Батырша: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Батырша latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Хәтер: clean up using AWB
Юл номеры - 36: Юл номеры - 36:


==Хәтер==
==Хәтер==
2017 елда Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясе Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, [[Ленинград өлкәсе]]ндә урнашкан [[Шлиссельбург]] ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан. Моңа җавап итеп урыс праваслау җәмәгатьчелеге: “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антиурыс милләтче һәм дини фанатик”, дип сөрән сала.<ref>[http://m.tatar-inform.tatar/news/2017/04/14/138722/ Ф.Ислаев: Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус праваслау чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш]</ref>
2017 елда Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясе Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, [[Ленинград өлкәсе]]ндә урнашкан [[Шлиссельбург]] ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан. Моңа җавап итеп урыс праваслау җәмәгатьчелеге: “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антиурыс милләтче һәм дини фанатик”, дип сөрән сала.<ref>[http://m.tatar-inform.tatar/news/2017/04/14/138722/ Ф.Ислаев: Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Урыс праваслау чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш]</ref>


== Мирасы ==
== Мирасы ==

26 фев 2019, 12:25 юрамасы

Габдулла Гали углы, Ğabdulla Ğali uğlı
Туган 1710(1710)
Себер даругасының Карыш авылы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы)
Үлгән 24 июнь 1762(1762-06-24)
Шлиссельбург, Русия империясе
Милләт татар
Әлма-матер Ташкичү мәдрәсәсе
Һөнәре мулла

Батырша, чын исеме Габдулла Туктаргали углы (171024 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта — рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.

Иван Иванович Неплюев боерыгы буенча Батыршаны алу истәлегенә куелган Елизавета капкалары. Ырынбур, 1760 нчы еллар.

Биография

Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле татар авылында туа. Үз исеме Габдулла, атасы - Туктаргали абыз, бабасы - Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә Танып буйларына күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.

Татарстан җирендәге Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта[1]. (Шәкертләре арасында - Габдрахман Тайсугани[2], соңыннан мәдрәсәләр өчен дәреслекләр авторы.) 174445 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754дә Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 175455 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.

Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.

Батырша хәрәкәте буларак тарихка кергән баш күтәрү Урыс империясе тарафыннан бастырыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.

1762 елда качып китәргә ниятләп Шлиссельбург крепостенең сакчылары белән тигез булмаган бәрелештә дүртесен балта белән чабып үтереп һәлак була.

Хәтер

2017 елда Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясе Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан. Моңа җавап итеп урыс праваслау җәмәгатьчелеге: “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антиурыс милләтче һәм дини фанатик”, дип сөрән сала.[3]

Мирасы

Чыганак

Искәрмәләр

Карагыз