Монголия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Монголия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zorrobot (бәхәс | кертем)
к робот добавил: pih:Mongoelya
Timming (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 99: Юл номеры - 99:
== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==


{{Азия дәүләтләре}}


[[Төркем:Азия дәүләтләре]]
[[Төркем:Азия дәүләтләре]]

18 ноя 2009, 14:46 юрамасы

Монголия
Монгол Улс
Монголия
Байрак Илтамга
Монголия байрагы Монголия гербы
Монголия урнашуы
Бәйсезлек 29 декабр 1911 (Цин империясеннән)
Идарә итү формасы Парламент Җөмһүрияте
Рәсми тел монгол теле
Башкала Улан-Батор
Эре шәһәрләр Улан-Батор, Эрдэнэт, Дархан
президент Цахиагийн Элбэгдорж
премҗер-министр Санжагийн Баяр
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

1 564 116 км²
0,6%
Халык саны
– Барлыгы (2007)
– Тыгызлык

2 951 786 кеше
1,8 кеше/км²
Акча Монголия тугригы
Вакыт UTC +7 … +8
Пәрәвез домены .mn
Телефон коды +976


Монго́лия (монг. Монгол Улс) — Көнчыгыш-Үзәк Азиядәге, диңгезгә чыгышы булмаган, төньякта Русия, көньякта Кытай белән чиктәш дәүләт.

Тарих

Монгол дәүләтенең барлыкка килүе

XII гасыр башында таралып урнашкан монгол ырулары дәүләткә берләшүгә чираттагы омтылыш ясап карыйлар. Бу дәүләт тарихка Хамаг Монгол исеме астында кереп кала. Аның беренче җитәкчесе Хайду-хан була. Аның оныгы Хабул-хан Цзинь империясенең күршедәге районнарын вакытлы җиңүгә ирешә, Цзинь империясе ясак түләргә мәҗбүр була. Шулай да Хабул-ханның дәвамчысын - Амбагай-ханны дошмани татар исемле монгол ырулары (соңрак татар исеме тәрки халыкларга күчә) әсир итә, һәм чжурчжэннарга бирә, алары исә ханны җәзалыйлар. Берничә елдан татарлар тарафыннан Тимучинныңның (соңрак Чынгыз-хан) әтисе Есүгәй-Батыр үтерелә. Тимучин яшьлеген бертуганнары һәм әнисе белән Делун Болдока тауларында үткәрә. Ул хакимияткә әкрен бара, башта аңа Үзәк Монголиядәге кереитлар җитәкчесе Ван-хан ярдәм күрсәтә. Җитәрлек көч туплагач, Тимучин өч кәчле илне буйсындыра: көнчыгышта татарларны(1202), үзенең элеккеге ярдәмчеләре - кереитларны(1203), көнбатышта найманнарны(1204). 1206нчы елдагы мнгол җитәкчеләре җыелышы - корылтайда Тимучинны монголларның бөек ханы дип игълан итәләр һәм аңа Чынгызхан исемен бирәләр.

Чыңгызхан империясе барлыкка килү

Монгол империясе

Чыңгызхан тарафыннан монгол ырулары берләштерелгәч, 1206нчы елда монгол империясе барлыкка килә. Чынгызхан Монголияне 1206 - 1227нче еллар буена идарә итә. Монголия мәйданы Кытай, Идел Болгарстаны, Урта Азия, Иран, Киев Русе территорияләре хисабына үсә. Ләкин мәдәният, халыкларның төрлелеге аркасында 1527нче елдан таркалу башлана.

Кытайда Юан монгол династиясе

1260нче елда башкаланы Каракорумнан Пекинга күчергәч, Монголиядә буддизм тарала башлый. Кытайда монголларга каршы баш күтәрү нәтиҗәсендә Чынгыз нәселе хакимияттән төшерелә, һәм Кытай Монголиядән аерыла. Үзара сугышлар белән көчсезләнгән Монголия үзе басып алулар объектына әверелә.

Цин империясе астында Монголия дәүләте

1636нчы елда маньчжурлар Өчке Монголияне(хәзерге вакытта Кытайның автономияле районы),1691нче елда Тышкы (хәзер Казакъстан территориясендә), 1755нче елда Ойрат Монголияне (Җунгар иле, хәзер Кытайның Синьцзян автоном районына керә) басып алалар. Монголия бәйсезлекне 1911нче елда, Кытайдагы Синьхай революциясе вакытында кайтара. Ләкин аны 1945нче елга, Кытай таныганчыга кадәр, СССРдандан башка, бер илдә танымый.

Монгол Халык Республикасы

19241991нче елларда СССР һәм Коминтерн МХҖФ ярдәмендә совет системасы копиясен төзергә тырышалар, һәм Монголия социалистик ил итеп таныла. Коминтерн вәкиле Богдо Гэгэн үлеменнән соң дистә еллар буе, 1930нчы еллар ахырында хакимияткә маршал Чойбалсанàны куйгыйнча, милли җитәкчеләрне (Амар, Гэндэн һ.б.) җәзалыйлар. Аның идарәчелеген сталинизм белән генә чагыштырып була: репрессия мәйданы бик зур була (бөтен рухи җитәкчеләр, байлар, оппозиөия юк ителә), көчләп коллективлаштырырга тырышу һ.б. Аның үлеменнән соң гына илдә хәлләр яхшыра. 1952-1984нче елларда илнең башлыгы Ю. Цеденбал, аннан соң Ж. Батмунх була. 1990нчы елдан, социалистик лагерь җимерелгәннән соң илдә демократик һәм икътисади реформалар үткәрелә: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү приватизацияләнә,МХҖФ белән конкуренциягә сәләтле оппозицион фиркаләр барлыкка килә.

Дәүләт төзелеше

Монголия - парламент җөмһүрияте. 1992нче елның 12нче февраленнан соң Конституция эшли башлый. Илнең башлыгы - туры сайлаулар нәтиҗәсендә сайлана торган президент. Бер кеше ике мәртәбә сайлана ала. Президент юк вакытта хакимият Бөек дәүләт хуралы кулына күчә. Президент шулай ук хәрби көчләрнең иң бөек җитәкчесе. Закон чыгаручы әгъза булып Бөек дәүләт хуралы тора. Ул бөтенхалык сайлауларында 4 елга билгеләнүче 76 әгзадан тора. Бөек дәүләт хуралын рәис, аның урынбасыры һәм генералҗ сәркатиб җитәкли. Башкарма хакимият премҗер-министр тәкъдиме һәм президент белән килешеп тормышка ашыла. Җирле үзидарәгә аймач, шәһәр, район, сомон хураллары керә, аларның вәкилләрен 4 елга сайлыйлар.

География

Гоби чүлеКөньяк Гоби аймагы, Монголия

Монголия диңгездән 900-1500 м биеклектәге платода урнашкан, һәм аның мәйданы 1 564 116 км². Монголиядә тау массивлары һәм сыртлары күп. Шуларның иң зурысы - илнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатышынында 900 кмга сузылган - Монголия Алтае. Аның дәвамы булып тәбәнәгрәк, бердәм массив булмаган Гоби Алтае тора. Себер чиге буенча берничә сырт урнашкан: Хан Хухэй, Улан Тайга, Көнчыгыш Саян, төньяк-көнчыгышта - Хэнтэй, үзәк өлештә - берничә мөстәкыйль сырттан торучы Хангай тау массивы. Улан-Батордан көньяк һәм көнчыгыш якка, Кытай чигенә таба плато әкренләп түбәнәя, һәм тигезлеккә күчә. Монголиянең көньягын, көньяк-көнчыгышын, көньяк-көнбатышын Гоби чүле алып тора. Гобиның территориясе бертөрле түгел: аның комлы, кыялы, ташлы, тигез, таулы өлешләре бар. Шулай ук чүлнең төрле төштә төсе дә төрлечә: Сары, Кара, Кызыл Гобины аералар. Җир өсте сулары монда бик аз, ләкин җир асты суларының биеклеге югары.

Илнең елгалары тау башларында туа. Аларның күбесе - суларын Тын һәм Төньяк Боз океанына койган, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның бөек елгалары. Иң зур елгалар - Селенга(600 км), Керулен(1100 км), Онон(300 км), Халхин-гол, Кобдо һ.б. Шуларның иң күп сулысы - Селенга. Ул Хангай сыртыннан башлана, һәм Орхон, Хануй-гол, Чулутын-гол, Дэлгэр-мурэн кебек елгалар аңа коялар. Бу елганын агу тизлеге секундына 1,5 - 3 м. Аның агу тилеге зур булу сәбәпле сулар гөл кара һәм дуенлы. Селенга ярты елга туңа, һәм аның боз калынлыгы - 2 м дан да ким түгел. Аның су ташуы елына ике тапкыр: язын(кар сулары) һәм җәен(яңгыр сулары) күзәтелә. су биеклеге 2 м дан түбән төшми. Селенга Байкал күленә коя.

Көньяк һәм Көнчыгыш яктагы елгалар юлларын күлләрдә тәмамлыйлар.

Монголиядә меңнән артык даими һәм тагын да күбрәк яңгыр вакытында барлыкка килүче, корылыкта кибүче күлләр бар. Элек Монголия җирләрендә эчке диңгез барлыкка китерүче күлләр урнашкан булган, хәзерге күлләр аларның калдыклары. Зур күлләр - Убсу-нур, Хара-Ус-нур, Хиргис-нур илнең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аларның тирәнлеге 2 метрдан артмый. Көнчыгышта Буйр-нур һәм Хух-нур күлләре бар. Хангайның төньягындагы Байкалга ошаган тектоник иңкүлектә Хубсугул (тирәнлеге 238 м га кадәр) күле урнашкан.

Монголиядә кырыс кышлы, коры кызу җәйле кискен континенталь климат. Илнең башкаласы Улан-Баторда җәен плюс 25° С ÷ 35° С һәм кышын минус 25° С ÷ 35° С. төньяк-көнбатышта еллык явым-төшем - 250—510 мм, башкалада 230—250 мм гына, ә Гоби чүле өлкәсендә явым-төшем тагын да азрак.

Дипломатик мөнәсәбәтләр

Монголиянең дипломатик мөнәсәбәтләре

Административ бүленеш

Монголия башкала - Улан-Баторга(22) һәм 21 аймакка бүленә: 1 - Ара-Хангай, 2 - Баян-Хонгор, 3 - Баян-Улэгэй, 4 - Булган, 5 - Дархан, 6 - Көнчыгыш, 7 - Көнчыгыш Гоби, 8 - Урта Гоби, 9 - Гоби-Алтай, 10 - Гоби-Сумбэр, 11 - Хэнтэй,12 - Кобдо,13 - Хубсугуль,14 - Орхон, 15 - Увэр-Хангай, 16 - Көньяк Гоби, 17 - Селенгин, 18 - Сухэ-Батор, 19 - Үзәк,20 - Убсунур, 21 - Дзабхан.


Икътисад

Монголиядә соры күмер, ташкүмер, вольфрам ятмалары, молибден-бакыр рудалары бар.

Монголиядә ТМПның 58% ын хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнәгать 21,4%, авыл хуҗалыгы 20,6%, инфляция 9,5% алып тора. ТМПның үсеше 7,5%.

Эшчеләрнең 42%ы авыл хуҗалыгында эшли, эшсезлек 6,7 %.

2005нче елда бюджет кереме $702 млн, ә чыгым $651 млн була.

Монголиядә 2002нче елда сәнәгать үсеше 4,1% тәшкил итә.

Моны да карагыз

Сылтамалар