Пенза: юрамалар арасында аерма
DerslekBot (бәхәс | кертем) |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 3: | Юл номеры - 3: | ||
|татар исеме = Пенза |
|татар исеме = Пенза |
||
|чын исем = |
|чын исем = |
||
|ил = |
|ил = Россия |
||
|герб = Coat of Arms of Penza (Penza oblast) (2001).png |
|герб = Coat of Arms of Penza (Penza oblast) (2001).png |
||
|байрак = Flag of Penza.png |
|байрак = Flag of Penza.png |
||
Юл номеры - 66: | Юл номеры - 66: | ||
}} |
}} |
||
'''Пенза''' ('''Пенза''',''پىنزە''<ref>https://pp.userapi.com/c830709/v830709035/1bd1c4/cAdZdfYKzvw.jpg</ref> {{lang-ru|Пенза}}) — [[Русия]] шәһәре, [[Пенза өлкәсе]]нең [[административ үзәк|административ үзәге]]. |
'''Пенза''' ('''Пенза''',''پىنزە''<ref>https://pp.userapi.com/c830709/v830709035/1bd1c4/cAdZdfYKzvw.jpg</ref> {{lang-ru|Пенза}}) — [[Русия|Россия]] шәһәре, [[Пенза өлкәсе]]нең [[административ үзәк|административ үзәге]]. |
||
[[Халык саны]] — 517 137 [[кеше]] ([[2010]]).<ref name="gks.ru">http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls</ref> |
[[Халык саны]] — 517 137 [[кеше]] ([[2010]]).<ref name="gks.ru">http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls</ref> |
||
Юл номеры - 201: | Юл номеры - 201: | ||
* [[Николай Ильминский]] ([[1822]]—[[1891]]) — көнчыгышны өйрәнүче. |
* [[Николай Ильминский]] ([[1822]]—[[1891]]) — көнчыгышны өйрәнүче. |
||
* [[Всеволод Мейерхольд]] ([[1874]]—[[1940]]) — театр режиссёры. |
* [[Всеволод Мейерхольд]] ([[1874]]—[[1940]]) — театр режиссёры. |
||
* [[Марат Коләхмәтов]] ([[1954]]—...) — [[Русия]] хәрби башлыгы. |
* [[Марат Коләхмәтов]] ([[1954]]—...) — [[Русия|Россия]] хәрби башлыгы. |
||
* [[Дмитрий Орлов]] ([[1894]]—[[1938]]) — [[КПССның Татарстан өлкә комитеты|РКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе]] ([[1920]]-[[1921]]). |
* [[Дмитрий Орлов]] ([[1894]]—[[1938]]) — [[КПССның Татарстан өлкә комитеты|РКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе]] ([[1920]]-[[1921]]). |
||
* [[Анна Кузнецова]], балалар омбудсмены. |
* [[Анна Кузнецова]], балалар омбудсмены. |
30 дек 2019, 13:28 юрамасы
Пенза | |
---|---|
Ил | Россия |
Регион | Пенза өлкәсе |
Шәһәр бүлгесе | Пенза |
Координатлар | 53°12'тн, 45°0'кнч |
Эчке бүленеш | 4 район |
Башлык | Роман Чернов[d] |
Нигезләнгән | 1663 |
Мәйдан | 341 км² |
Мәркәз биеклеге | 150 м |
Халык саны | 517 137 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 8412 |
Почта индексы | 4400xx |
Автомобиль коды | 58 |
Рәсми сайт | penza-gorod.ru |
Кардәш шәһәрләр | Бекешчаба[1], Рамат-Ган[d][2], Омск[3][4], Ибинь[d][5], Чабаксар[6], Тамбу[7], Могилёв[8][9], Ланьчжоу[d][5], Жюльен (коммуна)[10], Пусан[11], Бордигера[5], Альба[d][12] һәм Орёл[13] |
Бүләкләр | |
Кардәш шәһәрләр | Бекешчаба[1], Рамат-Ган[d][2], Омск[3][4], Ибинь[d][5], Чабаксар[6], Тамбу[7], Могилёв[8][9], Ланьчжоу[d][5], Жюльен (коммуна)[10], Пусан[11], Бордигера[5], Альба[d][12] һәм Орёл[13] |
Пенза (Пенза,پىنزە[14] рус. Пенза) — Россия шәһәре, Пенза өлкәсенең административ үзәге.
Халык саны — 517 137 кеше (2010).[15]
География
Шәһәр Сыры елгасында, Мәскәүдән 629 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.
Сырыдан башка, шәһәр территориясендә Пенза, Пензятка, Ардым, Иске Сыры, Мойка, Барковка елгалар, Прокоп һәм Безымянный инешләре ага. Шул елгаларының кайбересе өлешчә коллекторларда агалар.
Шәһәрнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~25 км, төньяктан көньякка — ~19 км.
Сәгать поясы
Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат
Пенза климаты — уртача континентальга күчүче. Кыш уртача салкын, ноябрьның башыннан март ахырына хәтле дәвам итә, айларның иң салкыны — февраль (уртача −9,1 °C). Җәй майның ахырыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, июльнең уртача температурасы — 20,6 °C. Пенза климаты Мәскәү климатына охшаш, ләкин Пенза климаты континенитальрәк, явым-төшемнәр күләме азрак.
Пенза (1981-2010 нормасы) климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 7,0 | 8,5 | 17,3 | 31,1 | 35,6 | 37,7 | 39,3 | 40,4 | 33,6 | 25,6 | 14,4 | 11,0 | 41,0 |
Уртача максимум, °C | −5,5 | −5,1 | 1,0 | 12,4 | 20,8 | 24,8 | 26,6 | 24,7 | 18,2 | 9,9 | 0,6 | −4,4 | 10,3 |
Уртача температура, °C | −8,7 | −9,1 | −3,4 | 6,8 | 14,3 | 18,5 | 20,4 | 18,3 | 12,5 | 5,6 | −2,1 | −7,4 | 5,5 |
Уртача минимум, °C | −11,9 | −12,5 | −7,2 | 1,9 | 8,1 | 12,7 | 14,7 | 12,8 | 7,7 | 2,2 | −4,6 | −10,3 | 1,1 |
Абсолют минимум, °C | −39,9 | −40 | −31,1 | −20 | −5,6 | −1,1 | 4,7 | 0,0 | −6,4 | −17,2 | −31,1 | −40,5 | −40,5 |
Явым-төшем нормасы, мм | 38 | 31 | 35 | 33 | 42 | 65 | 59 | 51 | 52 | 47 | 48 | 41 | 542 |
Чыганак: Погода и Климат |
Исемнең килеп чыгышы
Шәһәр үз исемне Пенза елгасыннан алган, ә «Пенза» гидронимның килеп чыгышы төгәл билгеле түгел.
Тарих
Пенза 1663 елда каравыл посты (агач бастругы һәм зур булмаган посад) буларак нигезләнә. 1670 елда Степан Разин отрядлары тарафыннан басып алына.
1708 елдан Казан губернасы составында, 1719 елдан аның Пенза провинциясе башкаласы. 1780 елдан Пенза калгайлыгы (1796 елда губернасына үзгәртеп корыла) һәм Пенза өязе үзәге, 1797—1801 елларда — Сарытау губернасы составында.
1774 елда Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.
1856 елда Пенза шәһәрендә 22 чиркәү, 2681 йорт һәм 329 лавка (кибет) булган.
1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Пенза бүлгесе үзәге. 1928 елдан 2006 елга кадәр Пенза районы үзәге булып торган. 1937 елдан — Тамбов өлкәсе составында. 1939 елдан кадәр Пенза өлкәсе үзәге булып тора.
1979 елда шәһәр составына Пенза районының көньяк өлеше кертелә, шул исәптә Терновка (12.1 мең кеше, 1970), Веселовка һәм Кривозерье авыллары. 1985 елда шәһәр Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.
Халык
1782[16] | 1811[17] | 1824[16] | 1840[18] | 1856[17] | 1897[19] | 1926[20] | 1939[20] | 1959[21] | 1970[22] | 1979[23] | 1989[24] | 2002[25] | 2010[26] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
8 714 | ~14 800 | 14 041 | 19 741 | ~23 800 | 59 981 | 91 600 | 159 800 | 255 481 | 373 650 | 482 916 | 543 006 | 518 437 | 517 137 |
Милли состав (2002): урыслар — 92,6%, мордва — 2,3%, татарлар — 2,1%, украиннар — 1,1%.[27]
Эчке бүленеш
Пенза шәһәре 4 административ районга бүленгән:
- Тимер юл районы
- Ленин районы
- Октябрь районы
- Беренче Май районы
Икътисад
Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,34 млрд сум тәшкил иткән.
Транспорт
Тимер юл Пензага 1874 елда килә (Сызран—Вязьма сызыгы). Хәзерге вакытта Пенза — эре тимер юл төене.
Шәһәр аша яки шәһәр янында М5 «Урал» (Мәскәү — Рәзән — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), Р208 (Тамбов — Пенза), Р158 (Түбән Новгород — Саранск — Пенза — Саратов) автоюллар баралар.
Шәһәрнең көньяк өлешендә «Терновка» аэропорты урнаша
Аэропорт | Тимер юл вокзалы (Пенза I станциясе) | Автовокзал |
Кардәш шәһәрләр
- Могилёв, Белорусия
- Бекешчаба, Маҗарстан
- Пусан, Көньяк Корея
- Рамат-Ган, Израиль
- Тернополь, Украина
- Жульен (Шаранта), Франция
- Омск, Русия
- Тамбов, Русия
- Чабаксар, Русия
Танылган шәхесләр
- Гафур Коләхмәтов (1881—1918) — татар язучысы.
- Николай Ильминский (1822—1891) — көнчыгышны өйрәнүче.
- Всеволод Мейерхольд (1874—1940) — театр режиссёры.
- Марат Коләхмәтов (1954—...) — Россия хәрби башлыгы.
- Дмитрий Орлов (1894—1938) — РКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1920-1921).
- Анна Кузнецова, балалар омбудсмены.
- Артем Фәттахов, регбиче.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-355.html
- ↑ 2,0 2,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-357.html
- ↑ 3,0 3,1 http://admomsk.ru/web/en/city/international/russian#penza
- ↑ 4,0 4,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-362.html
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-353.html
- ↑ 6,0 6,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-361.html
- ↑ 7,0 7,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-360.html
- ↑ 8,0 8,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-354.html
- ↑ 9,0 9,1 https://goridcentr.csgpb.by/pobratimy/virtualnaya-ekskursiya/penza-rossijskaya-federatsiya/
- ↑ 10,0 10,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-359.html
- ↑ 11,0 11,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-358.html
- ↑ 12,0 12,1 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-356.html
- ↑ 13,0 13,1 https://www.orel-adm.ru/ru/org/international/
- ↑ https://pp.userapi.com/c830709/v830709035/1bd1c4/cAdZdfYKzvw.jpg
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 16,0 16,1 На портале «Суслоны». әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ 17,0 17,1 http://www.mojgorod.ru/penzenk_obl/penza/index.html
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Демоскоп Weekly. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Наличное население в губерниях, уездах, городах Российской Империи (без Финляндии). әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ 20,0 20,1 Города России: энциклопедия / Гл. ред. Г. М. Лаппо. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 г.. әлеге чыганактан 2011-08-23 архивланды.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 г.. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 г.. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 г.. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 г.. әлеге чыганактан 2011-08-23 архивланды.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 г..
- ↑ 2002 ел сан алу базасы