Галиулла Касыймов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галиулла Касыймов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к redact, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → ССРБ, Пирем → Пермь (3) using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 28: Юл номеры - 28:
[[Файл:Касыймовлар.jpg|250px|thumb|right|Бертуган Касыймовлар: Галиулла (''с''), Сәмигулла]]
[[Файл:Касыймовлар.jpg|250px|thumb|right|Бертуган Касыймовлар: Галиулла (''с''), Сәмигулла]]
[[Файл:Касыймовлар 1.jpg|300px|thumb|right|Галиулла, Сәмигулла, ''сеңелләре'' Хәмидә,<br/> ''әниләре'' Бибикамал, Марат, Мәрзия (''Галиулланың улы, хатыны'')]]
[[Файл:Касыймовлар 1.jpg|300px|thumb|right|Галиулла, Сәмигулла, ''сеңелләре'' Хәмидә,<br/> ''әниләре'' Бибикамал, Марат, Мәрзия (''Галиулланың улы, хатыны'')]]
[[1897 ел]]да [[Вятка губернасы]] [[Глазов өязе]] (''хәзерге'' [[Удмуртия Республикасы]] [[Балезино районы]]) [[Кистем]] [[авыл]]ында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә (''мәдрәсә'') ала. [[1901]]-[[1911 ел]]ларда сал агызуда, [[Пермь]]-[[Вятка]] [[тимер юл]]ында эшли. [[1912]]-[[1913 ел]]ларда [[Глазов өязе]] Тат. Парзи [[авыл]]ында мәдрсәдә укыта. [[1914 ел]]да [[әрме|патша армиясенә]] хәрби хезмәткә чакырыла, ләкин аннан кача. [[Пермь губернасы]]нда яшеренеп яши. Демидовның Учва күмер яндыру заводында, Александровка бистәсендә эшчеләр мәктәбендә укыта. Кулга алынып, [[1915 ел]]ның [[май|маенда]] [[әрме|хәрби хезмәткә]] җибәрелә. [[Пермь губернасы]] [[Шадринск]] [[шәһәр]]ендә 193 нче пехота полкында хезмәт итә. [[Шадринск]] гарнизоны гаскәриләре делегаты буларак, [[Екатиринбур]] [[шәһәр]]ендә [[1917 ел]]ның [[август]]ында узган I һәм II [[Урал]] [[ислам|мөселман]] хәрбиләре корылтаенда катнаша. Биредә күптән күрешмәгән бертуган энесе [[Сәмигулла Касыймов]]ны очрата, [[Сәхибгәрәй Сәетгалиев]] белән танышып, гомерлеккә дуслаша. 1 нче [[Урал]] инкыйлаби мөселман батальонын оештыруда катнаша, атаман Дутовның ак [[казаклар]]ына каршы көрәшә. [[1918 ел]]да [[Казан]]да узган II [[Хәрби Шура]] корылтаенда катнаша. Әлеге корылтайны һәм Кабан арты җөмһүриятен корал кулланып таратуда катнаша. [[Август]]та [[Казан]]ны [[ак чехлар]]дан саклаганда эшче отряды белән җитәкчелек итә. [[1918]]-[[1919 ел]]ларда [[ислам|мөселман]] коммунистларның [[Мәскәү]] комитеты җитәкчесе.
[[1897 ел]]да [[Вятка губернасы]] [[Глазов өязе]] (''хәзерге'' [[Удмуртия Республикасы]] [[Балезино районы]]) [[Кистем]] [[авыл]]ында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә (''мәдрәсә'') ала. [[1901]]-[[1911 ел]]ларда сал агызуда, [[Пирем]]-[[Вятка]] [[тимер юл]]ында эшли. [[1912]]-[[1913 ел]]ларда [[Глазов өязе]] Тат. Парзи [[авыл]]ында мәдрсәдә укыта. [[1914 ел]]да [[әрме|патша армиясенә]] хәрби хезмәткә чакырыла, ләкин аннан кача. [[Пирем губернасы]]нда яшеренеп яши. Демидовның Учва күмер яндыру заводында, Александровка бистәсендә эшчеләр мәктәбендә укыта. Кулга алынып, [[1915 ел]]ның [[май|маенда]] [[әрме|хәрби хезмәткә]] җибәрелә. [[Пирем губернасы]] [[Шадринск]] [[шәһәр]]ендә 193 нче пехота полкында хезмәт итә. [[Шадринск]] гарнизоны гаскәриләре делегаты буларак, [[Екатиринбур]] [[шәһәр]]ендә [[1917 ел]]ның [[август]]ында узган I һәм II [[Урал]] [[ислам|мөселман]] хәрбиләре корылтаенда катнаша. Биредә күптән күрешмәгән бертуган энесе [[Сәмигулла Касыймов]]ны очрата, [[Сәхибгәрәй Сәетгалиев]] белән танышып, гомерлеккә дуслаша. 1 нче [[Урал]] инкыйлаби мөселман батальонын оештыруда катнаша, атаман Дутовның ак [[казаклар]]ына каршы көрәшә. [[1918 ел]]да [[Казан]]да узган II [[Хәрби Шура]] корылтаенда катнаша. Әлеге корылтайны һәм Кабан арты җөмһүриятен корал кулланып таратуда катнаша. [[Август]]та [[Казан]]ны [[ак чехлар]]дан саклаганда эшче отряды белән җитәкчелек итә. [[1918]]-[[1919 ел]]ларда [[ислам|мөселман]] коммунистларның [[Мәскәү]] комитеты җитәкчесе.


I татар укчы бригадасы 3 нче полкы комиссары сыйфатында [[1919 ел]]ның [[апрель|апреленнән]] [[1920 ел]]ның [[ноябрь|ноябренәчә]] адмирал [[Александр Колчак|Колчак]]ның [[Себер]] [[әрме|армия]]сен һәм [[Урта Азия]]дә Фирганә үзәненә кадәр барып җитеп, генерал Апутинның корпусын тар-мар итүдә катнаша. Полк командиры [[Хөсәен Мәүлетов|Мәүлетов]] белән бергә сугышчан [[Кызыл Йолдыз ордены]] белән бүләкләнә (''[[1919]]'').
I татар укчы бригадасы 3 нче полкы комиссары сыйфатында [[1919 ел]]ның [[апрель|апреленнән]] [[1920 ел]]ның [[ноябрь|ноябренәчә]] адмирал [[Александр Колчак|Колчак]]ның [[Себер]] [[әрме|армия]]сен һәм [[Урта Азия]]дә Фирганә үзәненә кадәр барып җитеп, генерал Апутинның корпусын тар-мар итүдә катнаша. Полк командиры [[Хөсәен Мәүлетов|Мәүлетов]] белән бергә сугышчан [[Кызыл Йолдыз ордены]] белән бүләкләнә (''[[1919]]'').

24 апр 2020, 21:18 юрамасы

Галиулла Касыймов
Туган телдә исем Галиулла Сөнгатулла улы Касыймов
Туган 1893(1893)
Вятка губернасы, Глазов өязе Кистем авылы
Үлгән 28 июль 1941(1941-07-28)
Мәскәү
Яшәгән урын Зур Златоуст тыкрыгы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Җефет Мәрзия
Балалар улы Марат (?-1941, Тула)
Ата-ана
  • Сөнгатулла (әти)
  • Бибикамал (әни)
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены

Галиулла Касыймов, Галиулла Сөнгатулла улы Касыймов, рус. Касимов Галиулла Сунгатуллович (вариант: Сынгатуллович)[2] (1893-1942) — дәүләт эшлеклесе, ТАССР ХКШ рәисе урынбасары (1920), ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары (1920-1921), Кырым АССР Акмәчет округ башкарма комитеты рәисе (1921-1923). РСДРП (б) әгъзасы (1917 елдан). Сәмигулла Касыймовның абыйсы.

Тәрҗемәи хәле

Бертуган Касыймовлар: Галиулла (с), Сәмигулла
Галиулла, Сәмигулла, сеңелләре Хәмидә,
әниләре Бибикамал, Марат, Мәрзия (Галиулланың улы, хатыны)

1897 елда Вятка губернасы Глазов өязе (хәзерге Удмуртия Республикасы Балезино районы) Кистем авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә (мәдрәсә) ала. 1901-1911 елларда сал агызуда, Пирем-Вятка тимер юлында эшли. 1912-1913 елларда Глазов өязе Тат. Парзи авылында мәдрсәдә укыта. 1914 елда патша армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла, ләкин аннан кача. Пирем губернасында яшеренеп яши. Демидовның Учва күмер яндыру заводында, Александровка бистәсендә эшчеләр мәктәбендә укыта. Кулга алынып, 1915 елның маенда хәрби хезмәткә җибәрелә. Пирем губернасы Шадринск шәһәрендә 193 нче пехота полкында хезмәт итә. Шадринск гарнизоны гаскәриләре делегаты буларак, Екатиринбур шәһәрендә 1917 елның августында узган I һәм II Урал мөселман хәрбиләре корылтаенда катнаша. Биредә күптән күрешмәгән бертуган энесе Сәмигулла Касыймовны очрата, Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән танышып, гомерлеккә дуслаша. 1 нче Урал инкыйлаби мөселман батальонын оештыруда катнаша, атаман Дутовның ак казакларына каршы көрәшә. 1918 елда Казанда узган II Хәрби Шура корылтаенда катнаша. Әлеге корылтайны һәм Кабан арты җөмһүриятен корал кулланып таратуда катнаша. Августта Казанны ак чехлардан саклаганда эшче отряды белән җитәкчелек итә. 1918-1919 елларда мөселман коммунистларның Мәскәү комитеты җитәкчесе.

I татар укчы бригадасы 3 нче полкы комиссары сыйфатында 1919 елның апреленнән 1920 елның ноябренәчә адмирал Колчакның Себер армиясен һәм Урта Азиядә Фирганә үзәненә кадәр барып җитеп, генерал Апутинның корпусын тар-мар итүдә катнаша. Полк командиры Мәүлетов белән бергә сугышчан Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (1919).

ТАССР төзелү

Сәхибгәрәй Сәетгалиев ТАССР ХКШ рәисе итеп билгеләнгәч, 1920 елда ТАССР ХКШ рәисе урынбасары, 1920-1921 елларда ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары.

1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыруда катнша.

Кырым АССР

В.И. Ленин фәрманы белән С. Сәетгалиев Кырым АССРына ХКШ рәисе итеп тәгаенләнгәч, С. Сәетгалив үзенең көрәштәшен Казанда калдырмый, үзе белән Кырымга ала, Акмәчет округ башкарма комитеты рәисе (1921-1923) итеп билгели[3]. 1923 елдан соң Кырым АССРда, Татарстан АССРда, Новосибирскида, Үзбәкстан ССРда төрле хуҗалык-фирка эшендә була. 1931 елда Мәскәүгә чакырып алына. Совхозлар һәм МТСлар берлеге үзәк комитеты рәисе итеп билгеләнә. Кызыл профессура институтын тәмамлый. Кулга алынганда – Мәскәүдә ССРБ Центросоюзы әзерләүләр идарәсе инспекторы.

Хезмәтләре

  1. Татар-башкортлар Кызыл Армия сафларында. К., 1925.
  2. Пантюркистическая контрреволюция и её агентура «султангалеевщина». К., 1931. 
  3. Идеология национал-фашистов (султангалеевщина и иттихадисты). Ташкент-Самарканд, 1932. 
  4. О контрреволюционной деятельности татаро-башкирской националистической буржуазии (идеология национал-фашистов). Ташкент-Самарканд, 1932[4] .

Сәяси золым

1939 елда фиркадән чыгарыла. 1940 елның 25 июлендә кулга алына. ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1941 елның 6 июлендә «инкыйлабка каршы оешмада әгъза булуда» гаепләнеп, иң югары җәзага хөкем ителә. 1941 елның 28 июлендә атып үтерелә. 1956 елда исеме аклана.

Хәтер

Казанда[5] (1969) һәм Глазовта (Удмуртия, 1989) урамнарга Бертуган Касыймовлар исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань.1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, 2006. – Т. 3. – С. 258.

Әдәбият

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
  3. Касимова Д.Г. Татары в истории г. Глазова (1678–1920 гг.) Китапта: Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: история и современность: История севера Удмуртии в XVI– ХХ вв. Глазов, 2008.
  4. Белокопытов В., Шевченко Н. Братья Касимовы. «Красное знамя» (Глазов), 6.10.1987, № 161.
  5. М.А. Рафиков. От Волги до Тянь-Шаня. К.: КГУ.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. http://mos.memo.ru/shot-19.htm
  2. Борцы за счастье народное, 176-биттә
  3. Татарский энциклопедический словарь, 268- биттә
  4. «Татар иле» сайтында
  5. Казан шәһәре порталында