Франция гимны: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франция гимны latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «Бүгенге көндә Франция республикасы гимны булып «Марсельеза» җыры тора. == Сүзләр == LA MARSEILLAISE <br> (...»
(аермасы юк)

24 мар 2019, 17:46 юрамасы

Бүгенге көндә Франция республикасы гимны булып «Марсельеза» җыры тора.

Сүзләр

LA MARSEILLAISE
(дәүләт һимнының беренче куплеты)

Allons, enfants de la Patrie,
Le jour de gloire est arrivé,
Contre nous de la tyrannie
L'étendard sanglant est levé
L'étendard sanglant est levé!
Entendez vous dans nos campagnes
Mugir ces féroces soldats?
Ils viennent jusque dans vos bras,
Égorger vos fils, vos compagnes!

Refrain:
Aux armes citoyens!
Formez vos bataillons!
Marchons, marchons,
Qu' un sang impur
Abreuve nos sillons.

Тәрҗемә

МАРСЕЛЬЕЗА
(беренче куплеты)

Әйдәгез, Ил-Ватан уллары,
Данлы көннәр якынлашты,
Безгә каршы явыз тирания
Канлы байракларын асты,
Канлы байракларын асты!
Күрәсезме, безнең авылларда
Тупас солдатлар ни кыра? –
Безнең кул җиткәнне көтеп,
Йорт-җирләребездә узына!

Кушымтасы:
Корал тотып кулга,
Басыгыз сафларга!
Алга, яуга –
Дошман каны
Аксын басуларга.

Гимн тарихы

“La Marseillaise” (“Марсельеза”) җырын француз халкында шагыйрь, драматург, җырчы һәм виолончельдә уйнаучы буларак танылган Клод-Жозеф Руже дель Иль (Claud-Joseph Rouget de l'Isle, 1760-1836) киеренке рухи күтәренкелек халәтендә бер төн утырып чыгып язган. Бу хәл 1792 елның апрелендә була. Маршал Лүкнер (Lukner) җитәкчелегендәге һәм Рейн елгасы буенда тупланган армия хәлиткеч бәрелешкә әзерләнә. Иртә белән үк, җырны Страсбург шәһәрендә туып үскән майор Дитрих (Dietrich) исемле бер хәрби башлык өйрәнеп ала һәм, автор өе алдына чыгып, шунда җыелган халыкка җырлап күрсәтә. Берничә көннән соң җырны Милли Гвардия солдатлары алдында да башкаралар. Җыр шул төбәктә сугышучы француз гаскәрләрендә киң таралыш таба. Марсель шәһәреннән килгән ирекле хәрбиләр батальоны аны, Парижны азат иткәч, шәһәр урамнарында җырлап бара. Шулай итеп булачак һимнның исеме дә туа – “Марсельеза” (“Марсельлеләр җыры”). Икенче Империя заманында “артык инкыйлаби булмаган” яңа һимн кертү омтылышы да булып ала. Ләкин император Наполеон III (Napoléon III) үзе үк булдырган тәхеттән бәреп төшерелгәч, “La Marseillaise” яңадан үз урынына кайта. Шуннан соң Франция Җөмһүриятенең җиде куплетлы һимнына тел-теш һәм кул тидерергә базган кешенең булганы юк әле.