Әмирхан Еники: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмирхан Еники latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к мәгълүмат өстәү: + олы кызы вафат (2019)
Юл номеры - 8: Юл номеры - 8:
| һөнәр = язучы
| һөнәр = язучы
| туу датасы = 2.03.1909
| туу датасы = 2.03.1909
| туу җире = [[Каргалы|Яңа Каргалы]], [[Уфа губернасы]]
| туу җире = [[Каргалы|Яңа Каргалы]], {{туу җире|Бәләбәй өязе|Благовар районында}}, [[Уфа губернасы]], [[РИ]]
| гражданлык = {{Байраклаштыру|Русия империясе}}<br/>{{Байраклаштыру|РСФСР}}<br/>{{Байраклаштыру|ССРБ}}<br/>{{Байрак|Русия}} [[РФ]]
| гражданлык =
| милләт =
| милләт = татар
| үлем датасы = 16.02.2000
| үлем датасы = 16.02.2000
| үлем җире = [[Казан]], [[Татарстан]]
| үлем җире = {{үлем җире|Казан|Казанда}}, [[Татарстан]], [[РФ]]
| әти =
| әти =
| әни =
| әни =
Юл номеры - 18: Юл номеры - 18:
| хатын =
| хатын =
| балалар =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =[[File:Orderredbannerlabor rib.png ‎|32px|Хезмәт кызыл байрагы ордены]] [[File:Order badge of honor rib.png‎|32px|Хөрмәт билгесе ордены]] {{Тукай бүләге}}
| бүләк һәм премияләр = {{Тукай бүләге}}{{Хезмәт Кызыл Байрагы ордены}}{{Хөрмәт билгесе ордены}}
| сайт =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
| башка мәгълүмат =
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Еникиев}}</small>
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Еникиев}}
'''Әмирхан Еники''' ''(Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев, 2 март [[1909 ел|1909]]''<ref>http://kitap.net.ru/eniki/bio.php</ref> ''– 16 февраль [[2000 ел|2000]])'' татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы. [[1996 ел]]дан [[ПЕН-клуб|Татар ПЕН-үзәге]] әгъзасы.
'''Әмирхан Еники''' ''(Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев, [[2 март]] [[1909 ел|1909]]''<ref>http://kitap.net.ru/eniki/bio.php</ref> ''– 16 февраль [[2000 ел|2000]])'' татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, [[СССР Язучылар союзы]] әгъзасы. [[1996 ел]]дан [[ПЕН-клуб|Татар ПЕН-үзәге]] әгъзасы.


== Биография ==
== Биография ==
Юл номеры - 49: Юл номеры - 49:


== Бүләкләр ==
== Бүләкләр ==
Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул [[Хезмәт Кызыл Байрагы ордены]] (1979) һәм [[Хөрмәт Билгесе ордены]]» (1957) белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен [[Тукай премиясе|Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]] бирелде.


== Хәтер ==
== Хәтер ==
Юл номеры - 55: Юл номеры - 55:


== Гаиләсе ==
== Гаиләсе ==
Олы [[кыз]]ы Резидә (Тюменева, 1934—2019), Ә. Еники әсәрләрен оригиналда укыган, аның архивын тәртипкә салып, дәүләткә тапшырган шәхес<ref>Әмирхан Еникинең олы кызы вафат. [[Акчарлак (гәҗит)|«Акчарлак»]], 2019 ел, 26 декабрь, 32нче бит</ref>.
[[кыз]]ы Резидә (Тюменева, 1934).
* оныгы Рөстәм
* оныгы Рөстәм
** оныкчыклары Регина, Искәндәр
** оныкчыклары Регина, Искәндәр
[[кыз]]ы Флера (Карташова, 1938)<ref>''Рузия Сафиуллина''. Резидә Тюменева: «''Минтимер Шәймиевнең Әмирхан Еникигә карата хөрмәтен әти вафатыннан соң да тойдык''». [[Идел (журнал)|«Идел»]], 2019 ел, март, 8-11нче бит</ref>.
кече [[кыз]]ы Флера (Карташева, 1938)<ref>''Рузия Сафиуллина''. Резидә Тюменева: «''Минтимер Шәймиевнең Әмирхан Еникигә карата хөрмәтен әти вафатыннан соң да тойдык''». [[Идел (журнал)|«Идел»]], 2019 ел, март, 8-11нче бит</ref>.

== Искәрмәләр ==
<references />


==Сылтамалар==
==Сылтамалар==
Юл номеры - 67: Юл номеры - 64:
* Татарстан язучылары, 1986.
* Татарстан язучылары, 1986.
* [http://shahrikazan.com/tt/hbrl/item/5340-enikig%D3%99-muzey-kir%D3%99k.html Еникигә музей кирәк!]
* [http://shahrikazan.com/tt/hbrl/item/5340-enikig%D3%99-muzey-kir%D3%99k.html Еникигә музей кирәк!]

== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>


{{Тукай премиясе лауреатлары 1970-1980}}
{{Тукай премиясе лауреатлары 1970-1980}}

29 дек 2019, 17:48 юрамасы

Әмирхан Еники
Туган телдә исем Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы
Туган 2 март 1909(1909-03-02)
Яңа Каргалы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РИ
Үлгән 16 февраль 2000(2000-02-16) (90 яшь)
Казан, Татарстан, РФ
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

 Әмирхан Еники Викиҗыентыкта

Википедиядә Еникиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев, 2 март 1909[2] – 16 февраль 2000) — татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Биография

1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.

Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.

1927–1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста – ликбез курсларында Укытучы, Казан мех фабрикасында – сортировщик, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азер кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950–1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. 1946 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

16 февраль 2000дә Казанда вафат була.

Иҗаты

Аерым журналистик язмалары һәм «Дус кеше» (1929), «Пожар» (1929), «Никуличева һәм аның иптәшләре» (1934), «Көзнең бер кичендә» (1939) шикелле повесть, хикәяләре белән сугышка кадәр үк матбугатта исеме күренгәләсә дә, Ә. Еники үзенчәлекле язучы-художник буларак нигездә сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалаша.

Аның «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), «Кунакчыл дошман» 1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956) кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы. Аларда дәһшәтле сугыш шартларында гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авырлык-кыенлыкларны батырлык белән кичерүе һәм тормышка, яшәүгә булган тирән ышанычы сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә. Әдип, барыннан да элек, сугыш чынбарлыгының кеше рухында, табигате-холкында чагылышын анализлый һәм көндәлек тормыш вакыйгалары, детальләре аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ирешә.

Тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын анализлауда психологик тирәнлеккә омтылу илленче-җитмешенче еллар арасында әдипкә тагы да зуррак иҗади уңышлар алып килә. Язучының «Рәхмәт, иптәшләр!» (1951– 1952), «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968), «Без дә солдатлар идек» (1971), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) исемле повестьлары, «Ялгызлык» (1957), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Курай» (1970), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләре, кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заманны борчыган әхлакый-этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаеклар. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге һәм драматик киеренкелеге, форманың пөхтә һәм җентекле эшләнүе, тел-сурәтләү чараларының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекләргә бай булуы – болар Ә. Еники талантының төп сыйфатларын тәшкил итәләр.

Ә. Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар жанры әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләр дә зур урын били. «Күсия ханым», «Күңелсез мәҗлес», «Кунакта», «Бөке», «Сыбызгы» кебек кыска хикәяләрендә («Чәнечкеле хикәяләр» җыентыгы) ул үткен-җор тел, оста тотып алынган тормыш детальләре ярдәмендә җәмгыятебездә очрый торган кире типларның гомумиләштерелгән сатирик портретларын күз алдына китереп бастыра. Гомумән, юмор-сатира Ә. Еники язу стиленең мөһим хасиятләреннән берсе булып, аның элементлары теге яки бу күләмдә язучының һәрбер әсәрендә диярлек очрый.

Ә. Еникинең иҗтимагый тормыштагы әктүәл мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уйланулары һәм истәлек язмалары, бергә тупланып, 1983 елда аерым китап булып чыкты. Сиксәненче еллар башында исә «Казан утлары» журналы битләрендә (1981 ел, 10, 11 саннар; 1982 ел, 12 сан; 1985 ел, 1, 2 саннар) әдипнең яңа әсәре-– автобиографик материалларга нигезләп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте дөнья күрде. Ә. Еники – әдәби тәрҗемә остасы. Ул украин язучысы О. Гончарның «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951) романын, А. Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасын, М. Бубенновның «Белая береза» («Аккаен», 2нче кисәк, 1954) романын, К. Паустовскийның «Летние дни» («Җәй көннәре», 1960) исемле хикәяләр җыентыгын, Э. Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964), Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» (1965) повестьларын һәм күп кенә СССР халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итте. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.

Бүләкләр

Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1979) һәм Хөрмәт Билгесе ордены» (1957) белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Хәтер

2005 елда Казанның Вахитов районындагы (Калуга микрорайоны) Калинин урамының югары өлешенә Әмирхан Еники исеме бирелгән.

Гаиләсе

Олы кызы Резидә (Тюменева, 1934—2019), Ә. Еники әсәрләрен оригиналда укыган, аның архивын тәртипкә салып, дәүләткә тапшырган шәхес[3].

  • оныгы Рөстәм
    • оныкчыклары Регина, Искәндәр

кече кызы Флера (Карташева, 1938)[4].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. https://jitely.info/kazan
  2. http://kitap.net.ru/eniki/bio.php
  3. Әмирхан Еникинең олы кызы вафат. «Акчарлак», 2019 ел, 26 декабрь, 32нче бит
  4. Рузия Сафиуллина. Резидә Тюменева: «Минтимер Шәймиевнең Әмирхан Еникигә карата хөрмәтен әти вафатыннан соң да тойдык». «Идел», 2019 ел, март, 8-11нче бит