Эльмира Шәрифуллина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльмира Шәрифуллина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kamaliev Saydash (бәхәс | кертем)
к Биография һәм фото белән тулыландырылган.
к Шәхес калыбын Язучы калыбына алыштырдым
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Язучы
[[Файл:Эльмира Шәрифуллина Мөхәммәт кызы.jpg|сулда|мини]]
|Исем = Эльмира Шәрифуллина
{{Шәхес
|Оригинал телендә =
| исем = Эльмира Шәрифуллина
|Фото =Эльмира Шәрифуллина Мөхәммәт кызы.jpg
| рәсем =
|Киңлек =
| рәсем_зурлыгы =
|Рәсем язуы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
|Тугач бирелгән исеме = Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина
| рәсем язуы =
|Псевдонимнар =
| тулы исем = Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина
|Туу датасы =4.06.1947
| һөнәр = шагыйрә
|Туу урыны = [[ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], {{туу җире|Мөслим районы|Мөслим районында}}, [[Симәк]]
| туу датасы = 4.06.1947
|Үлем датасы =
| туу җире = [[Татарстан]], [[Мөслим районы]], Симәк авылы
|Үлем урыны =
| гражданлык =
| милләт = татар
|Милләт = [[татар]]
|Ватандашлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Русия}} [[РФ]]
| үлем датасы =
|Эшчәнлек төре = шагыйрь
| үлем җире =
|Иҗат итү еллары = 1958—{{х.в.}}
| әти =
|Юнәлеш =
| әни =
|Жанр =
| ир =
|Иҗат итү теле = [[татар теле|татар]]
| хатын =
|Дебют = «Безнең зоопарк» (1976)
| балалар =
|Премияләр =
| бүләк һәм премияләр = [[ТР атказанган сәнгать эшлеклесе]] (1993)
|Бүләкләр = [[ТР атказанган сәнгать эшлеклесе]] (1993)
| сайт =
|Имза =
| башка мәгълүмат =
|Сайт =
|Башка мәгълүмат =
}}
}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Шәрифуллина}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Шәрифуллина}}
Юл номеры - 85: Юл номеры - 87:
1993 елдан ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе,
1993 елдан ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе,


2014 елдан Әлмәт нефтьчеләренең “Саҗидә Сөләйманова” исемендәге бүләге иясе.{{Rq|image}}
2014 елдан Әлмәт нефтьчеләренең “Саҗидә Сөләйманова” исемендәге бүләге иясе.{{викиләштерергә}}


{{DEFAULTSORT:Шәрифуллина, Эльмира}}
{{DEFAULTSORT:Шәрифуллина, Эльмира}}
Юл номеры - 92: Юл номеры - 94:
[[Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре]]
[[Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Укытучылар]]

25 фев 2020, 19:46 юрамасы

Эльмира Шәрифуллина

Тугач бирелгән исеме: Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина
Туу датасы: 4 июнь 1947(1947-06-04) (76 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Симәк
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1958—х. в.
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Безнең зоопарк» (1976)
Бүләкләр: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)

Википедиядә Шәрифуллина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина — күренекле татар шагыйрәсе. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).

Биография

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 нче июнендә, Татарстан Республикасы Мөслим районының Симәк авылында, укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

1954 -1962 елларда Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбендә укый.

1962—1966 елларда Минзәлә педагогика училищесында белем ала.

1968 – 1973 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1966 елда, юллама буенча килеп, Мамадыш шәһәре Пионерлар йорты директоры һәм укытучы буларак хезмәт юлын башлый.

1967 елда Казанда, 1 нче китап кибетенең (Бауман, 19) китапларны почта белән җибәрү бүлегендә эшли башлый,

1968 елда, балалар өчен нәшер ителүче “Ялкын” журналына, хезмәткәр буларак, эшкә урнаша.

Шул ук елны, кияүгә чыгып, Яшел Үзән шәһәренә күчеп китә, башта “Серго” заводында эшли, аннан Яшел Үзән шәһәренең 6 нчы, 3 нче мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1970 - 1974 елларда, гаиләләре белән Казанга күченгәч, Казан телевидениесендә кече редактор вазифасын башкара.

1974 - 1997 елларда “Ялкын”, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”), “Мәгариф” газета-журналларында эшли.

1998 – 2004 елларда Казан педагогика көллиятендә укыта. Каләм тибрәтүче талибәләре белән аерым эшләп, бик күпләренең иҗат җимешләрен матбугат аша укучыларга җиткерә. Шәкертләре белән спектакльләр әзерләп, үзләре укыган уку йортлары, музей сәхнәләрендә чыгышлар ясатып, сәхнә тәмен татыта.

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллинаның беренче шигырьләре һәм мәкаләләре “Колхоз ударнигы”(аннан “Игенче даны”, хәзер “Актаныш таңнары”) газетасында 1958 елларда ук басыла башлый. “Авыл утлары”(Мөслим), “Коммунизм таңы” (Минзәлә), “Татарстан яшьләре”

(Казан), “Социалистик Татарстан” (“Ватаным Татарстан”) газеталары белән дә даими язышып тора.

1969 елда “Шигырь бәйрәме”,

1970 елда “Беренче карлыгачлар”,

1977 елда “Кызлар җыры” кебек күмәк җыентыкларда шигырьләре

урын ала.

1976 елда, балалар өчен, “Безнең зоопарк” исемле беренче мөстәкыйль китабы басыла. Ул тагын: 1990, 1995, 1999 елларда кабатлап нәшер ителә. Әлеге китапның гомуми тиражы – 550000 данә.

1984 елда “Яңгыр җиле” исемле лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә һәм җәмәгатьчелек тарафыннан киң яңгыраш ала.

1986 елда, фаҗигале рәвештә һәлак булган ире, язучы Фаил Шәфигуллинга багышланган “Мизгел” исемле проза китабы басыла.

1988 елда “Гөлләр елы”, 1991 елда “Зәңгәр эңгер”, 1998 елда “Таң чыгы”, 2003 елда “Уйлы еллар”, 2005 елда “Сөюемнән мин бер чибәр идем...”, 2012 елда “Тамды яшем...”, 2018 елда “Каюм коесы” кебек шигырь, поэма һәм балладаларын берләштергән җыентыклары; алга таба

“Мәхәббәтнең җиде төсе” исемле повесть һәм хикәяләр китабы; “Асрамага бала бирәм”, “Казаныңа ни салсаң...”, “Бала күңеле – ак кәгазь” исемле педагог язмалары дөнья күрә.

Балалар өчен төрле елларда: “Җитәкләшеп җил белән”, “Иң матур әни”, “Алтын балык”, “Нәниләргә әлифба”, “Ничек, нинди, ни төсле?”, “Кемнең уе кемдә?”, “Мәкәрҗә кунаклары”, “Җырлы бәйрәм”, “Игезәк йолдыз”, “Баллы балачак”, һ.б. китаплары басылып чыга.

2014 елда нәшер ителгән, “Эльмира Шәрифуллина” дип исемләнгән 32 табаклы, хрестоматия рәвешендәге җыентыкта: балалар өчен язылган күп санлы шигырь, җыр, мәсәл, тизәйткеч, үртәвеч, баллада, табышмак, әкият, хикәя, нәсихәт, тәрҗемәләр белән бер рәттән төрле бәйрәмнәргә, күренекле шәхесләребезгә багышлап язылган сценарийлар һәм нәни пьесалар да урын алган.

Пьесалар дигәннән, 2005 елда, “Яңа татар пьесасы” конкурсы кысаларында, “Гомер – бер” дип исемләнгән музыкаль драмасы

кызыксындыру бүләгенә ия булды. 1990 елда Минзәлә татар дәүләт драма театры, язучы Фаил Шәфигуллинның “Өй салуның ние бар” повесте буенча хатыны Эльмира Шәрифуллина эшләгән инсценировкасын сәхнәләштереп, тамашачыларга күрсәтә башлады.

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллинаның иҗатында кызыл җеп булып сузылган төп тема - киләчәк буыннарыбызда: ата-анага, туган илгә, туган җиргә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә, олуг шәхесләребезгә, тарихи үткәнебезгә мәхәббәт, игътибар һәм ихтирам тәрбияләү. Алмашка зирәк акыллы, миһербанлы, иманлы шәхесләр үстерү.

1985 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

1993 елдан ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе,

2014 елдан Әлмәт нефтьчеләренең “Саҗидә Сөләйманова” исемендәге бүләге иясе.