Татар Википедиясе: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |

Юл номеры - 12: | Юл номеры - 12: | ||
'''Татар Википедиясе''' ({{lang-tt2|''[[Baş bit|Tatar Wikipediäse]]''}}) — [[Википедия]]нең [[татар теле]]ндәге бүлеге. [[2003 ел]]ның [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә [[Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны|латин]] һәм [[Татар әлифбасы#Кирилл әлифбасы нигезендә|кирилл әлифбалары]] тигез хокукларда кулланыла.<ref>[[Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2]]</ref> Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу [[тел]]ен генә белдерә, берәр [[этнос]] яки [[дәүләт]]кә караганын түгел. |

==Статус== |
== Статус == |

'''Татар Википедиясе''' (шулай ук ''ТатВики'' һәм ''tt.wiki'') - [[Викимедиа фонды]] карамагындагы [[Википедия]] исемле [[интернет]]-[[энциклопедия]] проектының [[татар теле]]ндәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла. |

Татар Википедиясе - татар телен белүче һәм өйрәнүче [[ВП:Википедиячеләр|волонтерлар]] (үзиреклеләр) көче белән [[ВП:Татар Википедиясе үсеш планы|үстерелә]].

Татар Википедиясе - татар телен белүче һәм өйрәнүче [[ВП:Википедиячеләр|волонтерлар]] (үзиреклеләр) көче белән [[ВП:Татар Википедиясе үсеш планы|үстерелә]].

Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен [[:Төркем:Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр|кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар]] буенча кылулары көтелә.

Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен [[:Төркем:Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр|кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар]] буенча кылулары көтелә.

===TATLAT=== |
=== TATLAT === |

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге [[Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2|карары нигезендә]] латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше янадан рөхсәт ителде ''(яңа [[Википедия:Латин-Кирилл игезәкләр|игезәк мәкаләләрне булдыру тыелган]])''. Татар Википедиясендә [[кирил әлифбасыннан латин әлифбасына күчерү кагыйдәләре]] кулланыла. Латин әлифба нигезендәге [[Baş bit|Баш бит]] һәм [[Википедия:Proyekt:Latin Tatar|анарга багышланган проект]] бар. |

18 фев 2020, 04:06 юрамасы
Татар Википедиясе Tatar Wikipediӓse | |

URL | tt.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | Татар теле |
Эшли башлау вакыты | 15 сентябрь 2003 ел |
Хуҗасы | Викимедиа фонды |
Мәкаләләр саны | 501 152 |
Битләр саны | 786 955 |
Үзгәртүләр саны | 4 138 923 |
Теркәлгән кулланучылар | 51 203 |
Актив кулланучылар | 83 |
Идарәчеләр | 6 |
Тирәнлек | 1.7 |
Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.
Статус
Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) - Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.
Татар Википедиясе - татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.
TATLAT
Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше янадан рөхсәт ителде (яңа игезәк мәкаләләрне булдыру тыелган). Татар Википедиясендә кирил әлифбасыннан латин әлифбасына күчерү кагыйдәләре кулланыла. Латин әлифба нигезендәге Баш бит һәм анарга багышланган проект бар.
2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.
Бүләкләр
- 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
- 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
- 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
- 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
- 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

«Татнет йолдызлары» бәйгесендә беренче урын (2009 ел)

«Татнет йолдызлары» бәйгесендә беренче урын (2010 ел)

«Белем җәүһәрләре» бәйгесендә икенче урын (2010 ел)

«Белем җәүһәрләре» бәйгесендә беренче урын (2011 ел)
Статистика
- Шулай ук карагыз: ru:Википедия:История татароязычного раздела.
Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 152 мәкалә бар, 6658 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.
- 2020 ел 10 февраль — 88 888 мәкалә
- 2018 ел 3 июль — 80 000 мәкалә
- 2018 ел 7 апрель — 77 777 мәкалә
- 2018 ел 28 гыйнвар — 75 000 мәкалә
- 2017 ел 7 август — 72 000 мәкалә
- 2017 ел 26 апрель — 71 000 мәкалә
- 2016 ел 24 декабрь — 70 000 мәкалә
- 2016 ел 15 май — 69 000 мәкалә
- 2015 ел 15 декабрь — 68 000 мәкалә
- 2015 ел 1 август — 67 000 мәкалә
- 2014 ел 6 декабрь — 65 000 мәкалә
- 2014 ел 5 сентябрь — 64 000 мәкалә
- 2014 ел 28 май — 60 000 мәкалә
- 2013 ел 28 июль — 50 000 мәкалә
- 2013 ел 30 март — 40 000 мәкалә
- 2013 ел 14 март — 30 000 мәкалә
- 2013 ел 10 март — 25 000 мәкалә
- 2012 ел 10 сентябрь — 16 000 мәкалә
- 2012 ел 25 апрель — 15 000 мәкалә
- 2011 ел 4 ноябрь — 13 000 мәкалә
- 2011 ел 27 август — 12 000 мәкалә
- 2011 ел 8 июль — 10 000 мәкалә
- 2010 ел 24 декабрь — 8 000 мәкалә
- 2010 ел 11 август — 7 000 мәкалә
- 2010 ел 14 апрель — 6 000 мәкалә
- 2009 ел 28 декабрь — 5000 мәкалә
- 2009 ел 15 июнь — 4 000 мәкалә
Чагыштырма статистика
Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица
Мәкаләләр тематикасы буенча статистика
2014 елның 2 июненә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:
- елгалар - 23 350 мәкалә,
- торак пунктлар — 21 789 мәкалә,
- хронологик исемлекләр — 3 918 мәкалә,
- шәхесләр — 2 242 мәкалә,
- кратерлар - 1 140 мәкалә,
- хайваннар - 327 мәкалә.
Кызыклы фактлар
- Татар Википедиясе исемен башка проект та йөрткән. 2008 елда ачылган Tatar.info —«Татар тормышының көзгесе» (рус. Tatar.info —«Зеркало татарской жизни») проекты шулай ук wiki технологиясе буенча эшләгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында «Татар Википедиясе» (рус. Татарская Википедия) дип йөртелгән[5][6]. Ул энциклопедиядәге мәкаләләр татар халкына бәйле темаларга гына язылган. Теркәлгән һәркем мәкаләләрне үзгәртә алган. Хәзерге вакытта проект эшләми.
- Татар Википедиясенә керүче халыкның (август 2016) 34.3% АКШтан, 22.2% Франциядән, 18.0% гына Русиядән, 11.6% Алманиядән, 10.5% Канададан, калган 3.4 % башка илләрдән [7], үзгәртүләр кертүгә килгәндә - 86.3% Русия, 4.0%Украинадан ясала[8].
- Татар Википедиясенең беренче идарәчесе (User:Untifler) шулай ук Чуаш һәм Башкорт Википедияләре ачуында да актив катнаша һәм аларда да беренче идарәче була.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2
- ↑ “Татнет йолдызлары” конкурсында 231 сайт катнашты
- ↑ Казанда “Татнет йолдызлары” җиңүчеләрен бүләкләделәр
- ↑ Күп үзенә сылтамалы төркемнәр
- ↑ В Интернете появился татарский аналог Википедии
- ↑ Татарская Википедия появилась в Интернете
- ↑ Wikimedia Traffic Analysis Report - Wikipedia Page Views Per Country - Breakdown, 1-31 август 2016
- ↑ Wikimedia Traffic Analysis Report - Page Edits Per Wikipedia Language - Breakdown, Monthly requests or daily averages, for period: 1 Jan 2014 - 31 Mar 2014 (2014 Q1)