Бөтендөнья татар конгрессы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья татар конгрессы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 16: Юл номеры - 16:
|үзәк = [[Татарстан]] Республикасы, [[Казан]], [[Карл Маркс урамы (Казан)|Карл Маркс урамы]], 38/5<br/>[[Телефон|тел]]: +7 (843) 236-59-16<br/>Email: tatar-congress@mail.ru
|үзәк = [[Татарстан]] Республикасы, [[Казан]], [[Карл Маркс урамы (Казан)|Карл Маркс урамы]], 38/5<br/>[[Телефон|тел]]: +7 (843) 236-59-16<br/>Email: tatar-congress@mail.ru
|төре = иҗтимагый оешма
|төре = иҗтимагый оешма
|телләр = [[татар теле|татар]], [[рус теле|рус]]
|телләр = [[татар теле|татар]], [[урыс теле|урыс]]
|җитәкче вазыйфасы1 = Милли шура рәисе
|җитәкче вазыйфасы1 = Милли шура рәисе
|җитәкче исеме1 = [[Васил Шәйхразыев|Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы]]
|җитәкче исеме1 = [[Васил Шәйхразыев|Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы]]
Юл номеры - 66: Юл номеры - 66:
== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==
* [http://tatar-congress.org/ Рәсми сайт]
* [http://tatar-congress.org/ Рәсми сайт]
*[http://tatar-congress.org/ru/ Рәсми сайтның рус телле варианты]
*[http://tatar-congress.org/ru/ Рәсми сайтның урыс телле варианты]
*[http://tatar-congress.org/yanalyklar/vii-chirattan-tysh-sezd-hem-anyn-netizhelere/ VII чираттан тыш съезд һәм аның нәтиҗәләре]
*[http://tatar-congress.org/yanalyklar/vii-chirattan-tysh-sezd-hem-anyn-netizhelere/ VII чираттан тыш съезд һәм аның нәтиҗәләре]



5 мар 2019, 15:05 юрамасы

Бөтендөнья татар конгрессы
Баш-фатир:

Татарстан Республикасы, Казан, Карл Маркс урамы, 38/5
тел: +7 (843) 236-59-16
Email: tatar-congress@mail.ru

Оешма төре:

иҗтимагый оешма

Рәсми теле:

татар, урыс

Җитәкчеләр
Милли шура рәисе

Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы

Башкарма комитет җитәкчесе

Закиров Ринат Зиннур улы

Бөтендөнья татар конгрессы, Всемирный конгресс татар

Бөтендөнья татар конгрессы, БТК — бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче иҗтимагый оешма.

Конгресс тарихы

1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыела. Корылтай эшендә Татарстан, Русия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителә. 1998 елның апрелендә БТК Русиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала. VII чираттан тыш съездның пленар утырышында яңа устав кабул ителә. 2018 елның 25 июль көнне «Бөтендөнья татар конгрессы»ның әлеге уставы Юстиция министрлыгында теркәлә. Таныклыкны исәпкә алу номеры: 1612060331. Бирелү вакыты: 25 июль, 2018 ел.

Эшчәнлекнең төп максатлары

  • Татар халкын берләштерү;
  • Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү;
  • Мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау.

БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар[1]

  • "Русиянең татар авыллары" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
  • “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы
  • “Татар гаиләсе” Бөтенрусия иҗтимагый фонды
  • “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
  • Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы
  • Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте

Cъездлар

  • I съезд — Казан, 1992 ел.
  • II съезд — Казан, 28-29.08.1997 ел
  • I II съезд — Казан, май 2002 ел
  • IV съезд — Казан, 12-15.12.2007 ел
  • V съезд — Казан, декабрь, 2012 ел
  • VI съезд — Казан, 2-6 август, 2017 ел
  • VII чираттан тыш съезд — Казан, 19-22 июль, 2018 ел

Рәисләр

1992—2002 — Индус Ризак улы Таһиров (1936 елда туган), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче.

2002 — Ринат Зиннур улы Закиров (1948 елда туган), җәмәгать эшлеклесе,тарих фәннәре докторы, Татарстан Дәүләт советының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты. 2017 елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе.

2017 — Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы (1963 елда туган), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.

Искәрмәләр

Сылтамалар