Жан Кастекс: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жан Кастекс latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
 
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Replacing Jean_castex_prades.jpg with File:Jean_Castex_prades.jpg (by CommonsDelinker because: File renamed: Criterion 3 (obvious error)).
Юл номеры - 2: Юл номеры - 2:
| исем = Жан Кастекс
| исем = Жан Кастекс
| тулы исем =
| тулы исем =
| рәсем = Jean castex prades.jpg
| рәсем = Jean Castex prades.jpg
| киңлек = 200px
| киңлек = 200px
| титул =
| титул =

11 июл 2020, 08:25 юрамасы

Жан Кастекс
Франция премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2020 елның 3 июле
Аңа кадәр Эдуар Филипп
Шәхси мәгълүмат
Туган 25 июнь 1965(1965-06-25) (58 яшь)
Франция, Окситания, Вик-Фезансак
Сәяси фирка Халык хәрәкәте өчен берлек (2015 елга кадәр)
Алга, Республика!(фр.) (2015—2020)
Җефет Сандра Рибелейг[d]
Белем Сәяси тикшеренүләр институты

Жан Кастекс (фр. Jean Castex, 1965 елның 25 июне, Франция, Окситания, Жер департаменты, Вик-Фезансак) — француз сәясәтчесе, 2020 елның 3 июленнән Франция байрагы Франция премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле

1965 елның 25 июнендә Франциянең көньяк-көнбатышындагы Окситания төбәге Жер департаменты Вик-Фезансак шәһәрендә туган. 1971—1989 елларда Вик-Фезансак шәһәренең мэры вазифасын биләгән Марк Кастексның(фр.) оныгы. Жан Кастекс Тулуза – 2 университетын(фр.), Сәяси тикшеренүләр институтын(фр.), Милли администрация мәктәбен(фр.) тәмамлаган. Республикачылар фиркасе(фр.) әгъзасы.

Хезмәт юлы

Хисап палатасында, 1999—2001 елларда — Воклюз департаменты префектурасында эшли, 2001—2005 елларда Эльзас провинциясенең Хисап палатасына җитәкчелек итә .

2005—2006 елларда — Франциянең сәламәтлек саклау һәм теләктәшлек министрлыгында госпитализация һәм ярдәм оештыру идарәсе (DHOS) директоры була.

2006—2008 елларда — сәламәтлек саклау министры, аннан хезмәт министры вазифасын башкарган Ксавье Бертран кабинетларын җитәкли.

2008 елда — Окситания төбәгенең Көнчыгыш Пиренейлар департаменты (үзәге Перпиньян) Прад шәһәре(фр.) мэры итеп сайлана. 2014 елда сайлаучыларның 70 % ын, 2020 елда 75,72 % ын җыеп, янәдән мэр булып сайлана.

2012 елда — Жер департаментыннан Франция Милли Мәҗлесенә(фр.) депутат булып сайланырга омтылып карый, ләкин социалист кандидатка җиңелә.

2017 елда — премьер-министр Эдуар Филипп Жан Кастексны 2024 елда Олимпия(рус.) һәм Паралимпия уеннарын үткәрүгә Париж кандидатурасын яклау өчен ведомствоара делегат итеп билгели [1].

2010 елдан 2015 елга кадәр — Лангедок-Русильон төбәк шурасы депутаты.

Президент Николя Саркозиның вәкаләтләренең соңгы чорында Елисей сарае(фр.) генераль сәркатибе ярдәмчесе вазифасын башкара[2].

2015 елның 29 мартыннан — Көнчыгыш Пиренейлар(фр.) департамент шурасы депутаты.

2019 елның апрелендә Милли спорт агентлыгын җитәкли[3].

2020 елның 3 апреленнән COVID-19 таралу белән бәйле чикләүләрне акрынлап бетерүне оештыру буенча ведомствоара комиссияне җитәкли[4].

Хөкүмәт башында

Премьер-министр Эдуар Филипп(фр.) 2020 елның 28 июнендә узган төбәк сайлауларында президент Эммануэль Макрон фиркасенең уңышсыз нәтиҗәсеннән соң үз вазифасыннан киткән. Ул үзе отставкага китү турында гариза биргән һәм президент аны кабул иткән. Икесе дә: «Президент срогының яңа этабын гамәлгә ашыру өчен Франциягә яңа хөкүмәт формалаштырырга кирәк», дип килешкән.

«Алга, Республика!» фиркасе(фр.) ил буенча төп урыннарны били алмаган. Бердәнбер искәрмә булып, Э. Филиппны Гавр шәһәре мэры вазифасына яңадан сайлау тора[5][6][7].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Le Gersois Jean Castex nommé Premier ministre pour remplacer Edouard Philippe. La Depeche, 03.07.2020(фр.)
  2. Qui est Jean Castex, le nouveau Premier ministre?. La voix du Nord (2020-07-03). 2020-07-03 тикшерелгән.
  3. Биография Жана Кастекса. ria.ru, 03.07.2020<(рус.)
  4. Olivier Faye (2020-07-03). Coronavirus : Jean Castex, « M. Déconfinement » du gouvernement et « homme de confiance » d’Edouard Philippe. Le Monde. 2020-07-03 тикшерелгән.
  5. Назначен новый премьер-министр Франции. msn.com, 03.07.2020(рус.)
  6. Démission du gouvernement, en direct : Jean Castex est nommé premier ministre. Le Monde (2020-07-03). 2020-07-03 тикшерелгән.
  7. Алексей Тарханов (2020-07-03). Премьер-министром Франции стал мэр города Прад Жан Кастекс. Коммерсантъ. 2020-07-03 тикшерелгән.