Нидерланд гимны: юрамалар арасында аерма
Replacing Adriaen_Thomasz_Key_-_Willem,_prins_van_Oranje_001.JPG with File:William_I,_Prince_of_Orange_by_Adriaen_Thomasz._Key_Rijksmuseum_Amsterdam_SK-A-3148.jpg (by CommonsDelinker because: file renamed, redirect linked f |
|||
Юл номеры - 1: | Юл номеры - 1: | ||
[[Файл:United States Navy Band - Het Wilhelmus.ogg|250px|noicon]] |
[[Файл:United States Navy Band - Het Wilhelmus.ogg|250px|noicon]] |
||
[[Файл:Wilhelmus_bladmuziek.jpg|thumb|right|400px|Һимн ноталары]] |
[[Файл:Wilhelmus_bladmuziek.jpg|thumb|right|400px|Һимн ноталары]] |
||
[[Файл: |
[[Файл:William I, Prince of Orange by Adriaen Thomasz. Key Rijksmuseum Amsterdam SK-A-3148.jpg|220px|left|thumb|Вилһелм ван Нассау (1575 елларда ясалган картина)]] |
||
== Тарих == |
== Тарих == |
14 июн 2020, 04:44 юрамасы
Тарих
Het Wilhelmus (Вилһелм җыры) — Нидерландларның (Нидерланд Патшалыгының) дәүләт һимны, дөньяда иң борынгы дәүләт һимннарының берсе. Һәрхәлдә, Аурупада ул иң беренче һәм барлыкка килү тарихы бәхәссез булган дәүләт һимны дип санала. Унбиш куплеттан торган бу җыр беренче заттан, Нидерландларның Оран йорты, Нассау тармагы угланы, тарихка “Аз сүзле” кушаматы белән кереп калган Вилһелм I (Wilhelmus van Nassouwe, 1533-1584) исеменнән бәян ителә. Һимн бүген дә шул рәвештә башкарыла.
Нассаулар нәселеннән нидерланд кыйралы, 1702 елда варислык җебе өзелгәннән соң күп еллар үткәч, 1815 елда гына кабат тәхеткә утыра. Ә ул үзе илдә Испания илбасарлары хакимлек иткән һәм милли бәйсезлек өчен көрәш барган елларда яши, аның нәселе XVI гасырда, рәсми рәвештә Испания кыйралы Филипп II гә буйсынган хәлдә, Нидерландларның Оранж кенәзлеге белән идарә итә.
Ул замандагы җирле нидерланд хакимнәре нигездә Испания кыйралы вассаллыгына тыныч мөнәсәбәттә була, алар бары тик, салымнар җыю тәртибен үзгәртергә, сәяси һәм дини эзәрлекләүләрне бетерергә кирәк, дигән таләп кенә куялар. Ләкин испаннар бу кадәресен дә күпсенәләр. Һәм 1560 нчы елларда илгә испан гаскәрләре басып кергәч һәм Вилһелм белән бергә тагын берничә кенәз җитәкчелендә баш күтәргән нидерландлылар уңышсызлыкка тап булгач, ван Нассау 1567 елда Алманиягә качып китәргә мәҗбүр була. Гыйсьянчыларның башка ике җитәкчесе испаннар кулына эләгә, аларны җәзалап үтерәләр.
“Һет Вилһелмус” җыры нәкъ шул чорда, 1568-1572 еллар арасында барлыкка килә. Шигырьне нидерланд дипломаты, гаскәр башлыгы һәм талантлы язучы, Сент-Альдегонд хакиме Филипп ван Марникс (1538-1598) язган. Текст акростих жанрында иҗат ителгән: 15 куплетның беренче хәрефләрен бергә кушсаң, “Willem van Nassov” (хәзерге замандагы язылышы – Wilhelmus van Nassauwe) сүзләре барлыкка килә. Шигырьнең бернче-унбишенче, икенче-ундүртенче нче, өченче-унөченче һ.б.ш. тәртиптәге куплетларының эчтәлеге бер-берсенә “симметрияле” охшаш, ә “һимнның йөрәгендәге” дип аталучы сигезенче куплетта кенәз Вилһелм дини китаплардан мәгълүм булган Дауыт пәйгамбәр белән чагыштырыла.
Һимнның көе шул замандагы француз солдат җырыннан алынган дип санала. Соңрак аны шагыйрь һәм халык җырларын туплаучы Адриан Валериус (1575-1625) эшкәрткән булган. XX гасырда Вальтер Бур мелодияне тагын бер кат заманчалаштыра, аның сүзләрен дә аз-маз төзәткәлиләр. 1932 елда “Һет Вилһелмус” Нидерландлар кыйралы указы белән рәсми рәвештә дәүләт һимны буларак раслана. Рәсми шартларда һимнның йә беренче[1], йә беренче-икенче[2], йә беренче һәм алтынчы[3] куплетлары гына башкарыла.
Шигырьнең алман, инглиз һәм француз телләренә тулы һәм җырланышлы тәрҗемәсе бар.
Беренче һәм алтынчы куплетлары
нидерландча | татарча |
1. Wilhelmus van Nassouwe ben ik, van Duitsen bloed, 6. Mijn schild ende betrouwen |
1. Вилһелмус ван Нассаумын, Халкым каны кал(е)бемдә, 6. Калканым, рухи терәгем, |
Һимнның тулы тексты:[4]