Габдрахман Гомәри: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Гомәри latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Vergilie01 (бәхәс | кертем)
Кертелгән үзгәрешләрне тасвирлагыз
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 31: Юл номеры - 31:
Габдрахман Гомәри [[1867 ел]]ның [[18 гыйнвар|6 (18) гыйнварында]] [[Әстерхан]] шәһәрендә крәстиән гаиләсендә туа. Аның әтисе яшелчәләр үстерә һәм аны базарда күмәртәләп сатучы була.
Габдрахман Гомәри [[1867 ел]]ның [[18 гыйнвар|6 (18) гыйнварында]] [[Әстерхан]] шәһәрендә крәстиән гаиләсендә туа. Аның әтисе яшелчәләр үстерә һәм аны базарда күмәртәләп сатучы була.

Әстерхан губернасының авыл мәктәпләрендә башлангыч белем алып, [[1881 ел]]да Габдрахман иптәше Хәбибулла Әхмәдов белән [[Казан]]га, [[Шиһабетдин Мәрҗани]] мәдрәсәсенә юл тота. 8 ел дәвамында ул Мәрҗани җитәкчелегендә гарәп теле һәм әдәбиятын, ислам фәлсәфәсен, мантыйк, математика һәм тарихны өйрәнә. Тырышлыгы, эш сөючәнлеге һәм сәләтле булуы белән, шәкерт Ш.Мәрҗанинең аеруча ышануын казана. Ике тапкыр, [[1887]] һәм [[1888]] елларда, мөгаллим башта аны [[Сембер]] шәһәренә, ә аннары [[Уфа]]га алып бара. Вафат булыр алдыннан, Мәрҗани Г.Гомәригә һәм башка ике шәкертенә «Хашиятел тәүзыйх» («Аңлатмаларны шәрехләү») дигән китабын тикшерергә, кирәк булганда төзәтергә, тәмамларга һәм бастырып чыгарырга васыять итә.

=== Мөгаллим эшчәнлеге ===
=== Мөгаллим эшчәнлеге ===
Юл номеры - 37: Юл номеры - 37:
Мөгаллименең вафатыннан соң, Гомәри өч ел буе аның мәдрәсәсендә гарәп теле укытучысы булып эшли.
Мөгаллименең вафатыннан соң, Гомәри өч ел буе аның мәдрәсәсендә гарәп теле укытучысы булып эшли.

[[1892 ел]]да 25 яшьлек укытучы Әстерханга кайта һәм икенче елны Тияк бистәсендә «[[Низамия]]» мәктәбен ача. Г.Гомәри монда [[1908]] елга кадәр [[гарәп теле]]н, әдәбиятын һәм [[Шәрекъ фәлсәфәсе]]н укыта, бу чорда мәктәп [[Түбән Идел]] буендагы педагогик уку-укыту үзәгенә әверелә. Мәдрәсә каршында башка авыллардан-шәһәрләрдән килгән шәкертләр өчен тулай торак та була. Анда укучы шәкертләр төрле милләтләрдән булалар, анда татарлардан кала [[нугайлар]], [[казакълар]], [[төрекмәннәр]], [[аварлар]], [[вайнахлар]] ([[чеченнәр]] һәм [[ингушлар]]), [[лезгинар]] һәм [[кумыклар]] да укый.

=== Фәнни эшчәнлек ===
=== Фәнни эшчәнлек ===
Юл номеры - 51: Юл номеры - 51:
«Идел» газетасының җаваплы мөхәрире итеп башта З.Шәрифуллин билгеләнә. Әмма озакламый бу вазифа Габдрахман Гомәригә тапшырыла. Тиздән газета бар Русияда, кайбер елларда чит илләрдә дә тарала. Бер генә мисал: газетаның Төркиядәге хәбәрчесе сөргендә яшәүче Гаяз Исхакый була. [[1910]] елдан 1914 елгача «Идел»нең әдәби бүлеген Сәгыйть Рәмиев җитәкли.

1914 ел башында газетаны хөкүмәткә каршы эш алып баруда гаеплиләр. Моңа кадәр дә анда басылган тәнкыйди мәкаләләр өчен өч тапкыр зур күләмдә штраф салына. Хакимият органнары газетаны ябуга ирешәләр һәм нашир-мөхәрир Габдрахман Гомәрине өч елга [[полиция]] күзәтүе астына Казанга сөрәләр.

=== Иҗтимагый эшчәнлек ===
=== Иҗтимагый эшчәнлек ===
Юл номеры - 97: Юл номеры - 97:
== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
<small>{{искәрмәләр}}</small>

{{DEFAULTSORT:Гомәри, Габдрахман }}
{{DEFAULTSORT:Гомәри, Габдрахман }}

[[Төркем:Татар журналистлары]]
[[Төркем:Татар журналистлары]]
[[Төркем:Татар мәгърифәтчеләре]]
[[Төркем:Татар мәгърифәтчеләре]]

24 апр 2020, 21:44 юрамасы

Габдрахман Гомәри
Туган телдә исем Габдрахман Исмәгыйль улы Гомәри
Туган 18 гыйнвар 1867(1867-01-18)
Әстерхан
Үлгән 17 март 1933(1933-03-17) (66 яшь)
Архангельск өлкәсе
Милләт нугай
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе Русия империясе, ССБР байрагы ССРБ
Әлма-матер Мәрҗания мәдрәсәсе
Һөнәре мөгаллим, рухани, нашир, журналист, мәгърифәтче

Википедиядә Гомәров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Габдрахман Исмәгыйль улы Гомәри (18 гыйнвар 1867, Әстерхан17 март 1933, Архангельск өлкәсе) — атаклы татар һәм нугай[1] дин әһеле, галим, мәгърифәтче, нашир һәм журналист.

Биография

Яшьлек

Габдрахман Гомәри 1867 елның 6 (18) гыйнварында Әстерхан шәһәрендә крәстиән гаиләсендә туа. Аның әтисе яшелчәләр үстерә һәм аны базарда күмәртәләп сатучы була.

Әстерхан губернасының авыл мәктәпләрендә башлангыч белем алып, 1881 елда Габдрахман иптәше Хәбибулла Әхмәдов белән Казанга, Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсенә юл тота. 8 ел дәвамында ул Мәрҗани җитәкчелегендә гарәп теле һәм әдәбиятын, ислам фәлсәфәсен, мантыйк, математика һәм тарихны өйрәнә. Тырышлыгы, эш сөючәнлеге һәм сәләтле булуы белән, шәкерт Ш.Мәрҗанинең аеруча ышануын казана. Ике тапкыр, 1887 һәм 1888 елларда, мөгаллим башта аны Сембер шәһәренә, ә аннары Уфага алып бара. Вафат булыр алдыннан, Мәрҗани Г.Гомәригә һәм башка ике шәкертенә «Хашиятел тәүзыйх» («Аңлатмаларны шәрехләү») дигән китабын тикшерергә, кирәк булганда төзәтергә, тәмамларга һәм бастырып чыгарырга васыять итә.

Мөгаллим эшчәнлеге

Мөгаллименең вафатыннан соң, Гомәри өч ел буе аның мәдрәсәсендә гарәп теле укытучысы булып эшли.

1892 елда 25 яшьлек укытучы Әстерханга кайта һәм икенче елны Тияк бистәсендә «Низамия» мәктәбен ача. Г.Гомәри монда 1908 елга кадәр гарәп телен, әдәбиятын һәм Шәрекъ фәлсәфәсен укыта, бу чорда мәктәп Түбән Идел буендагы педагогик уку-укыту үзәгенә әверелә. Мәдрәсә каршында башка авыллардан-шәһәрләрдән килгән шәкертләр өчен тулай торак та була. Анда укучы шәкертләр төрле милләтләрдән булалар, анда татарлардан кала нугайлар, казакълар, төрекмәннәр, аварлар, вайнахлар (чеченнәр һәм ингушлар), лезгинар һәм кумыклар да укый.

Фәнни эшчәнлек

Габдрахман Гомәри мәдрәсә белән җитәкчелек итүдән һәм мөгаллимлек эшчәнлегеннән тыш, гарәп филологиясен һәм ислам динен өйрәнү буенча дәреслекләр һәм тикшеренүләр авторы буларак та билгеле. Аның укытучылар өчен әзерләнгән гарәп теле грамматикасы буенча беренче уку әсбабы 1896 елда Казанда басыла, соңрак ул тагын сигез тапкыр нәшер ителә.

1903 елда аның гарәп теле синтаксисы буенча монографиясе, ә 1906 елда «Мөселман дәүләтләре тарихы» басылып чыга. «Мөселман дәүләтләре тарихы» дигән китап аннары дүрт тапкыр тагын нәшер ителә. Шул ук елда Гомәри Ибн Хаҗибнең синтаксис турында киң таралган, классик монографиясен татар теленә тәрҗемә итә һәм аны үзенең фәнни шәрехләвендә бастырып чыгара. Бу тәрҗемә Русиядагы барлык мәдрәсәләр өчен дә иң кирәкле дәреслекләрнең берсенә әверелә.

Наширлек эшчәнлеге

1907 елда Габдрахман Гомәри Әстерханның Бирге Тияк дигән бистәсендә татар нәшрият компаниясен ачып җибәрә. Аның нәшриятендә гомуми тиражы 200 мең нөсхәгә җиткән 70-80 тирәсе китап басыла. Нәшрият төрле китаплар, календарьлар, белешмәләр белән бергә, 1907-1914 елларда «Идел» газетасын һәм «Мәгариф» журналын бастыра.

«Идел» газетасының җаваплы мөхәрире итеп башта З.Шәрифуллин билгеләнә. Әмма озакламый бу вазифа Габдрахман Гомәригә тапшырыла. Тиздән газета бар Русияда, кайбер елларда чит илләрдә дә тарала. Бер генә мисал: газетаның Төркиядәге хәбәрчесе сөргендә яшәүче Гаяз Исхакый була. 1910 елдан 1914 елгача «Идел»нең әдәби бүлеген Сәгыйть Рәмиев җитәкли.

1914 ел башында газетаны хөкүмәткә каршы эш алып баруда гаеплиләр. Моңа кадәр дә анда басылган тәнкыйди мәкаләләр өчен өч тапкыр зур күләмдә штраф салына. Хакимият органнары газетаны ябуга ирешәләр һәм нашир-мөхәрир Габдрахман Гомәрине өч елга полиция күзәтүе астына Казанга сөрәләр.

Иҗтимагый эшчәнлек

Әстерханның хөрмәтле шәхесе буларак, Г.Гомәри мөселман корылтайларына, конференцияләренә һәм киңәшмәләренә делегат һәм вәкил булып сайланган. Мәсәлән, 1903 елда ул «Тәрҗемән» газетасының 20 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанага, Кырымга бара. 1906 елның августында ул III Бөтенрусия мөселманнар корылтаенда катнаша һәм шунда Дин проблемалары буенча Бөтенрусия комиссиясе әгъзасы итеп сайлана. Моннан соң ул ел саен Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, анда үткәрелүче яшерен милли хәрәкәт киңәшмәләрендә катнаша.

Казанга сөрелгәч, Гомәри берникадәр вакыт җәмәгать эшендә катнашмый тора, ләкин тикшеренүләрен дәвам итә һәм әсәрләрен Казан басмаханәләрендә нәшер итә.

Февраль инкыйлабыннан соң Гомәри Әстерханга кире кайта һәм аны Әстерхан губернасы мөхтәсибе итеп сайлыйлар, бер үк вакытта ул Әстерхан Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы да була.

1917 елның маенда Габдрахман Гомәри Бөтенрусия мөселманнар корылтаенда катнаша, июньдә Уфада үткән ислам тәгълиматчылары киңәшмәсендә, июльдә Казандагы чираттагы мөселман корылтаенда катнаша.

Диния Нәзарәтендә

1923 елда Габдрахман Гомәри Уфа Үзәк Диния Нәзарәтенең голәмәләр шурасына сайлана. 1926 елда исә ул Мәккәдә үткән Бөтендөнья ислам конгрессы эшендә Советлар Берлеге мөселманнары делегациясендә сәркатиб буларак катнаша.

Ахыргы еллар

1920-елларның икенче яртысында Гомәри исламның төрле проблемалары буенча фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә. Бу чорла ул төрле кулъязмаларын китап дәрәҗәсенә әзерли, яңа әсәрләр яза. Ләкин ул хезмәтләрен нәшер итәргә өлгерми, 1929 елның июлендә аның барлык кулъязмалары ОГПУ органнары тарафыннан тартып алына.

1930 елның 30 августында Габдрахман Гомәри кулга алына, бер айдан соң ул Архангил өлкәсенә 3 еллык сөргенгә хөкем ителә. Анда Кече Карел авылында ул 1933 елның 17 мартында вафат була.

1989 елда Габдрахман Гомәри реабилитацияләнә.

Чыганаклар

  • Габдрахман Гомәри // Татар зыялылары: тарихи портретлар:Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы / төз. Р.М.Мөхәммәтшин, тәрҗ. Ә.М.Камалов. — Казан: Мәгариф, 2003. — 208 б. — ISBN 5-7761-1366-0.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Арсланов Л.Ш., Викторин В.М. Астраханские татары // Материалы по истории татарского народа. - Казань, 1995.