Мифтахетдин Акмулла: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мифтахетдин Акмулла latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Ryanag (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22: Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
| башка мәгълүмат =
}}
}}
'''Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла''' ([[27 декабрь]] [[1831 ел|1831]], [[Дүсән]], Бәләбәй өязе, [[Уфа губернасы]] — [[27 октябрь]] [[1895 ел|1895]], Троицки–Златоуст юлы) — [[шагыйрь]] һәм мәгърифәтче.
'''Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла''' ([[27 декабрь]] [[1831 ел|1831]], [[Туксанбай]], Бәләбәй өязе, [[Уфа губернасы]] — [[27 октябрь]] [[1895 ел|1895]], Троицки–Златоуст юлы) — [[шагыйрь]] һәм мәгърифәтче, чичян.


[[Татар теле|Татар]] һәм [[казакъ теле|казакъ]] телләрендә иҗат иткән.
[[Башкорт теле|Башкорт]], [[Татар теле|татар]] һәм [[казакъ теле|казакъ]] телләрендә иҗат иткән.


== Килеп чыгышы ==
== Килеп чыгышы ==

13 сен 2020, 03:21 юрамасы

Мифтахетдин Акмулла
Туган телдә исем Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла
Туган 27 декабрь 1831(1831-12-27)
Дүсән, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы
Үлгән 27 октябрь 1895(1895-10-27) (63 яшь)
ТроицкЗлатоуст юлы
Һөнәре шагыйрь, мәгърифәтче

 Мифтахетдин Акмулла Викиҗыентыкта

Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла (27 декабрь 1831, Туксанбай, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы27 октябрь 1895, Троицки–Златоуст юлы) — шагыйрь һәм мәгърифәтче, чичян.

Башкорт, татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән.

Килеп чыгышы

Акмулла хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының Дүсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Атасы Мөхәммәдъяр үлгәч, анасы Өммегөлсем күрше башкорт авылына — Туксанбайга кияүгә чыга. Башкортстан ягы Акмулланы этник башкорт итеп күрсәтергә омтыла.[1] Шуның өчен аларга үги атасы Камалетдинне Акмулланың чын атасы итеп күрсәтү кирәк. "Дүсән версиясе" әдипнең әсәрләренә, аның белән яхшы таныш Риза Фәхретдин, Акмулланың шәкерте Дусмаил Качкынбаев истәлекләренә таяна.

Белем алу

Акмулла Туксанбайда башлангыч белемне ала. Аннары Мәнәүзтамак, Әнәч, Стәрлебаш мәдрәсәләрендә белем өсти. Стәрлебашта шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала, соңрак Троицки мәдрәсәсендә укый. Җәйләрен казакъ ягына чыгып, балалар укыта.

Иҗат

Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку–язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктырырлык итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый.

Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы әлләни зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән (1892, 1904, 1907 елларда). Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе – «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892) Акмулланы барлык төрки телләрдә сөйләшүче укымышлыларга таныта.

Акмулланың әсәрләре тирән һәм фәлсәфи эчтәлекле, поэтик эшләнешләре камил булу белән аеруча игътибарга лаек. Ул чын мәгънәсендә шигырь остасы, XX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, шигырь мәктәбе тудырган әдипләрнең берсе һәм күренеклесе.

Үлеме

Акмулланың үлеме көтелмәгәндә һәм үкенечле була. Ул 1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Зылатауска барганда, Мияс заводыннан ерак түгел юлбасарлар тарафыннан үтерелгән. Миәстә әдип кабере өстендәге ташка гарәпчә текст уеп язылган. Татарчага юлга-юл тәрҗемәсе:

Шаһидләрчә үтерелгән, 1313 елда сигезенче җөмади-әл-үләда, җомга көнне кичен; 
Акмулла исеме белән билгеле мелла Мифтахетдин, нәсел буенча атасы Мөхәммәдъяр хәлфә, 
тәрбия буенча атасы Камалетдин. Тәмам, бетте[2]

Күрсәтелгән дата 1895 елның 26 октябрьдән 27 гә каршы төнгә туры килә. 1980 елда иске, ишан Зәйнулла Рәсүлев куйдырган ташны Уфадан килгән делегация алып ташлый һәм аның урынына "Туксанбай" версиясен куәтләгән язулы мәрмәр плитә куя.

Басмалары

  • Үлеменнәң соң Акмулланың шигырьләрен Риза Фәхретдин[3] һәм Сәкен Сәйфуллин[4] бастырып чыгаралар.
  • 1981 елда Акмулла шигырьләре Миркасыйм Госманов редакциясендә чыга: Акмулла. Шигырьләр. Казан, 1981.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Сылтамалар

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар
  1. Башкирская энциклопедия http://encycl.bash-portal.ru/akmulla.htm
  2. Миркасыйм Госманов. Мифтахетдин Акмулла: язмыш, иҗат һәм мирас. Китапта: Акмулла. Шигырьләр. Казан, 1981.
  3. Акменланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. — Казан (?), 1907.
  4. "Ақмолла өлеңдері". Алма-Ата, 1935