Ихлас сүрәсе: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Новая страница: «'''Әл-Ихлас сүрәсе''' (''Кольһүаллаһ'')- Коръәндәге 112 нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен гали...» |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 14: | Юл номеры - 14: | ||
<blockquote> |
<blockquote> |
||
«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән... |
«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән... |
||
Әйт:«Ул - Аллаһ - бер! |
#Әйт:«Ул - Аллаһ - бер! |
||
Аллаһ - мәңге булучы. |
#Аллаһ - мәңге булучы. |
||
Ул тудырмады да һәм тумады да, |
#Ул тудырмады да һәм тумады да, |
||
һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң булмады». |
#һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң булмады». |
||
</blockquote> |
</blockquote> |
||
6 дек 2009, 21:07 юрамасы
Әл-Ихлас сүрәсе (Кольһүаллаһ)- Коръәндәге 112 нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен галимнәр дә аны Мәккәдә иңгәнлеген әйтәләр. Татар халкы күбрәк бу сүрәне Кольһүаллаһ дип йөртә. Моннан тыш «Әт-Тәүхид» (Аллаһның барлыгы-берлеге хакында), «Сүрәтүт-Тәфрид», «Сүрәтүт-Тәҗрид», «Сүрәтүн-Нәҗәт», «Сүрәтүл-Виләйәһ» дип тә атыйлар.
Иңү сәбәбе:мөшрикләр Мөхәммәд галәйхис-сәлам янына килеп:«Йә Мөхәммәд! Безгә Раббыңның кемнән, кайсы нәселдән килеп чыкканлыгы турысында сөйлә әле!» - дип әйтәләр. Һәм бу сүрә моңа җавап булып иңә.[1]
Сүрә
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
Куль һүә-лаһу әхәд 1. Аллаһүс-самәд 2. Ләм йәлид үә ләм йүләд 3. үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд 4.
Тәрҗемә:
«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән...
- Әйт:«Ул - Аллаһ - бер!
- Аллаһ - мәңге булучы.
- Ул тудырмады да һәм тумады да,
- һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң булмады».
Искәрмәләр
- ↑ Үбәйй ибне Кәгъб сөйләгән. Хәзрәти Мукатиль фикеренчә, Мөхәммәд галәйхис-сәламнән бу турыда яһүдиләр сораган
Әдәбият
Һәфтияк шәриф тәфсире. - Казан: Раннур, 2003.