Афзал Таһиров: юрамалар арасында аерма
DerslekBot (бәхәс | кертем) к →Тәрҗемәи хәл: Өфә, replaced: Өфә → Уфа (2) using AWB |
к removed Category:Репрессияләнгән татарлар; added Category:Башкорт язучылары using HotCat |
||
Юл номеры - 94: | Юл номеры - 94: | ||
{{DEFAULTSORT:Таһиров, Әфзал}} |
{{DEFAULTSORT:Таһиров, Әфзал}} |
||
[[Төркем:Татар язучылары]] |
[[Төркем:Татар язучылары]] |
||
[[Төркем: |
[[Төркем:Башкорт язучылары]] |
||
[[Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре]] |
[[Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре]] |
||
[[Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары]] |
[[Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары]] |
13 сен 2020, 03:07 юрамасы
Әфзал Таһиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Әфзал Мөхетдин улы Таһиров |
Туган | 25 октябрь 1890 Самара губернасы, Бөгелмә өязе, Габдрахман авылы |
Үлгән | 27 сентябрь 1937 (46 яшь) ССРБ, РСФСР, Мәскәү |
Яшәгән урын | Коммунистик урам, Уфа[1] |
Әлма-матер | Хөсәения мәдрәсәсе |
Һөнәре | драматург, сәясәтче |
Эш бирүче | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы |
Афзал Таһиров | |
---|---|
Башкортстан АССР ҮБК рәисе | |
Вазыйфада 1931 ел – 1937 ел | |
Аңа кадәр | Таймас Шәфыйков |
Дәвамчысы | Рәхим Ибраһимов |
Туган | 25 октябрь 1890 Габдрахман, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1938[2] Мәскәү, СССР |
Белем | Хөсәения мәдрәсәсе |
Сугышлар/бәрелешләр | Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы |
Википедиядә Таһиров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Әфзал Мөхетдин улы Таһиров — татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан АССР ҮБК рәисе (1931-1937), БАССР язучылар берлеге рәисе.
Тәрҗемәи хәл
Ул 1890 елның 25 октябрендә[3] Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Габдрахман авылында туа. Башта Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә [4], аннары Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 1911–1917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.
Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Озакламый, волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгеп, Бөгелмәнең төрмәсенә ябыла. Тиздән төрмәдән качып, Ырынбурга китә. 1922–1925 елларда Төркистанда җаваплы эшләрдә эшли. 1931–1937 елларда Башкортстан ҮБК рәисе була, шул ук вакытта республика Язучылар Союзы оешмасын да җитәкли.
“Ашлык фабрикасы”, “Машиналар каны”, “Солдатлар” повесть һәм романнары башта Казанда Яңалиф язмасында дөнья күрәләр. Аннары Уфада башкорт телендә нәшер ителәләр. “Кызылгвардиячеләр”, “Кызылармеецлар” романнары беренче итеп Уфада басылалар. Әфзал Таһировның утыз елга якын дәвам иткән күпьяклы әдәби һәм сәяси эшчәнлеге, сүз сәнгатен үстерүгә өлеш керткән әсәрләре татар әдәбиятында мөһим урын били.
1937 елның 16 августында кулга алына, ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1937 елның 27 сентябрендә нигезсез репрессияләнә, Мәскәүдә атып үтерелә[3]. Әфзал Таһиров 1956 елның 12 маенда реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла.
Кызыклы фактлар
- 1934—1936 елларда Бөре татар педагогия укуханәсе Әфзал Таһиров исемен йөрткән.
Әсәрләр
- أﻪفزار تاهیرف أﻪترﻪگﻪلﻪملﻪر,حیكﻪیﻪ, مﻪسكﻪیﻪ 1927 (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Igen fabrige : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : SSSR xalqlarьnьñ yzәk nәşriatь, 1930 .— 119 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Yrnәk : 4 pәrdәdә, 7 kartinada : kolxoz tөzeleşennәn alьnьp jazlgan piesa / Ә. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1931 .— 52 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Komsomol : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : Sintrizdat, 1931 .— 84 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Şturvalcь / Ә. Tahirof. — Qazan ; Mәskәy : Tatizdat, 1932. — 79 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Soldatlar / A. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1933. Kit. 1-2 .— 1933 .— 286 b.: portr. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Jәmәlkә tauь : Pugacoftan qalgan arxif materiallarь bujnca : xikәjә / A. Tahirof .— Qazan : Tatgosizdat, 1933 .— 46 b. — (Massa kөtpxanәse). (тат.)
- Таһиров, Афзал. Кызылармеецтәр : Роман / Баш һүз авт.М.Fәйнуллин .— Өфө : Башкорт.кит.нәшр., 1962 .— 268б. (башк.)
- Таһиров Афзал Мөхетдин улы. Сайланма әсәрләр : роман, повесть, хикәяләр / А. М. Таһиров .— Казан: Рухият, 2008 .— 471, [1] б.: портр. — ISBN 978-5-89706-116-7. (тат.)
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ http://www.sakharov-center.ru/asfcd/martirolog/?t=page&id=14310
- ↑ Тагиров Афзал Мухитдинович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 3,0 3,1 ССРБда сәяси золым корбаннары исемлеге
- ↑ Әфзал Таһиров. Башкортстан (белешмәлек)
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 25 октябрь көнне туганнар
- 1890 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлмәт районында туганнар
- 27 сентябрь көнне вафатлар
- 1937 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Бөгелмә өязендә туганнар
- 1938 елда вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Татар язучылары
- Башкорт язучылары
- Иҗади берлекләр рәисләре
- Сталин репрессияләре корбаннары
- Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре
- Мәдрәсә тәмамлаучылар
- Язучылар берлеге рәисләре