Җәмил Шәфыйков: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәмил Шәфыйков latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing Газетада_рус_телендә_чыккан_материалдан_өзек.pdf, it has been deleted from Commons by Fitindia because: per [[:c:Commons:Deletion requests/Files uploaded by Гыйльме
(аермасы юк)

19 июн 2020, 17:23 юрамасы

Җәмил Шәфыйков - Бөек Ватан сугышчысы, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены ,”Батырлык өчен”,”Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләренә ия.

Тормыш юлы

Шәфыйков Җәмил 1915 елда Татастанның Саба районы Миңгәр авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң колхозда эшли. 1935 елда Алабугада авыл хуҗалыгы курсларында укый. Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 22 июлендә фронтка алына. Мәскәү өчен барган сугышлардан башлап,Берлингача сугышчан юл үтә. Орудие командиры булып хезмәт итә. Берничә тапкыр ярала. 1944 елда аның отделениясе турында документаль фильм төшерелә. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены ,”Батырлык өчен”,”Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Күп тапкырлар командованиянең мактау кәгазьләренә ия була.

Утны-суны кичкән Җәмил

Кешелек дөньясына зур югалтулар китергән Бөек Ватан сугышында татарлар да Советлар иленең барлык тугандаш халыклары белән бер сафта торып, явыз дошманга каршы батырларча көрәштеләр. Йөз меңгә якын татар солдаты һәм офицерының орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүе, татар халкы уллары һәм кызларының сугыш чорында Советлар Союзы Герое исемен алган төрле милләт вәкилләре арасында дүртенче урында торуы да моны ачык раслый. «Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм», - дип язды Советлар Срюзы Маршалы Р.Малиновский.

  1943 елда «Алга, дошман өстенә!» исеме белән татар телендә чыккан фронт газетасы.

Аның беренче битенә эре хәрефләр белән «Дошманны татар егете Җәмил Шәфыйков кебек кырыгыз, сугышта аның кебек кыю, куркусыз булыгыз», - дип язылган. Аның турында күләмле мәкалә бирелгән. Иң мөһиме шул, Җ.Шәфыйков – безнең якташыбыз, Миңгәр авылында туган. Ул илебезгә фашистлар басып кергәнче үк Фин сугышында чыныгу алган. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 22 июлендә кабат солдат формасы кигән.





Җ.Шәфыйков фаҗигале, көн саен үлем алып килгән меңнәрчә чакырым фронт юллары аша уза. Мәскәүдән алып Берлинга кадәр барып җитә.

Яшь солдат көндәлеге

Яшь  солдат көндәлек алып бара, сугышта үткән һәр көн дәфтәр  битендә үз  урынын  алган. «Люберцы шәһәре өчен каты сугышлар бара, - дип яза ул  бер язмасында, - Фронт буйлап чигенәбез. Берничә тәүлек инде бернинди ризык та күргән юк...»

  Дошман Мәскәүгә якынлашкан көннәр, Җ.Шәфыйков хезмәт иткән полк илебез башкаласын сакларга җибәрелә. Монда аны Калуга заставасы 5нче Мәскәү дивизиясенең җиңел артиллерия полкына билгелиләр. Артиллерист буларак, Воронцово авылы янында көчле оборона сугышларында катнаша.

   1942 елның январь, февраль айлары салкын һәм буранлы була. Мәскәү янындагы канкойгыч сугышлардан соң полкка яңа пушкалар бирелә. Югалтуларны өстәмә кешеләр, атлар белән тулыландыралар. Җәмил тягачның отеление командиры итеп билгеләнә.  Көндәлектә теркәлгән кечкенә генә язмалар да сугыш барышын ачык күзалларга мөмкинлек бирә. “3.03.43 ел. Без немецны ныклап куа башладык. Бер атна дигәндә 200 – 250 километр алга киттек”. ”10.10.43 ел. Белоруссиянең Лиозно шәһәрен алдык. Шуның өчен безнең частька “Лиозненский” исеме бирелде”. “13.11.43 ел. Смоленск – Витебек  юнәлешендә каты сугышлар бара. Немецның 7 атакасын кире кайтардык. Мин прямой наводкада. Безнең бер пушканы снаряд ватты, берничә кешебез яраланды”. “4.07.44ел. Березина елгасын кичтек. Елга аша чыкканда минем ике атны үтерде”. “14.09.44 ел. Бүген Рига шәһәре өчен һөҗүм башланды. Мин су аша беренчеләрдән булып кичеп чыктым, шуның өчен бүләкләндем”, - дип яза Җ. Шәфыйков.

Сугышның авыр юлларында да авыл кешесенә хас күзәтүчәнлеген, нечкә күңеллелеген югалтмый ул. Кайда гына булса да, сыерчыклар килүен, табигать торышын, елгаларда боз китүен, чәчү башлануын үзенең дәфтәренә теркәп бара.

   Батыр солдат Белоруссияне, Литва, Латвия республикаларын азат итүдә катнаша. Беренчеләрдән булып Польшаның Варшава шәһәренә керә. Ул хезмәт иткән икенче батарея сугышчылары турында күп газеталар язып чыгалар. Фронт кинохроникасы өчен әзерләнгән киножурналга да төшерәләр.

Җиңү көнен Җ.Шәфыйков Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. “9.05 45 ел. Сугыш бетү хәбәрен ишеттек. Мин Штеттин гаваненда бер тамакта тора идем. Митинг булды. Көн бик аяз, матур, җылы. Бүген барлык сугышчылар да шат. Ашау әйберләребез күп. 200 грамм аракы бирделәр. Су буенда бәйрәм итәбез,” - дип бу көнне дә үзенең көндәлек дәфтәренә язып куйган ул. Сугыш беткәч тә сержант Җ.Шәфыйковны авылга кайтармыйлар әле. Ул август аена кадәр армия хезмәтендә кала. Яшь солдатлар арасында хәрби-практик өйрәтүләр алып бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Җ.Шәфыйков II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Мәскәү оборонасы өчен”, “1941-1945 елгы Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Күп тапкырлар командованиенең мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек була.

Җәмил туган җиренә аяк баса

Ниһаять, 1945 елның августында туган җиренә аяк баса ул. Декабрь аенда Миңгәр авылыннан Хәлимә Сабирҗан кызы белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Фронтовик Сабай һәм Миңгәр авылларын берләштергән “Пушкин” колхозында рәис булып эшли. Миңгәрдә районда беренчеләрдән булып авылны электр белән тәэмин итеп торучы генератор булдырыла.

Гомеренең соңгы елларында кладовщик хезмәтен башкара. Җиңү бәйрәмнәрен Килдебәк авылында яшәүче дуслары Заһидулла һәм Дәүләтҗан абыйлар белән еш кына бергәләп каршылыйлар.

Сугышта танышкан һәм дуслашкан татар язучысы А.Шамов белән дә даими хат алыша ул, үзе дә төрле газеталарга сугыш темасына мәкаләләр яза.

1972 елда сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичереп, берничә тапкыр контузия алган солдатның йөрәге тибүдән туктый.

Чыганаклар

  1. «Сугышта сержант Шәфиков һәм кече лейтенант Садыйков кебек батыр һәм кыю булыгыз!” исемле мәкалә. “Алга,дошман өстенә” исемле фронт газетасы, гыйнвар,1945 ел, №2.
  2. Җәмил Шәфиковның гаиләсендә сакланган материаллар, истәлекләр, бүләкләү кәгазьләре, фронттагы сугыш вакыйгаларын язып барган блокноттагы язмалары.
  3. Җәмил Шәфиков турында балаларының, туганнарының ,авылдашларының истәлекләре.
  4. “Солдат даны”.I, II, III дәрәҗәдә Дан орденнары кавалерлары турында очерклар. Минһаҗ Гыймадиев. Татарстан китап нәшрияты,Казан, 1971 ел.