Франция: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франция latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Лнгтат (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Аурупа
Юл номеры - 2: Юл номеры - 2:
:::::{{twinCYR|Fransiä}}
:::::{{twinCYR|Fransiä}}
{{Дәүләт-2
{{Дәүләт-2
|Татарча исем = Франция Республикасы
|Татарча исем = Франция Җөмһүрияте
|Чын исем = République française
|Чын исем = République française
|Дәүләт исеме = Франции
|Дәүләт исеме = Франции
Юл номеры - 9: Юл номеры - 9:
|Һимн исеме = Марсельеза
|Һимн исеме = Марсельеза
|Аудио = La Marseillaise.ogg
|Аудио = La Marseillaise.ogg
|Идарә итү формасы = президент-парламент республикасы
|Идарә итү формасы = президент-парламент җөмһүрияте
|lat_dir =N |lat_deg = 46|lat_min = 51|lat_sec = 0
|lat_dir =N |lat_deg = 46|lat_min = 51|lat_sec = 0
|lon_dir =E |lon_deg =2 |lon_min =34 |lon_sec = 0
|lon_dir =E |lon_deg =2 |lon_min =34 |lon_sec = 0
Юл номеры - 16: Юл номеры - 16:
|Харитада = EU-France.svg
|Харитада = EU-France.svg
|Тел = [[француз теле]]
|Тел = [[француз теле]]
|Нигезләнгән = [[843]] ([[Верден килешүе]])<br />[[1958]] (Бишенче республикасы)
|Нигезләнгән = [[843]] ([[Верден килешүе]])<br />[[1958]] (Бишенче җөмһүрият)
|Башкала = [[Париж]]
|Башкала = [[Париж]]
|Эре шәһәрләр = [[Париж]], [[Марсель]], [[Лион]], [[Тулуза]], [[Бордо]], [[Лилль]]
|Эре шәһәрләр = [[Париж]], [[Марсель]], [[Лион]], [[Тулуза]], [[Бордо]], [[Лилль]]
Юл номеры - 37: Юл номеры - 37:
|КПҮИ дәрәҗәсе = <span style="color:#090;">үтә югары</span>
|КПҮИ дәрәҗәсе = <span style="color:#090;">үтә югары</span>
|Акча берәмлеге = [[евро]] (EUR)<ref name="euro">1999 елга кадәр Франция франкы.</ref>
|Акча берәмлеге = [[евро]] (EUR)<ref name="euro">1999 елга кадәр Франция франкы.</ref>
|Домен = [[.fr]]<ref name="domen">Шулай ук [[.eu]], Европа союзы әгъзасы буларак</ref>
|Домен = [[.fr]]<ref name="domen">Шулай ук [[.eu]], Аурупа берлеге әгъзасы буларак</ref>
|Телефон коды = 33
|Телефон коды = 33
|Сәгать поясы = CET ([[UTC+01:00|UTC+1]], җәен [[UTC+2]])
|Сәгать поясы = CET ([[UTC+01:00|UTC+1]], җәен [[UTC+2]])
}}
}}
'''Франция''' ({{lang-fr|France}} {{IPA|[fʁɑ̃s]}}, [[Иске татар әдәби теле|иске тат.]] ''فرانسە/فرانسا'', ''Франсә/Франса, Фәрәнсә''<ref>https://docviewer.yandex.ru/?lang=tt&name=105.rtf&tm=1519934451&tld=ru&text=фәрәнсә&url=http%3A%2F%2Fold.kpfu.ru%2Ff11%2Fbin_files%2F105.rtf&lr=43&mime=rtf&l10n=ru&sign=e34c2fd3cf116a1bc6498fb2c6c3ec14&keyno=0</ref>), рәсми атамасы '''Франция Республикасы''' (''République française'') — [[Көнбатыш Аурупа|Көнбатыш Европа]]да урнашкан [[дәүләт]]. Башкала — [[Париж]] шәһәре. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — [[франклар]]. Зурлыгы буенча Европада өченче ил, Европадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган. {{Күчү|#Географик мәгълүмат|1}}
'''Франция''' ({{lang-fr|France}} {{IPA|[fʁɑ̃s]}}, [[Иске татар әдәби теле|иске тат.]] ''فرانسە/فرانسا'', ''Франсә/Франса, Фәрәнсә''<ref>https://docviewer.yandex.ru/?lang=tt&name=105.rtf&tm=1519934451&tld=ru&text=фәрәнсә&url=http%3A%2F%2Fold.kpfu.ru%2Ff11%2Fbin_files%2F105.rtf&lr=43&mime=rtf&l10n=ru&sign=e34c2fd3cf116a1bc6498fb2c6c3ec14&keyno=0</ref>), рәсми атамасы '''Франция Җөмһүрияте''' (''République française'') — [[Көнбатыш Аурупа]]да урнашкан [[дәүләт]]. Башкала — [[Париж]] каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — [[франклар]]. Зурлыгы буенча Аурупада өченче ил, Аурупадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган. {{Күчү|#Географик мәгълүмат|1}}


Франция атом-төш коралына ия булган ил, [[Аурупа берлеге|Европа союзы]]н оештырган илләрнең берсе, [[НАТО]] әгъзасы. [[БМО]]ның [[Иминлек шурасы|Иминлек советы]]ның биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә [[ЮНЕСКО]], [[Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы]], [[Интерпол]] кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша. {{Күчү|#Халыкара элемтәләр|1}}
Франция атом-төш коралына ия булган ил, [[Аурупа берлеге]]н оештырган илләрнең берсе, [[НАТО]] әгъзасы. [[БМО]]ның [[Иминлек шурасы]]ның биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә [[ЮНЕСКО]], [[Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы]], [[Интерпол]] кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша. {{Күчү|#Халыкара элемтәләр|1}}


Франция халкының саны — 65 595 620 кеше ([[2017 ел]]га фараз<ref>[https://www.insee.fr/fr/information/2411675 Population] {{ref-fr}} Institut national de la statistique et des études économiques.</ref>), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — [[католиклар]]. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — [[мөселманнар]]<ref>Alexandre Pouchard et Samuel Laurent. [https://www.lemonde.fr/les-decodeurs/article/2015/01/21/que-pese-l-islam-en-france_4559859_4355770.html Quel est le poids de l'islam en France?] {{ref-fr}} Le Monde (21 janvier 2015).</ref>. {{Күчү|#Халык|1}}
Франция халкының саны — 65 595 620 кеше ([[2017 ел]]га фараз<ref>[https://www.insee.fr/fr/information/2411675 Population] {{ref-fr}} Institut national de la statistique et des études économiques.</ref>), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — [[католиклар]]. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — [[мөселманнар]]<ref>Alexandre Pouchard et Samuel Laurent. [https://www.lemonde.fr/les-decodeurs/article/2015/01/21/que-pese-l-islam-en-france_4559859_4355770.html Quel est le poids de l'islam en France?] {{ref-fr}} Le Monde (21 janvier 2015).</ref>. {{Күчү|#Халык|1}}
Юл номеры - 52: Юл номеры - 52:
{{Төп мәкалә|Франция географиясе}} {{Төп мәкалә|Франциянең диңгез арты җирләре}}
{{Төп мәкалә|Франция географиясе}} {{Төп мәкалә|Франциянең диңгез арты җирләре}}
[[Рәсем:Satellite image of France in August 2002.jpg|left|250px|thumb|Галәмдән күренеш]]
[[Рәсем:Satellite image of France in August 2002.jpg|left|250px|thumb|Галәмдән күренеш]]
Франциянең күпчелек өлеше [[Көнбатыш Аурупа|Көнбатыш Европа]]да урнашкан. Коры җир буенча ул төньяк-көнчыгышта [[Бельгия]], [[Лүксимбур|Люксембург]] һәм [[Алмания]] белән, көнчыгышта [[Алмания]] һәм [[Швейцария]] белән, көньяк-көнчыгышта [[Монако]] һәм [[Италия]] белән, көньяк-көнбатышта исә [[Испания]] һәм [[Андорра]] белән чиктәш. Көнбатышта һәм төньякта ил территориясе [[Атлантик океан]] ([[Бискай култыгы]] һәм [[Ла-Манш бугазы]]), көньякта [[Урта диңгез]] тарафыннан юыла. Франциянең диңгез буе чикләре 5500 километр тәшкил итә.
Франциянең күпчелек өлеше [[Көнбатыш Аурупа]]да урнаша. Коры җир буенча ул төньяк-көнчыгышта [[Бельгия]], [[Лүксимбур|Люксембург]] һәм [[Алмания]] белән, көнчыгышта [[Алмания]] һәм [[Швейцария]] белән, көньяк-көнчыгышта [[Монако]] һәм [[Италия]] белән, көньяк-көнбатышта исә [[Испания]] һәм [[Андорра]] белән чиктәш. Көнбатышта һәм төньякта ил территориясе [[Атлантик океан]] ([[Бискай култыгы]] һәм [[Ла-Манш бугазы]]), көньякта [[Урта диңгез]] тарафыннан юыла. Франциянең диңгез буе чикләре 5500 километр тәшкил итә.


Илнең гомуми мәйданы 547 мең км² (буйсынган территорияләр белән 643,4 мең км²). Франция [[Көнбатыш Аурупа|Көнбатыш Европа]]ның иң зур дәүләте булып тора, ул [[Аурупа Берлеге|Европа Союзы]] җиренең якынча биштән бер өлешен тәшкил итә, зур диңгез киңлекләренә ия. Аурупа өлешеннән тыш, Франция составына шулай ук [[Урта диңгез]]дә урнашкан [[Корсика]] утравы һәм егермедән артык диңгез арты җирләре керә. Алар арасында [[Гваделупа]], [[Мартиника]], [[Гвиана]], [[Реюньон]], [[Майотта]] кебек департаментлар; [[Сен-Мартен]], [[Сен-Бартельми]], [[Француз Полинезиясе]] кебек диңгез арты җәмгыятьләре; [[Яңа Каледония]] кебек махсус статуслы берәмлекләр дә бар.
Илнең гомуми мәйданы 547 мең км² (буйсынган территорияләр белән 643,4 мең км²). Франция [[Көнбатыш Аурупа]]ның иң зур дәүләте булып тора, ул [[Аурупа Берлеге]] җиренең якынча биштән бер өлешен тәшкил итә, зур диңгез киңлекләренә ия. Аурупа өлешеннән тыш, Франция составына шулай ук [[Урта диңгез]]дә урнашкан [[Корсика]] утравы һәм егермедән артык диңгез арты җирләре керә. Алар арасында [[Гваделупа]], [[Мартиника]], [[Гвиана]], [[Реюньон]], [[Майотта]] кебек департаментлар; [[Сен-Мартен]], [[Сен-Бартельми]], [[Француз Полинезиясе]] кебек диңгез арты җәмгыятьләре; [[Яңа Каледония]] кебек махсус статуслы берәмлекләр дә бар.


Илнең иң биек тау башы — [[Монблан]] тавы (диңгез дәрәҗәсеннән 4810 м биеклек), иң түбән ноктасы — [[Рона]] елгасы дельтасы (диңгез дәрәҗәсеннән 2 м түбән). Иң озын елагалар: [[Луара]] (1020 км), [[Рона]] (812 км), [[Сена]] (775 км), [[Гаронна]] (650 км). Урманнар ил территориясенең 27 %-ын били.
Илнең иң биек ноктасы — [[Монблан]] тавы (диңгез дәрәҗәсеннән 4810 м биеклек), иң түбән ноктасы — [[Рона]] елгасы дельтасы (диңгез дәрәҗәсеннән 2 м түбән). Иң озын елагалар: [[Луара]] (1020 км), [[Рона]] (812 км), [[Сена]] (775 км), [[Гаронна]] (650 км). Урманнар ил территориясенең 27 %-ын били.


=== Рельеф ===
=== Рельеф ===
Юл номеры - 98: Юл номеры - 98:
Урта гасыр чорында Франция озак вакыт дәвамында көчсезләнгән һәм таркау булган. Патшаның хакимияте күбрәк административ түгел, дини көчкә ия булган. 11 гасырда кенәзләр хакимияте нык көчәйгән, Нормандия, Фландрия, Лангедок табигате буенча аерым патшалыкларга әйләнгән.
Урта гасыр чорында Франция озак вакыт дәвамында көчсезләнгән һәм таркау булган. Патшаның хакимияте күбрәк административ түгел, дини көчкә ия булган. 11 гасырда кенәзләр хакимияте нык көчәйгән, Нормандия, Фландрия, Лангедок табигате буенча аерым патшалыкларга әйләнгән.


Кыйрал хакимияте кискен көчезләнгән. [[IX гасыр]]да [[викинглар]] Франциягә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, 911 елда алар Нормандия герцоглыгына нигез сала. [[X гасыр]]ның азагында Франция ике дистә герцоглыкка бүленгән булган, кыйрал хакмияте номиналь генә булып калган. [[987 ел]]да Капетинглар династиясе хакимияткә килә. Капетинглар хакимлеге [[тәре яулары]], Францянең үзендә дини сугышлар, беренче парламент (Генераль штатлар) чакыру һәм [[Авиньон әсирлеге]] белән игътибарга лаек.
Кыйрал хакимияте кискен көчезләнгән. [[IX гасыр]]да [[викинглар]] Франциягә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, 911 елда алар Нормандия һерцоглыгына нигез сала. [[X гасыр]]ның азагында Франция ике дистә һерцоглыкка бүленгән булган, кыйрал хакмияте номиналь генә булып калган. [[987 ел]]да Капетинглар династиясе хакимияткә килә. Капетинглар хакимлеге [[тәре яулары]], Францянең үзендә дини сугышлар, беренче парламент (Генераль штатлар) чакыру һәм [[Авиньон әсирлеге]] белән игътибарга лаек.


Франция белән Англия арасында булган [[Йөз еллык сугыш]] (1337—1453) нәтиҗәсендә эшләп чыгару һәм сәүдә кискен кимәйгән, халык массаларының әхвале авырайган, Жакерия (1358) һ.б. халык күтәрелешләр булып үткән. 15 гасырның икенче яртысында Франция икътисады аякка баскан, кыйрал хакимияте ныгый барган.
Франция белән Англия арасында булган [[Йөз еллык сугыш]] (1337—1453) нәтиҗәсендә эшләп чыгару һәм сәүдә кискен кимәйгән, халык массаларының әхвале авырайган, Жакерия (1358) һ.б. халык күтәрелешләр булып үткән. 15 гасырның икенче яртысында Франция икътисады аякка баскан, кыйрал хакимияте ныгый барган.
Юл номеры - 110: Юл номеры - 110:
*** [[7 апрель]] — Франциядә озынлыкны үлчәү берәмлеге булып [[метр]] кабул ителә.
*** [[7 апрель]] — Франциядә озынлыкны үлчәү берәмлеге булып [[метр]] кабул ителә.
*** [[1 октябрь]] — [[Бельгия]] Франциягә кушыла.
*** [[1 октябрь]] — [[Бельгия]] Франциягә кушыла.
* [[1807 ел]] [[7 июль]] — [[Русия|Россия]] һәм [[Наполеон]] Франциясе арасында [[Тилзит килешүе]].
* [[1807 ел]] [[7 июль]] — [[Русия]] һәм [[Наполеон]] Франциясе арасында [[Тилзит килешүе]].
* 1848—1852 — Икенче республика.
* 1848—1852 — Икенче республика.
* 1870—1940 — Өченче республика.
* 1870—1940 — Өченче республика.
Юл номеры - 229: Юл номеры - 229:
[[File:France (+overseas), administrative divisions - russian (multizoom).svg|left|thumb|221x221px|Франциянең диңгезарты биләмәләре]]
[[File:France (+overseas), administrative divisions - russian (multizoom).svg|left|thumb|221x221px|Франциянең диңгезарты биләмәләре]]
[[File:France departements regions narrow.jpg|thumb|172x172px|Франция төбәкләре]]
[[File:France departements regions narrow.jpg|thumb|172x172px|Франция төбәкләре]]
Франция 27 төбәккә бүленә; шуларның 21е Европа кыйтгасына, 1 — Корсика утравында урнашкан һәм калган бишесе — диңгезарты төбәкләр ([[Гваделупа]], [[Мартиника]], [[Гвиана]], [[Реюньон]], [[Майотта]]). Франция төбәкләре юридик автономиягә ия түгел, ләкин аларның үз [[салымнар]]ны гамәлгә кертү һәм бюджетны раслау хокукы бар.
Франция 27 төбәккә бүленә; шуларның 21е Аурупа кыйтгасына, 1 — Корсика утравында урнашкан һәм калган бишесе — диңгезарты төбәкләр ([[Гваделупа]], [[Мартиника]], [[Гвиана]], [[Реюньон]], [[Майотта]]). Франция төбәкләре юридик автономиягә ия түгел, ләкин аларның үз [[салымнар]]ны гамәлгә кертү һәм бюджетны раслау хокукы бар.


27 төбәк 101 департаментка, 342 бүлгегә һәм 4039 [[кантон]]га бүленә.
27 төбәк 101 департаментка, 342 бүлгегә һәм 4039 [[кантон]]га бүленә.


Шуннан тыш, Француз Республикасы составына 5 диңгезарты территория ([[Француз Полинезиясе]], [[Уоллис һәм Футуна]] утраулары, [[Сен-Пьер һәм Микелон]], Сен-Бартелеми, Сен-Мартен) һәм өч аерым статуслы территория ([[Яңа Каледония]], Клиппертон, Француз Көньяк һәм Антарктик территорияләре) керә.
Шуннан тыш, Француз Җөмһүрияте составына 5 диңгезарты территория ([[Француз Полинезиясе]], [[Уоллис һәм Футуна]] утраулары, [[Сен-Пьер һәм Микелон]], Сен-Бартелеми, Сен-Мартен) һәм өч аерым статуслы территория ([[Яңа Каледония]], Клиппертон, Француз Көньяк һәм Антарктик территорияләре) керә.


== Мәдәният ==
== Мәдәният ==

2 гый 2020, 10:01 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Франция Җөмһүрияте
République française
Байрак Илтамга
Шигарь: «Liberté, Égalité, Fraternité (Азатлык, Тигезлек, Кардәшлек))»
Һимн: «Марсельеза»
Нигезләнгән 843 (Верден килешүе)
1958 (Бишенче җөмһүрият)
Рәсми тел француз теле
Башкала Париж
Идарә итү формасы президент-парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Эммануел Макрон
Габриэль Атталь
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

674 685[1] км²/547 030[2] км²
0,26 %
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

66 200 000/63 460 000
ТЭП
  • Барлыгы (2013)
  • Кеше башына


ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

2 957 879 759 264 $[4] һәм 2 782 905 325 625 $[4] $
КПҮИ (2013) 0,884[5] (үтә югары
Акча берәмлеге евро (EUR)[6]
Интернет-домен .fr[7]
ISO коды FR
ХОК коды FRA
Телефон коды +33
Сәгать кушаклары UTC+01:00[8]
Җини коэффициенты 33,1[9]
Балигъ булу яше 18 яшь[10]

Франция (фр. France [fʁɑ̃s], иске тат. فرانسە/فرانسا, Франсә/Франса, Фәрәнсә[11]), рәсми атамасы Франция Җөмһүрияте (République française) — Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Башкала — Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — франклар. Зурлыгы буенча Аурупада өченче ил, Аурупадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган.

Франция атом-төш коралына ия булган ил, Аурупа берлеген оештырган илләрнең берсе, НАТО әгъзасы. БМОның Иминлек шурасының биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә ЮНЕСКО, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Интерпол кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша.

Франция халкының саны — 65 595 620 кеше (2017 елга фараз[12]), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — католиклар. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — мөселманнар[13].

Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елда кабул ителгән конституция. Канун чыгару органы — икепалаталы парламент (Сенат һәм Милли җыен).

Географик мәгълүмат

Галәмдән күренеш

Франциянең күпчелек өлеше Көнбатыш Аурупада урнаша. Коры җир буенча ул төньяк-көнчыгышта Бельгия, Люксембург һәм Алмания белән, көнчыгышта Алмания һәм Швейцария белән, көньяк-көнчыгышта Монако һәм Италия белән, көньяк-көнбатышта исә Испания һәм Андорра белән чиктәш. Көнбатышта һәм төньякта ил территориясе Атлантик океан (Бискай култыгы һәм Ла-Манш бугазы), көньякта Урта диңгез тарафыннан юыла. Франциянең диңгез буе чикләре 5500 километр тәшкил итә.

Илнең гомуми мәйданы 547 мең км² (буйсынган территорияләр белән 643,4 мең км²). Франция Көнбатыш Аурупаның иң зур дәүләте булып тора, ул Аурупа Берлеге җиренең якынча биштән бер өлешен тәшкил итә, зур диңгез киңлекләренә ия. Аурупа өлешеннән тыш, Франция составына шулай ук Урта диңгездә урнашкан Корсика утравы һәм егермедән артык диңгез арты җирләре керә. Алар арасында Гваделупа, Мартиника, Гвиана, Реюньон, Майотта кебек департаментлар; Сен-Мартен, Сен-Бартельми, Француз Полинезиясе кебек диңгез арты җәмгыятьләре; Яңа Каледония кебек махсус статуслы берәмлекләр дә бар.

Илнең иң биек ноктасы — Монблан тавы (диңгез дәрәҗәсеннән 4810 м биеклек), иң түбән ноктасы — Рона елгасы дельтасы (диңгез дәрәҗәсеннән 2 м түбән). Иң озын елагалар: Луара (1020 км), Рона (812 км), Сена (775 км), Гаронна (650 км). Урманнар ил территориясенең 27 %-ын били.

Рельеф

Монблан — Франциянең иң биек ноктасы, Альп тауларына керә

Илнең төньягы һәм көнбатышында нигездә тигезлекләр һәм калкулыклар урын ала. Үзәк һәм көнчыгыш районнарда урта биеклектәге таулар урнаша (Үзәк массив, Вогез, Юра). Луара, Гаронна һәм Рона елга бассейннары арасында урнашкан Үзәк массив борынгы герцен тауларының җимерелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән эре массив тәшкил итә. Илнең иң биек таулары — Альплар, Испания белән чиктә Пиренеи таулары сузыла. Тау битләрендәге альп һәм субальп болыннары җәйге көтүлек итеп файдаланыла.

Франциянең тау массивлары Альп чорында күтәрелгән, йомшак тау породалары бөрмәләргә йомарландырылган, каты тау породалары исә ярыклар һәм сынулар белән капланган. Бу ярыклы җирләрдә тирән эретелгән породалар күтәрелгән, бу янартау атылуы белән бергә барган. Бүгенге көндә әлеге янартаулар активлыгын югалткан. Шуңа карамастан, массив өслегендә күп кенә сүнгән янартаулар һәм башка янартау формалы рельеф сакланган.

Очлы башлы түбәләр, кыялар, кар һәм бозлыклар патшалыгы булган биек таулар — бөтен дөньяга танылган туризм һәм альпинизм районнары[14].

Климат

Франциянең кыйтга өлешендә климат уртача диңгезле, көньякта субтропик. Җәй көннәре гадәттә эссе һәм коры, июль аенда уртача температура + 23-25 градусны тәшкил итә. Шул вакытта гыйнвар аенда исә уртача температура + 7-8. Кыш көннәре өчен яңгырлар табигый.

Сена елгасы, Париж

Атлантик океан йогынтысы көнбатышта ныграк сизелә. Монда болытлы көннәр еш була, океан җиле хөкем сөрә. Урта диңгез буенда исә җәй эссе һәм коры, кыш җылы һәм дымлы була. Биредә зур курорт районы урнашкан.

Явым-төшем саны якынча 600—1000 мм. Таулы районнарда бу күрсәткеч 2000 мм-дан да югарырак булырга мөмкин.

Флора һәм фауна

Бүгенге көндә урманнар ил территориясенең 27 %-ын били, алар нигездә Альп тауларында сакланып калган. Франция табигатен кеше нык үзгәрткән, илнең көньягында янгыннардан урманнар нык зыян күргән. Урта диңгез буйларындагы кыргый үсемлекләрне кеше үстергән үсемлекләр алмаштырган. Илнең төньяк һәм көнбатыш районнарында чикләвек куаклыгы, каен, имән, бөке агачы, чыршы кебек агачлар үсә. Урта диңгез буенда — пальмалар һәм цитрус агачлары.

Терлек арасында боланнар һәм төлкеләрне аерып була. Альп төбәгендә кыр кәҗәләре яши, урман эчләрендә кыргый кабаннар сакланган. Франциядә күп санлы кош төрләре яши. Рептилияләр сирәк очрый, елланнар арасында бары тик бер агулы елан бар — кара елан. Диңгезләрдә күпсанлы балык төрләре яши: тәрәч балыгы, тунец, сельдь, скумбрия, камбала һ.б.

Франциянең милли парклар системасы тугыз парктан тора, алар илнең Аурупа өлешендә һәм диңгез арты җирләрдә урнашкан. Алар ил җиренең 2 %-ын тәшкил итә, елына паркларга 7 миллион кеше килә. Парклар Франциянең Милли парклар идарәсе тарафыннан идарә ителә. Иң зур парк Меркантур дип атала, анда 2 меңгә якын үсемлек үсә, алар арасында 200ләп үсемлек - юкка чыга торган үсемлекләр исемлегенә керә, 25 үсемлек - эндемиклар.

Тарих

Төп мәкалә: Франция тарихы

Борынгы Франция

Ласко мәгарәсендә кыя рәсеме

Б.э.к. 6—5 гасырларда Франция территориясенең зур өлешендә кельт кабиләләре (римллылар аларны галлар, дәүләтне Галлия дип атаганнар) яшәгән. Безнең эрага кадәр 600 елда Фокиядән килгән греклар Урта диңгез ярында Массалия колониясенә нигез салалар, хәзер бу Марсель шәһәре, шулай итеп ул Франциянең иң борынгы шәһәре булып тора. Якынча шул ук чорда күп кенә кельт кабиләләре хәзерге Франциянең төньяк өлешенә керә, ләкин аларның бу җирләрдә таралуы безнең эрага кадәр 5 һәм 3 гасырларда урын ала.

Б.э.к. 2 гасыр азагы — 1 гасыр утрасында Галлияне римлылар басып алганнар. Б.э. 2—4 гасырларда халык арасында христианлык таралган, романлаштыру нәтиҗәсендә латыйн теле кельт телләрне кысрыклап чыгарды. Римлылар баш күтәрүне булдырмас өчен җирле халыкны миграциягә мәҗбүр иткән, галлар төрле җирләргә таралган, вакыт узу белән алар Рим җәмгыятенә интеграцияләнгән.

Франк патшалыгы

Бөек Карлны тәхеткә утырту

3—6 гасырларда Галлияне алман кабиләләре (вестготлар, бургундлар, франклар) басып алганнар һәм аның территориясендә берничә дәүләтне хасил иткәннәр. Алар арасында иң зурысы Франк дәүләте булган ("Франция" франклар исеменнән килеп чыккан). Каролинглар кодрәте Пипин патшасының улы Бөек Карл идарәсе вакытында иң көчле чорын кичерә. 771 елда Карл франк доменнарын берләштерә, Төньяк Италиядә Лангобардларны тар-мар итә (774), дәүләткә Баварияне куша (788), мөселман Испаниясе белән чикне көньякка, Барселонага кадәр күчерә (801), үзенә Түбән Саксонияне куша (804).

Каролинглар империясенең таркалуы (843) нәтиҗәсендә Көнбатыш Франк кыйраллыгы барлыкка килгән. 10 гасырдан дәүләт Франция дип атала башлаган.

Урта гасырлар һәм Яңа вакыт

Урта гасыр чорында Франция озак вакыт дәвамында көчсезләнгән һәм таркау булган. Патшаның хакимияте күбрәк административ түгел, дини көчкә ия булган. 11 гасырда кенәзләр хакимияте нык көчәйгән, Нормандия, Фландрия, Лангедок табигате буенча аерым патшалыкларга әйләнгән.

Кыйрал хакимияте кискен көчезләнгән. IX гасырда викинглар Франциягә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, 911 елда алар Нормандия һерцоглыгына нигез сала. X гасырның азагында Франция ике дистә һерцоглыкка бүленгән булган, кыйрал хакмияте номиналь генә булып калган. 987 елда Капетинглар династиясе хакимияткә килә. Капетинглар хакимлеге тәре яулары, Францянең үзендә дини сугышлар, беренче парламент (Генераль штатлар) чакыру һәм Авиньон әсирлеге белән игътибарга лаек.

Франция белән Англия арасында булган Йөз еллык сугыш (1337—1453) нәтиҗәсендә эшләп чыгару һәм сәүдә кискен кимәйгән, халык массаларының әхвале авырайган, Жакерия (1358) һ.б. халык күтәрелешләр булып үткән. 15 гасырның икенче яртысында Франция икътисады аякка баскан, кыйрал хакимияте ныгый барган.

1477 елда Карл Кыю вафат булуы белән, Франция һәм Габсбурглар Бургунд җирләрен бүлүнең озак процессын башлап җибәргән, бу берничә сугышка китергән. 1532 елда Бретань Француз патшалыгына кертелә. 16—17 гасырлардан икътисади үсеш дәвере башланган. Тарихчылар 1475-1630 еллар аралыгын "Гүзәл 16 йөзьеллык" дип атый, нәкъ бу чорда илгә тынычлык, үсеш һәм оптимизм тарала, кеше саны арта. Париж шәһәре чәчәк ата, аның халкы 1550 елга 200 меңгә җитә.

Дәүләт төзелеше

Франция президенты Эмманюэл Макрон хатыны Брижит Макрон белән

Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елның 4 октябрендә кабул ителгән конституция. Ул Бишенче республиканың хакимият оешмаларының эшчәнлеген билгели, президент-парламентлы идарә итү формасын раслый. Конституциянең кайбер маддәләре берничә тапкыр үзгәртелгән. Франциядә 9 әгъзадан торган Конституцион шура бар, ул сайлауларны дөрес оештыру, кануннарның конституциягә туры килүен күзәтеп бара.

Ил башлыгы булып президент тора. 1965 елдан башлап Франция президентын туры халык сайлавы ярдәмендә билгелиләр. 2002 елга кадәр президент вәкаләтләре 7 ел дәвам иткән, хәзерге вакытта президент 5 еллык мөддәткә сайлана. Президент киң вәкаләтләрдән тыш конституция үтәлешен контрольдә тота, илнең милли бәйсезлеге, территориаль бөтенлеге һәм халыкара нормалар үтәлеше гаранты булып тора. Президент Париждагы Елисей сараендә яши. 2017 елның 14 маенда Франция президенты вазифасына Эмманюэл Макрон кереште[15].

Президент премьер-министрны билгели. Премьер-министр эчке һәм икътисади сәясәт өчен җавап бирә, хөкүмәт эшчәнлеге өчен җавап тота. Парламентның теләсә кайсы вакытта хөкүмәткә ышанычсызлык вотумын белдерү мөмкинлеге бар. Гадәттә, премьер-министр парламентта күпчелекне тәшкил иткән фирканең вәкиле булып тора. Премьер-министр Милли җыенда кануннар кабул итүне тәкъдим итә һәм үзе аларның үтәлешен контрольдә тота. Ул милли саклану өчен җавап бирә. Президент юклыгында ул аның вазифаларын үти. 2017 елның 15 маеннан Франция хөкүмәтен Эдуард Филипп җитәкли.

Милли җыен җыелган Бурбон сарае, Париж

Франциядә канун чыгару органы — икепалаталы парламент. Ул ике өлештән тора: Сенат һәм Милли җыен. Республика Сенаты туры булмаган гомум сайлау нәтиҗәсендә сайлана, анда 348 сенатор әгъзалык кыла. 305 сенатор метрополияне тәкъдим итсә, 8 сенатор - диңгез арты җирләре, 5 - Француз җәмгыятьләре вәкилләре, 12 - чит илләрдә яшәүче француз ватандашлары вәкилләре. Сенаторлар 6 еллык мөддәткә сайлана (2003 елга кадәр - 9 елга).

Милли җыен депутатлары туры гомум сайлау нәтиҗәсендә 5 елга сайлана. Милли җыенда 577 әгъза, аларның 555 - метрополия вәкилләре, 22 - диңгез арты җирләрен вәкиллек итә. Милли җыен кануннар чыгару белән шөгыльләнә, ул шулай ук хөкүмәт эшчәнлеген контроль итә. Сенат белән килешмәү очрагында ахыргы карарны Милли Җыен кабул итә.

Халыкара элемтәләр

Сәясәт

Халык


Париж

Марсель
Урын Шәһәр Төбәк Халык саны Урын Шәһәр Төбәк Халык саны
Лион

Тулуза
1 Париж Ил-де-Франс 2,243,833 11 Ренн Бретань 207,178
2 Марсель Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр 850,726 12 Реймс Шампань — Арденнар 179,992
3 Лион Рона — Альплар 484,344 13 Һавр Югары Нормандия 175,497
4 Тулуза Көньяк — Пиренейлар 441,802 14 Сент-Этьен Рона — Альплар 171,260
5 Ницца Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр 343,304 15 Тулон Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр 164,532
6 Нант Луара җире 284,970 16 Гренобль Рона — Альплар 155,637
7 Страсбург Эльзас 271,782 17 Дижон Бургундия 151,212
8 Монпелье Лангедок — Руссильон 257,351 18 Анжер Луара җире 147,571
9 Бордо Аквитания 239,157 19 Вилербан Рона — Альплар 145,150
10 Лилль Нор — Па-де-Кале 227,560 20 Сен-Дени Реюньон 145,022
2010 ел


Административ бүленеш

Франциянең диңгезарты биләмәләре
Франция төбәкләре

Франция 27 төбәккә бүленә; шуларның 21е Аурупа кыйтгасына, 1 — Корсика утравында урнашкан һәм калган бишесе — диңгезарты төбәкләр (ГваделупаМартиникаГвианаРеюньонМайотта). Франция төбәкләре юридик автономиягә ия түгел, ләкин аларның үз салымнарны гамәлгә кертү һәм бюджетны раслау хокукы бар.

27 төбәк 101 департаментка, 342 бүлгегә һәм 4039 кантонга бүленә.

Шуннан тыш, Француз Җөмһүрияте составына 5 диңгезарты территория (Француз Полинезиясе, Уоллис һәм Футуна утраулары, Сен-Пьер һәм Микелон, Сен-Бартелеми, Сен-Мартен) һәм өч аерым статуслы территория (Яңа Каледония, Клиппертон, Француз Көньяк һәм Антарктик территорияләре) керә.

Мәдәният

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. Диңгез арты территорияләр белән
  2. Фәкать Аурупа өлеше.
  3. 3,0 3,1 Международный валютный фонд (апрель 2013)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  5. Human Development Report 2013. United Nations. 2013-03-14 тикшерелгән.
  6. 1999 елга кадәр Франция франкы.
  7. Шулай ук .eu, Аурупа берлеге әгъзасы буларак
  8. 8,0 8,1 8,2 Journal officiel de la République française, Journal officiel de la République française. Document administratif — 1979. — ISSN 0242-6773
  9. 9,0 9,1 Бөтендөнья банкы http://donnees.banquemondiale.org/indicateur/SI.POV.GINI?end=2012&locations=FR&start=2004&view=chart
  10. 10,0 10,1 Кодекс Наполеона — 1804.
  11. https://docviewer.yandex.ru/?lang=tt&name=105.rtf&tm=1519934451&tld=ru&text=фәрәнсә&url=http%3A%2F%2Fold.kpfu.ru%2Ff11%2Fbin_files%2F105.rtf&lr=43&mime=rtf&l10n=ru&sign=e34c2fd3cf116a1bc6498fb2c6c3ec14&keyno=0
  12. Population (фр.) Institut national de la statistique et des études économiques.
  13. Alexandre Pouchard et Samuel Laurent. Quel est le poids de l'islam en France? (фр.) Le Monde (21 janvier 2015).
  14. Материклар һәм океаннар географиясе, 7 сыйныф
  15. Франциянең сайланган президенты Макрон: "Хөрмәт белән һәм яратып хезмәт итәчәкмен"