Иса: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иса latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31: Юл номеры - 31:
|башлык төре = авыл советы рәисе
|башлык төре = авыл советы рәисе
|башлык =
|башлык =
|нигезләү датасы =
|нигезләү датасы = 1643
|беренче телгә алу = 1643
|беренче телгә алу = 1643
|элеккеге исемнәр =
|элеккеге исемнәр =

18 гый 2020, 12:20 юрамасы

Иса авылы
Карта
Ил Русия
Республика Мордовия
Район Кадошкино районы
Координатлар 53°59'46.590"тн, 44°19'8.522"кнч
Нигезләнгән 1643
Беренче телгә алу 1643
Халык саны 588 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Большая Поляна

Иса (рус. Большая Поляна) — Мордовиянең Кадошкин районына керүче татар авылы. Авыл 17 гасырда телгә алына. Авылга нигезне Темников татарлары салган. Биләмәләре тирә-як урыс һәм мукшы авылларын колачлаган. Шуңа күрә авылның икенче исеме — Зур Алан. Насакан-Потьма авылы белән бер авыл советы тәшкил итә.

Сыйфатлама

Иса авылы Исса елгасы буена, Тарса кушылган җирдә урнашкан татар авылы. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган.[1]

Тарихи белешмә

1763 елда биредә татарлар белән бергә 30 урыс, морза Семен Еналеев коллары яшәгәннәр.

1869 елга авылда 200 йорт булган. Инкыйлабка кадәр авыл бай яшәгән. Ул чакта авыл өч өлеш, 3 авылга бүленгән: Нагур, Кече Иса, Зур Иса. 1913 елда 339 хуҗалыкта 2 497 кеше яшәгән. Хуҗалыкларда 431 алаша исәпләнгән, атсыз хуҗалыклар 87 булган. 447 сыер һәм тана, сыерсыз хуҗалыклар - 47. 3 мәктәп, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, җил тегермәне, 3 май ясау аппараты, сарык тиреләрен эшкәртүче завод, 4 тимерчелек, 4 пекарня, 9 кибет булган һәм вулыс үзәге урнашкан.[2] Усман-бай Килдиев төзегән 200 урынлык вулыс хастаханәсе, 1906 елда ачылган казна мәктәбе.

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Чыганаклар