Тепекәй сөйләше: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тепекәй сөйләше latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Агыйдел - Changed link(s) to Агыйдел (елга)
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
'''Тепекәй сөйләше''' — [[Агыйдел]]нең югары агымында яшәүче бер төркем татар авылларына хас сөйләш. Татар теленең урта диалекты системасына карый.
'''Тепекәй сөйләше''' — [[Агыйдел (елга)|Агыйделнең]] югары агымында яшәүче бер төркем татар авылларына хас сөйләш. Татар теленең урта диалекты системасына карый.
==Сыйфатлама==
==Сыйфатлама==
Башкортстанда югары [[Агыйдел]]нең сулъяк бассейны [[Җигән елгасы]] буенда бер төркем татар авыллары бар: [[Ишембай районы]]нда Түбән авыл яки Әрмет (Нижне-Арметево), Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), [[Әрметрәхим]], [[Янурыс (Ишембай районы)|Янурыс]], [[Тугай (Гафури районы, Үтәк авыл советы)|Тугай]], [[Кыявык]], [[Гафури районы]]нда [[Ялгызкаен]], [[Үтәк (Гафури районы)|Үтәк]], [[Стәрлетамак районы]]нда Агыйделнең уңъягында [[Алатана]] һ. б. Бу төбәкнең төньягында [[Турбаслы сөйләше|турбаслы]], көнбатышында (Агыйделнең уңъягы) [[Минзәлә сөйләше|минзәлә]] һәм [[Стәрлетамак сөйләше|стәрлетамак]] сөйләшләре таралган. Татар авыллары чуваш һәм башкорт авыллары белән аралаш урнашкан. Халык үзен я [[типтәрләр|типтәр]], я татар яисә ''тепекәйләр'' дип атый, ана телен татар теле («''башкортларның теле сапсим айырыла әле ул беdдэн''») дип саный. '''Д''', '''б''', '''г''' тартыкларын саңгыраулаштырып сөйләүләре өчен, аларны күрше-тирә авыллар ''тепекәйләр'' дип атый. Югарыда күрсәтелгән авылларның сөйләше [[1973]], [[1986 ел]]ларда Д. Рамазанова тарафыннан өйрәнелде. Бер үк вакытта этнографик материаллар да язып алынды. Тупланган материаллар бу авылларның сөйләшенә диалекталь күренешләрнең үзенә бертөрле системасы хас икәнен күрсәтте һәм аны мөстәкыйль татар сөйләше итеп карарга мөмкин. Бу сөйләш [[башкорт теле]]нең шактый көчле йогынтысына дучар булуы турында да әйтеп китү тиеш. Күрсәтелгән территориягә татарлар белән бергә [[мишәрләр]], [[чуашлар]] күчеп утырган. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән. Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Алатана, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның [[Тау ягы]] татарлары, ә [[Көзән (Ишембай районы)|Көзән]], Янурыс авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк, Янурыс авылларына, татарлар белән бергә, имеш, [[чуашлар]] да утырган дип сөйлиләр.
Башкортстанда югары [[Агыйдел (елга)|Агыйделнең]] сулъяк бассейны [[Җигән елгасы]] буенда бер төркем татар авыллары бар: [[Ишембай районы]]нда Түбән авыл яки Әрмет (Нижне-Арметево), Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), [[Әрметрәхим]], [[Янурыс (Ишембай районы)|Янурыс]], [[Тугай (Гафури районы, Үтәк авыл советы)|Тугай]], [[Кыявык]], [[Гафури районы]]нда [[Ялгызкаен]], [[Үтәк (Гафури районы)|Үтәк]], [[Стәрлетамак районы]]нда Агыйделнең уңъягында [[Алатана]] һ. б. Бу төбәкнең төньягында [[Турбаслы сөйләше|турбаслы]], көнбатышында (Агыйделнең уңъягы) [[Минзәлә сөйләше|минзәлә]] һәм [[Стәрлетамак сөйләше|стәрлетамак]] сөйләшләре таралган. Татар авыллары чуваш һәм башкорт авыллары белән аралаш урнашкан. Халык үзен я [[типтәрләр|типтәр]], я татар яисә ''тепекәйләр'' дип атый, ана телен татар теле («''башкортларның теле сапсим айырыла әле ул беdдэн''») дип саный. '''Д''', '''б''', '''г''' тартыкларын саңгыраулаштырып сөйләүләре өчен, аларны күрше-тирә авыллар ''тепекәйләр'' дип атый. Югарыда күрсәтелгән авылларның сөйләше [[1973]], [[1986 ел]]ларда Д. Рамазанова тарафыннан өйрәнелде. Бер үк вакытта этнографик материаллар да язып алынды. Тупланган материаллар бу авылларның сөйләшенә диалекталь күренешләрнең үзенә бертөрле системасы хас икәнен күрсәтте һәм аны мөстәкыйль татар сөйләше итеп карарга мөмкин. Бу сөйләш [[башкорт теле]]нең шактый көчле йогынтысына дучар булуы турында да әйтеп китү тиеш. Күрсәтелгән территориягә татарлар белән бергә [[мишәрләр]], [[чуашлар]] күчеп утырган. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән. Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Алатана, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның [[Тау ягы]] татарлары, ә [[Көзән (Ишембай районы)|Көзән]], Янурыс авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк, Янурыс авылларына, татарлар белән бергә, имеш, [[чуашлар]] да утырган дип сөйлиләр.


==Фонетик үзенчәлекләр==
==Фонетик үзенчәлекләр==

22 мар 2019, 21:14 юрамасы

Тепекәй сөйләшеАгыйделнең югары агымында яшәүче бер төркем татар авылларына хас сөйләш. Татар теленең урта диалекты системасына карый.

Сыйфатлама

Башкортстанда югары Агыйделнең сулъяк бассейны Җигән елгасы буенда бер төркем татар авыллары бар: Ишембай районында Түбән авыл яки Әрмет (Нижне-Арметево), Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), Әрметрәхим, Янурыс, Тугай, Кыявык, Гафури районында Ялгызкаен, Үтәк, Стәрлетамак районында Агыйделнең уңъягында Алатана һ. б. Бу төбәкнең төньягында турбаслы, көнбатышында (Агыйделнең уңъягы) минзәлә һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган. Татар авыллары чуваш һәм башкорт авыллары белән аралаш урнашкан. Халык үзен я типтәр, я татар яисә тепекәйләр дип атый, ана телен татар теле («башкортларның теле сапсим айырыла әле ул беdдэн») дип саный. Д, б, г тартыкларын саңгыраулаштырып сөйләүләре өчен, аларны күрше-тирә авыллар тепекәйләр дип атый. Югарыда күрсәтелгән авылларның сөйләше 1973, 1986 елларда Д. Рамазанова тарафыннан өйрәнелде. Бер үк вакытта этнографик материаллар да язып алынды. Тупланган материаллар бу авылларның сөйләшенә диалекталь күренешләрнең үзенә бертөрле системасы хас икәнен күрсәтте һәм аны мөстәкыйль татар сөйләше итеп карарга мөмкин. Бу сөйләш башкорт теленең шактый көчле йогынтысына дучар булуы турында да әйтеп китү тиеш. Күрсәтелгән территориягә татарлар белән бергә мишәрләр, чуашлар күчеп утырган. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән. Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Алатана, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның Тау ягы татарлары, ә Көзән, Янурыс авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк, Янурыс авылларына, татарлар белән бергә, имеш, чуашлар да утырган дип сөйлиләр.

Фонетик үзенчәлекләр

Әдәби телдәге өрелмәле з авазына даими рәвештә тел-теш d авазы туры килә: ҡыd — кыз, нигеd — нигез, dаман — заман, пеdнен — безнең, ѳрѳҡсәтсеd — рөхсәтсез, артыбыdдан — артыбыздан, куdгә kyd — күзгә күз һ. б.

Өрелмәле җ авазына сүз башында даими рәвештә й сонанты тәңгәл килә: йийа — җыша (җыя), йома — җомга, йәй — җәй, алйаган — алҗыган, йәйәу — җәйәү (җәяү). й-ләштерү татар теленең мишәр, көнчыгыш диалектлары, урта диалектның нократ, зылатаус сөйләшләре өчен хас, ә башкорт телендә әдәби норма буларак кабул ителгән. Рус алынмаларында сүз башында й < ж: йарит — жарить, йурнал — журнал, йәлләй — жәлли, йилиткә — жилетка һ. б. Ике сузык арасында, дөбъяз, зылатаус, красноуфим сөйләшләрендәгечә һәм башкорт телендәге кебек, җ авазына даими рәвештә ж тәңгәл килә: кәжә — кәҗә, хужа — хуҗа, бажа — баҗа, гажап — гаҗәп, ижат — иҗат, Хажи — Хаҗи һ. б. ш. Шундый ук күренеш нугай, казакъ, каракалпак телләренә дә хас. Сүз башында ж~җ күренеше күзәтелә: жайлы//йайлы — җайлы, жиде//йиде — җиде, жай — җай — әкренләп, ипләп, жома — җомга һ. б.

Теркәгечләр

Сөйләштә аларның составы һәм кулланышы әдәби телдәгечә. Бары тик исә теркәгечнең генә кулланышы активрак булуын күрсәтеп үтәргә кирәк.

Чыганак