Михаил Калинин: юрамалар арасында аерма
к →top: clean up |
к төркем өстәү |
||
Юл номеры - 54: | Юл номеры - 54: | ||
[[Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары]] |
[[Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары]] |
||
[[Төркем:Михаил Калинин]] |
23 ноя 2019, 17:18 юрамасы
Михаил Калинин | |
---|---|
ССРБ ҮБК рәисе (РСФСРдан) | |
Вазыйфада 30 декабрь 1922 – 12 гыйнвар 1938 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән |
Дәвамчысы | вазифа юкка чыгарылган; |
ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе | |
Вазыйфада 17 гыйнвар 1938 – 19 март 1946 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән; |
Дәвамчысы | Николай Шверник |
БҮБК рәисе | |
Вазыйфада 30 март 1919 – 15 июль 1938 | |
Дәвамчысы | вазифа юкка чыгарылган |
Туган | 7 (19) ноябрь 1875 Югары Троица авылы, Корчева өязе, Твир губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 3 июнь 1946[1][2][3][…] (70 яшь) Мәскәү, РСФСР, ССРБ |
Җефет | Екатерина Ивановна Калинина[d] |
Балалар | Уллары − Валериан һәм Александр, кызлар − Юлия һәм Лидия |
Сугышлар/бәрелешләр | Алман-совет сугышы |
Михаил Иван улы Калинин («Бөтенсоюз старостасы», рус. Михаил Иванович Калинин, 7 (19) ноябрь 1875, Югары Троица, Корчева өязе, Твир губернасы, Русия империясе — 3 июнь 1946, Мәскәү, ССРБ) — инкыйлабчы, совет дәүләт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1944).
1898 елдан РСДРП (б) әгъзасы. Эшчеләр арасында инкыйлаби өндәүне алып барган. «Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш берлеге»нең Петербург бүлекчәсе әгъзасы, «Искра» гәҗитенең актив хәбәрчесе. Күп тапкыр кулга алынган һәм сөргенгә җибәрелгән.
Февраль икыйлабында актив катнашкан. 1917 елның сентябреннән Петроград шәһәр управасы әгъзасы, район управасы рәисе; беренче легаль Петроград большевиклар комитәсенең әгъзасы, РСДРП(б) ҮК да аның вәкиле. «Правда» гәҗите мөхәрририятенә кергән.
1919—1938 елларда БҮБК рәисе, 1922 елдан берүк вакытта ССРБ ҮБК рәисе. 1938—1946 елларда ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе. 1946 елның мартыннан ССРБ Югары Шурасы әгъзасы.
Истәлек
2005 елдагы хәле буенча, Калинин исемен 3358 мәйдан, урам, проспект вә тыкрык йөртә.[4]. Донецк, Чабаксар, Чиләбе һәм Горловка шәһәрләрендә Калинин районы бар. Калинин исемен йөртүче ике шәһәр бар — Калининград (элекке Көнигсберг), Калининск (Сарытау өлкәсе). Совет дәверендә Калинин исемен Твир (Калинин), Королёв (Калининград) һәм Таҗикстандагы Сәрбәнд (Калининабад) шәһәрләре йөрткәннәр.
Искәрмәләр
- ↑ Калинин Михаил Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ http://fias.nalog.ru/Public/SearchPage.aspx?
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 19 ноябрь көнне туганнар
- 1875 елда туганнар
- Твир өлкәсендә туганнар
- 3 июнь көнне вафатлар
- 1946 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары
- Михаил Калинин