Агыйдел (журнал): юрамалар арасында аерма
к баш мөхәррир алышына (2020) |
fix lint error |
||
Юл номеры - 22: | Юл номеры - 22: | ||
}} |
}} |
||
{{мәгънәләр|Агыйдел (мәгънәләр)}} |
{{мәгънәләр|Агыйдел (мәгънәләр)}} |
||
[[Файл:Агыйдел (журнал).jpg|thumb|250px| |
[[Файл:Агыйдел (журнал).jpg|thumb|250px|right|«Агыйдел» журналының тышлыгы]] |
||
«'''Агыйде́л'''» ({{Lang-ba|Ағиҙел}}) — [[Уфа]]да нәшер ителүче айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. [[Башкортстан|Республиканың]] төп әдәби басмасы санала. [[Башкорт теле]]ндә чыгучы «калын» журнал [[язучы]]ларның яңа әдәби әсәрләрен һәм [[әдәбият]] белеме буенча хезмәтләрен бастырып бару белән беррәттән, [[Башкортстан|җөмһүрият]] һәм [[Русия|ил]]дәге [[сәясәт]], [[икътисад]], [[фән]], [[мәдәният]], [[мәгариф]] яңалыкларын да даими урнаштыра. |
«'''Агыйде́л'''» ({{Lang-ba|Ағиҙел}}) — [[Уфа]]да нәшер ителүче айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. [[Башкортстан|Республиканың]] төп әдәби басмасы санала. [[Башкорт теле]]ндә чыгучы «калын» журнал [[язучы]]ларның яңа әдәби әсәрләрен һәм [[әдәбият]] белеме буенча хезмәтләрен бастырып бару белән беррәттән, [[Башкортстан|җөмһүрият]] һәм [[Русия|ил]]дәге [[сәясәт]], [[икътисад]], [[фән]], [[мәдәният]], [[мәгариф]] яңалыкларын да даими урнаштыра. |
||
17 мар 2020, 14:44 юрамасы
Агыйдел (журнал) | |
Ағиҙел | |
Tөр |
әдәби-нәфис, |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан хөкүмәте |
Баш мөхәрир | |
Нигезләнгән |
1923 |
Тел | |
Төп офис |
Уфа, Октябрь проспекты, 2. |
Тиражы |
~ 4 мең |
| |
Веб-сайт: http://agidel-rb.ru/ |
«Агыйде́л» (баш. Ағиҙел) — Уфада нәшер ителүче айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. Республиканың төп әдәби басмасы санала. Башкорт телендә чыгучы «калын» журнал язучыларның яңа әдәби әсәрләрен һәм әдәбият белеме буенча хезмәтләрен бастырып бару белән беррәттән, җөмһүрият һәм илдәге сәясәт, икътисад, фән, мәдәният, мәгариф яңалыкларын да даими урнаштыра.
Оештыручылары: Республика хөкүмәте, Язучылар берлеге һәм басма мөхәрририяте.
Тарих
- 1923 елның мартыннан «Яңа юл» (баш. «Яңы юл») исеме белән чыга башлый.
- 1924 елның апрелендә «Белем» журналы белән берләшә.
- 1927 елдан аңардан «Чәчән» (баш. «Сәсән») журналы аерылып чыга.[1]
- 1930 елдан «Яңалык» (баш. «Яңылыҡ») журналы белән берләшкәч, «Октябрь» (баш. «Үктәбер») исемендә.
- Бөек Ватан сугышы елларында (1942-45) нәшер ителми.
- 1949 елдан «Әдәби Башкортстан» (баш. «Әҙәби Башҡортостан») исемен ала.
- 1961 елдан хәзерге исеме белән нәшер ителә.
1990 елларга кадәр республикада бердәнбер әдәби журнал була. Җөмһүрият тарихының бөтен чорларында әдәбият-тел, милли мәдәният үсешендә зур роль уйный.
Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында», Афзал Таһировның «Солдатлар», Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз», Имай Насыйриның «Сибай», Мостай Кәримнең «Кара сулар», Зәйнәп Биишеваның «Кимсетелгәннәр», Рәми Гариповның «Табыну» әсәрләре беренче тапкыр әлеге басмада дөнья күрә.
Баш мөхәррирләр
Имай Насыйри (1925, 1926); Давыт Юлтый (1930-1931, 1933); Булат Ишемгул (1932, 1934, 1935-1936); Төхфәт Янәби (1932, 1936-1937); Габдулла Амантай (1934-1935); Хәниф Кәрим (1937 елдан); Низам Карипов (1939-1941); Гали Зөлкәрнәев (1946-1948); Сәгыйть Агиш (1949 елдан); Наҗар Нәҗми (1952); Әкрам Вәли (1952-1955); Хәким Гыйләҗев (1955); Әсгать Мирзаһитов (1968); Рәис Низамов (1973); Ә.С. Гәрәев (1978-1988); Булат Рәфыйков (1988); Сафуан Әлибай (1998); Әмир Әминов (2002 елдан)[2]; Рәлиф Кинҗәбаев; Мөнир Кунафин (2020 елдан)[3].
Тираж
Сәхифәләр
Сәхифә | Сәхифә | Сәхифә |
---|---|---|
Шигърият | Сәнгать | Тамчылар |
Чәчмә әсәрләр | Безнең календарь | Иҗат остаханәсе |
Публицистика | Безнең юбилярлар | Сәхнә әсәрләре |
«Ағиҙел» кунагы | Дөнья әдәбияты үрнәкләре | Фәһем |
Чишмәләр | Әдәби мирас | «Ағиҙел»гә хатлар килә |
Әдәби тәнкыйть | Сатира, юмор | Дуслык күперләре |
Журнал эчендә журнал
1980 еллар азагыннан «Оран», «Бәпембә», «Шоңҡар» кушымталары белән чыга.
«Ағиҙел» журналының баш мөхәррире Булат Рәфыйков үз кул астындагы басмада иҗади яшьләр өчен «Журнал эчендә журнал» чыгарырга тәвәккәлли. 1993 елның азагында Башкортстан китап нәшрияты, әлманах рәвешендә, яшьләр журналының тәүге санын нәшер итә. Ә инде 1994 елның гыйнварында рәсми теркәлү үткәннән соң, «Шоңҡар» журналы, мөстәкыйль басма буларак, үзенең дөньяга тууы хакында хәбәр итә.[6]
Индекс
- «Башкортстан Республикасының газета һәм журналлары» каталогында: 73001,
- «Почта России» газета һәм журналлар каталогында: 73001.
Чыганак
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.
Сылтама
Искәрмәләр
- ↑ Краткая лит. энц.
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)
- ↑ Башкорт телендә чыгучы өч журналда баш мөхәррирләр алышына. Азатлык радиосы, 14.02.2020
- ↑ Большая Советская энциклопедия. М:Советская энциклопедия,1969-1978.
- ↑ «Башкортостан» энциклопедиясе
- ↑ «Шоңҡар» сайты