Мачали (Каменка районы): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мачали (Каменка районы) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к Робот: Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары-ны Төркем:Пинзә өлкәсе татар авыллары-ка үзгәртте
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Танылган шәхесләр: * Закир Тинчурин, ТАССР дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе.
Юл номеры - 82: Юл номеры - 82:
==Танылган шәхесләр==
==Танылган шәхесләр==
* [[Азиз Акҗигитов]], Советлар берлеге каһарманы.
* [[Азиз Акҗигитов]], Советлар берлеге каһарманы.
* [[Закир Тинчурин]], [[ТАССР]] дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе.
* [[Нәзиф Гилдиев]], Пинзә татарлары «Якташлар» җәмгыяте элекке рәисе. Пинзә татарлары тарихчысы.
* [[Нәзиф Гилдиев]], Пинзә татарлары «Якташлар» җәмгыяте элекке рәисе. Пинзә татарлары тарихчысы.
Заманында Мачали мәдрәсәсендә беренче татар романчысы [[Муса Акъегет]] укыган. Мачали мәктәбендә шагыйрь [[Хәсән Шабанов]] укыган.
Заманында Мачали мәдрәсәсендә беренче татар романчысы [[Муса Акъегет]] укыган. Мачали мәктәбендә шагыйрь [[Хәсән Шабанов]] укыган.

28 мар 2019, 18:19 юрамасы

Мачали
Карта
Ил Русия
Өлкә Пинзә өлкәсе
Район Каменка районы
Координатлар 53°8'25.2"тн, 43°39'11.1"кнч
Халык саны 912 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Рәсми сайт mochschool.narod.ru
Латин татар Maçali
Русча атама Мочалейка

Мачали (рус. Мочалейка) — Пинзә өлкәсенең Каменка районындагы, Алтавылга керүче татар авылы.

Авылда 2004 елда 402 йортта 912 кеше яшәгән. 2011 елда 358 хуҗалыкта 809 кеше.

Тарихи белешмә

Авылны Арслан Полкаев нигезләгән авылдан чыккан рәшәтенлеләр нигезләгән. 1812 ел сугышында мачалилар батырлыклар күрсәткән. Аеруча Алтынбай Акҗигитов, Баюш Дәүләткилдиев. 1824 елда Александр I Пинзә губернасына сәяхәт иткәндә, махсус Мачалида туктала. Аңа татар милли бәйгеләре күрсәтелә. Наполеонга каршы сугыш ветераннары Патша исеменә үтенечләрен җиткерәләр. Таләпләре шундый була: татар авыллары өчен аерым вулыс ясарга; Мачалида базар һәм башлангыч мәктәп ачарга. Чыннан да, 1826 елда Мачалида вулыс идарәсе ачыла. Аңа якын тирәдәге барлык татар авыллары, «Алтавыл» кертелә.[1]

Мачали мәктәбе

Инкыйлабка кадәр биредә вулыс үзәге, казна мәктәбе урнашкан була. 1912 елда ачылган мәктәптә 40 укучы белем алган. Урыс телен укыткан өчен бер елдан соң мәктәпкә ут төртәләр. Октябрь революциясеннән соң 1918 елда Мачалида 5 мәктәп ачыла, урам саен бер, ул мәктәпләр чын мәгънәсендә мәктәпләр булмый, чөнки балаларны чиратлашып җыеп авыл йортларында укытканнар. Мачали вулысы беткәч, вулыс бинасын мәктәпкә тапшыралар. Күп еллар шул мәктәпкә якын тирәдәге татар авылларыннан урта белемне алу өчен укырга йөриләр. Классларда 30 дан артык бала укый. Кызганычка бүгенге көннәрдә мәктәптә балалар бик азайды, чынында сүз тора ничек мәктәпне һәм авылны саклап калу турында.[2]

Мачали халкык, алтавылдагы башка авыллар белән бергәләп, болгар токымлы булып санала. Бу авыллар: Кыти иле, Рәшәтен, Мачали, Кикино, Кабылкин, Тәләтен.

Танылган шәхесләр

Заманында Мачали мәдрәсәсендә беренче татар романчысы Муса Акъегет укыган. Мачали мәктәбендә шагыйрь Хәсән Шабанов укыган.

Искәрмәләр

Чыганаклар