Дәрдемәнд: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәрдемәнд latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 44: Юл номеры - 44:
* [http://www.azatliq.org/content/article/1893144.html Дәрдмәнд – шагыйрьләр солтаны]
* [http://www.azatliq.org/content/article/1893144.html Дәрдмәнд – шагыйрьләр солтаны]


{{DEFAULTSORT:Дәрдемәнд}}
{{Writer-stub}}
[[Törkem:Татар язучылары]]
[[Törkem:Татар язучылары]]



21 гый 2010, 20:41 юрамасы

Дәрдемәнд
Файл:Дәрдемәнд.jpg
Туган телдә исем Закир Рәмиев
Туган 1859 елның 23 ноябре
Җиргән, Эстәрлетамак өязе, Ырынбур губернасы
Үлгән 1921 елның 9 октябре
Орск шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Мәһүбә Борнаева

Дәрдемәнд, чын исем Закир Рәмиев – танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе.

Тормыш юлы

1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Молаккай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.

Орск сәүдәгәре Закир Борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.

1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр гәзитләр чыгара башлыйлар. 1906 елда "Вакыт" гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан "Шура" журналын чыгара башлыйлар ("Вакыт"ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике гәзит тә 1918 елда ябыла.

Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр.

1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.

Сылтамалар