӧ... тудо — кем... шул; тудо... кудо — шул... кайсыки; кузе... туге — ничек... шулай; могай... тугай — нинди... шундый; кушто... тушто — кайда... шунда; кушан... тушан — кая... шунда. Мисаллар: Кӧ колхозышто шога, тудо улан лийын ила. — Колхозга кергән мул тормышта яши. Кудо еҥым вучышна, тудо еҥ толын шуо. — Кемне көткән булсалар, шул (кеше) килеп тә җитте. Кайыкше могай, мурыжат тугаяк. — Кошы нинди булса, җыры да шундый. Кузе вашлийна, туге ужатена. — Ничек каршылаган булсак, шулай озатабыз.
Иярчен җөмлә гадәттә төп җөмләдән алда килә. Шарт иярчен җөмләләр гын бәйлеге белән бирелә, бәйлек үзе иярчен җөмлә азагында куела: Тый кает гын, мый ом кай. — Син барсаң, мин бармыйм. Әмма иярчен җөмләнең артта килә торган очраклары да бар. Әйтик, садлан, сандене, садлан кӧра кушымчалары белән ясала торган сәбәп-нәтиҗә иярчен җөмләләре катлаулы җөмләләрдә нәкъ шул тәртиптә урнаштырыла. Мәсәлән: Ивук книгам налнеже, садлан (сандене, садлан кӧра) библиотекыш кая. — Ивукның китап аласы килә, шуңа (шуңа күрә) ул китапханәгә бара.
Җөмлә кисәкләренең синтаксик роле аларның җөмләдәге урынына бәйле, шуңа күрә гадәти сүз тәртибен үзгәртү әйтелә торган фикерне дә үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән: Тудо сай пашам ышта. — Ул яхшылык (яхшы эш) эшли. Тудо пашам сай ышта. — Ул эшне яхшы башкара.
Берничә гадәти сүз тәртибен билгеләп үтәргә мөмкин:
а) хәбәр иядән соң килә, кушма хәбәрнең бәйләвече — исем өлешеннән соң, мәсәлән: Мый студент улам. — Мин студент.
б) аергыч үзе аныклаган сүздән алда куела: Нормым эртарен темыше пашазе-влаклан премийым пуышт. — Норманы арттырып үтәгән эшчеләргә премия бирделәр.
в) урын һәм вакыт хәлләре җөмлә башында, иягә караган сүз төркеме алдыннан да, ия белән хәбәр арасында да куелырга мөмкин, мәсәлән: Чодыраште кас марте ме коштна. — Урманда кичкә кадәр йөрдек. Ме чодыраште кос марте коштна. — Кичкә кадәр урманда йөрдек.

Гади кыска җөмлә:
ия+хәбәр
яки
ия+исем фигыль+хәбәр бәйләвеч
Гади җәенке җөмлә:
урын яки вакыт хәле + аергыч + ия + тәмамлык + үтәлү рәвеше хәле + фигыль

Тезмә кушма җөмләләргә кергән гади җөмләләрнең һәркайсында аларның мөстәкыйль булгандагы сүз тәртибе сакланып кала.
Иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмлә, кагыйдә буларак, беренче урында була, баш җөмлә — икенче урында.
Бәйлекле яки бәйлексез иярчен җөмләләрдә фигыль ярдәмендә бирелгән хәбәр, татар телендәге кебек үк, соңгы урынга куела. Мантыйк басымын алган сүзләр генә беренче урында торырга мөмкин.
Сүзләр арасындагы синтаксик элемтәләр шулай ук тезмә кушма һәм иярченле кушма була. Тезмә кушма җөмләләрдә сүзләр бер-берсенә бәйсез рәвештә бәйләнә һәм төрләнә. Иярченле кушма мөнәсәбәтләрдә сүзләр бер-берсе белән килештерелеп төрләнә.
Чирмеш телендә сүз бәйләнешләренең дүрт төре бар:
1) Сан һәм килеш буенча яраштыру, мәсәлән: Пеледышым, эн сылным, пӧлеклышым тылат. — Чәчәкләрне, иң матурларын, бүләк иттем сиңа.
2) Башкарылыш мөнәсәбәтләре буенча бәйле сүзләр билгеле бер килештә куела: Садерлаште кайык-влак мурат. — Бакчаларда кошлар сайрый. Мый письмам возем. — Мин хат язам. Бу очракта, татарчадан аермалы буларак, төшем килеш кушымчасын ялгау мәҗбүри (письмам возем — хатны язам).
3) Янәшәлек бәйләнеше: кугу армий — зур армия; вич книга — биш китап.
4) Тартымлык яраштыруы. Бу төр буенча яраштырганда, бәйле сүз иялек килешендә куела, ә мөстәкыйль сүз тартым кушымчасы ала, мәсәлән: мыйын эргым — минем улым; заводын тӱньыкшӧ — завод торбасы.

Әдәбият

• Зорина Г., Крылова Г. С., Якимова Э. С..- Марийский язык для всех. Часть I., 1990.

Моны да карагыз

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр